Әдәбият

Олы мәхәббәт җырчысы иде...

03 октября

Бүген Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш туган көн

Үземнән күпкә өлкән кеше, олы шәхес, күренекле әдип, Башкортстан әдәбиятына җитмеш ел гомерен багышлаган шагыйрь хакында истәлек язарга алынуым, бәлки, кемгәдер тыйнаксызлык булып тоелыр. Ләкин безне якын иткән, даими аралашып торган өлкән киңәшчебез хакында язмыйча калу гөнаһ булыр сыман.

Башкортстанда — Аксаков көннәре

28 сентября

Быел республикабызда Аксаков көннәре кысасында Русия Язучылар берлегенең күчмә пленумы да уза. Бу пленумның тиздән булачак Русия Язучылары съезды алдыннан нәкъ менә безнең республикада үткәрелүе зур мәгънәгә ия. Моңа Ф. Гаскәров исемендәге концерт залында узган чарада Башкортстан Премьер-министры урынбасары Лилия Гомәрова да игътибар итте. “Лаеклы закончалык”, дип атады ул моны. “Бүген, телне, милләтне, мәдәниятне, традицияләрне саклау мәсьәләсе көн үзәгенә басканда, безнең иң ышанычлы ярдәмчеләребез — сүз осталары, матур әдәбият”, — диде җитәкче. М. Горький 1912 елда ук язучыларның, әдәбиятчыларның хезмәте — иң җаваплысы һәм авыры, дип билгеләгән. Һәм ул язучыларны кеше җанының инженерлары, дип атаган. Лилия Салават кызы рес­публикада әдәбиятны үстерү өлкәсендә алып барылган эшләрне санап үтте. Шушында ук Башкортстан Президентының пленумда катнашучыларны сәламләү хаты укылды. Русия Язучылар берлеге рәисе Валерий Ганичевка әдәбият өлкә­сендәге озак еллар фидакарь хезмәте өчен Башкортстан Президентының Мактау грамотасы тапшырылды.

Сүнчәләйләрне онытмыйк!

26 сентября

Уфаның Киров һәм Мостай Кәрим урамнары чатында, “Башкортстан” кунакханәсе белән Профсоюзлар йорты арасындагы биш катлы йорт диварына беркетелгән ике тактаташ биредә ярты гасыр элек башкорт музыка сәнгатенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ике татар композиторы яшәп, икесе дә 1978 елда вафат булганлыгын белдереп тора. Әле ул фатирларда шул композиторларның бердәнбер уллары гаиләләре белән гомер кичерә. Берсенең улы әтисенең юлын дәвам итә, танылган музыкант һәм композитор, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Гаиләдә өченче буын музыкант-композитор да канат ныгыта, уңышларга ирешә. Икенче композиторның улы һөнәре буенча нефтьче-инженер, ә рухы белән музыкага, татар мәдәниятенә һәм тарихына мөкиббән. Музыканы тою һәм тавыш бу кешегә ике яклап бирелгән: композитор әтисе яклап та, моңлы җырлаган әнисе яклап та. Әти-әнисе бердәнбер улларының бәләкәйдән үк сизелеп торган вокаль һәм музыкаль сәләтен үстерәсе-ләре, сәнгать юлыннан җибәрәселәре килгәндер. Ләкин язмыш бу гаиләгә бер-бер артлы фаҗигаләр әзерләп торган. Шул аркада бик талантлы опера җырчысы, музыка белгече булмый калган. Яшьли үк физикадан да, математикадан да көчле булган, баһадирдай гәүдәле, ачык йөзле, ихлас әңгәмәдәш Эмиль Камил улы Рәхимов нефть чыгару тармагында 70 яшькә кадәр эшләгән. Тормышта күп нәрсәгә ирешкән. Ул, шулай ук, әтисенең архивын, мирасын, аның истәлегенә кагылган һәммә нәрсәне күз карасы кебек саклый. Ә нәселләрендә кемнәр генә юк! Башкортстан һәм Татарстан, ике тугандаш халык тарихында җуелмас эз калдырган бертуган Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләрдән башлап, бүгенге заман кино йолдызы, Русия Федерациясенең халык артисткасы Чулпан Хаматовага кадәр. Дөрес, болар арасында кардәшлек җепләре тармаклана, ерагая төшкән. Ә бит динебез ерак туганнарны да якын күрергә куша. Югыйсә, тирә-ягыбызда шундый бәгырьсез бәндәләр дә аз түгел, алар мәшһүр ата-аналары үлү белән үк алардан калган мал-мөлкәтне эләктерү өчен сугыш ача, мәрхүмнәрнең мирасын, архивын чүплеккә чыгарып ташлый, матбугатта язарга җыенсаң, иң кадерле кешеләре турында сөйләргә дә иренә.

