20.11.2012 - Яңалыклар

Беренче чиратта - нәтиҗәлелек

Уфада “Муниципаль берәмлекләрнең бюджетны үтәвен тикшерү үткәргәндә ачыкланучы бюджет законнарын, бюджет исәбен һәм отчетын бозуның еш очраучы үрнәкләре” дигән темага үткән семинарда Президент Хакимияте, Контроль-исәп палатасы, Русия Федерациясе Исәп палатасының Системалы анализ фәнни-тикшеренү институтының Башкортстандагы филиалы, республиканың башкарма власть органнары вәкилләре катнашты.

Институт филиалы тарафыннан мондый чаралар беренче тапкыр гына үткәрелми, аларның зарурлыгын тормыш үзе күрсәтә. Башкортстанның Контроль-исәп палатасы институт белән республикадагы  тышкы финанс контроле буенча дәүләт бурычларын хәл итүдә уңышлы хезмәттәшлек итә.

Семинарның максаты — бюджет законнарын бозуга китерүче сәбәпләрне һәм шартларны анализлау, шулай ук аларны булдырмау, муниципаль берәмлекләрнең бюджетны үтәве уңаеннан кире нәтиҗәләрне мөмкин кадәр азайту һәм керемнәр потенциалын күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү.

Контроль-исәп палатасы муниципаль берәмлекләрнең бюджет акчасын максатка ярашлы һәм нәтиҗәле файдалануын контрольдә тотуга зур игътибар бирә. Тикшерү материалларын анализлау бюджет законнарын бозуда еш очраучы кимчелекләрнең булуын, дәүләт һәм муниципаль милекне нәтиҗәсез файдалануны күрсәтә. Тикшерелгән муниципаль берәмлекләрнең барысында да, кагыйдә буларак, җир участокларын һәм муниципаль милекне тагын да нәтиҗәлерәк файдалану исәбенә керем базасын ныгыту мөмкинлеге бар.

Бу теманың актуальлеге Контроль-исәп палатасы оештырган тикшерү чараларының нәтиҗәләреннән, шулай ук бу өлкәдә системалы рәвештә ачыкланып килүче кимчелекләрдән чыгып билгеләнгән. Соңгы ике елда тикшерелгән 38 муниципаль берәмлекнең  бюджетында да акчаны нәтиҗәсез һәм нигезсез тотынуда кимчелекләр күләме арта бара.

Шушы елның 9 аенда гына да бюджет акчасын һәм муниципаль милекне файдалануда 1 миллиард сумлык кимчелекләр ачыкланган. Урындагы бюджетлар өчен бу — бик зур сан. Әлеге кимчелекләр республика бюджеты акчасын нәтиҗәле файдалануны киметә.

Семинар анда катнашучыларда зур кызыксыну уятты, фикер алышу һәм тәҗрибә уртаклашу бу эшне нәтиҗәле итте. Чарада бөтен республикадан 120дән артык финанс хезмәткәре катнашты.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»