06.04.2013 - Яңалыклар

Хезмәт хакы республика буенча уртачага җитәчәк

Мәгариф учреждениеләре педагогларының хезмәт хакы быел республика буенча уртача күрсәткечкә җиткереләчәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр хезмәткәрләренеке төбәктәге гомуми белем бирү өлкәсендәгедән түбән булмаячак. “Башкортстан Республикасы дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренә эш хакын күтәрү буенча чаралар турында” Башкортстан Хөкүмәте карарына нигезләнеп, Финанс министрлыгының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Документ Русия Президентының илебезнең социаль-икътисади үсеш юнәлешләрен билгеләүче указларын гамәлгә ашыру максатында кабул ителгән. Карарда шулай ук дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренең башка категориягә караган хезмәткәрләренә эш хакын күтәрү турында әйтелә. Быел аларның хезмәт хакы узган ел күрсәткече белән чагыштырганда кимендә 13 процентка артырга тиеш.

1 октябрьдән бюджет хезмәткәрләренең минималь оклады 5,5 процентка индексланачак.

Эльвира Латыйпова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»