“Яшен шары шартлавы”

25 сентября

Билгеле публицист Мадриль Гафуровның повесте шулай дип атала. Гади әдәби-документаль әсәр генә түгел ул, ә кайчандыр яла ягылган гаиләләр күгендәге кара болытларны таратучы чын “шартлау”. Анда сүз 1943 елның 23 февралендә Витебск шәһәре янындагы Белоруссия урманнарында эш итүче татар легионының 825нче батальоныннан 500дән артык кораллы сугышчының партизаннар ягына күчүе турында бара. Кайчандыр әсирлеккә төшеп, Гитлер концлагерьларында изелгән, андагы коточкыч михнәтләрне кичеп, Совет Ватаны өчен башын салган солдатларның күбесенең гаиләсенә “хәбәрсез югалды” дигән кәгазь килә. Күп еллар язмышлары билгесез булып кала. Ниһаять, 2012 елда Мадриль Гафуров аларның батырлык юлын барлап, повесть яза. Идел буе халыкларыннан оештырылган татар легионын 1943 елда гитлерчылар белорус партизаннарына каршы сугышка ташлый. Әмма беренче төнне үк алар партизаннар ягына күчә. Башта сиксәнгә якын фашистны үтереп иреккә омтыла. Ләкин партизаннар янына барып җитү белән отрядны кара­тельләр камап ала, аларның күбесе шул төндә үк башын сала, 19 майда узган кара­тельләр операциясе вакытында да кырылалар. Әмма, автор язганча, “Көнбатыш Двинаның үзебезнең ярында, башка партизаннар белән бер сафта яуга барганда... Һәлак булгач, дистә еллар үткәннән соң булса да аларның даны гаиләләренә, туганнарына кайта”. Татар-башкорт милләтен­нән булган 26 якташыбызның исемнәре илгә кайту нәкъ шушы повестька бәйле. Ничәмә дистә еллар буена газизләренең соңгы төяге кайдалыгын да белмәгән туганнар, аларның әсир төшеп, илгә хыянәт иткән булу ихтималын искә төшереп торучы сөремнән азат.

Муса батырлыгы Прометейдан да югарырак

17 сентября

Ул Моабитның таш диварына терәлгән килеш үз җанының утын кешеләргә өләште 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә безнең 11 якташыбыз һәлак була. Алар әсирлектә дә каһарманнарча татар-башкорт легионында фашистларга каршы көрәшен дәвам итә. Польшада, Варшавадан йөз чакрым көньякта Едлино дигән кечкенә поселок урнашкан. Аның янәшәсендә — кыр лагере. Гитлерчылар нәкъ менә шунда әсирләрдән милли легион оештырган, аларны Кызыл Армиягә каршы җибәрмәкче булган. Ләкин гитлерчыларның мәкерле нияте тормышка ашмый. Өч батальонның берсе дә безнең гаскәрләргә каршы күтәрелми. Немец командованиесе легионерларны партизаннарга каршы көрәшкә дә күтәреп карый. Беренче батальон ук партизаннар ягына чыга. Балканга җибәрелгән икенче батальон да, төньяк­ка — Франциягә юлланганы да шулай итә. Легионда танылган татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның фикердәшләре лейтенант Гайнан Кормашев, балалар язучысы Абдулла Алиш һәм башкалар яшерен эш алып бара.

