Әдәбият
Әхсән Баян
10 маяТатар әдәбияты зур югалту кичерде. Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әхсән Баян вафат булды.
Ямадыны җырыңнан таныйлар...
27 апреляЕл башында ук башланган “Юзеев көннәре” Яңавыл төбәгендә, өч ай дәвам итеп, апрельдә зур шигырь һәм җыр бәйрәме белән тәмамланды. ”Моңлы шагыйрь”, “яшьлек шагыйре”, “тормыш шагыйре”... Әдипнең меңәрләгән күңелләрне ярты гасырдан артык әсир иткән җырлары безне дә — Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримовны, Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәрзәнә Гобәйдуллинаны, Яңавыл язучылар оешмасы җитәкчесе Фәрит Суфияровны һәм мине шагыйрьнең туган авылы Ямадыга алып килде. Ике йөздән артык йорты булып, биш йөзләп кеше яшәгән Ямады авылында тормыш гөрли: урта мәктәп, мәдәният йорты, музей, китапханә, поликлиника, кибетләр — бар да сакланган, бар да халыкка хезмәт күрсәтә.
Тукай һәм Бәшири
26 апреляБу ике замандаш-каләмдәшне нәрсәләр берләштергән һәм нинди очракта алар фикер каршылыгына кергән?
Бу көннәрдә М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында язучы, шагыйрь, мәгърифәтче Зариф Бәширинең 125 еллыгына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе бара. Аны оештыруда “Зариф Бәшири” мәдәният һәм халыклар дуслыгы үзәге катнашты.
Безнең күңелләрдә өч көн ташкын ясады Аскын!
19 апреляЯзучылар “десанты”н төбәк халкы зур әзерлек белән каршы алды
Аскын районында әдәбият көннәре үтте. Анда Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Фәрзәнә Гобәйдуллина җитәкчелегендә бер төркем әдипләр — Башкортстанның халык шагыйре Кадим Аралбаев, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Рәшит Шәкүр, Ирек Киньябулатов, Ринат Камал, шагыйрьләр — Әнисә Таһирова, Дилә Булгакова, Мөхәммәт Закиров, Зөфәр Вәлит, Фәния Габидуллина һәм яшь прозаик, “Башкортостан” гәзите хәбәрчесе Айгиз Баймөхәммәтов катнашты.
Әдипнең эстетик иманы
10 апреляБашкортстан улы булып кала
05 апреляЧөнки әдип, үзе язганча, туган төбәгенә җаны белән береккән
Иҗат белән халык мәхәббәтен яулаган, моңлы шигырьләре белән йөрәк кылларын чиртүче күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллинга багышланган бу шигыремне мин районыбызда былтыр үткәрелгән “Исәнмесез, җилләр, туган җирләр!” дип исемләнгән әдәби-иҗади конкурска язган идем.
Әдипләр туганлык җепләре суза
03 апреля“Кайда да йөрәктә” җыентыгы 28 татар авторының әсәрләрен берләштергән
Бөтендөнья татар конгрессы оешуның 20 еллыгы уңае белән Казанда нәшер ителгән “Кайда да йөрәктә” дигән китапта Татарстаннан читтә — ун төбәктә гомер кичерүче 28 авторның әсәрләре урын алган. Ул язучы-шагыйрьләр арасында журналистлар, укытучылар, рәссамнар, медиклар, инженерлар, төзүчеләр бар.
Рухи хәзинәләр шулай барлыкка килә
28 мартаГалим һәм язучы Тимергали Килмөхәммәтовның сайланма әсәрләренең икетомлыгы чыгу уңаеннан
Бүгенге башкорт әдәбиятының проза жанрында галим һәм язучы Тимергали Килмөхәммәтов иҗаты аерым урын били. Аның хикәяләрен һәм повестьларын бик күп әдәбият сөючеләр яратып кабул итә. Язучының тел осталыгы, тормышчан образлары, җыйнак сюжет кору маһирлыгы әллә каян күренеп тора. Шуңа да әсәрләрен уку да, хәтергә сеңдереп калдыру да җиңел. Китап укучы нәкъ шуңа өстенлек бирә. Язучының хикәя һәм повестьлары заман сынауларын үтеп, проблемалары белән һаман да укучыны уйландырып тора, күңелен яулый. Образлар, персонажлар берчә шатландыра, берчә борчуга сала. Әсәрләрне укыганда без язучы иҗат иткән вакыйгалар эчендә, шундагы образлар арасында кайнап яшибез сыман. Шушы гына да әдипнең иҗади сәләтенең никадәр югары икәнлеген ачык күрсәтә.
Биш йолдыз балкышы
22 мартаБолгавыр заманда яшибез. Рухи кыйммәтләр югалып, тапталып, шигъриятнең, сүз сәнгатенең кадере бетеп, бары тик матди байлыкка, акчага табынган чорда гомер сөрәбез. Ә шулай да тутыккан күңелләрне кузгатырлык, шигъриятнең сихри кодрәтен тоемлар, гүзәллекне бәһаләр мизгелләр дә яшәешебездә юк түгел.
Бу хезмәт мең шатлык өләшә!
20 мартаДинә Морзакаеваның “Милли китап” җыентыгына җәмәгатьчелек югары бәя бирде
Язучылар берлегендә уздырылган китап туена килүчеләр Динә Морзакаеваның шушы җыентыгын бертавыштан үзләренең иҗат җимеше кебек кабул итте. Чөнки бу җыентыкка Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторы оештырылганнан алып, ягъни егерме ел дәвамында татар телендә нәшер ителгән китаплар, дәреслек, уку әсбаплары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук һәр әдәби басмага җыйнак, анык эчтәлекле күзәтү-белешмә бирелгән, авторларның фотолары да урнаштырылган. Кыскасы, бу хезмәт әдәбиятыбыз үсешендә тоташ бер чорны үз эченә алган.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”