03.11.2012 - Яңалыклар

Күп укыдык мәдрәсәдә белмәдек без бернәрсә дә

Русия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем бирү дәүләт мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге мониторингының нәтиҗәләрен бәян итте.

15 августтан 15 октябрьгә кадәр Русия вузлары һәм аларның  филиалларының бүгенге шартларда ничек эшләве 50 параметр буенча тикшерү үтте. Алынган нәтиҗәләр Русия ректорлар берлеге, әйдәүче университетлар ассоциациясе вәкилләре тарафыннан бәяләнде. Төп күрсәткечләр буенча нәтиҗәсез дип 136 вуз һәм 450 филиал танылды. Шулар арасында Башкортстанның уку  йортлары да бар.

Аларның эшен камилләштерү яисә башка төрле карар кабул итү мәсьәләсе төбәкләр вәкилләре кертелгән эшче төркемнәрнең өстәмә тикшерүеннән соң хәл ителәчәк, диде Русия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов.

Башкортстанда нәтиҗәле эшләүче югары уку йортлары:

1. Башкортстан дәүләт медицина университеты

2. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты

3. Башкортстан дәүләт университеты

4. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе

5. Уфа дәүләт авиация техник университеты

6. Уфа дәүләт нефть техник университеты

Нәтиҗәле эшләүче филиаллар:

1. Башкортстан физик культура институты

2. Башкортстан дәүләт аграр университе­тының Урал аръягы филиалы

3. Ырынбур дәүләт университетының Күмертау филиалы

4. Башкортстан дәүләт университетының Нефтекама филиалы

5. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясенең Салават филиалы

6. Башкортстан дәүләт университетының Сибай институты

7. Урал дәүләт физик культура уни­верситетының  Стәрлетамак физик культура институты

8. Башкортстан дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы

9. Самара дәүләт тимер юл универ­ситетының Уфа филиалы

10. Русия дәүләт сәүдә-икътисад университе­тының Уфа институты

11. Урал дәүләт юридик академиясенең Уфа филиалы

12.  М. А. Шолохов исемендәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Уфа филиалы

13. Г. И. Носов исемендәге Магнитогорск дәүләт техник университетының Белорет филиалы

14.  Русия дәүләт социаль университетының Уфа филиалы

15. Уфа дәүләт авиация техник универси­тетының Ишембай, Күмертау филиаллары

16. Уфа дәүләт нефть техник универ­ситетының Октябрьский, Салават, Стәрлетамак филиаллары

Нәтиҗәсез дип табылган югары уку йортлары:

1. Башкортстан дәүләт аграр университеты

2. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясе

Нәтиҗәсез эшләүче филиаллар:

1. Себер дәүләт автомобиль-юл акаде­миясенең Башкортстан филиалы

2. Уфа дәүләт икътисад һәм сервис ака­демиясенең Бөре һәм Октябрьский филиаллары

3. М. А. Шолохов исе­мен­дәге Мәскәү дәүләт гуманитар университетының Стәрлетамак филиалы

4. Ырынбур дәүләт универ­ситетының Уфа филиалы

5. Уфа дәүдәт авиация техник универ­ситетының Белорет, Нефтекама, Стәр­летамак, Туймазы филиаллары

6. Самара дәүләт ар­хитектура-төзелеш универ­си­тетының Бәләбәй филиалы

7. К. Г. Разумовский исе­мендәге Мәскәү дәүләт тех­нологияләр һәм идарә универ­ситетының Мәләвез филиалы

Тулырак мәгълүматны press@mon.gov.ru сайты аша алырга мөмкин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»