Әдәбият

Шәкертләр шигырь укый

18 мая

Октябрьский шәһәрендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 тулуга багышланган чаралар күп үтте. Шуларның берсе “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә булды. Кичә Габдулла Тукайның рухына Коръән уку белән башланды. Мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укучы 50 шәкерт алдында Русия Федерациясенең атказанган укытучысы Халидә Ханипова, “Туган як” гәзите мөхәррире Юлия Дәүләтбаева, шагыйрь, атказанган физик культура хезмәткәре, СССРның почетлы спорт мастеры Тимерҗан Идрисов, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабирова чыгыш ясадылар. Кичәдә мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләде.

Күңел сандыгыннан бер гәүһәр

18 мая

Нефтекамада татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре үтте

Милли үзаңыбыз үсә, көннән-көн ныгый бара, дип, үзебезне никадәр генә ышандырырга тырышсак та, бер ачы хакыйкатьне танымый булдыра алмыйбыз: меңәр еллык тарихы булган халкыбызның төп байлыгы — берсеннән-берсе матур, эчтәлекле, фәһемле йолаларыбыз өлкән буын вәкилләренең күңел сандыкларында гына саклана бүген. Шушы сандыкны киң ачып, андагы ядкарьне яшьләргә бүләк итү — өлкәннәрнең иң мөкатдәс бурычы ул. Нефтекама шәһәрендә моннан ике-өч ел элек эшли башлаган “Ак калфак” берләшмәсенең чираттагы бәйрәме бүген сагынып сөйли торган кич утыру йоласына багышланган иде. Театрлаштырылган бу тамашаны карарга килгәннәр арасында җиде-сигез яшьлек балалар да, чәчләре чалланган әби-бабайлар да бар иде. Өлкәннәр инде еракта калган яшь чакларын исенә төшереп утырса, яшьләр, төшенеп бетмәсә дә, бәйрәмнең матурлыгын аңлап утыргандыр... ...Карты ял итәргә киткәч, ялгыз калу форсатыннан файдаланып, Җиһания карчык ахирәтләрен кич утырырга чакыра. Әлбәттә, юмарт татар хатыннарының берсе дә буш кул белән килми. Кайсы тәбикмәген, кайсы бәлешен, кайсы пәрәмәч пешереп алып килә. Тәмләп чәй эчеп алганнан соң, алар кул эшләренә утыра. Шул арада сөйләшеп алырга да, җырлап-биеп җибәрергә дә онытмый, яшьлекләре дә кире кайткандай була. Мөнәҗәтләр исә бәйрәмгә үзгә ямь бирә. Шаярышып-көлешеп утырганда килеп ишек шакыган кода кич утыруга үз өлешен кертә: хатын-кызларның җыр-биюгә, бәйләү-чигүгә маһирлыкларына карата әле генә “табадан төшкән” шигырьләрен бүләк итеп тора...

Роберт Миңнуллинның китабы — чит илдә

14 мая

Черногориянең башкаласы Подгорице шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның “Дөньяда иң мөһиме нәрсә?” дигән балалар өчен шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Шигырьләрне Балкан илләрендә һәм аннан читтә танылу алган Душан Джуришич тәрҗемә иткән. Ул әлеге көндә “Novi susreti” әдәби журналының баш мөхәррире, Черногориянең Тәрҗемәчеләр һәм балалар язучылары берлеге рәисе, күп премияләр лауреаты.

