13.11.2012 - Яңалыклар

Яңартылган Спорт сарае сафка басты

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төзекләндерелгәннән соң үз ишекләрен ачкан Спорт сараенда булды.

Рөстәм Зәки улы күбрәк кеше сыйды­рыш­лы һәм уңайлы матбугат үзәге белән танышты, арытаба яшь хоккейчылар шөгыльләнүче  боз аренасын карады.

— Уфа Спорт сараена 45 ел элек нигез салынган. Шуннан соң аңа беренче тапкыр колачлы ремонт үткәрелде, — дип ассызыклады Президент. — “Башнефть” компаниясе бик вакытлы ярдәм күрсәтте. Мин компания җитәкчелегенә безнең тәкъдимне кабул иткәне һәм төзекләндерү өчен 400 миллион сум  акча бүлгәне өчен рәхмәтлемен. Төзекләндерү эшләре тиз башкарылды: тугыз ай эчендә яңа Спорт сарае калкып чыкты. Эш сыйфаты барлык спортчыларны да канәгатьләндерер, дип ышанам.

Республика Президенты яңа Сарайдагы бозны якын арада планетаның яшьләр командалары гына түгел,   2013 елда  үтәчәк   Ха­лы­кара балалар уеннарында үсмерләр дә, сынап карар, дип ассызыклады. Моннан тыш, Уфада өлкәннәр арасында дөнья чемпионаты үткәрү  мөмкинлеген дә карарга кирәк,  диде Рөстәм Хәмитов.

 Андрей Старостин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»