Әдәбият
Әйдә, халыкка хезмәткә!
21 октябряБашкорт дәүләт университетының филология факультетына “Татар теле һәм әдәбияты” белгечлегенә беренче тапкыр студентлар 1950 елда кабул ителгән. Факультетның үзаллы берәмлеге буларак татар филологиясе кафедрасы 1958 елдан эшләп килә. 90нчы елларга кадәр БДУның бу кафедрасы Башкортстанның татар мәктәпләренә югары белемле ана теле укытучылары әзерләүче бердәнбер гыйльми-педагогик коллектив иде. Бүген ул ничек эшли, киләчәккә нинди планнар белән яши? Шушы һәм башка сораулар белән кафедра мөдире, фән докторы, профессор Алмас Шәйхуловка мөрәҗәгать иттек.
Торналар киткән чакта...
20 октябряБүген — Мостай Кәримнең туган көне
Европа урта гасырларда кичергән Ренессансның самодержавие тарафыннан изелгән Русиянең азсанлы халыкларына шулай соңлап килүе булмады микән бу кыска бер дәвер? Нигә, бу исемнәр үзләре үк шуңа ишарә булып тормыймы әллә: Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Кайсын Кулиев, Мостай Кәрим, Давид Көгелтдинов... Болар — “өлкән туган” теле аша “өлкән туган”ны узып китеп дөньякүләм биеклеккә ашкан түбәләр. Моңа ирешүдә, әлбәттә, иң элек, үз халыкларының гасырлар буена туплана килгән рухи һәм мәдәни кыйммәтләре зур роль уйнаган булса кирәк.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”