13.04.2013 - Яңалыклар

Күп балалы гаиләләр дәүләт игътибарында

Башкортстанда аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләргә бер-өч яшьлек өченче һәм аннан соңгы балаларга аена бер тапкыр бирелүче түләүләр турында положение расланды. Бу турыда Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Эльмира Кожаева хәбәр итте.

Документ Башкортстан Президентының “Бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә Башкортстан Республикасы законнарын камилләштерү буенча чаралар турында” Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән.

Бер тапкыр бирелүче түләүне җан башына уртача керем балалар өчен яшәү минимумыннан артмаган күп балалы гаиләләр алачак. Бүгенге көндә ул 5633 сум тәшкил итә.

3 мең сум күләмендәге пособие ел ярымнан өч яшькә кадәр өченче яисә аннан соң туган һәр балага биреләчәк.

Положениегә ярашлы, түләүләр Башкортстан территориясендә даими яшәүче, баланың ата-анасының берсенә яисә аларны алыштыручы кешеләргә (опекун (попечитель), уллыкка алучы) биреләчәк.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»