27.11.2012 - Яңалыклар

Бөтенрусия күгәрченнәр күргәзмәсе үтте

“Уфа спартагы-2012” Бөтенрусия күгәрченнәр күргәзмәсенә илнең 14 шәһәреннән, Әзербайҗаннан, Үзбәкстаннан, Казахстаннан, шулай ук республиканың шәһәр һәм поселокларыннан 300гә якын күгәрчен үстерүче килде. Биредә күгәрченнәрнең 200гә якын төре, шул исәптән “Уфа спартагы” токымы күрсәтелде.

— “Уфа спартагы” аклы-каралы кошлар нигезендә XX гасырның 30-40нчы елларында чыгарылган, — диде күгәрчен үрчетүчеләрнең республика берлеге рәисе Юрий Баймурзин. — Башкортстанда күгәрчен үстерүчеләр арасында бу токым киң танылган: “спартак” — яхшы оча, гәүдә төзелеше ныклы. Әмма үрчетү өчен даими эшләргә кирәк. Югыйсә, токым юкка чыгуы ихтимал.

Юрий Баймурзин сүзләренә караганда, бүген Уфада 300гә якын күгәрчен үрчетүче исәпләнә. Аларның барысы да сугыштан соңгы елларда туган. Һәр якшәмбе алар Үзәк базарга җыела, моннан тыш, башка шәһәрләргә даими күргәзмәгә чыга.

Бер күгәрченнең бәясе 700дән 1000 сумга кадәр җитә. Әлеге күргәзмәдә аеруча сирәк очрый торган токымлы күгәрченнәр хәтта мең долларга сатылды. Күргәзмәдә судьялар коллегиясе биш номинация буенча иң яхшыларны сайлады.

Розалия Вәлиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»