Рәдиф Гаташның шигъри дөньясы

13 мая

Өр-яңа аһәңнәр белән мәйданга килгән алтмышынчы еллар шигъри буынында үзенчәлекле дөнья хасыйл иткән Рәдиф Гаташ бар. Чордашларының уй-хисләрен, яңарышка, рухи хөрлеккә омтылышын ул мәйданнарга үзенең яңгыравык тавышы белән алып чыкты. Шигырь бәйрәмнәрендә ул, колачын җәеп, яшьләрнең җан манифесты булырлык романтик шигырьләрен мәйдан өстенә очырды. Рәдиф студент чактагы беренче шигырьләре белән үк үзенә җәлеп итте. Казан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары булсын, мөгаллимнәр булсын — аны чын шагыйрь итеп күрәләр иде. Мәсәлән, бервакыт факультетта зур кичә әзерләгәндә бөек остазыбыз, шигъриятнең даһи галиме Хатип ага Госман Рәдифне чакырып алды да шул кичәдә шигырь укырга тәкъдим итте. “Теге “синеке — минеке” кебек антитезалы схемага корылган шигырең бар бит, шуны укы”, — диде. Ул Рәдифнең шәрык аһәңнәренә аваздаш бер шигыре иде. Яшь шагыйрь, чыннан да, шәрык шигъриятенә тартылды. Бу исә аның әсәрләренә кабатланмас үзенчәлекле төсмер бирде һәм бирә.

Мин бөекләр белән чәй эчмәдем...

13 мая

“Күңелем күкләре” китабын укыгач

“Поэзия — ул рәсем сәнгате кебек: берчә ул сине якыннан әсир итә, ә берчә — ераграк китеп карасаң”, — дигән Квинт Гораций Флак. Шагыйрә, тел галимәсе Лилия Сәгыйдуллинаның шигырьләре өстән-өстән генә укып аңлашылмаска да мөмкин, аларның күбесе җентекле караш таләп итә. Шигъри фәлсәфә, мәгънә-сүзләр строфалар арасына яшерелгән булып чыга. Ә кайчакта шигырьнең үзәк идеясе аны укып чыгып, ерактанрак баксаң, балкып китә. Шунысы кызык: һәр каләм иясе иҗатка үз сукмагы белән килә. Кемдер балачактан ук такмаклый башлый, ә кемдер укып гыйлем җыйгач, акыл утырткач, тормыш тәҗрибәсен туплагач иҗатка тулыша. Дөресрәге, бу очракта иҗат алар янына үзе килә, көтмәгәндә күңел тынычлыгын җуя, илһамландыра, канатландыра. Лилия Сәгыйдуллина да шигъри иҗатка ничек килүен яшерми. “Бу 1995 елның 23 сентябрь төне иде. Килде дә — мине үзенең хезмәтче-хуҗасына әйләндерде”, — дип яза ул. Унбиш елда авторның дүрт шигырь җыентыгы дөнья күргән. Шунысы куанычлы: шагыйрәнең иҗатына остазлары, каләмдәшләре, хезмәттәшләре битараф калмаган. Яңа китапның ахырында авторның иҗади йөзе, аның милли шигърияткә алып килгән үз энҗеләре, фәлсәфәсе турында аларның саллы фикерләре дә тупланган.

