Әдәбият

Умырзаяга тиң гомер...

22 июня

Гүзәл Сөләйманова — Башкортстанның сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкып калган күренекле балерина. Меңәрләгән тамашачы күңелендә ул Одетта-Одиллия, Жизель, Китри, Джульетта, Лауренция, Эсмеральда, Раймонда, Зәйтүнгөл, Галимә, Гөлнәзирә булып саклана. Прима-балеринаның иҗа­ты искиткеч бай, кызыклы. Егерме яшендә ул Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшли башлый. Һәм бик тиз арада, “Бакчасарай фонта­ны”нда Мария партиясен башкарып, үзенә игътибар җәлеп итә.

Драматург сүз кәрәзли

20 июня

Шуңа да аның һәр әсәре укучы һәм тамашачы күңеленә шифа булып бара

Наил Гаетбай сәхнә сәнгатенә җиң сызганып, күкрәк киереп аяк басты. Ул күбрәк комедия язарга ярата. Хәзер аның 50дән артык сәхнә әсәре Башкортстанда, Татарстанда гына түгел, башка төбәкләр тамашачыларының да күңелен ача. Димәк, Наил көләргә ярата. Әлбәттә, имансызлардан, вөҗдансызлардан, алласызлардан көлә. Акыллы көлә белүче дустым Наил Гаетбайга бүген 65 яшь.

Башкортстанда татар әдәбияты үсеше

19 июня

Ходайның игезәк балалары — татар һәм башкортның бердәм көнкүреше рухи бердәмлек нигезе дә булып тора. Башкортстан җирлегендә яшәп иҗат иткән татар телле каләм әһелләренең ике халык әдәбиятына да хезмәт итүе гаҗәп түгел. Сәйфи Кудаш, Әмирхан Еники, Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Нәҗип Асанбаев кебек әдипләр ике халыкның да әдәбиятын, рухиятен үстерүгә зур өлеш кертте. Алар плеядасын бүген әдәбиятыбызның алгы сафларында баручы сәләтле каләм ияләренең иҗаты Башкортстандагы бүгенге татар әдәбиятының торышы турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә.

Сүз сәнгатебезнең чишмә башы!

08 июня

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасына — 800 ел Кулымда — каләм. Күңелем — чал тарихта. Ком сәхрәләре. Йолдызлар белән чигелгән күктә моңсу ай йөзә. Офык алга манылган. Таң ата. Сабах җиле исә. Күктәге матурлык-шәфкатьлелекне җиргә таратучы җил бу. Ул матурлык фәрештәләр канатына төялеп тә килә, имеш. Җил аларны өлешләп-өлешләп тә тарата. Бик кирәк урыннарга. Җил, мәрхәмәтле-мөрәвәтле кеше сынына әверелеп, изге хәбәр ташучы сихри-тылсымлы көчкә әйләнә. Бервакыт, галәм киңлекләрен айкап-байкап, канатына бик борынгылардан калган риваять-легенда, җыр-моң, яшәү рәвеше сыйфатлары төяп, борынгы ата-бабаларыбызның изге җиренә — Болгар иленә исеп килеп җитә ул. Анда Кол Галинең колагына өрә, йөрәгенә керә, күңеленә поэтик орлык сибә. Шагыйрьнең күңел сандыгында җил, шигъри символга әверелеп, каләм очыннан кәгазьгә тел гәүһәрләре булып түгелә. Улы кайгысыннан күңеле җәрәхәтләнеп, йөрәге әрнеп, күзләре сукырайган пәйгамбәр Якуп сабах җиленә мөрәҗәгать итә: Акрын искел, сабах йиле, нә үтәрсән, Хакыйкать Йосыфымнан ис дотар сән. Җәрәхәтем уңалдырмага сән йитәрсән, Сән искәли шат-хөррәм улдым имди.

Илһам баскычлары

29 мая

Балтач авыл мәдәният йортларында район күләмендәге төрле чаралар үткәрү күптән матур традициягә әверелде. Мәсәлән, Комъязы авылында башланган “Уйна, гармун!” бәйгесе, район чикләрен узып, ут күршеләрне дә җәлеп итте, Сәйтәктә — бию, Тушкырда — җыр, Түбән Сикиязда үзешчән театр конкурслары үткәрелә. Шундый чараларның берсе — һәр яз табигать уянган чакта үткәрелүче “Илһам баскычлары” шигърият бәйгесе. Ул Нөркә авылы мәдәният йортында быел җиденче тапкыр узды. Бәйге Башкорт­станның күренекле язучылары, шагыйрьләре, публицистларының тарихи мирасын өйрәнү, шушы төбәктә яшәүче нәфис сүз осталарының, танылу алган һәм шигърияткә яңа аяк баскан һәвәскәр шагыйрьләрнең иҗатына, аларның үсүенә ярдәм итү йөзеннән оештырыла.

