08.11.2012 - Яңалыклар

Өстенлекле проектлар тикшерелде

Кичә Башкортстан Республикасының Өстенлекле инвестицион проектларны тикшерү һәм аларга ярдәм итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. Аны Премьер-министр урынбасары Евгений Маврин алып барды.

Чара күңелле вакыйгадан башланды: Евгений Викторович чикләнгән җаваплылыктагы “Кроношпан Башкортостан” җәмгыяте проектын һәм  ”М. Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык  комплексы” проектын республиканың  Өстенлекле инвестицион проектлары исемлегенә кертү хакында сертификатлар тапшырды.

Арытаба “Дуван районындагы Аяз нефть ятышын үзләштерү”  өстенлекле инвестицион проектына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе тикшерелде, Бүздәк районында кыяр үстерү  теплицасы, Күгәрчен районында кыйммәтле мехлы җәнлекләр үрчетү, Бөре районында бодайны тирәнтен эшкәртү комплексларын төзү һәм башка  проектлар каралды.

Резеда Галикәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»