Әдәбият

Тормышны җырга төргән иҗат

23 января

Яңавыл районында шагыйрь Кәүсәрия Шәфыйкованың 65 яше уңаеннан юбилей чаралары үтте

Яңавыл районында яшәп иҗат итүче шагыйрә, язучы Кәүсәрия Шәфыйкова туган төягендә генә түгел, республикада, күрше төбәкләрдә дә танылу алган шәхес. Күптән түгел райондашлары аның матур юбилеен зурлап билгеләделәр. Кәүсәрия Фидай кызы 1949 елның 3 гыйнварында Исәнбай авылында дөньяга килгән. Бик җитез, шат күңелле бала була ул. Әмма ата-ананың шатлыгы озакка бармый. Мәрхәмәтсез авыру аны башта атлап йөрү сәләтеннән мәхрүм итә, аннары куллары да тыңлашмас була. Шулай булуга карамастан, Кәүсәрия белемгә омтыла, якты киләчәккә ышанычын югалтмый. Укытучылары да кыз баланың өметен өзмиләр, өендә укыту оештыралар. Зирәк кыз үзе дә күп укый.

Җылы авыздан - җылы сүз

22 января

Редакциябезнең дусы, танылган шагыйрә Фәния Чанышева: “Үзем исән чакта истәлекләр китабы чыгарып каласы иде бит”дип, соңгы чорда бик борчылып йөрде. Ниһаять, кояштай балкып, 87 яшьлек авторның “Хәтердәге якты мизгелләр”е дөньяга чыкты. Китапка күрешеп-аралашып яшәгән остазлары, каләмдәшләре, ире Гыйлемдар Рамазанов турында истәлекләре кертелгән.

Матурлык җырчысы

21 января

Дүртөйле районында Флүрә Газизованың тәүге китабының исем туе үтте

Дүртөйле районының Яңа Биектау авылы гүзәл табигать почмагына сыенган. Элек-электән уңган, булдыклы һөнәр осталары белән дан тоткан авылда бүген дә тормыш кайнап тора. Күмәк хуҗалык таркалса да, биредә яшәүчеләр үз көчләренә таянып дөнья көтә. Бүген, мәсәлән, егерме җиде йортта умарта тоталар, теплицаларда яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бихисап. Гүзәл Агыйдел елгасы буенда урнашкан биектаулылар рухи байлыкка омтылып яши. Меңьяшәр урманнары, якты күлләре, челтерәп аккан чишмәләре, шау чәчәкле болыннары күңелгә сафлык өсти, йөрәктә илһам, дәрт уята. Бу төбәктә чишмәләр бихисап. Авылның бер башында Хәсән чишмәсе, урталыктагы чокырда Борхан чишмәсе ургылып акса, Сәпәр, Ахъяр чишмәләре болынга агып төшә. Тал һәм Токымкыр чишмәләре Куязы елгасына коя. Өлкәннәр сүзенә караганда, авыл читендәге Габдрахман чишмәсенең суы аеруча шифалы, шуңа да бу чишмә яныннан юлчылар өзелми.

Авылдашлары аны онытмый

18 января

Тәтешле районында Кәрим Әмиринең тууына 120 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция үтте

Тәтешле районы — туган җире, туган халкы данын илебез киңлек­ләренә тараткан шәхесләргә бай төбәк. Аларның берсе, татар халкы­ның күренекле шагыйре, балалар язучысы, драматург Кәрим Әми­ринең тууына 120 ел. Кәрим Әмири (Кәрим Хөсәен улы Әмиров) 1893 елның 28 декабрендә Бөре өязе Тәтешле волостеның Бүләгарт-Кайпан авылында бу якларга хәзерге Борай районыннан күченеп килгән Хөсәен мулла гаиләсендә дөньяга килә. Өлкәннәр сөйләве буенча, аның туган йорты Олы урамда, хәзерге Ленин урамында авыл мәчетеннән ерак түгел тау битендә урнашкан була. Бу хакта шагыйрь “Безнең авыл” шигырендә язып калдырган.

“Кызыл таң”. Заман әдәбияты. Алгарышлар.