Кешелекле китап

14 сентября

Роберт Миңнуллинның “И, газиз якташларым!” дигән җыентыгы Башкортстанда туып-үскән күренекле иҗат кешеләренә багышлана В. Белинскийның: “Кем үз Ватаныныкы түгел, ул кешелекнеке дә түгел”, — дигән сүзләре бар. Ягъни гуманлылык, кешелеклелек төшен-чәләре нәкъ менә ватанпәрвәрлеккә, үз илеңне, туган ягыңны, нигезең-не, якташларыңны, туганнарыңны, газиз әнкәңне яратуга барып тоташа. Роберт Миңнуллинның Казандагы “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты табасыннан яңа гына төшкән “И, газиз якташларым!” китабы юкка гына шагыйрьнең газиз әнкәсенә багышланган язмалары белән ачылмыйдыр. Шагыйрь ана образының иң мөлаем сыйфатларын ачкан, аңа үлемсез җырлар багышлаган, чын мәгънәсендә оҗмахның аналар аяк астында булуына инанган, бүген дә, үзенең 65 яшендә, әниле булу бәхетенә ия УЛ бит ул. “Минем әнкәй хәзер берьюлы өч яссылыкта яши: берсе — Шәммәттә, икенчесе — минем күңелемдә, өченчесе — минем шигырьләремдә, җырларымда... Үзе дә сизмәстән, ул җырга әверелгән Ана”, — дип яза шагыйрь. Арытаба әнкәсенә багышланган шигырьләре китерелә. Китап балачак хатирәләре белән дәвам итә, шагыйрь үскән мохит, аның якыннары, туганнары белән мөнәсәбәте, балачак хыяллары күз алдына килә.

Әдәбият фронтының чая офицеры

04 сентября

“Иҗат кешеләренең туган йортлары берәү генә булмый. Минем дә икенче туган йортым — “Кызыл таң” редакциясе. Бу коллективта мин әдәбиятка ныклап аяк бастым, һәрчак теләктәшлек һәм ярдәм тойдым”. — Нәҗип Асанбаев бу сүзләрне еш кабатлый иде. Моңа нигезе дә бар иде, әлбәттә. 1949 елның декабрендә 28 яшендә ул, артиллерия гвардия капитаны кителен салып, “Кызыл таң”да журналистика мохитенә чума. Ул вакытта татарча чатнатып сөйләшүче һәм ярыйсы шома гына язучы Николай Васильевич Асанбаев дигән керәшен ир-азаматы була. Әти-әнисе һәм поп кушкан бу исем-шәриф тагын биш елдан “Безгә егетләр килде” пьесасы Башкорт академия драма театры сәхнәсенә менү белән рәсми документларда гына калачак. Ә аңарчы — шактый фаҗигале балалык еллары, авылның сәхнә үзешчәннәре арасына керү, тырышып-тырмашып белемгә омтылу, әдәби әсәрләр яза башлау. Һәм, әлбәттә, 9 елга сузылган хәрби хезмәт. Аның 4 елы — сугыш юлларында үткән еллар. Совет властена дүрт ел тулган көндә — 1921 елның 7 ноябрендә хәзерге Бакалы районының Ахман авылында хәлле крестьяннар рәтендә йөргән Василий Петрович белән Анна Васильевна гаиләсендә туа ул. Колхозлар оештырылган елда, Асанбаевларны кулак дип санап, йорт-кураларын тартып алалар, колхоздан чыгаралар. Сөргенгә озатылган мәлдә Василий Петровичның йөрәге ярылып үлә. Дүртенче сыйныфны тәмамлаган Коляга инде арытаба мәктәп ишекләре ябыла. Ул нык җитдиләнә. Әдәби әсәрләр укудан җанына юаныч таба. Такташның “Мокамай“, “Килә­чәккә хатлар”ын яттан белә. Галимҗан Ибраһимов ул вакытта “халык дошманы” дип игълан ителмәгән була әле, аның “Яшь йөрәкләр”, “Тирән тамырлар”, “Казакъ кызы” романнарын “су кебек эчә”.

Әдәбиятны әдәпсезлек баса!

