Әдәбият

Шушы җирдән, шушы туфрактан ул

22 апреля

Бишбүләк районында күренекле совет дипломаты Кәрим Хәкимовның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар үтте. Анда катнашу өчен яшь Совет республикасының Якын Көнчыгыш илләрендәге беренче илчесенең туган төбәгенә Башкортстан Республикасы Милли музееның генеральный директоры Гали Вәлиуллин, халык язучысы, “Кызыл паша” пьесасы авторы Нәҗип Асанбаев, РСФСРның атказанган артисты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов, Кәрим Хәкимовның туганының кызы Зарема Гыйндуллина, Дүсән авылында туып-үскән журналист, Татарларның милли-мәдәни автономиясе рәистәше Римзил Вәлиев һәм башкалар килде. Кунаклар районның тарих-этнография музеенда булды, мәдәният сараенда оештырылган “Тынычлык илчесе” күргәзмәсен карады. Юбилей тантанасында катнашучылар Кәрим Хәкимовның тормышы, революцион һәм дипломатик эшчәнлеге турында сөйләүче уникаль фоторәсемнәр һәм документлар белән танышты. Күргәзмәгә, шулай ук, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның быел мартта Согуд Гарәбстанына сәфәрен һәм Уфада үткән “Русия һәм Ислам дөньясы: тарих һәм цивилизацияле бәйләнешләрнең мөмкинлекләре” дигән халыкара фәнни-гамәли конференцияне чагылдыручы фоторәсемнәр дә куелган иде.

