22.11.2012 - Яңалыклар

Президент чыршысы чакыра

Балаларның иң чагу, дулкынландыргыч бәйрәме — Президент чыршысы —  21 декабрьдә “Нефьтчеләр” мәдәният сараенда үтәчәк. Ел саен бу чарада тик “бишле” билгеләренә генә укыган һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗади конкурсларда, фестивальләрдә лауреат исеменә лаек булган балалар, шулай ук, күп балалы аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, хәрби һәм республиканың эчке эшләр органнарының хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләре гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша.

Республиканың төп Яңа ел кичәсенә барлыгы 800гә якын бала җыелачак. Мәктәп укучыларын, төп тамашадан тыш, Мәдәният сарае фойесында оештырылачак әкият карнавалы көтә. Чара ахырында балаларга бүләкләр тапшырылачак.

Моннан тыш, республикадан 115 бала Мәскәүнең Кремль сараена чакырылган, 26 декабрьдә анда Бөтенрусия Яңа ел чыршысы үтәчәк. Мәскәүдә балаларны әкияти тамаша һәм экскурсияләр көтә.

Эльмира Сабирова.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»