Әдәбият

Күңел җылысы тулы китап

15 декабря

Хикәя китабы нинди булырга тиеш? Әлбәттә, беренче чиратта, укучыны җәлеп итәргә, аны үзе белән ияртеп алып китәргә тиеш. Әгәр дә инде син китапны: “Бу хикәя кайчан бетәр, кайчан котылырмын?” — дип укыйсың яки аның төзек булмаган җөмләләрен укыганда, килеп төртелә-төртелә, каты арбада барган тойгы кичерәсең икән, язучының сәләтлеме, юкмы икәнлеге турында сөйләп тору да урынсыздыр. Һәм, киресенчә, укучыга ниндидер канәгатьлек хисе, эстетик ләззәт, кызгану, нәфрәт, соклану яки мәхәббәт тойгысы калдыра торган язмалар язучының осталык серләре, иҗат алымнары турында уйланырга этәрә. Салават Кәримнең күптән түгел “Китап” нәшриятында чыккан “Күңел җылысы” китабы әнә шул икенчеләр рәтенә керәдер, мөгаен. К. Паустовскийның мондый сүзләре бар: “Һава сафрак булган саен, кояш нурлары яктырак. Проза үтә күренмәлерәк булган саен ул матуррак һәм кеше күңеленә көчлерәк тәэсир ясый ала”. Бәлки, Салават Кәримнең хәятне бөтен барлыгы һәм нечкәлекләре белән ихлас рәвештә сөйләргә алынуы, гади теле аның прозасына “кирәкле” шартларны тудыргандыр. Ләкин уңышлы проза яки хикәя остасы булып танылу өчен “җитәрлек” шартлар да күп кирәк бит әле. Китап “Хәйдәр” повесте белән башланып китә. Беренче битләреннән үк каләм иясенең сурәтләү осталыгы, йөгерек теле, вакыт-пространство берлеген яхшы чамалап, динамиканы кирәкле киеренкелектә тотуы сизелеп тора. Авыл менталитетын, авыл кешесенең гореф-гадәтен сеңдергән сөйләм-фикерләү үзенчәлеге дә әсәрдә драматизм тудыруда үз функциясен үти. Үзәктә — рәсем ясау белән мавыгучы буйдак егет Хәйдәр. Авылда аңа мирас ителгән, чын хуҗа хәстәренә мохтаҗ ата йорты да бар. Күрше Әминә апаның Хәйдәргә күптәннән гыйшык тотып йөргән һәм, соңыннан ачыклануынча, аннан бала көтүче Гөлимәсен дә кияүгә бирәсе бик килә. Бәхет өчен бөтен шартлар да бар кебек. Ләкин рәсем сәнгатенә мөкиббән егет үзен һәрчак сәяхәт итүче, тормыш һәм гаилә мәшәкатьләреннән ирекле итеп тоясы килә. Әнә шул романтиклык, авторча әйтсәк, җилкуарлык, аны ата-баба йоласыннан, тормыш көтүдән читләштереп, хәтта туган йортына ут төртү кебек берничек акланмаслык җинаятькә этәргән кебек. Һәрхәлдә, укучыда Хәйдәргә карата шул шик уяна.