Тормыш тимгелләре

10 мая

Журналист Зөфәр Хәмидуллинның өченче китабы шулай дип атала. Әгәр “тимгел” кәлимәсенең “тап” дигәнгә туры килүен искә төшерсәк, китапта нәрсә турында сүз баруын баштан ук шактый төгәл күз алдына китерергә мөмкин. Автор бу хезмәтен тормышыбыздагы кара тапларны, ямьсез күренешләрне бетерүгә, яшәешебезне яктырту-агартуга булышлык итү нияте белән нәшриятта бастырып чыгарган. Җәмгыятебезне, чынбарлыкны төрле бозыклыклардан арындыруның йогынтылы чараларыннан берсе — тәнкыйть. Автор аның күп таралган формаларыннан уңышлы файдалана. Җыентыкта юмористик язмалар — “Элеп алдым”, фельетоннар — “Селкеп салдым”, памфлет тәңгәлендәге публицистик мәкаләләр “Сикереп суларга төшәрсең” дип исемләнгән бүлекләргә тупланган. Аларда көндәлек тормышыбызда әледән-әле очрап торган гап-гади вакыйгалардан тирән фәлсәфи нәтиҗә ясала, кешеләр төртмә тел ярдәмендә “улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла”, дигәндәге кебек уйланырга мәҗбүр ителә. Кайбер тел-әдәбият галимнәре исәпләвенчә, юмор һәм сатира ясау алымнарының гомум саны кырыкка якынлаша. Язмаларда шуларның аллегория, антитеза, параллелизм, каламбур, пароним һәм башка шундый билгеләреннән тыш, киресен әйтү (бүәнне нечкә билем дип күккә чөю), мактаган булып кылану (фатир һәм коммуналь хезмәтләр хакын тулысынча үзебез түли башлыйбыз — нинди горурлык), төрттерү (без Русия субъекты булып калган хәлдә дә суверенлык алдык) сүзне куштырнакка алып кире мәгънә белдерү (безнең түрәләр халык бәхете өчен “тырыша”), сүзне охшашландыру (Әхмәкзаһит Ахмакзаһит), алынма сүзләрне туган телгә җайлаштыру (эстәбилизация) кебек чараларны бик еш һәм иң мөһиме — урынлы очратабыз. Бүгенге татар язмаларында сирәк очраган фразеологизмнар белән дә оста эш итә Зөфәр ага. Авторның җөмләләре коеп куйган кебек төзек, аңлаешлы, аларда артык бер сүз дә, бер кушымча да тапмассың: “Буш боты” пычак белән кискәндә, авыр тимер кисәген асфальттан өстерәгән кебек, шытыр-мытыр иткән тавышлар чыга; бездәге салым үрмәкүч авын, кеше шунда эләккән чебенне хәтерләтә; аена йөзләрчә мең, хәтта миллионнарча сум зерәплата алучы түрә-олигархларныкын кушып исәпләп, бездә уртача эш хакы ун-унбиш мең сум дип күкрәк каккан булалар да ул һ.б.

Тукай белән бардык һөҗүмгә

07 мая

Казан шәһәрендә үткән Тукай бәйрәменә чакырылганнар арасында Башкортстан әдипләре дә бар иде. Бүген алар тәэссоратлары белән уртаклаша

— Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы бөтен дөнья зыялыларын, шагыйрь әйткәнчә, Җир шарының кояшлы ягына җыйды. Бу кояшлы төбәкнең иң үзәге Тукай яшәгән, иҗат иткән Казанда иде, әлбәттә. Без Башкортстаннан мәдәният министры Әскар Абдразаков, Язучылар берлеге рәисе Азамат Юлдашбаев, халык шагыйре Марат Кәримов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, шагыйрь Ирек Киньябулатов, Башкортстан дәүләт һәм Акмулла исемендәге педагогия университетларының татар теле һәм әдәбияты кафедралары галимнәре, татар иҗтимагый оешмаларыннан вәкилләр, тукайчылар, гомумән, бөек Тукайны яратучы, үзенең кадерле язучысы итеп санаучы йөзгә якын кеше Тукай бәйрәменә бардык. Башкортстаннан бик күп кешенең Татарстанда зур вазыйфаларда эшләгәнен мин элек тә белә идем. Университетларда укыталар, хөкүмәт даирәләрендә эшлиләр, атаклы эшкуарлар, галимнәр, язучылар. Безне иң тәүдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, аның энесе, Тарих, тел һәм сәнгать институты директоры, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин каршы алдылар. Аннары галимнәр, язучылар, фән эшлеклеләре, Дәүләт Советы әгъзалары, мөхтәрәм дуслар безне зур хөрмәт белән сәламләде, килүебезгә сөенде. Безне Татарстанның иң яхшы кунакханәсенә урнаштырып, татар халкында гына була торган сый-хөрмәт күрсәттеләр.

Тукайга Мәскәүдә дә хөрмәт зур

28 апреля

Тууына 125 ел тулган көндә Мәскәү үзәгендә мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасы булды. Анда татарның бик күп күренекле шәхесләре катнашты. Һәйкәл ачу тантанасы шигърият һәм җыр-моң сөючеләр өчен зур бәйрәмгә әверелде.