28 августа

Бүгенге көндә шушы күренеш куркыныч дәрәҗәдә үсеш алды

Тамырында “әдәп” сүзе яткан әдәбият үзенең чишмә башыннан ук кешелекне тәрбияләү максатын йөкләгән. Нәрсә ул начар һәм нәрсә ул яхшы икәненә дә без бала чактан әкиятләрдән укып төшендек. Тугрылык, сафлык идеалларын да татар әдәбияты гомер-гомергә югары тотты. Әдәби әсәрдә азгынлык, зиначылык, хыянәт, уйнаштан бала табу хурланды, фаш ителде. Гомер буе никахына тугрылык саклаган тол хатыннар матур идеал булып хезмәт фронтында гәүдәләндерелде. Кыз килеш 5-6 балалы тол иргә барып, сабыйларга аналарын алыштырган хатын-кыз геройларыбыз да бар. Аларның әдәби әсәр герое булырга өлгермәгәннәре дә җитәрлек. Кыз килеш урында яткан инвалид белән никах укытып, үзенең чәчәктәй гомерен аңа багышлаучы гаҗәеп туташлар бар. Бер кабат та ир назы күрмәгән кызларның чит балага әни булып гомер итү очраклары да шактый. Дөньяда үз парларын табалмый калганнар арасында соңгы көнгәчә ата-аналарына, туганнарына шәфкать итеп яшәүче игелекле, олы йөрәкле туташлар да аз түгел. Әдәбиятыбыз нәкъ менә башкалар өчен яшәүче, чын бәхетне, яшәеш ләззәтен шуннан табучы саф күңелле, югары әдәп-әхлак принципларына тугрылыклы затларны данлау өчен хезмәт итәргә тиеш.

Җаннан сыкрап чыккан шигырьләр

27 августа

(Удмуртиянең халык шагыйре Вячеслав Ар-Сергиның татар телендә китабы дөнья күрде)

Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, халык шагыйре, Эстониядә, Чехиядә, Венгриядә, Черногориядә, Чувашстанда китаплар нәшер иткән, күп илләрдә һәм республикаларда, шул исәптән Башкортстанда, язмалары даими басылып торучы актив каләм иясе Вячеслав Ар-Сергиның күптән түгел татар телендә дә шигъри җыентыгы дөнья күрде.

“Син бит Сөннең Тукае!”

14 августа

Илеш районында Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга 65 яшь тулу уңаеннан тантаналы чаралар үтте

Роберт Миңнуллин. Татар-башкорт дөньясында бу исем һәркемгә таныштыр ул. Җиңел, гади, аңлаешлы тел белән язучы Роберт Миңнуллинның әсәрләрен өлкәннәр дә, балалар да яратып укый. Узган шимбәдә Илеш районында шагыйрьнең 65 яшенә багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге — дәүләт, М. Җәлил исемендәге — республика, Г. Х. Андерсен исемендәге халыкара премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинны күркәм юбилее белән котларга Башкортстаннан, Татарстаннан, Удмуртиядән бик күп күренекле шәхесләр: дәүләт эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар аның туган җиренә килде. Тантаналы чаралар ша­гыйрь­нең туган авылы Шәм­мәттә башланды. — Хөрмәтле авылдашларым, якташларым, чакырган кунакларым! Мин бу көнне түземсезләнеп көтеп алдым. Сезгә балачак эзләрем сакланган Шәммәтемне, миңа илһам чыганагы биреп торучы Сөнемне күрсәтәсем килде. Бәйрәмне туган нигеземдә башлавым да юктан түгел. Мин үзем Шәммәттә түгел, Нәҗәде авылында дөньяга кил­гән­мен, әмма минем беренче шигырь­ләрем шушы нигездә языла башлады. Шушында минем Люция сеңлем белән Ким энем дөньяга килделәр. Шушында безнең балачагыбыз узды. Әйбәте дә, начары да шушында булды. Биредә әткәй утырткан алмагачлар чәчәк атып утыра иде. Гомер узды, нигез таралды, әнкәй Рәвис абыйга кияүгә чыгып башка урамга күченеп китте. Фән энекәш шушында нигез корырга тиеш иде. Аңа бу урын, нишләптер, ошамады. Ул үзенең яңа йортын яңа урамга салды. Ул — шагыйрь түгел шул. Шагыйрь булса, ул бу нигезне ташламас иде, — диде Роберт Мөгаллим улы. — Миңа бүген бик моңсу, миңа бүген бик авыр, шул ук вакытта миңа бик рәхәт тә. Рәхәт, чөнки 65 яшем тулу уңаеннан туган нигезем урынына тимердән бөгеп эшләнгән бик күркәм беседка куелды. Ул гади генә беседка түгел. Анда әткәем белән әнкәемнең һәм безнең — шушы гаиләдә үскән биш баланың исемнәре уеп язылган. Бу күркәм беседканың идея авторы — минем депутатлык эшчәнлегем буенча ярдәмчем, дустым Роберт Закиров. Шушы игелекле эше өчен аңа чын күңелемнән рәхмәтләремне җиткерәм.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»