Әдәбият

Мәҗит Гафуригә багышланды

08 августа

Уфада һөнәри, шулай ук, үзешчән шагыйрьләр, язучылар, иҗат сөючеләрнең очрашуы үтте. Ул Мәҗит Гафури исемендәге Мәдәният фонды, Башкортстан Язучылар берлеге башлангычы белән оештырылды. Техник ярдәмне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры күрсәтте.

Шагыйрь янмаса, кем янар!..

08 августа

Каләмдәшебез, дустыбыз, Та­тарстан­ның халык шагыйре Роберт Миңнуллин турында сүземне тарихтан башламакчымын. Чөнки безнең буыннар иҗатташлыгы һәм дуслыгы буш урында гына үсеп китмәгән бит.

Шәммәтнең якты шәме

03 августа

Әдәбиятны талантлар күтәрә. Әмма алар күп булмый — бармак белән генә санарлык була. Аларның иҗаты югарылыгыннан торып әдәбиятның торышын билгелиләр. Дөресрәге, әдәбият бинасын үз җилкәләрендә әнә шул талантлар — атлантлар күтәреп тора да инде. Хәзерге татар әдәбиятын күтәреп торучы атлантларның берсе, әлбәттә, Роберт Миңнуллин.

“Туган җиргә кеше кайта ул...”

01 августа

Татарстанның халык шагыйре, күренекле дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллинга 65 яшь

Якташыбыз, халык шагыйре Роберт абый Миңнуллинның язмышы турында уйланганда, аның Башкортстан белән элемтәләрен күз алдыма китергәндә һәрвакыт Әнгам Атнабайның: “Туган җиргә кеше киләмени, Туган җиргә кеше кайта ул”, — дигән юллары күңелгә килә... Чыннан да, шагыйрь туган якларына еш кайтып йөри. Дөресрәге, ул Башкортстаннан киткән шикелле дә түгел: һәрвакыт безнең арада, һәрчак безнең белән бергә...

“Бер хәтерләр әле ватандашлар…”

20 июля

Шагыйрь һәм журналист Рәшит Гатауллинның тууына - 75 ел

Рәшит Гатауллин. Кырыс заманнарда романтик хыялларга төренгән яшьлегемне сагындырып торган якты исемнәрнең берсе ул минем өчен. Безнең эчкерсез һәм сыналган дуслык аның гомер азагынача дәвам итте. Шигъри күңел тоташтырды да, хыял-өметләрне иш итте. Без гел күрше булдык дияргә мөмкин. Туган авылларыбыз күрше иде, “Кызыл таң” редакциясе каршында Әнгам Атнабаев оештырган “Очкын” әдәбият түгәрәгендә күрше утырдык, университетта бер чорда укыдык, соңрак күршеләр булып яшәдек, Татарстан Язучылар берлегенә дә бергә алындык, “Кызыл таң”да озак еллар бергә эшләдек, хәтта ки, икебез дә кызлар сайлый-сайлый, шактый “картаеп беткәч” кенә “гаилә камыты” кидек. Бихисап икән ич бергәлек һәм уртаклыклар…

Шагыйрь мөлкәте

13 июля

Аның кыйммәте еллар үтү белән арта бара

“Гомер китабы” — заманыбыз көзгесе булырдай якты, акыллы, киң, дустанә күңелле, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, күренекле башкорт шагыйре Ирек Киньябулатовның 75 яше уңаеннан нәшер ителгән саллы басма. Китап, каләм иясенең үзе кебек үк, төгәл тәртиптә төзелгән. Башта аның соңгы елларда язылган яңа шигырь-поэмалары, арытаба төрле китапларда дөнья күргән иң яхшы шигъри әсәрләре урын алган. “Гомер китабы”, чын-чынлап, шагыйрьнең иҗади үсешен, шигъри хәзинәсен тулы күзалларлык китап.

Тел оҗмахы

06 июля

Әсәр укымлы, үтемле, сәнгати, халыкчан, рухлы, мәгънәле, иманлы булсын өчен каләм остасы тел диңгезе төбеннән гәүһәр сүзләр эзли. Таба. Шатлана. Дулкынлана. Солдатларны сафка буйларына карап тезгән шикелле, сүзләрне әсәр тукымасына мәгънә бөтенлеген искә алып җайлаштыра. Монда эчке мәгънә (сүз алтыны), тышкы ялтыраш (сүз көмеше), милли рух, эпик киңлек, образлылык (сүз-сурәт), идеялелек (сүз-фикер), эмоциональлек тә (сүз-тойгы), телнең тәме дә, каны да искә алынырга тиеш. Фәнил Күзбәковның “Йәшәйеш кануннары” дигән китабын шундый илаһилыклар турында уйлана-уйлана укып чыктым.

Бер китабы унга торырлык

02 июля

Каләмдәшләре шагыйрь Ирек Киньябулатов иҗатына югары бәя бирде

Башкортстан “Китап” нәшриятының китап кибетендә күренекле шагыйрь, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатовның 75 яше уңаеннан нәшер ителгән “Гомер китабы”ның исем туе булды. Әлеге чарага нәшрият хезмәткәрләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, дуслары, шигърият сөючеләр җыелды.

Дүртөйленең данлы улы

28 июня

Бүген Дүртөйле районы Иванай авылында яшәүче Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе” орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнгән Башкортстанның атказанган агрономы Нурхәниф Мифтахетдинов 85 яшьлек олуг юбилеен билгели. Шушы уңайдан “Юлдаш” редакция-нәшрият комплексында Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, “Кызыл таң” гәзите журналисты Фәнүз Хәбибуллинның “Дүртөйленең данлы улы” дигән китабы дөнья күрде.

Җидегән чишмәнең иманлы моңы

27 июня

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара әдәби бүләк иясе, якташыбыз, райондашыбыз (Илеш), каләмдәшем, фикердәшем Роберт Миңнуллинның 2007 елда Татарстан китап нәшриятында 7 томлык хезмәте басылып чыкты. Бер елда — 7 том! Ышанасы килми хәтта.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»