“Китап” ширкәте һәм бөек шагыйрь

21 апреля

Вафатыннан соң узган 98 елда Тукайның иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган бик күп гыйльми хезмәтләр язылды, берничә истәлек тупламасы басылып чыкты. Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның “Атаклы кешеләр тормышы” сериясеннән бай мәгълүматлы, күләмле “Габдулла Тукай” дигән ике китабы да татар һәм урыс телләрендә басылып таралды. Шагыйрь иҗатын барлаган күптомлыклар да һәр ун ел саен диярлек нәшер ителә. Чордашларының аңа багышланган истәлек язмалары җыентыклары да ара-тирә күренгәли. Шушындый зур эшләр башкарылуга да карамастан, без әле бүген дә сөекле Тукаебыз иҗаты һәм биографиясе белән тулысынча таныш дип әйтә алмыйбыз. Кешенең сыйнфый халәтенә чамадан тыш әһәмият бирелгән илдә яшәү дәверендә безгә бөек шәхесләребезнең тулы биографиясен, көндәлек аралашу даирәсен ачыклап бетерү мөмкин дә булмагандыр, мөгаен. Хәзер башка дәвер башланды. Хәзер безгә Тукайның замандашлары язган истәлекләрне кыскартмыйча һәм үзгәртмичә, ничек язылган булса, шул рәвештә кабат туплап чыгарырга кирәктер. Шул исәптән Кәбир Бәкернең 1914 елда нәшер ителгән “Тукай Петербургта” китабы белән Шакир Мөхәммәдъяровның 1918 елда Мәскәүдә дөнья күргән “Тукай кем?” дигән китабын да кабат бастырып чыгару һич тә зыян итмәс иде. К. Бәкер китабыннан аерым өзекләрне “Тукай турында хатирәләр” китапларында күргәләргә туры килсә дә, шагыйрь белән Казанда һәм Петербургта якыннан аралашкан Ш. Мөхәммәдъяровның истәлекләре әлегә чаклы беркайчан да кабат басылмады шикелле. Мондый хәлнең төп сәбәбе, минемчә, бу шәхеснең заманында Гаяз Исхакый белән дустанә мөнәсәбәттә булуында һәм Совет хакимияте дәверендә “милләтче” буларак гаепләнеп, зинданнарда утыруында. “Тукай кем?” китабында ул, әлбәттә инде, Тукай белән Исхакый арасындагы мөнәсәбәтләргә дә күп урын биргәндер. Казанга килгәч тә Тукайның “Әлислах” гәзите тирәсендә оешкан даирәгә якын торуы, беренче көннәрдән үк шул гәзиттә мәкалә һәм шигырьләрен урнаштыруы, “редакциядә эшләп алулары” турында күп язылды. Шул җирлектә шагыйрьнең Фатыйх Әмирхан һәм аның тирәсендәге шәхесләр белән якыннан аралашып китүе турында да хәбәрләр булды. Хәтта ул елларда “большевик Хөсәен Ямашевны” да фәкать шул даирәгә керүче итеп карау канунлаштырылган иде. Гәрчә ул Казан укытучылар мәктәбендә бер елларда укыган шәриктәше Гаяз Исхакыйдан һич тә читләшмәгән булса да. Әдипнең “Зиндан” әсәре битләренә генә күз төшерик: 1907 елның гыйнвар ахырларында төрмәдән азат ителгән Г. Исхакый иң әүвәл редакция биләгән йортка кайта, йомышчы малайга: “Син хәзер (бу хакта) Хөсәенгә барып әйт”, — ди. Хөсәен белән Сәгыйть (Рәмиев) килгәч, Шакирны (Мөхәммәдъяров) эзләргә җибәрәләр. Әйе, Тукай Казанга килгәч тә Вафа Бәхтияров мөхәррирлегендә чыга башлаган “Әлислах” гәзите кешеләре белән якыннанрак таныша. 1907 елның 3 октябрендә “Әлислах”ның беренче саны басылып чыга. Берничә көннән соң Тукай Казанга килеп төшә. Гәзитнең 3нче санында, 17 октябрьдә Тукайның “Тәнкыйть — кирәкле шәйдер” мәкаләсе урын ала. Ф. Әмирхан шагыйрь белән танышуын болай искә төшерә: “Беркөнне өемә китапчы Шәрәфләрнең кечесе — Борһан бер яшь егетне ияртеп килгән иде. “Бу Габдулла Тукаев була”, — дип кунакны миңа танытты. Бу әүвәлге күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Шушы вакыйгадан берничә көн үткәч миңа гәзиттә чыгару өчен аның бер мәкаләсен бирделәр. Мин мәкаләдән бер-ике җөмләне төшереп калдыру шартын... сөйләгәч... иптәшләр: “Тукаев буңар риза булмас”, диештеләр. Шул турыда сөйләшер өчен Тукай үзе “Әлислах” идарәсенә килде, шунда без аның белән икенче мәртәбә күрештек. Моннан соң ул... идарәханәгә еш-еш килеп йөри башлады. Вә бик тиз арада бер-беремезгә шәхси ихтирам саклаша башладык. Озак вакытлар еш-еш очрашсак та... сөйләшә торган мәсьәләләремез гәзитләр, яңа китаплар, шигырьләр тирәсендә генә әйләнә дә... (ул) идарәханәдән китәргә ашыга, мин дә аны туктатмый идем... Ул, минем тәҗрибәмчә, дөрес сүзле, гакыл вә мантыйктан бигрәк, хискә бина итә торган, тормышында садәлекне һәр нәрсәдән алда күрә торган кеше иде... Бервакыт яз җитте. Тукай идарәханәдә тагы да ешрак була, озак-озак та утырып кала торган булды. Бервакыт Тукай, миңа сөйлисе сүзләре барлыгын әйтеп, минем белән... шәһәр тышына чыгып китте.

И мөкатдәс моңлы сазым, уйнадың син ник бик аз?

