30.03.2013 - Яңалыклар

Хезмәт кешесен данлаган өчен - 50 мең сум!

Башкортстанда “Медиапрофи” журналистлар премиясе  проекты старт алды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов белдерүенчә, премия түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк — “Иң яхшы репортаж”, “Иң яхшы интервью”, “Иң яхшы очерк”, “Иң яхшы аналитик материал”, “Иң яхшы фоторепортаж”, “Иң яхшы интернет проекты”.

— Аларның һәркайсы буенча фәкать бер җиңүче билгеләнәчәк, — диде Борис Мелкоедов. — Икенче, өченче урыннар булмаячак, ә менә номинацияләр саны артырга да мөмкин.

Илле мең сум күләмендәге премия хезмәт кешесе турындагы материаллар өчен биреләчәк. Алар нәкъ хезмәте белән хөрмәтле шәхесләр турында булырга тиеш. Әлеге тема көннән-көн актуальләшә. Статистика мәгълүматларына караганда, республиканың халыкны  эш белән тәэмин итү үзәкләрендәге вакансияләрнең сиксән проценты — эшче һөнәрләренә. Бу тармакта бүген-иртәгә хаклы ялга чыгачак хезмәткәрләрнең саны 273 меңнән артып китсә, аларга алмашка килердәй яшьләр саны 200 меңгә дә җитми.

 Җәмгыятьтә нәкъ менә заманча эшче образын тудыру һәм аның абруен күтәрү максатында булдырылган да инде яңа премия.

Аңа дәгъва итүчеләр арасында аерым авторлар да, авторлар коллективлары да булырга мөмкин. Алар бәйгегә 2013 елның 1 гыйнварыннан 10 ноябренә кадәр дөнья күргән бер яки берничә материал тәкъдим итә ала. Аларны республикада һәм илдә билгеле киңкүләм мәгълүмат чаралары, сәнәгать, икътисад белгечләре караячак һәм 10 баллы система буенча бәяләячәк.

Резида Вәлитова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»