Әдипнең якын дусты

26 апреля

Җир шарында татар туган саен, Тукай да бит туа яңадан!

Адәми затның дөньяга карашын формалаштыруда ата-ана гына катнашмый. Монда шәхес аралашкан башкаларның да роле зур. Бу яңалык түгел. Габдулла Тукайның олуг шагыйрь булып үсүе дә әлеге тормыш кагыйдәсеннән читтә тормый. “Дустыңның кем икәнен әйтсәң, үзеңнең дә кем булуыңны әйтергә була” дигән тәгъбир буш урында тумагандыр. Г. Тукай теләсә кем белән аралашып бармаган. Ул үзенә генә билгеле сыйфатлар аша иптәшләр сайлаган. Моны олуг шагыйрь турындагы истәлекләрдән һәркем укып белә ала. Бөек Тукай турындагы истәлек язмалардан без аларны үзебез дә төсмерлибез. Ләкин бу мәсьәләне әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе бар. Тик ул торган саен авырлаша, чөнки буын артыннан буын мәңгелек тарафына китеп тора, югала. Шушы җәһәттән мин әле бик аз билгеле бер детальгә генә тукталып китәргә уйлыйм. Г. Тукай вафатыннан соң татар матбугатында олуг шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы хакында бихисап мәкалә-истәлекләр чыккан. Әдипнең үзе язып калдырган кадәресен дә елый-елый укыйсың. Әйе, алар кызыклы һәм... кызганыч. Ә инде даһиның вафатыннан соң чыгарылган “Тукай турында замандашлары” китабы аның тормышын шактый колачлы итеп күз алдына бастыра. Әмма бөек әдипне бөтен тулылыгы белән дөньяга күрсәтә алганбыздыр дип булмый әле. Эзләнүне туктатмаска кирәк. Тырышып эзләсәң, табыла ул.

Чит җирләрдә җирләнсәң дә, туган ягың Уфа бит

23 апреля

Сергей Довлатов — безнең якташ

Берничә ай элек Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов блогында блоггерларның берсе Уфада якташыбыз, язучы Сергей Довлатовка һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Президент бу фикерне хуплады, матбугат битләрендә дә, халык арасында да башлангычка уңай бәя бирелде. Довлатовка куелачак һәйкәл шәһәребезнең истәлекле урынына әйләнерме? Безне шул борчый. Техник яктан бу эш катлаулы түгел. Мемориаль тактаташ куюга рөхсәт алу өчен Уфа шәһәре хакимиятенә мөрәҗәгать иткәннәр дә инде, ләкин бу вакыйга бер микрорайон яисә урам гына түгел, шәһәр, республика, ил, хәтта дөнья дәрәҗәсендәге казанышка әйләнерме? Язучының истәлеген мәңгеләштерү турында гына сүз барса, моннан ун ел элек, Башкортстан Хөкүмәтенең Довлатов яшәгән йортка истәлекле тактаташ кую турындагы карары чыккач та, моны гамәлгә ашырган булыр идек. Ләкин без бу чараны зур вакыйгага әйләндерергә телибез. Быел Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел тула, Сергей Довлатовның тууына да 70 ел. Бөек Ватан сугышы башлангач та Уфага, республикага эвакуацияләнгән кешеләр, предприятиеләр китерелә. 1941-1942 елларда республикага 100гә якын завод-фабрика, дистәләрчә госпиталь, үзәктәге дәүләт һәм хуҗалык оешмалары, 278 мең кеше күченеп килә. Сергей Довлатов Уфада шул елларда Ленинградтан эвакуацияләнгән гаиләдә дөньяга килә. Аңа куелган һәйкәл республика, аның башкаласы сыендырган кешеләргә дә һәйкәл булыр иде. Алар арасында күренекле кешеләр дә аз түгел. Һәйкәлне 2011 елның сентябрендә ачу, бу уңайдан фән-ни-гамәли конференция үткәрү, Уфага сугыш елларында эвакуациягә килгән кешеләрне чакыру бик яхшы булыр иде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»