03.04.2013 - Яңалыклар

Президентка соравың бармы? Шалтырат

11 апрельдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов “Юлдаш” телевидениесендә туры эфирда “Президент белән сөйләшү” программасында республика халкы сорауларына җавап бирәчәк. Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана.

Республика җитәкчесенә сорауларны электрон почта аша (tv@bashkortostan.ru) бүгеннән юлларга мөмкин. Моннан тыш, туры эфир вакытында күп каналлы “кайнар элемтә” телефоны эшләячәк.

Рөстәм Хәмитов белән мондый форматтагы сөйләшү бишенче тапкыр оештырыла.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»