Әдәбият
Кулыма китап алдым
07 декабряСоңгы вакытта татарча китап укучылар арасында Зифа Кадыйрова әсәрләре зур танылу алды. Китаплары аша укучылар мәхәббәтен яулаган Зифа ханым әдәби мохиткә язгы ташкын кебек килеп керде. Һәркемгә үтә таныш хис-тойгыларны үзәкләрне өзәрлек итеп тасвирлап, бик күпләрне әсир итте ул. Тумышы белән Зифа Кадыйрова Учалы районы Ахун авылыннан. Бүген Чаллы шәһәрендә яши һәм төзелеш компаниясендә эшли. 2006 елда көтмәгәндә кулына каләм ала. Гаилә өчен бик авыр көннәр — улы авариягә эләккән чор була ул. Шулай бервакыт төнге сәгать уникедә утырган да таң атканчы 30 бит язган. Бу — “Сагынырсың — мин булмам” повесте. Бу китапны кулдан-кулга йөртеп, дөньяларын онытып укыйлар. Бер тында укылучы бу повестьта самими Сөмбел язмышы аша һәрберебезнең тормышында була торган олы хис — мәхәббәт чагылыш тапкан. Минем үземә иң ошаганы да шушы китап инде. Күпме укысам да укып туялмыйм.
Иң яхшы ел китабы
07 декабряМондый хөрмәткә “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире, язучы Марат Муллакаевның “Нәнәй” повесте лаек булды
Китапның әһәмиятен, бөеклеген нинди күрсәткеч билгели? Язучының дәрәҗәсеме? Әллә китапның тышлыгының бизәлешеме? Бу таләпләрнең берсе дә чынбарлыкка туры килми. Китап киштәләрендә танылган язучыларның, ялтырап торган калын-калын китаплары сатылмыйча ята. Шул ук вакытта, киштәдә 2011 елда гына чыккан язучы, “Кызыл таң”ның элекке баш мөхәррире Марат Муллакаевның “Нәнәй” китабы юк. Сәбәбе — укучылар аны сатып алып беткән. Шуңа күрә, авторның нәкъ шушы китабы республиканың мәдәният министрлыгы оештырган “Башкортстандагы иң яхшы китап – 2013” конкурсында җиңеп чыгуы зур яңалык булмады. Бүләкләү тантанасы Башкортстан дәүләт филармониясендә мәдәният министрлыгының 60 еллыгын билгеләү кысасында оештырылган чарада үтте.
Илешебезгә мәдхия
03 декабряТуган ягын, аның гүзәл табигатен, хезмәт сөючән кешеләрен данлаган, мактау җырлаган язучы-шагыйрьләр бик күп. Алар арасында якташыбыз, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия Федерациясе югары мәгарифенең атказанган хезмәткәре, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов аерым урын алып тора. Аның “И, газиз илем — иманлы Илешем” китабы иҗат әһелләре, укытучылар, хезмәт кешеләре, якташлары — илешлеләр тарафыннан гаять зур җылылык белән кабул ителде.
“Ничек яшим - шулай язам”
27 ноябряКүркәм юбилеен билгеләүче әдип үзенең тормыш девизын шушы җөмләгә сыйдырган
Иҗат кичәсе... Туган көнен билгеләүче өчен күңелле дә, җаваплы да көн бу. Ошатырлармы? Кеше килерме? Артык мактап ташламаслармы? Тиешле бәһа бирерләрме? Ә язучы өчен мондый кичә үткәрү икеләтә җаваплы. Ни дисәң дә, юбилей вакытында ул бәйрәм итеп кенә калмый, ә иҗаты өчен җавап та тота, укучылары белән йөзгә-йөз очраша. Алдан күпме әзерләнсәң дә, теләсә нинди көтелмәгән хәл килеп чыгуы бар. Кыскасы, һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк!
Дүрт Бишенде арасында иң күркәме - Яңасы
19 ноябряТормышының аерым бер мизгелендә, кулына каләм алып, кешенең иҗат юлына чыгуы гадәти күренешкә әверелеп бара. Күпчелек очракта бу безнең кебек өлкән буын вәкилләренә хас. Тупланган бай тормыш тәҗрибәсе, үткән белән бүгенгене чагыштыру, шәхси кичерешләр авторны бу уңайдан туган фикерләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерүгә этәрә. Ә менә Октябрьскийның билгеле малтабары, республикада киң билгеле “Альтернатива” пластмасса эшләнмәләре заводы җитәкчесе, 50 яшь үрен үткән Раил Фәхретдинов туган төбәге тарихы белән күптән кызыксына. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе булып, “Яңа Бишенде: тарих, кешеләр, вакыйгалар” китабы дөнья күрде.
