Әдәбият

Өзелмәгән өметләр

16 марта

Рәшит Сабитның шул исемдәге повесте турында

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 65 ел үтеп китте, сугышта катнашкан яугир-ветераннар сафы да елдан-ел сирәгәя. Әмма илебез, халкыбыз тарихының аянычлы мәле булган сугыш тематикасы әдәбиятта әледән-әле күтәрелеп тора. Сугышта үзләре катнашкан Талха Гыйниятуллин, Суфиян Поварисов, Нәҗип Асанбаев кебек язучылар белән беррәттән, бала һәм үсмер чаклары сугыш чорына туры килгән әдипләр ерак үткәннәрне искә төшереп, хикәяләр, повестьлар иҗат итәләр. Бу юкка гына түгел. Сугыш чоры балаларын күп нәрсәдән мәхрүм итте бит ил өстенә төшкән афәт. Рәшит Сабит “Өзелмәгән өметләр” повестена “Кадерле әнием Фатыйма Фирхәй кызының якты истәлегенә багышлыйм”, дип аңлатма бирсә дә, әсәр Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән барлык көчле рухлы хатын-кызларга дан җырлау дип кабул ителә. Повестьта колхозның барлык эш-мәшәкатен үз иңендә татыган хатын-кызлар үзләренең чыдамлыгы, сабырлыгы белән хәтердә кала. Кушылган һәрнәрсәне зур җаваплылык тоеп үтәү хас сугыш еллары хатын-кызларына. Әсәрдә сурәтләнгән ана үзенә йөкләтелгән сарыклар өчен әнә ничек борчыла. Хәлсезләнгән бәрәннең яңадан аякка басуына ихлас куаныч кичерә: колхоз милкенә хуҗаларча караш өстенлек итә биредә. Намусы шулай куша аңа. Повестьтагы Мөшәрәфә, Маһира, Халидә кебек образлар да хуҗалык тоткалары булып күз алдына баса. Җылы сүз, ягымлы караш, хезмәтенә күрә хөрмәт күптән инде онытылган. Яклаучысыз затларны куркыту, җәберләү күбрәк. Чөнки Фәйзрахман кебек юньсезләр түрә булып алып, үзләрен чиксез власть иясе дип хис итәләр, шуннан ләззәт алалар. Кеше хәлен аңламаган, тормыш авырлыкларын татымаган, тәкәббер район вәкилләре дә әдәмне кан елатып, җанын ала. Һәрберсе үзенең аяусызлыгын, башбаштаклыгын, ямьсез кылыгын сугыш чоры белән акларга тырыша. Ачлы-туклы хатын-кызны мыскыллап тентү дә, салым өчен соңгы мөлкәтен тартып алу да, түли алмаганны базга ябып кую да берни тормый шул заман түрәләренә һәм аларның яраннарына. Ни эшләмәк кирәк? Бары тик түзәргә. Чөнки барлык шушы мәхшәргә сугыш кына гаепле. Аны: “Әй бу сугыш, нинди көннәргә төшерде халыкны!” — дип еш кабатлый икән, димәк, әрнүләре, аһ-зары күңеле дәрьяларын ашып тулышкан. “Гел җанны кыйнау, гел талау! Ничек яшәргә соң бу дөньяда?” — дип ачулана, “Аһ, авырып ятканда да тынгылык бирмиләр!” — дип газаплана икән, димәк, дөньяны ялмап алган, илне кайгы-хәсрәткә төшергән, үлем-гарасатка чолгаган сугышка, аны кабызучыларга нәфрәт тә ярларыннан ташып чыккан. Повестьның башыннан азагынача шундый тойгы кичерә укучы. Сугыш хакында китаплардан укып кына белүче бүгенге заман кешесен дә тетрәндерерлек хәл-вакыйгаларны ышандырырлык итеп, зур осталык белән сурәтли язучы.