Китапханә фондлары нинди серләр саклый?

22 мая

Берничә ел дәвамында Галимҗан Ибраһимовның биографиясен өйрәнәм. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем: аның үткән гасыр башындагы әдәби әсәрләре дә тикшеренүләрнең мөһим чыганагы була ала. Мәгълүм булуынча, әдипнең иҗаты 1907 елда “Әльислах” гәзитендә басылган “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән хикәясе белән башлана.

Әдип җаваплылыгы һәм тугрылыгы

17 мая

Мансаф туган авылы Яңа Йомранда — башлангыч, Яңа Калмашта җидееллык мәктәп тәмамлый. Биш баласын ялгызы тәрбияләүче Фәтхия апа өлкән улының колхозда ирләр белән рәттән торып эшләрлек яшькә җитүенә сөенә, әлбәттә, ә белемгә омтылышы көчле малайны урта мәктәпкә җибәрү өчен матди як бик мөшкел. Борай районының Чалкак авылында дөнья көтүче апасы, энесенең хәлен аңлап, аны үзе янына чакыра. Чалкакта урта мәктәп тәмамлау Мансафны яртылаш борайлы итә дә инде.

Яхшы әсәргә - югары бәя

16 мая

Кичә Башкортстан Язучылар берлегендә берьюлы ике тантана булды: әсәрләре иң яхшы дип табылган әдипләргә берлекнең халык чәчәне Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге махсус әдәби премиясе тапшырылды һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевнең 90 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән әдәби конкурста җиңүчеләр бүләкләнде. Җиңүчеләргә премияләрне Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев һәм Язучылар берлеге идарәсе рәисе Риф Тойгынов тапшырды. Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге премия былтыр Язучылар берлеге тарафыннан булдырылды. Киләчәктә конкурс ел саен уздырылып, чәчән исемендәге премия әсәре иң яхшы дип табылган бер язучыга тапшырылачак. Пре­мия­нең күләме – 50 мең сум. Беренче конкурста дүрт язучы катнашты. Таңчулпан Гарипова төрле елларда басылып чыккан пьесаларын тәкъдим итте, Спартак Ильясов — “Барын-табын хәтере”, Мәүлит Ямалетдинов — “Куласа” һәм Җиһат Солтанов “Сөләйман Морзабулатов. Тормышы һәм көрәше” дигән китаплары белән катнашты. Әсәрләргә Рәшит Шәкүр рәислегендәге җиде кешедән торган жюри әгъза­лары бәя бирде. Яшерен тавыш белән Җиһат Солта­новның китабы Мөхәммәтша Бурангулов исемендәге пре­миягә лаек дип табылды.

Бәллүр аһәңе

16 мая

Талантлы язучы Халисә Мөдәрисова алтмышынчы үрендә

Болын чәчәкләре төрле булган кебек, шагыйрьләр дә төрле сәләткә, холык-фигыльгә ия була. Кемдер уртача яза, актив йөри, күп китаплар чыгара, исемнәр яулый, кемдер бик йомшагын да текә портретлары белән еш чыгарып популярлык казана. Ә кемдер еллар буе бер шигъри шәлкем дә бастырмый, китаплар тиражлау белән дә мавыкмый. Ә исемен яхшы беләләр, шигырьләрен яттан сөйлиләр, җырларын халык үзенеке итә. Танылган шагыйрә, язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Халисә Мөдәрисова әнә шул соңгылар рәтенә керүе белән бәхетле. Татарстанда да, Башкортстанда да үз итәләр аны, тик гади халык Казандамы, Уфадамы яшәвен генә төгәл белми. Икесендә дә түгел, туган төбәге Нуриманда гомер кичерә шәһәр кызларыча нечкә зәвыкъ белән киенүче, гаҗәеп зыялы, эчке текәлеген тирәнгә яшергән, мөлаем һәм тыйнак каләмдәшебез.

Яхшы китап - әдәбият гәүһәре

15 мая

(Башкортстан “Китап” нәшриятында 2012 елда татар телендә чыккан китапларга күзәтү)

Иҗат итү— бер эш, ә менә язганыңны ташка бастыру, китап итеп чыгару ХХI гасыр өчен дә җиңел мәсьәлә түгел. Китабың нәшриятта чыккан икән, димәк, аның өчен автордан башка тагын бик күп акыллы затлар җаваплылык йөкләгән. Язучылыкка дәгъва итү дә китап басылып чыгудан башлана.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»