Үз җиренең ханбикәсе ул
16 ноябряХан булырга омтылган шагыйрьгә караганда, шагыйрь булырга омтылган ханнар күбрәк, диләр. Ихтимал. Әмма нихәл итәсең, Аллаһ тарафыннан бирелгән илһам — газаплы ләззәт кеше йөрәгендә икегә бүленә алмый: тәхет биеклеген сайлыйсың икән, әйдә, илаһи шигърият белән саубуллаш, ягъни араны өзәсең; тәхет үз күңелеңә киртә ул. Үз күңелеңнең ханы булып калу — шагыйрьләрнең тәхетсез бәхете ул димәкчемен.
“Туйга өч көн кала...”
13 ноябряВенера Мәҗитованың “Китап” нәшриятында “Яшьләр тавышы” сериясендә чыккан тәүге китабы “Кызыл таң” редакциясендә әдәби тәнкыйть күзлегеннән каралды
Быел Башкортстан әдәбиятында бер тарихи вакыйга булды. Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” проза әсәрләре җыентыгы дөнья күрде. Кызганычка каршы, бу вакыйга киңкүләм мәгълүмат чараларында аз яктыртылды. Уфада һәм Башкортстанның башка шәһәрләренда урамнарга бу китапны рекламалаучы язмалар да эленмәде. Шул ук вакытта, тәүге дисклары чыккан яшь җырчылар белән әңгәмәләр телевидениедән күрсәтелә, радиолардан яңгырый. Уфаның үзәк урамнарында да чит ил язучыларының бестселлерларын данлаучы реклама язмалары урнаштырыла. “Фикер” әдәбият сөючеләр клубы мондый гаделсезлек белән килешмәде. Авторның үзен, бер төркем галимнәрне, әдәбият белгечләрен чакырып, буявы да кипмәгән җыентыктагы әсәрләр турында фикер алыштык.
Электрон китапханәдә заман сулышы
06 ноябряЗәки Вәлиди исемендәге республика Милли китапханәсе, заманча төзекләндерелеп, җиһазландырылып кына калмады, хәзер инде ул электрон китапханә статусы да алды. Теге яки бу китапны, архив материалын эзләп килүче саргаеп беткән басмалар белән түгел, ә компьютер төймәләренә басып кына эш итә хәзер. Кешелекнең моңарчы булган һәм хәзерге акыл хәзинәсен әнә шулай итеп электрон төргә күчерү, әлбәттә, күп тырышлык, акыл хезмәте, заман техникасы казанышларын нәтиҗәле файдалануны таләп итә.
Китап безгә сабыйдай кадерле...
02 ноября“Китап” нәшрияты мөхәррирләре Фирдинә Зиннәтуллина һәм Гөлшат Абдуллина шулай диләр
90нчы еллар уртасында Башкортстанда татар телендә китаплар нәшер ителә башлау республикада яшәүче милләттәшләребез, бигрәк тә иҗат әһелләре өчен зур борылыш булгандыр. Бүгенге көндә Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында ел саен татар телендә дистәдән артык әдәби китап, янә дә шулкадәр дәреслек дөнья күрә. Һәм бу зур тәҗрибә, белем, түземлек һәм төгәллек таләп итүче җаваплы хезмәтне тыйнак кына ике ханым, ике яшьтәш, ике сабакташ, ике ахирәт башкара — Фирдинә Зиннәтуллина һәм Гөлшат Абдуллина.
Ике халыкны тоташтыручы
09 октябряЯкташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга шаяру һәм җитди киная белән язылган бу юллар чыннан да хакыйкатькә туры килә. Миңнуллин кайтса, Уфа җанланып кала, кемдер чәмләнә, кемдер илһамлана. Тик шагыйрь беркайчан да бушка чабата туздырмый. Һәрвакыт мәгънәле, эшлекле, кызыклы аның сәфәрләре.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”