Яңалыклар
Фаҗига нәтиҗәләре уйландырырга тиеш!
23 сентябряОлы Теләктәге коточкыч вакыйгага 25 ел тулу уңаеннан Уфада “Тән пешүләр һәм катастрофалар медицинасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Гәзит кешенең дәрәҗәсен күтәрә!
20 сентябряУфада полиграфия һәм нәшрият вәкилләренең төбәкара форумы үтте. Бу чара ике елга бер үткәрелә. Билгеле, шушы вакыт эчендә тармак белгечләре өчен уртага салып сөйләшүне таләп итүче бик күп җитди мәсьәләләр җыелып өлгерә. Быелгы форумда да өлкәгә хас проблемалар, матбугат басмалары, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм китап нәшер итүнең киләчәге турында сүз барды.
Киләчәк бүгеннән башлана
18 сентябряБүген башкаланың Конгресс-холл бинасында “Балалар хакына бергә!” V күргәзмә-форум ачыла. Аның оештыручылары – Башкортстан Хөкүмәте һәм катлаулы хәлдә калган балаларга ярдәм фонды. Чарада Русиянең 65 төбәгеннән һәм республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 2500 кеше катнаша.
Уфага 500дән артык дәүләт структурасы һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре килде. Алар гаилә институтын ныгыту, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең абруен күтәрү, балаларга карата шәфкатьсезлек күрсәтү очракларын туктату кебек мәсьәләләрне күтәрә.
Бюджетка – керем, халыкка – файда
11 сентября“Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесендә кислород һәм азот җитештерү цехы эшли башлады.
Соңгы дүрт елда республика җитәкчелеге алып барган актив инвестицион эшчәнлек үзенең анык нәтиҗәләрен бирә. Бу хакта саннар да ачык сөйли. Былтыр инвестицияләр күләме, 2010 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 73 процентка артып, 226 миллиард сум тәшкил иткән. Үсеш 100 миллиард сумнан арткан. Инвестицияләр стратегиясенә ярашлы, 2020 елга төбәккә җәлеп ителгән инвестицияләр күләмен 550-600 миллиард сумга җиткерү күздә тотыла. Быел да үсеш күзәтелә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча, инвестицияләр күләме 100 миллиард сум тәшкил иткән. Республикада нәтиҗәле инвестицион эшчәнлек җәелдерелүен “Башкортстан сода компаниясе” җәмгыятенең “Каустик” предприятиесе мисалында да ачык күрәбез. Биредә азот-кислород җитештерү цехының яңа чираты сафка кертелде. Мөһим чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Мәрданов, “Каустик” предприятиесенең җитештерү буенча директоры Федор Афанасьев һәм башкалар катнашты.
Тир тамганда татлы тамыр уңа
11 сентябряШикәр комы чималын күпләп җитештерүче илләрдә плантация мәйданнары кимеп, дөньяда әлеге продукциягә ихтыяҗ арткан чорда Башкортстан мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тиеш
Стәрлетамак эшлекле җыенны кабул итә
04 сентябряИртәгә Стәрлетамакта Башкортстан муниципаль берәмлекләренең V съезды үтәчәк. Анда республикада “Русия Федерациясе субъектлары дәүләт властеның законнар чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында” “Федераль законның 26.3 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Закон положениеләрен тормышка ашыру барышын тикшерү күздә тотыла. Делегатлар хисап-сайлау чараларын үткәрәчәк һәм 2015-16 елларга урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләрен билгеләячәк. Форум эшендә республиканың һәр муниципаль берәмлегеннән вәкил катнашачак. Ни өчен әлеге мөһим сәяси җыен Стәрлетамак шәһәрендә үткәрелә соң?
Өч игезәк укырга төште
02 сентябряАвыргазы районының Яңа Тимешкә авылында яшәүче Лилия һәм Фәнис Ялалетдиновларның өч игезәк кызлары туу турында “Кызыл таң” гәзитендә мәкаләм күптән түгел генә чыккан иде кебек. Әмма гомернең бик тиз үтүен раслап, Динара, Дилара һәм Линара кичә беренче сыйныфка укырга төштеләр.
Русиянең сөт чишмәсе Уфадан башлана
02 сентября30 августта башкалабыз Уфада “Сөтле ил-2014” Бөтенрусия фестивале үтте. Ил күләмендә узган аграр чара тармак эшчәннәре өчен генә түгел, барча башкортстанлылар өчен дә көтеп алган бәйрәмгә әверелде. Мәгълүм булуынча, “Сөтле ил” фестивале беренче тапкыр биш ел элек Мәскәүдә старт алган иде. 2011 елда аның географиясе тагын да киңәеп, Бөтенрусия статусына ия булды.
Җиңнәр сызганулы булса — җиңәрбез!
19 августаКөнбатыш илләре Русиягә карата кабул иткән санкцияләргә бәйле рәвештә азык-төлек базарын җитәрлек күләмдә үз продукциябез белән тәэмин итү һәм хакларның кискен күтәрелүенә юл куймау бүген дәүләт дәрәҗәсендә җитди бурычларның берсе булып кала. Бу җәһәттән Русия Президенты да, ил Хөкүмәте җитәкчелеге дә анык стратегияне билгеләде. Русия — үз-үзен генә түгел, күрше дәүләтләрне дә экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итү сәләтенә ия ил, моның өчен барлык булган мөмкинлекләрне тиешле дәрәҗәдә эшкә кушарга гына кирәк.
Башкалабыз матурлана, күркәмләнә, ямьләнә
13 августаПрезидент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Хәмитов “Независимая газета”га интервьюсында белдерүенчә, ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары советы утырышына һәм БРИКС дәүләтләре һәм хөкүмәтләре җитәкчеләре очрашуына әзерлек кысаларында Уфада җәелдерелгән төзелеш эшләре киләсе елның 1 маена тулысынча тәмамланачак. Барлык кунакханәләрнең дә файдалануга тапшырылу срогы — 2015 елның марты, әмма аларның күбесе кунакларны киләсе ел башында ук кабул итәргә әзер булачак. Узган атнада Рөстәм Зәки улы эш сәфәре барышында объектлар төзелеше һәм үзгәртеп кору эшләре белән танышты.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”