19 апреля

Милли шигърият даһие Габдулла Тукайның лирик герое укучы күз алдына бик еш шагыйрь кыяфәтендә килеп баса. Башлап “Кечкенә генә бер көйле хикәя”дә (1906) тоябыз без аны. Юаш Сафаның баш бирмәс хатыны Фатыйманың фаҗигале язмышын сурәтләгән шигъри хикәят, чынлап та, шактый озын. Яшь Тукай монда укучысына: “Кариэм”, күп тә яздым, сез ардыгыз...” дип урынлы эндәшә һәм “язу язмакта” булган гадәтен дәвам итәчәген белдерә. “Юсеф-Ягъкуб китабы”ның көен көйләп каләм тибрәткән егетнең язуга булган гыйшкын тоймый калмыйбыз. “Сорыкортларга” (1906) шигырендә без инде шагыйрьне ачыграк күзаллауга ирешәбез. Халыкны талаучы “аристократ-сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар” яшь каләм иясен дә нәфрәтләндерә: “Ашап яткан сорыкортка кадалдым хәнҗәр төсле мин...” Ләкин матбугат аша “Һөҗүм кирәк, бетер, сындыр, кырып ташла!” өндәүләрен ташлаган автор куркып та кала:

Тукайны Кытайда да укыйлар

19 апреля

2009 елда Казанда Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау һәм үстерү фонды төзелгән иде. Аның рәисе Риман Гыйлемханов, башкарма директорлары Гөлназ Галимҗанова, Рәмилә Газизуллина һәм әгъзасы Альбина Газизуллина шагыйребез турында яңа мәгълүмат туплау нияте белән былтыр август-сентябрь айларында Казахстандагы Җаек, Кустанай, Астана, Караганда, Алмата, Чимкент, Атакент, Кентау, Төркестан; Шенҗаң-Уйгыр автономияле районындагы (Кытай Халык Республикасы) Өремче, Чүгүчәк, Голҗа шәһәрләрендә булдылар. Алар әлеге сәфәрдән кызыклы материаллар алып кайтты. Биредә без укучыларны аларның кайберләре һәм башка чыганаклар белән таныштырабыз. Хәзерге Шенҗаң-Уйгыр автономияле районында яшәүчеләрнең Г. Тукай иҗатын өйрәнүе барыннан да элек теге яки бу сәбәпләр аркасында ул тарафларга барып чыккан татар зыялылары белән бәйле. Мәсәлән, 1913 елда уйгыр эшкуары Мәхсүт Мөхиди (1885-1933) тарафыннан мөгаллим Хәйдәр Сайрани (1886-1944) ярдәмендә Торфан наһиясендәге Астана шәһәрендә беренче уйгыр дөньяви “Мәктәбе Мәхсүдия”не ача.

Шагыйрьгә тылмач кирәкми

16 апреля

Олуг шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре, мәгълүм булуынча, бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Һәм һәр милләттә ул үз яңгырашын тапкан дияргә була. Ә үз татарыбыз өчен ул инде гимнга әверелде. Чөнки шигърияткә кагылышлы бәйрәм кичәләре дә, истәлекле вакыйгаларга бәйле мәдәни чаралар да “Туган тел” җыры белән тәмамлана. Бу милли әсәрнең популярлашуын хөррият казанышы дип тә атарга буладыр, чөнки совет чорында аны бик ишеттереп бармадылар. Халык көенә салынган әлеге җыр әдип-шагыйрьләрнең юбилей кичәләрендә генә яңгырап, йөрәкне сулкылдатып, күңелне сызландырып алудан ары китә алмады. Әмма ул кичәләрдә дә шигырь-җыр тулы килеш башкарылмаган икән. Тукай иҗатын тикшерүче галим Лена Гайнанова 90нчы елларда, ягъни билгелелек заманында, шаккатыргыч ачыш ясады: “Туган тел”нең дәвамы бар икән ләбаса!