11 января

“Кызыл таң” — республиканың иң олпат иҗтимагый-сәяси гәзите генә түгел, әдәби-мәдәни басмасы да. Шуңа күрә дә ул Башкортстандагы татар әдәбияты үсешенә актив рәвештә үз өлешен кертүне җитди бурычы саный, аның иң матур үрнәкләрен яктыртып бара, үзенә яңа каләм ияләрен җәлеп итә, әдәби тәнкыйтькә киң урын бирә. Узган Елан елы “Кызыл таң”ның әдәби елъязмасында нинди сәхифәләр калдырды соң? Яңа Ат елын без нинди уңышлар белән каршы алдык?

Шагыйрәләр мәйдан тотты

28 декабря

Шигъри сүзнең кыйммәте төшүгә зарланулар еш ишетелгән заманда күптән түгел Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” дип исемләнгән шигърият һәм җыр-моң кичәсе белән әнә шул бушлыкны тутыруга матур бер адым ясалды. Мәдәният министрлыгы, Халыклар дуслыгы йорты, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган бик тә кирәкле һәм күркәм бу чарада республиканың төрле почмакларында яшәп, татар телендә иҗат итүче җиде шагыйрә, атап әйткәндә, Дилә Булгакова, Лилия Сәгыйдуллина (Уфа), Халисә Мөдәрисова (Нуриман), Рафига Усманова, Нәфисә Хәбибдиярова (Борай), Зәйфә Салихова (Бәләбәй), Гөл Мирһади (Балтач) катнашты.

“Мин элекке “Кызыл таң”чы бит әле!”

14 декабря

Башкортстанның күпмилләтле әдәбиятында Әнвәр Бикчәнтәев дигән романтик, патриот, каһарман, интернационалист, искиткеч талантлы һәм эшсөяр шәхес бар иде. Ырынбур татар педагогия техникумын тәмамлаган 18 яшьлек егетне Архангельск шәһәрендәге җидееллык татар мәктәбенә директор урынбасары итеп җибәрәләр. Биредә ул, төп эшеннән тыш, реактив двигательләрне өйрәнү, һавага очу, планетаара сәяхәтләр белән мавыга, дәрәҗәле гәзитләрдә шул темага мәкаләләр бастыра. 1932 елда К. Э. Циалковскийның үзенә хат яза. Мәшһүр галим яшь укытучыга җавап биреп кенә калмый, ике китабын да җибәрә. Әнвәр, аларның берсен татарчага тәрҗемә итеп, нәшриятка тапшыра, әмма ул басылмыйча кала.

Туган туфрагыннан илһам ала

12 декабря

“Мин бит иҗат агачыма сутны туган җирдән алам!” дигән шигъри юллар белән башланып китте Илеш районы үзәк китапханәсендә талантлы якташыбыз, “Кызыл таң” гәзитенең Илеш, Бакалы, Чакмагыш районнары буенча үз хәбәрчесе, танылып килүче яшь шагыйрә һәм прозаик Венера Мәҗитованың “Туйга өч көн кала...” дигән китабының исем туе.

Иң мөһиме - кыйблаң дөрес булу

12 декабря

Иҗатта профессионаллар һәм үзешчәннәр була. Заман алга барган саен каләм тотучылар да күбәя, шигърияткә дә таләпләр арта, үзешчәннәр бакчасына еш таш атарга туры килә. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар: шигырьне бик оста язып та, аның идеясе, концепциясе гуманизм, иман төшенчәләреннән ерак булырга мөмкин.

Гасырлардан өстен шигърият

12 декабря

Талантлы шагыйрь, күренекле галим, актив җәмәгать эшлеклесе Равил Бикбаев бүгенге башкорт шигъриятенә һәм әдәбият гыйлеменә керткән бай иҗаты, җитди гыйльми хезмәтләре белән шундый югарылыкка күтәрелде һәм әгәр дә гомумиләштерү ясап һәм бераз кинаяләп, үзенең образлы сүзләре белән әйтсәк, шагыйрьнең уйлары, таулардан ашып, “кымыздай тора ташып, эш бүлмәсе — Башкортстан, өстәле — Урал ташы” булыр иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»