25.10.2012 - Яңалыклар

Башкортстан Республикасының хөрмәтле мөселманнары!

Сезне изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Күп гасырлар дәвамында исламның югары әхлакый идеалларын чагылдыручы бу бәйрәм якыннарыңа шәфкатьлелек күрсәтү символы булып тора. Ул мохтаҗларга мәрхәмәт күрсәтергә өйрәтә, игелекле эшләр кылу зарурлыгы турында искәртә. Бу гомум кешелек кыйммәтләре барлык милләт һәм дин кешеләренә дә якын һәм аңлаешлы. Республикада  хәйрия традицияләре актив тергезелә. Яшь буынны патриотик һәм әхлакый тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур игътибар бирелә.

Башкортстанның традицион конфес­сияләре вәкилләренең  тырышлыгы арытаба да халыклар арасындагы татулыкны һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, конфессияара диалогны үстерүгә, туган респуб­ликабыз һәм илебезнең чәчәк атуына юнәлтеләчәгенә ышанам.

Сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга  чын күңелдән ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Изге бәйрәм мөбарәк булсын!

Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитов.

 

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Дин мөбиндә газиз кардәшләрем!

Корбан гаете мөбарәк булсын! Әссәламу галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

25 октябрь, Аллаһы насыйп итсә, Корбан бәйрәме. Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм аңа табигъ мәхәлләләр исеменнән Гайдүл-Әдха —  Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җәнәбел Хак хәерле гамәлләр, күркәм тормыш, ил-көн тынычлыгы, һәр ике дөнья сәгадәтләрен насыйп әйләсен.

Корбан —  Аллаһы Раббыңа якын булу дигән сүз. Дөньябызга яратылуыбыз да, бу дөньяда яшәвебез дә Аллаһының олы сынавы иде. Шушы имтиханнарны үтеп, Аллаһы Раббыбызның рәхмәт һәм ризасына якын булуга ашкыныйк.

Җир йөзендә яшәгән бәндәләр, бөтенебез дә атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Һавадан. Шуны аңлап, бер-беребезнең хәлен белеп, ярдәмләшеп, изгелектә үрнәк булып, тынычлык-иминлектә яшәсәк, һичшиксез, Аллаһы Раббыбызның рәхмәт һәм ризалыгына ирешербез. Аллаһы Раббыбызга якын булырбыз, иншә Аллаһ.

Коръән Кәрим күрсәтүе буенча: “Дөреслектә, мөэминнәр алар җан кардәшләрдер, аларның араларын төзәтә күрегез!” —  дип боера.  Шуның өчен дә бу дөньяда бер-беребез белән, һәр инсан белән яхшы торыйк, изгелек кенә кылышып, кардәшләрчә яшик. Дуслык, тынычлык, өлфәт-мәхәббәт белән гомер итәргә тырышыйк. Үзебезгә сөйгән яхшылыкларны башкаларга да сөйик. Үзебез яратмаган нәрсәләрне башкалар өчен дә яратмыйк. Рәнҗетү, хыянәт һәм алдашулардан саклана күрик. Барлык кешеләргә яхшылык тели һәм кыла торган булыйк.

Бу мөбарәк олуг бер бәйрәм. Шуның өчен дә бәйрәм таңында җир йөзенең мәшрикъ-мәгърибеннән хаҗиларыбыз Гарәфәт тавында, без исә нурлы, ямьле мәсҗидләребездә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Лә иләһә илләллаһү үәллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, үә лилләһил-хәмде”, дип тәкбир авазлары белән күкләрне яңгыратып, вәхшият һәм ерткычлыктан аерылуга, бәндә икәнлегебезне аңлап, яшәү кадерен тануга сәбәп бәйрәмебезгә куанабыз.

Мөхтәрәм җәмәгать!

Аллаһы Тәбәрәкә вә Тәгалә күңелләребезгә һәм гаиләләребезгә, мәхәллә-мәсҗидләребезгә, авыл һәм шәһәрләребезгә, газиз Ватаныбыз һәм бөтен Галәмгә тынычлык-иминлек, муллык һәм бәрәкәт насыйп әйләсен. Һәммәбезгә хәерле гомер һәм гамәлләр, әһел һәм балаларыбызга Раббуль Гыйззә тәүфыйк-истикамәтләр, шәкертләребезгә файдалы гыйлемнәр, дин һәм милләтебезгә бердәмлектә ярдәмләшеп хәерле хезмәтләр миәссәр әйләсен, һәммәбезнең күңелләрен пакь, иманнарыбызны сәламәт кылсын.

Әмин. Йә, Раббәл Галәмин.

Корбан-шәриф бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Вәссәламү-галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин,

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе,

Баш мөфти.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»