Әдипнең медицина картасы табылды

10 марта

12 март — Галимҗан Ибраһимовның туган көне

Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, фикер иясе, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов (1887—1938) бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара. Аның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә хәзерге вакытка шактый гына эшләр башкарылган. Бер мәкалә кысаларында аларның барысына да тукталу мөмкин булмавын истә тотып, кайберләрен генә билгеләп үтәбез. Мәсәлән, әдипнең егерме еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт бәйрәменә махсус мәҗмуга (1928) багышлана. Әдипнең өч томлык “Сайланма әсәрләр”е (1956—1957), тугыз томлык “Әсәрләр”е (1974—2000) нәшер ителде. Ф. Г. Габсәләмова һәм әдәбият галиме Ү. И. Гыймадиев (1920—1987) тарафыннан язучының “Библиографик күрсәткеч”е (1979) төзелеп дөнья күрде. Галимнең янә башкорт телендә “Галимҗан Ибраһимов — журналист” (1967), “Талант һәм хезмәт: (Галимҗан Ибраһимов иҗаты турында әдәби-публицистик мәкаләләр” (1982) дигән хезмәтләре дә билгеле. Язучы А.Шамов (1901—1990) “Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр”не (1966) әзерләп бастырды. Шундый ук, әмма тулыландырылган “Галимҗан Ибраһимов: мәкаләләр, истәлек-хатирәләр” (2007) шагыйрь Р. Акъегет тарафыннан башкарылды. Г. Ибраһимовның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнүгә М. Х. Хәсәнов (1930—2010) аеруча зур өлеш кертүче галимнәрнең берсе булды. Аның “Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романы” (1959), “Галимҗан Ибраһимов: Тормыш һәм иҗат юлы” (1964), “Галимджан Ибрагимов: Краткий очерк жизни и творчества” (1966), “Галимджан Ибрагимов: (О жизни и творчестве писателя)” (1969), “Галимджан Ибрагимов: Монография” (1977), “Писатель, ученый, революционер: Страницы жизни и творчества Галимджана Ибрагимова” (1987) дигән тикшеренүләре моны ачык дәлилли. Әдип әсәрләренең тел үзенчәлекләре С. Ш. Поварисовның “Язык и стиль прозы Г.Ибрагимова: Программа спецкурса” (1971), “Г. Ибраһимов стиленең үзенчәлекләре һәм аларны мәктәптә өйрәнү: (Методик кулланма)” (1974), “Система образных средств в художественной прозе Г. Ибрагимова: Лексика” (1978), “Язык и стиль прозы Г. Ибрагимова” (1979), “Система образных средств в художественной прозе Г. Ибрагимова: Фразеология” (1980), “Поэтика художественной прозы Г. Ибрагимова: (Учебное пособие для студентов-филологов)” (1987), “Роль Г. Ибрагимова в развитии татарского литературного языка” (1990), “Г. Ибрагимов и татарский литературный язык” (1992), “Роль Г. Ибрагимова в развитии татарского литературного языка: Учебное пособие” (2003), “Г. Ибраһимов поэтикасында фразеология” (2004), “Галимджан Ибрагимов и татарский литературный язык: Учебное пособие” (2009) дип аталган хезмәтләрендә тирән һәм әтрафлы яктыртылды.

Күңелләрдә җырың каласы, Исемең йолдыз булып янасы

22 февраля

Иртәгә Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көне

Туган көнне билгеләп үтү — үзе бер зур бәйрәм. Шәхесенә карап, әлбәттә. Тере чакта кеше аны үзе үткәрә, ә инде ул бакыйлыкка киткәч, бу “мәшәкать” аның дусларына, туганнарына — тереләргә кала. Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның арабыздан китүенә дә байтак булып китте. 23 февраль. Бу — аның туган көне. Бу көнне без шагыйрь белән бәйле истәлекләрне яңартабыз, аның җимешле иҗатын яңадан барлыйбыз, сагынып искә алабыз. Бу көнне мин дә, башка дуслары, туганнары, күпсанлы укучылары белән беррәттән, аның белән бергә үткәргән елларны кабаттан күз алдыма бастырам. Мин Әнгамне беренче тапкыр 1953 елның көзендә “Кызыл таң” редакциясендә күрдем. Мыек үстереп җибәргән чандыр гәүдәле егет минем бастырырга алып килгән шигырьне укыды да, аның соңгы ике юлын кабатлап, әдәбият бүлеге урнашкан бүлмәдән, ничек кергән булса, шулай чыгып китте. Шигырь аңа ошады булса кирәк, югыйсә, кабатламас иде. Аннан соң тормыш сукмакларыбыз безне әдәбият юлына алып чыкты. Без аның белән укучылар арасында очрашулар үткәреп, Башкортстанның бик күп авылларында булдык. Һәр очрашуда аның чыгышы көчле кул чабуларга күмелә иде. Аннан соң шигырьләрен дә әйбәт итеп, күңелләргә үтәрдәй итеп укый иде ул. Шундый бер очрашудан соң, ниндидер бер авылда, исеме истә калмаган инде, өлкән яшьләрдәге бер абзый килеп, Әнгамнең кулын озак кына кысып торды.

