20.11.2012 - Яңалыклар

Террорчы тотылды

9 ноябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе хезмәткәрләре Ишембай шәһәрендә 12 ел федераль эзләүдә булган 32 яшьлек террорчы Сәләмбәк Бачаевны тоткан.

Мәгьлүматлар буенча Төньяк Кавказның яшерен бандасы әгъзасы 2001 елның мартында Сәет-Әмин Дадаев төркемендә Чечняның Наур районы территориясендә федераль көчләрнең өч хәрби хезмәткәрен үтерүдә катнашкан. Боевиклар солдатларның шәхси номерлары язылган жетоннарын, коралларын алган һәм моның өчен акчалата бүләкләнгән.

Оператив мәгьлүматлар буенча, террорчы федераль көчләргә карата кылынган тагын берничә җинаятьтә катнашкан.

Җинаять җаваплылыгыннан качып, коррупцион элемтәләреннән файдаланып, ул үзенең туганы исеменә ялган паспорт алган һәм озак кына Саратов, Самара һәм Волгоград өлкәләрендә яшеренеп йөргән. Соңгы берничә елда ул Башкортстанда яшәгән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны берничә тапкыр тоткарлаган булган инде, әмма җинаятьче полиция хезмәткәрләрен үзен тоткарлауның хата булуына инандыра килгән. Ялган паспортта күрсәтелгән кешенең мәгьлүматларын тикшергәннән соң, аны һәрвакыт  җибәрә барганнар. Бу юлы да җинаятьче ялган исемен атаган, әмма аның шәхесе ачыкланган.

10 ноябрьдә террорчы Чечняга кайтару һәм тикшерүне төгәлләү өчен  Чечня Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшырылган.

Әлеге җинаятьләр өчен 15-20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»