Симертү комплексы һәм... Бетховен

14 декабря

Язучы Рәшит Солтангәрәевның тууына 75 ел

Бу — 90нчы еллар башында булган вакыйга. Мин Күмертау шәһәрендә, Юрий Гагарин исемендәге мәктәп-интернатта директор булып эшли идем. Өлкән сыйныф укучылары белән әдәби түгәрәк тә алып бардым. Филология, я булмаса журналистика факультетларына керергә теләүчеләр белән әдәбият теориясен тирәнрәк итеп өйрәндек, әдәби яңалыклар белән таныша бардык, әсәрләрне анализлау белән дә шөгыльләндек. Сүз уңаенда әйтеп тә үтим: Розалияларыбыз, Ириналарыбыз, югары уку йортлары тәмамлап, бүген уңышлы эшләп йөриләр. Шул вакытта “Агыйдел” журналында якташыбыз Рәшит Солтангәрәевның “Очты бөркет” повесте дөнья күрде. Легендар комбриг, репрессия корбаны Муса Мортазин турында иде ул. Түгәрәк әгъзалары белән әсәрне җентекләп укып чыктык, укучыларым төп геройның язмышы, кылган батырлыклары белән горурлану тойгысы, аның әченешле үлеменә карата тетрәнү хисләре кичерде. Шулчак кайсыбыздыр: “Әйдә, бу әсәр буенча укучылар конференциясе әзерлибез дә очрашуга әдипнең үзен дә чакырабыз”, — дип тәкъдим дә кертте. “Килер микән, килмәс микән?” дип икеләнүчеләр булса да, конференцияне әзерләргә, аны интернатның барлык укучылары катнашлыгында үткәрергә булдык. Бу уебызны интернатның башкорт теле укытучысы, язучының апасы Хәдичә Гыймран кызы Кинҗәбаева да хуплады. Хуплап кына калмады, чараны әзерләү мәшәкатьләренең уртасында булды. Килде Рәшит Солтангәрәев. 250 чакрым араны исәпләп тормады, килде. Укучыларның төп образларны, вакыйгаларны чагылдыруга карата биргән бәяләрен җентекләп тыңлады, блокнотына ниләрдер язгалаштырып та утырды. Әйтерсең, ул бәһаләрне әле белемнәре дә, тормыш тәҗрибәләре дә сай гына булган балалар бирми, “Әдәбият” дигән океанны акулалардай аркылы-буй үтеп чыккан галимнәр фикер алыша. Әдип үзенең чыгышын рәхмәт сүзләре белән тәмамлады.