Барысы да үткәннәрдә калды

05 февраля

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең бүген туган көне

Менә уникенче ел инде Наҗар Нәҗми арабызда юк. Чуак, кояшлы якты көз башында арабыздан китте ул. Сиксән яшендә дә Уфа белән “Аклан” арасын ап-ак чәчләрен җилбердәтеп, кызу-кызу атлап, көн өстендә урый торган иде. Гелән шулай йөгерек булып озак еллар яшәр дә кебек иде. Гомеренең соңын сиземләп язылган түбәндәге шигъри юллар һәрберебезгә кагыла ләбаса: Ни кылсам да, соңгысыдыр кебек... Соңгы кебек бу юл йөрүем... Ул юлларда күпме кешеләрне Булган икән соңгы күрүем. Ул мәңгелеккә китәсе җәйдә Дүртөйледәге йортыннан Чишмә районындагы “Аклан” дачасына кайткач сөйләшү соңгы сәламләшү булган икән. Наҗар үзе әйткәндәй: “Кем уйлаган?”

Бөртекләп җыелган алтын

22 января

Камил Дәүләтшинның “ХVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” дигән китабы чыгу уңаеннан

Әдәбият гыйлемендә үз чоры әдәбияты проблемалары белән шөгыльләнгән, классик чорны җентекләп өйрәнгән галимнәр байтак. Тел-әдәбият белгече, иҗат кешесе өчен бу мавыктыргыч та, актуаль да кебек. Ә менә борынгы кулъязмалар белән эш итү, аларны җыю, анализлау, кешелекнең гасырлар сынавын узган акыл һәм хис ядкарьләрен хәзерге чорга яңгырату өчен әдәбиятка булган мөкиббәнлек никадәр тирән, ихлас булырга тиеш! Моннан әллә ничә гасыр элек кәгазьгә төшерелгән язмаларны укып, сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, аларның фәлсәфәсен аңлап, бәя биреп карале! Ә бит һәр чор сүзләрнең яңгырашына да, мәгънәсенә дә үз эзен сала. Галимнәр кайчак сыңар бер сүзнең асылына төшенү өчен еллар буе эзләнә. Әнә шулай булгач, борынгы әдәбият белгечләре, галим буларак та, педагог буларак та үзгә бер мөнәсәбәткә, хөрмәткә лаектыр. Кулымда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры Камил Дәүләтшинның яңа гына нәшрият табасыннан төшкән саллы басмасы — “ХVII гасыр шагыйре Мәүла Колый” китабы. Филолог студентларга, аспирантларга, тел-әдәбият белгечләренә тәгаенләнгән әлеге басма — үзен әдәбият фәненә багышлаган профессорның гомерлек иҗат җимеше дисәк, арттыру булмас. Дөрес, Камил Салих улының моңа кадәр дә борынгы татар әдәбиятын өйрәнү, заман шигърияте буенча байтак уку кулланмалары, тәнкыйть мәкаләләре дөньяга чыкты, әдәби әсәрләре басылды. Ә менә укучыга Мәүла Колыйның тормыш юлын һәм иҗатын, шагыйрьнең хикмәтләрен, аның поэмаларының гарәп алфавитындагы кулъязма-нөсхәләрен, хәзерге татар язуына күчерелмәләрен, Мәүла Колый хикмәтләрендәге хәзер кулланылышта пассивлашкан сүзләрнең аңлатмасын берьюлы тәкъдим иткән басма чыгу әдәбият белеме өчен зур алгарыш дип бәяләнергә хаклы.

Сүз остасы тезгән мәрҗәннәр

15 января

Шагыйрь Мөнир Вафинга — 50 яшь

Шигърият йөрәк тойгысы, күңел хисе, матурлык, гүзәллек, эстетика белән бәйле. Бу хосусиятләр сүз ярдәмендә гамәлләшә. Сүз-сурәт (образлылык), сүз-фикер (идеялелек), сүз-хис (эмоциональлек) — шигъриятнең җаны, каны, илаһилыгы. Аларның бөтенесен бергә “сүз мәрҗәннәре” дип атарга да мөмкин. Талантлы, үз-үзенә нык таләпчән, сүзнең тамырына, нигезенә генә түгел, төрле грамматик чараларына да җитди игътибар итүче шагыйрь Мөнир Вафинның сүз-сәнгать бакчасына шундый шәүкәтлелек белән кереп киттем. Шагыйрьләрнең сүзлек хәзинәсен өйрәнү белән безнең эрага кадәр үк яшәгән галим һәм философ Аристотель нык шөгыльләнә. Дөрес, аның без килешмәстәй саксызлыклары да бар. Кушма һәм парлы, тезмә сүзләрнең шигырь өчен бик кулай булмавы турында әйтә ул. Хәзер инде андый лексик берәмлекләрне шигъри тукымага өслүби яктан җайлаштыра алмаган бер генә шагыйрь дә юктыр. Мөнирнең поэтик лексикасына игътибар итик: җем-җем күзләр, төн кошы, күңел хәзинәсе, моңсу табигать, хәтфә үлән, сылуҗан, җырлы-моңлы самавыр, мөлдерәмә бәхет, сәнгати гүзәллек, нурлы төн, нәфис тән, җиләк ирен...

