Әдәбият

Халыкка шигъри һәйкәл

14 марта

Роберт Миңнуллинның яңа гына дөнья күргән “Татарларым” китабы шундый бәһагә лаек

Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллинның яңа гына Татарстан китап нәшриятында югары зәвык белән нәшер ителгән “Татарларым” шигъри җыентыгы шушы исемдәге оран-поэма белән ачыла. Һәр строфасын ятлап алырлык, халык күз алдына зур хәрефләр белән язып элерлек әлеге поэма шагыйрьнең үз милләтенә олы мәхәббәтен, аның тарихы һәм бүгенгесе белән чиксез горурлану тойгыларын, борчылу-сыкрауларын үз эченә алган. Китапны тулаем укып чыккач, бу поэма – шагыйрьнең иҗат хәзинәсендәге милли темага язылган йөзләрчә шигырьнең каймагы, милли хиснең югары сәнгатьчә чагылышы икәнлеген аңлыйсың.

Шигърият - илаһи дөнья

12 марта

2012 елда “Кызыл таң” гәзитендә басылган шигырьләргә күзәтү

“Кызыл таң” гәзитендә 2012 ел дәвамында басылган бихисап шигъри әсәрләргә күзәтүне Салават Рәхмәтулланың шушы миниатюрасыннан башлау очраклы түгел. Ул тәнкыйтьчеләргә атап та әйтелгән кебек. Чыннан да, кулына каләм алган кешенең күңелендә кояш яктысы, йолдыз нуры, һич югында очкыны булса да кабынмый калмый. Менә шуны күреп алу, тану, шул ук вакытта әсәргә объектив бәя бирү — тәнкыйтьченең төп бурычы

Шигърият булганда рухыбыз яшәячәк!

05 марта

Ике республика әдипләре Стәрлебаш җирендә очрашты

Тышта буран котыра. Әмма таби­гать­нең болай ярсып шашынуы мөһим максат белән юлга чыккан кешеләр өчен һич кенә дә киртә булалмый. Буранга карамый, Татарстаннан, Уфадан күре­некле шәхесләр — ике респуб­ликаның язучылары Стәр­лебашка юлга чыккан.

Халык шагыйре истәлегенә бәйге тоттык

27 февраля

Фәнис Яруллинны искә алу кичәсендә безнекеләр дә сынатмады

Фәнис Яруллинның иҗаты белән таныш һәр кеше тетрәнү дә, соклану да кичерәдер, мөгаен. Аның иҗатында туган якның чиксез матурлыгы да, беренче мәхәббәтнең ләззәтле минутлары да, шаянлык та, туган телне һәм Туган илне сөю хисләре дә киң чагылыш тапкан.

Мәскәүдә шигърият кичәсе үтте

26 февраля

Мәскәүнең Әдәбиятчылар йортында Шигърият академиясе альманахының исем туе үтте. Альманахның бу саны бөек шагыйрь Владимир Маяковскийның тууына 120 ел тулуга багышланган.

“Сагынганда аккан суга кара, алкын сулар булып мин агам…”

21 февраля

Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның тууына 85 ел

һәр иҗатчы әйтәсе сүзен әйтеп бетерә алмыйча, эшенең очына чыга алмыйча китә. Ни кыласың, бу — тормышның аяусыз кануны.

Иҗат таныштыра да, берләштерә дә

21 февраля

Шигырьләре аша Гүзәлия Фәйзуллина бик күп яңа дуслар тапты

Һәр төбәктә авыр һәм кабатланмас язмышлы кеше­ләрне очратырга була. Илештә дә бихисап алар. Теләкәй авылыннан Гүзәлия Фәйзуллинаны, мәсәлән, авыр чир хәрәкәтләнү мөмкинлегеннән мәхрүм иткән. Әмма ул бирешми, килер көннәргә ак өметләр баглый. Чөнки соңгы арада аның тормышында күңелле вакыйгалар күбрәк. Узган ел ахырында Чакмагыш мәгълүмат үзәге типо­графиясендә үзнәшер юлы белән аның “Гомер бер генә” дигән китабы дөнья күрде. Күптән түгел Теләкәй авылы мәдәният йортында китапның исем туе үтте.

“Һәнәк” мәктәбе

13 февраля

Рәзилә Ырыскуҗинаның иҗатында ул ачык чагылыш таба

Каләмдәшләремнән кемнеңдер әйткән сүзләре хәтердә: “Безнең, язучыларның күбесе “Һәнәк” мәктәбен үтә...” Бу сүзләрдә хаклык бар, әлбәттә. “Күбесе” дип әйтү, бәлки, дөрес үк тә булмас, әмма сатира, юмор жанрын үз итүчеләр мотлак рәвештә бу мәктәпне үтмичә калмый. Мин моны ышанычлы рәвештә әйтә алам. Чөнки үзем бу журналга илле алтынчы елда ук языша башлап, кырык ел буена мөхәрририят әгъзасы булып тордым. Бу вакыт эчендә күпме язучы, журналистның анда каләм чарлавын санап бетереп тә булмый.

Салават турында китап чыкты

05 февраля

Зәйнәп Биишева исемен­дәге “Китап” нәшриятында “Чал Уралдан Балтыйк диңгезенәчә” дип аталган үзенчәлекле җыентык басылып чыкты. Ул Баш­кортстанның милли батыры Салават Юлаев турында. Җыентыкка Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат министрлыгы оештырган “Салават эзләре буйлап” журналистлар экспедициясе материаллары тупланган. Бу — өченче җыентык.

Үкенмим, бар утым, бар көчем - һәммәсе халыкка бирелде

16 января

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына — 75 ел

Мөселман дөньясында “татар Корчагины” Фәнис Яруллинны белмәгән кеше бик сирәктер. Аның тынгысыз иҗаты, аянычлы язмышы олы батырлыкка тиң, яшьләр өчен ул үрнәк булды. “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән китабын студент елларында елый-елый укыгач, Казанга шагыйрь янына юлландым. 1978 елның феврале иде. Фәнис абый һәм Нурсөя апа белән очрашуны гомеремнең иң бәхетле сәгатьләренә тиңлим.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»