Дөнья матур, кеше бөек, яшәү — мәңгелек

10 декабря

Нәҗибә Әминева — мөгаллимә, остаз, шагыйрә... Беренче очрашуда ук үтә дә тыйнак, югары мәдәниятле, шул ук вакытта гади, ихлас күңелле булып истә кала ул. Мөгаллимә буларак, гаҗәеп таләпчән, җитди, һәр эшендә пөхтә, ә остаз буларак, кыска гына вакыт эчендә гомер буена җитәрлек акыллы киңәшләр, матур үрнәкләр биреп калдырырга сәләтле чын укытучы, иҗади шәхес дип беләм мин аны. Нәҗибә Әминеваның шигырьләре китап укучыга тормыш кыйммәтләре хакында туктаусыз фәһем бирә, яшәү асылын ача, яшәеш куйган катлаулы сорауларга җавап табарга өйрәтә шикелле. Кулымда аның әлегә иң яңа китабы, ул “Гомер дигән мизгелдә” дип атала. Уйландыра, моңландыра, шагыйрә өчен горурландыра торган басма бу. Кайбер китапларны укып чыкмас борын, авторның иҗат табышлары, шигъри ысуллары, ул алып килгән яңалык турында фикер туа, шундук рецензия язып ташлыйсың. Нәҗибә апаның китабы хакында нидер әйтү өчен шигырьләрне ярты ел буе кат-кат тәфсилләп укырга, алар белән яшәргә, туктап уйланырга, әсәрләрнең тирәнлегенә, шагыйрәнең нечкә тоемына, нәфис тирбәнешләренә тирәнәергә туры килде. Китап үзеннән җибәрми, эштә дә, юлда да гел ияреп йөри, ләкин ул үзенең эчке серләрен тиз генә шәрран ачып салмый, укучыдан да саклык, уйчанлык, фикердәшлек таләп итә кебек. Нәҗибә Әминева иҗатында лирик геройның гәүдәләнеше ниндидер дәрәҗәдә шагыйрь шәхесенә туры килә дисәк, хата булмас. Ләкин язучының бурычы һәм шул ук вакытта зур табышы — хис-кичерешләрен замандашлары күңеле аша үткәреп бирү һәм зур тормыш тәҗрибәсен мәкаль-әйтемнәрдәгечә тыгыз мәгънәле һәм хикмәтле итеп укучысына җиткерү. “Гап-гади дөнья эчендә гадәти яшәп” ятучы авыл укытучысы, юк, яшьлек үтте, картлык килә, дип, кайгыручы гына түгел, ә яшәү фәлсәфәсенә төшенүче, кешелек гаме турында борчылучы, мизгел кадерен хак бәһаләүче акыл иясе сыйфатында гәүдәләнә. Соңгы чорда әдәбият гыйлемендә хронотоп, ягъни “вакыт-пространство берлеге” дигән төшенчә модага керде. Мөгаен, язучының иҗат ысулларына тирәнрәк төшенү, аның иҗат концепциясен аңлау өчен ачкыч булып торадыр бу алым. Нәҗибә Әминева шигырьләрендә дә хронотоп параллельлеге яки гомернең ике мизгелен янәшә куеп сурәтләү шагыйранә табышның нигезе булып тора, кыйммәтле фәлсәфи төеннәр ясарга форсат тудыра. Бер яктан, бәби тоткан яшь ананың алсу йөзе, икенче яктан, оныгын тезләренә утыртып сөйгән дәүәни шатлыгы тышкы матурлыкның эчке кыйммәтләргә әверелүенә ишарә, яшәү мәгънәсе төсен ала. Лирик герой берчә күзләре мәңгелеккә йомылу алдыннан “акыллы кунактай” дөньяга рәхмәт әйтеп китүче нәнәсенең рухи камиллеген аңлаган онык, яки ана җылысын эзләп, кыш көне зиратта йөрүче бала, йә булмаса, сабый чыраен маяк иткән дәүәни кыяфәтендә пәйда була. Гомумән, Нәҗибә Әминева иҗатында хатын-кыз шәхесе гомер агышына, язмыш сынауларына күндәм, үз-үзе һәм әйләнә-тирә белән гармониядә яшәүче, эчке бөтенлеккә, рухи көчкә ия зат сыйфатында гәүдәләнә. “Килешә барам картлык белән, мин күнегә барам шуңа” диюдә, язучының пессимизмын күрергә ашыйкмыйк әле. Кем генә картлык белән килешә ала соң ул? Әлбәттә, олпатлыгын лаеклы каршылаган, яшәештән дөрес нәтиҗәләр чыгара алган, вакыттан алтын ясаган кеше генә. Мөгаен, шагыйрәнең чын мәгънәсендә гадилеге, тыйнаклыгы һәм чиксез сабырлыгы нәтиҗәсендә сары алтын хәзинәсенә ирешүе, ягъни яшәеш хакыйкатен иҗатына үрә алуы белән бәйледер бу.