Бөтен тормыш, бөтен акыл бергә тупланган

13 января

Үз сөйләмендә тапкыр сүзләр, афоризмнар, билгеле акыл ияләренең, язучыларның фикерләрен кулланган кешеләрне тыңлавы күңелле. Ә шундый фикерләр, афоризмнар тупланган җыентыкларны укыганда зиһен ачыла, аң-белем арта, хисләр диңгезендә йөзәсең. Мәктәптә, югары уку йортында укыганда мондый җыентыкларның урыс, дөнья классиклары фикерләреннән тупланганын дәресләрдә, фәнни эшләр язганда еш кулланырга туры килде. Ә инде милли матбугатта эшли башлагач, үзебезнең татар, башкорт халыкларының тарихи шәхесләренең афоризмга әйләнгән фикерләрен төрле чыганаклардан эзләргә калды. Һәм, ниһаять, мондый җыентыкларның кирәклеген, әһәмиятен аңлаучы, бу бушлыкны тутыручы табылды: ул — язучы Факил Морзакаев. Факил каләмдәшебезнең “Фәһемле фикерләр дөньясында” дип аталган беренче җыентыгы 2003 елда дөнья күргән иде. Бу уңайдан гәзит-журналларда да, башка урыннарда да төзүче исеменә меңәрләгән кеше мактау сүзләре әйтте, аның фидакарь хезмәтенә соклану, рәхмәт белдерде. Әле яңа гына Факил Морзакаевның шушындый ук икенче җыентыгы дөнья күрде. Ул башкаланың “Планета” китап кибетләренә сатуга да чыгарылды. Җыентыкка, тәүгесендәге кебек үк, Башкортстан язучыларының төрле темага караган афоризмнары, әсәрләрдән өзекләр тупланган. Ике китапның да төзелеше һәм тематикасы охшаш булса да, афоризмнар бер-берсен кабатламый. Биредә 307 авторның өч меңгә якын афоризмы, тапкыр фикерләре сыйган. Алар 267 темага бүленгән: табигатькә карата әйтелгән фикерләр, әдәп-әхлак мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, яшәеш, үлем, хөкем, гомер, тарих һәм башкалар. Факил Салих улы бу җәһәттән бик зур эзләнү эшләре башкарган. “Күп гасырларны, киң авторлар даирәсен иңләгән бу җыентык — мәдәният тарихындагы тәүге тәҗрибә. Бу — төзүченең тәвәккәллеге һәм фидакарьлеге. Уйлый башласаң, “Фәһемле фикерләр...” китабын төгәлләү өчен бер гомер дә җитмәс. Бу җыентык безнең гомерләрдән дә ары яшәячәк,” дип бәя бирә аңа шагыйрь Хәсән Назар.

Тормышчанлыгы белән күңелгә якын

28 декабря

Тынгысыз, эзләнүчән журналист буларак, Хаҗи Әхмәтҗановны кырык елдан артык беләм. Еллар үтү белән танышлык дуслыкка әверелде. Бу Хаҗи әфәнденең шушы еллар дәвамында “Кызыл таң”ның актив хәбәрчесе булуыннан гына түгел. Мин аңа барыннан элек үрнәкле гаилә башлыгы булганы өчен ихтирамлымын. Хәләл җефете Асия белән алар берсеннән-берсе гүзәлрәк өч кыз тәрбияләп үстерде. Картәни, картәти булдылар. Оныкларын карашырга, бакча үстерергә, авыру хатынын тәрбия итәргә — һәммәсенә өлгерергә кирәк Хаҗи әфәндегә. Балыкчы да бит әле ул. Борылып карарга да вакыты калмый кебек. Әмма ул, бернигә карамастан, каләмен ташламый. Гәзит-журналларга язышып кына калмыйча, күптән түгел өченче китабын чыгарды. “Үтми торчы, гомер!” һәм “Мәңгелек балачак елгасы” басмаларында берничә жанрдагы язмалар тупланган иде. Зәвыклы бизәлеше белән аерылып торучы “Дөнья бу...” җыентыгы исә саллырак. Анда хикәяләр, нәсерләр, шигырьләр, юморескалар, Бәләбәй хакындагы очерк та кергән. Аларның кайберләре белән “Кызыл таң” аша таныш булсам да, китаптан яңадай кабул ителә.