Әдип хезмәтенең әһәмияте бәяләп бетергесез

15 апреля

Форумда 150дән артык делегат — Язучылар берлеге әгъзалары, власть органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәдәният эшлеклеләре, башлап язучылар катнаша. Язучылар оешмасы бишьеллык эшчәнлеккә йомгак ясый. Съездга Русия Язучылар берлеге идарәсе рәисенең беренче урынбасары Геннадий Иванов килде. Форумда катнашучылар алдында чыгыш ясап, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов биредә җәмгыятькә әхлакый һәм рухи юнәлеш бирүчеләр җыелуын ассызыклап үтте: — Съезд — иҗади оешма өчен зур вакыйга. Соңгы елларда тупланган профессиональ һәм иҗтимагый мәсьәләләрне тикшерү мөмкинлеге ул, — диде республика башлыгы. — Кешеләрнең уй-фикерләрен әдәбиятчылардан яхшырак әйтеп бирүче юк. Аеруча бездә, Русиядә, язучының әһәмияте бәяләп бетергесез. Рөстәм Хәмитов язучы белән власть арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы мөһим темага да кагылып үтте. Аның фикеренчә, власть әдәби процесска катнашырга тиеш түгел, шулай да әдәбиятка, язучы эшчәнлегенә битараф булырга да ярамый.

Табышларга сөенеп, югалтуларга көенеп

14 апреля

Кайсы гына өлкәдә булмасын, тормыш кыенлыкларына зарланып алу исәнлек-саулык сорашу рәвешенә охшый башлады. Без, әдипләр дә, яшәү иҗат итү шартларына, язганнарыбызның үз вакытында укучыга барып җитмәвенә бәйле сыкрануларга күнегеп барабыз төсле. Тормышыбыз шулай ук хөртмени? Сабыррак уйланганда, чагыштырып караганда, мөмкинлекләребез ярыйсы гына түгелме соң? Бүгенге Башкортстан әдәбияты турында сүз барганда “Агидел” журналын күздән кичерү бик тә табигый. Ни генә димә, табыш-казанышларыбыз да, сызлану-куанычларыбыз да, тәү чиратта, аның белән бәйле, аның битләрендә чагыла. 1923 елда мең данә белән бер генә табак күләмдә чыга башлаган журналыбыз хәзер 15 табак тәшкил итә, тиражы — 4440 данә. Язучылар оешмасының төп басмасы ел саен ерак-якын тарихны (ә бит кичәге көн дә — тарих) байкаган ике-өч роман, башлыча, бүгенгебезгә бәйле дүрт-биш повесть, дистәдән артык хикәя, шәлкемнәр, әдәби байлыгыбызны барлаучы-бәһаләүче эреле-ваклы әдәби тәнкыйть мәкаләләре, әңгәмәләр, рецензияләр, әдәби күренешләрне гомумиләштерүче теоретик материаллар, мәрхүм каләмдәшләребезнең рухын яңартучы көн кадагына сугучы публицистик чыгышлар, әдәби-мәдәни мохиттәге чараларны берәмтекләп теркәлеп баручы язмалар урнаштыра. Романнар арасыннан Гөлчирә Гыйззәтуллинаның “Һәдия”сен (жанр җәһәтеннән повесть дип карау нигезлерәк сыман) аерып күрсәтергә кирәктер. Бу әсәр өчен авторның махсус номинациядәге премия алуына, “Агидел” лауреаты булуына гына бәйле түгел, ә тасвирланган вакыйгаларның художестволы эшләнешен күз уңында тотып. Әсәр үзәгендә, әйтергә яраса, мәңгелек темаларның берсе — иҗатчы белән кәсепче бәрелеше (шунда ук А. С. Пушкинның “Моцарт белән Сальери”, Зәйнәп Биишеваның “Һөнәрче һәм өйрәнчек” әсәрләре искә төшә). Классика фонында да “Һәдия” төссезләнеп, югалып калмый. Ни өчен? Чөнки язучы мәшһүр Һәдия Дәүләтшинаны прототип итеп алып, аның сынмас рухлы сынын художестволы образ итеп гомумиләштергән һәм мәңгеләштергән. Икенче яктан, “Башкорт Сальерие”ның әдип тә, шәхес тә буларак әхлакый упкынга йотыла бару процессын эзмә-эзлекле, ышандырырлык детальләрдә, күренеш-вакыйгаларда сурәтли.

