29.11.2012 - Яңалыклар

Уфада - диалектологлар конференциясе

28-29 ноябрьдә Уфада Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, Уфа гыйльми үзәге, Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Фәннәр академиясе, Мәгариф министрлыгы, Халыклар ассамблеясе “Русия  халыклары телләре диалектологиясенең көнүзәк мәсьәләләре”  дигән XII төбәк конференциясе  үткәрде. Ул күренекле башкорт диалектологы, филология фәннәре докторы Н. Х. Мәкъсүтованың (1932-2004) 80 еллыгы, Төрки телләр диалектологиясе төбәк конференциясенең 30 еллыгы һәм “Башкорт сөйләшләре сүзлеге”нең III томы чыгуының 25 еллыгы уңаеннан оештырылды.  Монда  Уфа, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Якутск,  Элиста шәһәрләреннән галимнәр катнашты. Конференциядә катнашучыларны мәгариф министры Әлфис Гаязов сәламләде.

Пленар өлештә М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы профессоры Юлай Псәнчин “Н. Х. Мәкъсүтова — күренекле телче-диалектолог һәм җәмәгать эшлеклесе” дигән темага эчтәлекле чыгыш ясады. Ул галимәнең хезмәт баскычларын һәм гыйльми биографиясен күздән кичерде, аның фундаменталь хезмәтләренә тукталды. Юлай Вәли улы хәзерге башкорт теле диалектлары һәм җирле сөйләшләре турында кызыклы мәгълүматлар бирде.

Тел белеме институтының урал-алтай телләре бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Анна Дыбо  “Морфонологик анализ һәм эчке реконструкция: башкорт теле тарихына карата” дигән темага чыгыш ясады. Якут теле диалектологиясе буенча Яку­тиядән килгән галимә Надежда Данилова сүз алды. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты  академигы Мирфатыйх Зәкиев борынгы төрки топонимиясе хакында сөйләде. Башкортстан дәүләт университеты профессоры Алмас Шәйхулов үзенең чыгышында Урал-Идел буе төрки телләре диалектларының идеографик сүзлекләренең когнитив парадигматикасы тирәнлегенә төште.

Чыгышлар аерым секцияләрдә дәвам итте һәм “Н.Х. Мәкъсүтова һәм Башкортстанда хатын-кызлар хәрәкәте” дигән темага “түгәрәк өстәл” утырышы белән тәмамланды.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»