Башкортстанны якын күреп яшәде

09 декабря

Хәсән Туфанның тууына — 110 ел

Егерменче гасыр белән яшьтәш бөек татар шагыйре Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулды. Шул катлаулы еллар эчендә ил һәм халык нәрсәләр кичергән, нинди биеклекләргә күтәрелгән, нинди киңлекләргә чыккан, нинди шатлыклар аны канатландырган, нинди фаҗигаләр аны сызландырган — болар барысы да Хәсән Туфанның шигъриятендә бар төсен, бар моңын саклаган көе күз алдына баса. Шигъриятнең тоташ бер дәверендә генә түгел, кыска бер мизгелендә күкрәп алу өчен дә шагыйрьгә кайнар йөрәк һәм зиһен ялкыны, зур талант кирәк. Әдәбият тарихына хәтта бер шигыре белән дә балкып керә алган һәм анда үзенең җуелмас эзен калдырган шагыйрьләр бар. Ә инде дистә еллар буена сүзнең тылсымлы көчен яңача ача алу, иҗат дәртен, шигъри ялкынны югалтмау — монысы сирәк талантларның өлешенә төшә торган бәхет. Ул бәхетнең халык өчен янып яшәүдән тыш, максатка тугрылыктан, югары идеалларга инанудан башка булуы мөмкин түгел. Хәсән Туфан егерменче гасырның егерменче елларыннан алып сиксәненче еллар башына кадәр татар шигъриятенең иң алгы сафында барды, милли шигъриятнең дәрәҗәсен, аның заман йөзен билгеләүче гаҗәп күренешләрнең берсе булып калды. Егерменче елларда дөрләп кабынган бу йолдыз сиксәненче елларда да үз ялкынын сүрелтмәде. Бу чорда шигърият күгендә никадәр яңа йолдызлар кабынды, күпмеләренең нуры халык күңеленә сүнмәс яктылык булып кереп калды. Алар арасында кешеләргә тик үзенчә багучы, дөньяга тик үзенчә балкучы Туфан йолдызы бар. Шагыйрьнең авыр һәм бәхетле иҗади язмышы, сокландыргыч гомер юлы турында уйланганда, аның бик күп сөйкемле сыйфатлары арасыннан бигрәк тә бер нәрсәгә хәйран каласың. Ул — Хәсән Туфанның һәрчак дөньяга гашыйк булып яшәве. Язмыш нинди генә сынаулар аша үткәрмәсен, нинди генә упкыннар алдына куймасын, Туфан барыбер гомере буе мәхәббәтле кеше булып кала алды, күңел хәзинәсен, кешеләргә булган сөюен түкми-чәчми, мөлдерәмә көе саклады. Үз әсәрләреннән, үз китапларыннан байтакка гомерлерәк булган кайберәүләрнең бәхетсезлеге дә күңел ялкынының кинәт кабынып сүнүеннән, ихлас инануларның үтә кыска вакытлы булуыннан килмиме икән?

Кеше сабак алырмы?

03 декабря

Әмир Әминевның “Бер көймәдә...” повестен укып чыктым. Менә бит, дим сокланып, исемен тапкан да соң. Нинди олы мәгънә салган “көймә” дигән гап-гади сүзгә. Шуның аша барлык кешелекне борчыган мәсьәләлргә якын килеп, туган проблемаларның тамырларын юллап, уйлана язучы, башкаларны да уйландыра. Повестьтагы барлык вакыйгалар — авторның фантазиясе. Әмма алар чынбарлыкта булырдай. Шул кадәр ышандыра, тормышчанлык көчле. Язучының иҗади осталыгына да ишарә бу. Әсәрдәге явыз адәмнәрнең табигатькә, кешеләргә карата вәхшилегенә нәфрәт хисләре уяна. Тәннәр чемердәп китә. Һәркемнең шул вәхшилек корбаны булмасына кем гарантия бирә ала? Нишләп изгелек явызлыкны җиңә алмый, нишләп әле аңлы кешеләр бер-берсен аямый, нигә әле рухига караганда матди кыйммәтләр адәм баласының күзен томалый, дигән урынлы сораулар башыбызга килә повестьны укыгач. Хәер, әсәргә киңрәк караш ташлап карыйк әле. Повестьның атамасы булган көймәгә нинди мәгънә салынган? Беренчедән, Нух пәйгамбәр көймәсе. Башта ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан искәртелгән Нухның туфан суыннан сакланыр өчен зур көймә эшләтүе хакында риваять бәян ителә. Шул рәвешле, гаиләсен, якыннарын, кирәкле нәрсәләрен көймәгә төяп, котылып калган, бүгенге кешелек дөньясын нигезләгән. Димәк, көймә — коткаручы, кешеләр затын саклаучы. Икенчедән, көймә — тоташ бүгенге кешелек дөньясы. Катлаулы дөнья: кешеләр, кош-корт, хайваннар, аңлап бетә алмаслык серле табигать, кеше белән кеше, кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтләр. Төзү белән җимерү, булдыру белән кыйрату янәшә йөри бу дөньяда. Тугрылык һәм хыянәт, татулык һәм үчләшү кебек капма-каршы күренешләр белән дә тулы бу дөньяны гәүдәләндерә язучы “көймә” төшенчәсе белән.