Халык шагыйренең данлы юбилее

25 декабря

Башкорт дәүләт университеты һәм Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды “Мәҗит Гафури иҗаты — гадел җәмгыять һәм дөнья идеясе чыганагы” дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрделәр. Татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйренең тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар Гафури районының Җилем-Каран авылында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Казанда, Чиләбедә, Екатеринбургта һәм башка урыннарда ел буе барды. Һәм менә 16 декабрьдә БДУның зур залына әдәбиятчы галимнәр, язучылар, югары уку йортлары һәм мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, студентлар җыелды. Янәшәдә генә китап һәм матбугат күргәзмәсе, гыйльми-методик әдәбият сәүдәсе оештырылган иде. М. Гафуринең әсәрләре яисә аның турында хезмәтләр, истәлекләр тупланган һәм 20-40нчы елларда ук нәшер ителгән җыентыклар, шулай ук бу олуг юбилей уңаеннан Уфада, Казанда басылган өр-яңа китаплар игътибарны җәлеп итте. Конференциядә катнашучыларны университет җитәкчелеге исеменнән проректор Рифкать Талипов тәбрикләде. Халык шагыйре турындагы төп доклад белән мәдәният фонды директоры, философия фәннәре кандидаты Мадриль Гафуров чыгыш ясады. Башкорт дәүләт университеты профессорлары Гыйният Кунафин, Аркадий Лукъянов, Мирас Иделбаев, Екатеринбургтагы татар-башкорт милли-мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары, Урал дәүләт университеты доценты, тумышы белән Благовар районының Чукраклы авылыннан булган Рафаэль Исхаков Гафури аралашкан шәхесләр (мәсәлән, Габдулла Тукай, Әхмәтзәки Вәлиди), шагыйрьнең шәҗәрәсе, биографиясендәге билгесез сәхифәләр турында сүз алып бардылар. Бер төркем студентлар Гафури шигырьләрен татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә сөйләделәр, халык шагыйре иҗатын фәнни нигездә өйрәнүдә тәүге тәҗрибәләре белән 4нче курс студенткалары Айгөл Дәүләтбәкова белән Нурзилә Нәдергулова таныштырды. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов җыелучыларга Башкортстан Язучылар берлегенең сәламен тапшырды, юбилярның шәхесе турында фикерләре белән уртаклашты һәм аның истәлегенә багышланган шигырен укыды.

Шагыйрь хыяллары гамәлдә

16 декабря

Мәҗит Гафуринең 130 еллыгы уңаеннан

Бүген Башкорт дәүләт университетында М. Гафуринең 130 еллыгы уңаеннан төбәкара фәнни-гамәли конференция эшли. Аның темасы “Мәҗит Гафури иҗаты — гадел дөнья һәм җәмгыять идеясе чыганагы” дип атала. Конференциягә, Башкортстан галимнәреннән тыш, Казаннан, Екатеринбургтан мәртәбәле кунаклар чакырылган. Аның эшендә, шулай ук, М. Гафури иҗатын өйрәнүчеләр, китапханәчеләр, югары уку йортлары һәм мәктәпләр укытучылары, студентлар катнаша. Конференция барышында шагыйрь иҗатын өйрәнүгә, пропагандалауга зур өлеш керткән бер төркем шәхесләргә М. Гафури фонды булдырган җәмәгать премиясе һәм медальләр тапшыру да каралган. Кунакларга республика сәнгать осталары, Нургали Бәйрәмгулов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле һәм Башкорт дәүләт университеты студентлары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителә. Соңыннан конференция материалларыннан М. Гафуринең 130 еллыгына багышланган махсус җыентык дөнья күрәчәк. Башкорт һәм татар әдәбияты классигы, Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафуринең тууына 130 ел тулуга багышлап Казанда узган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясендә катнашуым минем өчен онытылмаслык вакыйга булды. Чөнки моңа кадәр Казанда булганым юк иде. Быел көз Илештә һәм Татарстанның Башкортстан белән чиктәш Актаныш районында Татарстан “Китап” нәшриятының һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан китап нәшриятының берлектәге зур бәйрәме узды. Бу бәйрәм ике нәшриятның 15 ел дәвамында алмаш китаплар бастырып чыгаруына багышланган иде. “Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы” дигән сүзләрнең дөреслеге бу бәйрәмнәрдә тагын да бер тапкыр ачык күренде. Һәм әдәбиятлар дуслыгын артабан ныгыту юллары хакында эшлекле фикерләр күп булды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»