Шагыйрьнең тел гәүһәрләре

13 апреля

Габдулла Тукайның тууына — 125 ел

укай! Бу сүзне ишетү белән күңелдә ниндидер илаһилык, шәүкәтлелек, рух нуры барлыкка килә. “Синең шигырең якты кояш кебек”, дигән иде ул Пушкин шигырьләре турында. Лермонтов поэзия күгендә Байрон югарылыгын яулау максатын куя. Тукай аның шушы сүзләрен эләктереп ала. Соңга таба аның фәлсәфи-шигъри фикер йөртү офыклары даирәсендә Пушкин, Лермонтов, Тукай өч йолдыз булып кабына. Кояш, Йолдыз, Җир йөрәген халык йөрәге белән бәйләү осталыгына иреште Тукай! Яктылык югарыдан төшә. Ул яктылык эчендә мөбарәк тәсбих төймәләредәй тезелеп киткән бәхет бар, имеш. Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул. Шигърият гәүһәрләрен күк тәхетеннән, гарьше-көрсидән, аның аръягыннан да эзли Тукай. Җир белән Күк йөрәге мәхәббәт чылбыры белән тоташ икәнлекне тоя ул. Аның бөек, шөһрәтле талантын аңлап, әллә табигать үзе бүләк иткән аңа серле-сихри шигърият көчен, мәллә кайнар хис-тойгысы, аң акылы, йөрәк ярсуы белән үзе бәреп кергән шигърият гәүһәре тулы табигать дөньясына. Ул бит күңелен ерак-ерак тарих төпкеленә сәяхәт иттерә. Ерак ата-бабаларыбызның поэтик фикерләү тамырын эзли. Тамыры нинди — кәүсәсе шундый. Кәүсәсенә карап ботак җибәрә агач. Нык ботак шаулап яфрак яра. Поэзиянең тамыры — җир йөрәгендә. Кәүсәсе — халкыбыз күңелендә. Ботаклары шаулап яфрак ярган. Шул яфраклар санынча хәзерге шагыйрьләребез. Әмма Тукай поэзиянең алтын баганасы булып кала килә. Тукай Байрон, Пушкин, Лермонтовлар поэзиясе белән рухлана. Көнчыгыш әдәбиятыннан шигъри азык ала. Әмма төрки телле халыклар шагыйрьләре соңынан Тукайның үзеннән өйрәнәләр. Бу нәкъ кояшның җирдәге суларны парландыра-парландыра алып, аны үзенә кирәк шифалы яңгыр итеп, бүләк сыйфатында кайтарып биргән кебек. Кырыс җиле белән көрәшә-көрәшә Тянь-Шань таулары куенында яшәгән кыргызлар арасында да, Казахстан далаларында да, Үзбәкстанның эссе кояш нурларында да Тукай моңы яңгырый. Күңелендәге шигъри моңын былбыл итеп очырды ул шул якларга. Дөньяда бөтен нәрсә үзгәрештә. Телне каләм осталары үзгәртә. Әсәр тукымасында сүзләр дә, заман дулкынына йотылып, көтелмәгән ягы белән әйләнә. “Сабыр төбе — сары алтын” дигәнне Тукай менә ничек үзгәртә: “Сабырлык төбе — сары алтын, дигән булалар. “Шура” идарәсенең 75әр тиен генә бәһа биреп, “Басмаган шигырьләр мәҗмугасы” вә “Тиле ярышы” кеби чүпләр таратуына милләт сабыр итсә дә, сабыр төбеннән сары алтын түгел, сары бәрәңге дә чыкмый әле” (“Фәлсәфи сүзләр”).