Изге, рухи күпер иде...

30 ноября

30 ноябрьдә Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Язучылар берлеге татар әдипләре берләшмәсенең проза бүлеге җитәкчесе, язучы, тәнкыйтьче, Ф. Кәрим, Ә. Атнабаев исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, профессор Суфиян Сафуановның вафат булуына бер ел тула. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты кафедрасы шушы уңайдан хәтер кичәсе үткәрде. “Искиткеч сабырлык белән үтә принципиальлекнең бергә кушылган очрагы”, дип искә алдылар бу көнне Суфиян Гаяз улы хакында якыннары, танышлары, коллегалары. Очрашу “Әдәби багланышлар һәм профессор Суфиян Сафуановның әдәби-тәнкыйди, фәнни эшчәнлеге” дигән рәсми исем астында вузара фәнни-гамәли конференция буларак оештырылса да, нигездә, җылы һәм сагынычлы хатирәләрдән торды. Бу көнне Суфиян Гаяз улы белән бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә аның образын, һичшиксез, ачык күзаллар иде. Хәтта билгесез бер рәссам биредәге сөйләшүләр нигезендә генә дә аның портретын төшерә алыр иде. Ак кәгазьдә саф күңелле әдипнең акыллы, уйчан йөзе, игътибарлы күзләре, сабырлыгын сиздереп торган гәүдәсе сурәтләнер иде.

Яфрак койган көзге урман аша Китеп барам, гүя, ут ярып...

24 ноября

Шигърият — ул оста фикерләү генә түгел, ул — каны саркып торган җәрәхәт сыкрануы, яки дөньяга гашыйк иреннәр җыры, ди акыл ияләре. Мөхәммәт Закиров шигырьләрен укыгач, үземә яңа бер дөнья ачкандай булдым. Теләсә-теләмәсә дә, каләм иясе шигърияткә үз язмышы аша карый. “Шигырь язып була. Ә шигърият Язмышлардан башка бармы соң?” — дип, шагыйрь үз иҗатының гап-гади асылын ачып сала. Заман шигърияте белгече Николай Шошанни әйтмешли, шагыйрь иҗаты — ул аның үзе турындагы зур поэма. Бөек Тукаебыз балачагын кабатлаган әрнүле язмыш, ятимлек ачысы, шул ук вакытта туган җиргә, яшәүгә булган чиксез мәхәббәт, кешеләргә ышаныч, киләчәккә сүнмәс өмет шагыйрьне бернинди сынауларга да сынмас, үткен уйлы, чос фикерле, дөнья чатаклыкларына төкереп тә бирмәгән, мәңгелек алдында изге бурыч йөкләгән шәхес дәрәҗәсенә куя. Мөхәммәт Закировның кулыма кергән китабы “Туган як” дип атала. Аның тышлыгына ук шагыйрьнең эчке дөньясын иңләгән Караидел елгасы, аның буендагы ерып чыкмаслык чыршы урманнарына сыенып утырган гади генә авыл сурәтләнгән. Әнә шул авыл гаме, җирле халыкның психологиясе, җор теле, фикер аныклыгына ия тезмәләр, бер-берсенә бәйләнеп, каләм иясенең иҗат концепциясен хасыйл итә. Шагыйрь өчен туган йорт — ул кайчандыр чатыр-чотыр килеп янган учак, әти-әни хәстәре тулы, аннан челпәрәмә килгән бәхет, ятимлек, сагыш ачысын сеңдергән, соңыннан бөтенләй бүрәнәләре сүтеп ташланган туган нигез генә түгел, ул — туган як, аның илаһи табигате, җирле халыкның менталитеты һәм, ахырда, ул — Ватан, хәтта бөтен кешелекне сыйдырган һәм шагыйрьнең иҗат фәлсәфәсенә тап Җир шары. Әнә шул халык алдында, әнә шундый зур аудиториядә чыгыш ясарга җөрьәт итә шагыйрь галиҗанәпләре!

