23.10.2012 - Яңалыклар

Дим бистәсендә — яңа күпер

Уфаның Дим районында тимер юл аша яңа күпернең (юлүткәргеч) беренче чиратын файдалануга тапшыру тантанасы булды.  Районда яшәү­челәрнең, төзүчеләрнең шатлыгын уртаклашырга Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов килде.

— 1966 елда салынган иске күпернең үткәрүчәнлек мөм­кинлеге бик түбән булганга иртәле-кичле бу төбәктә тыгыннар барлыкка килә иде, — диде Президент. — Хәзер исә яңа күпернең тәүге чираты да искесеннән киңрәк. 2013 елның июль-август айларында икенче чират сафка кергәч,  тыгыннар бөтенләй булмаячак.

Юлүткәргечтәге күпернең озынлыгы гына 170 метр. Аңа илтүче, урап узучы һәм кушылучы яңа юлларның гомум озынлыгы 2 чакрымнан арта. Күпер 1704 тонна металл конструкцияләрдән җы­елган, әлегә һәр якка берәр полоса ачылды. Киләсе елда һәр якка өчәр полоса булачак. Кыскасы, Дим юлының үткәрүчәнлеге өч тапкыр артачак.

— Яңа объектны “30нчы күпер төзү идарәсе”, “Дортрансстрой”, “Су-820” җәм­гыять­ләре сафка кертте. Эшләр дәвам итә. Шушы көннәрдә иске күпер сүтелә башлый. Чөнки ул юлүткәргечнең икенче чиратын монтажлауга кома­чаулый. Төзүчеләр эш­не вакы­тында, җәй көне тәмам­ларга ышандыра, — диде Уфа шәһәре хаки­миятенең комму­наль хуҗалык һәм төзеклән­дерү идарәсе баш инженеры Әскар Фәйзуллин.

Соңгы чорда федераль трассаларда гына түгел, ә Уфа урамнарында, Аэропорт юлын­да кү­ләмле эшләр башкарыла.  Шулар арасында Дим күпере аеруча әһәмиятлесе дияргә мөмкин. Чөнки районда торак төзелеше интенсив алып барыла, бу якта яшәүчеләр саны арта, шулай ук район аша үтүче транспорт агымы да зур. Бүгенге шартларда юлларның үткәрүчәнлеге, ягъни пассажир­ларны һәм халык хуҗалыгы йөкләрен тоткарлыксыз ташу зур икътисади әһәмияткә ия.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»