Тел маһирлыгы, фикер тирәнлеге

05 апреля

Татарстан китап нәшриятында Гөлнур Якупованың “Ерткыч каны” дигән китабы чыкты

Күренекле шагыйрә, соңгы араларда прозаик буларак та киң танылган тирән фикерле сүз остасы Гөлнур Якупованың бу китабына “Ерткыч каны” дигән повесте һәм “Кыз бала” романы кергән. Повесть моннан ун ел элек “Аѓиџел” журналында басылып чыккан иде, арытаба китап булып та дөнья күрде, популяр әсәрләр рәтенә керде. Ул гадәти булмаган сюжеты, төп героинясы Һәдиянең искиткеч катлаулы язмышы белән тетрәндергән иде. Повестьне татар телендә укып чыккач, тәүге кичерешләрем яңарды, бу философик әсәр тагын тирән дулкынландырды. Язучы әсәрендә хатын-кызның хәтәр язмыш баскычлары аша үтеп, башына төшкән коточкыч, бер уйласаң, тузга язмаган хәлләрне җиңеп чыгуын, кара урманда, тау куышын төяк, аюны өйдәш итеп яшәвен ышандырырлык итеп сурәтләгән. Һәдия адәми затлардан рәнҗетелә, ә кыргый ерткычлардан изгелек күрә. Карынында яралган сабыйга гомер бирү, яшәтү зарурлыгы аңа тәвәккәллек бирә... Автор үзе әйтмешли, илаһи табигать повестьнең төп персонажы булуга да дәгъва итә. Әсәрнең сюжеты, бала чакта ишеткән бер легенда исемә төшеп, фантазиям гөлт итеп кабынып китүдән туды, өр-яңа, тик минем илһамым, дөньяны кабул итүем, мәҗүсиләрчә табигатьне сөюем тудырган әсәр хасыйл булды, ди ул. Әсәрнең мавыктыргыч яңгырашында Гөлнур Якупованың маҗаралар кора белүенә бәрабәр хикәяләү маһирлыгы, характерларны психологик алымнар белән ачу сәләте дә зур әһәмияткә ия. Язучының теле шундый халыкчан, шома, кулыннан каләмен өзмичә язгандыр кебек. Халык телендәге мәгънәви сүзләрне урынлы куллану нәтиҗәсендә алар әдәби тел нормасына алынырга хокуклы булып кабул ителә. Оста чагыштырулар, үзе сурәтләгән тормышны ачык тоемлау, кыргый табигать кануннарын тирән аңлау — барысы да әсәрне камил итә, ясалмалылыкка урын калдырмый. Болар, әлбәттә, зиһен байлыгыннан, шагыйрәнә күңелдән, талант иясе булудан киләдер. Гомумиләштереп әйткәндә, “Ерткыч канын”н укыгач, аның әдәбиятта бик үзенчәлекле, көчле, фәлсәфи иҗат җимеше булуына инанасың.

“Җирдәге йолдызлар” белән очрашу

24 марта

Шушы көннәрдә Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә “Кызыл таң”ның элекке журналисты Әнвәр Сөләймановның чираттагы “Җирдәге йолдызлар” китабының исем туе үтте. Чарада китапханә директоры урынбасары Люция Ильясова, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты, күренекле язучы, авторның сабакташы Ринат Камал, Бәләбәй төбәгеннән якташы, шагыйрь Хәмит Тәүхетдинов, БДПУ доценты Галия Галиева, күп еллар китапханә системасында эшләгән хезмәт ветераны Сәтыйга Шәңгәрәева, “Башкортстан укытучысы” журналының бүлек мөхәррире Тәнзилә Миңнеәхмәтова, башкаланың югары уку йортлары студентлары катнашты. Авторның китабына югары бәя бирелде, таланты ассызыкланды. Табадан яңа төшкән җыентыкка Башкортстанда туып-үсеп, Татарстанда яшәгән һәм яшәүче күренекле 57 шәхес турында язылган очерклары, сурәтләмәләре һәм әңгәмәләре урын алган. Әнвәр Сөләйманов башта туган районында, аннан соң “Өмет” һәм “Кызыл таң” гәзитләрендә эшләде. Бүгенге көндә үз авылында яшәп иҗат итә, әлеге китапның икенче өлешен чыгарырга ниятли.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»