Дус турында бер кәлимә сүз

24 ноября

Бүгенге шигъриятне кемнәр җигелеп тартып бара? Гади хезмәт кешесенең җанын үзенең иҗаты, шигърияте белән кемнәр җылыта, юандыра ала? Бу сорауларга төгәл генә беркем дә җавап бирә алмый. Хәтта тәнкыйтьчеләр дә. Гомумән, андый шагыйрьләр бармы соң безнең Башкортстаныбызда? Әлбәттә, бар. Бармак белән санарлык кына булсалар да, бар. Менә минем кулыма шундый шәхесләребезнең берсе — Мөхәммәт Закировның, үзе әйтмешли, гомере буе язган шигырьләре тупланган “Туган йорт” дигән китабы килеп эләкте. Бу китап башкорт халкының әйдәп баручы шагыйрьләренең берсе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Назарның баш сүзе һәм авторның “Туган йорт” шигыре белән башланып китә.

Яшәү матурлыгы хакына

19 ноября

(Нәҗибә Әминева һәм Рим Идиятуллин иҗатында гомер концепты)

Гомер... Ул Ходайның бәндәгә биргән иң зур бүләге. Кеше тәкъдиренә ниләр язган? Шушындый сорауларга җавап рәвешендә Башкортстанда яшәүче ике татар шагыйре иҗатында “гомер” концептын тикшерергә булдык. Алар: Нәҗибә Әминеваның “Җаным илһамлы чакта”, “Гомер дигән мизгелдә” исемле шигырь җыентыклары һәм Рим Идиятуллин (“Хәерле кич!” китабы). Нәҗибә Әминева — гомер буе туган авылында татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән кеше. Аның шигырьләре — тормышның үзе, күпләребезнең күңелендә яткан гап-гади уй-фикерләрнең гүзәл һәм оста чагылышы. Шагыйрәнең әсәрләренә фикер тирәнлеге, зирәк фәлсәфә, кыю чагыштырулар, көтелмәгән образлылык хас. Шигырьләре тормыш, үлем, яшәү мәгънәсе, илһам, сүз көче, турында. Нәҗибә Әминева шигырьләре шул ягы белән якындыр — аларда халыктагы зирәклек бар. Яхшылык, яктылык, мәхәббәт белән сугарылган нечкә лирикада аның көче. “Гомер” концепты шагыйрә иҗатының төп өлешен биләп тора. Аның шигырьләрендә кеше гомере фәлсәфәсе ярылып ята. Бер китабының исеме үк, күреп үтүебезчә, шуңа ишарә.

Октябрь бәйрәмен сагынам...

06 ноября

Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаев белән әңгәмә

Әдәбиятыбыз аксакалы, танылган драматург редакциябезнең еш кунагы. Һәр килүендә, бөтен эшебезне ташлап, аның белән әдәбият, дөнья хәлләре турында сөйләшергә гадәтләнеп киттек. Шундый сөйләшүләрнең берсен халык язучысының туган көне уңаеннан гәзит укучылар белән дә бүлешәбез. — Язучы язмый тора алмый. Әгәр яза алмый икән, ул моны бик авыр кичерә. Мостай Кәрим үзенең бер юбилее уңаеннан гәзитебезгә биргән интервьюсында “Юбилеемны бернинди яңа әсәр белән дә каршы алмыйм. Биш том әсәрләр язар өчен миңа 85 ел яшәргә кирәк булган. Әгәр иҗаттан тыш эшләргә вакыт сарыф итмәгән булсам, кырык елы да җитәр иде, югыйсә”, дип үкенеч белдергән иде. Нәҗип абый, туксанны түгәрәкләп килгәндә Сез ничек яшисез?


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»