Әдәбият

Олы юл башы

16 июля

Башкортстанның халык язучысы Ногман Мусинга - 80 яшь

Фикерләрем таркау, ни тотып, ни куярга белми йөргән чакта тотындым бу язмаларга. Менә әле яңа елның тәүге таңы. Кичә кич гаиләм белән җыелып утырып, янә бер яңа елны каршыладык. Табыныбыз мул, телевизордан бәйрәм тапшырулары бара, өзлексез телефон шалтырый — дус-ишләр яңа ел белән котлый. Барысы да күтәренке кәефтә булырга өнди сыман, ә минем күңел төбендә нидер пыскый да пыскый, һич кенә дә кабынып китә алмый, хәтта яңа ел табынында утырганымны да онытып җибәрәм. Минем миңгерәүләнеп утырганны кызым да сизгән, күрәсең. — Әти, кара әле, син сөйлисең бит, — ди. Экранга күз ташлыйм. Үземне күрәм дә, күрмим дә, ни сөйләгәнемне дә аңламыйм. Телевидениегә чакырып алып, яңа ел тапшыруында катнашуымны сораган иделәр, шуны күрсәтәләрдер инде. Бу ни хәл? Хәтта үземне күрү теләге дә юк. Яңа ел тапшыруларын туйганчы карап, гаиләм дә үз урынына таралып, йокыга талды. Кышкы озын төн үтеп барадыр инде, ә минем болыксу күңел һич кенә дә тынычлана алмый, иркенлек, очыш, алыш, көрәш, бәрелеш, җиңү авазлары таләп итә. Тукта, мондый четерекле хәлдән кулга каләм алу коткара торган иде бит. Үземнең эш бүлмәсенә кереп утырдым. Өстәлемдә ак кәгазь бите. Хас та бер гөнаһсыз баланың саф күңеле төсле: тап-таза, ап-ак, үзенә тормыш, гомер сәхифәләрен тезә башлауны көтә.

Әдип җаны - китапта

16 июля

Җәй көннәрендә шәһәр халкы күбрәк үз бакчаларын хәстәрләп яки табигать кочагында ял итеп, авыл кешеләре йорт яки кыр эшләрендә мәшгуль булса да, чын китап сөючеләр барыбер яңа басмалар белән кызыксынырга форсат таба. Шуны күз уңында тотып, “Кызыл таң” укучыларын Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә дөнья күргән өр-яңа җыентыклар белән таныштырырга булдык. Яңа басмалар турында сүзне арада аерым бер урын биләгән, чагыштыргысыз зур әһәмияткә ия булган китаптан башлыйсы килә. 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 70 ел тулды.

Нәфис җанның сүз сәнгате

06 июля

Дилбәр Булатованың “җантөяк” дигән повестен (“Тулпар”, №1, 2011) мөкиббән шатланып, ихлас күңелдән, яратып укып чыктым. “җантөяк” — җан иле, җан төяге дигән мәгънәдә. Миндәге “нәфис җан” төшенчәсе изге күңелле, матур йөрәкле, хис-тойгыларга бай, асыл сыйфатлы хатын-кызның рухи дөньясы, эстетик идеалы, күркәм сәләтләре белән бәйле. Соңгы вакытта нәфис җаннарыбыз каләм осталыгын шактый балкыта башлады. Шундыйларның берсе — Дилбәр Булатова. “Дилбәр” — сөекле, күңелне үзенә тартучы. “Булат” — яхшы корыч. Дәмәшкъта коелган иң шәп сортлы корычка “булат” дигәннәр.

Мәҗит Гафури иҗаты - кешелеклелек көзгесе

29 июня

“Вагант” нәшриятында “Мәҗит Гафури иҗаты — гадел җәмгыять һәм дөнья идеяләре чыганагы” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция материалларыннан торган җыентык басылып чыкты. Мәҗит Гафури исемендәге мәдәни фонд оештырган бу конференция Башкортстанның беренче халык шагыйренең тууына 130 ел тулуга багышланган чараларга йомгак буларак үткәрелде. Җыентыкка 60ка якын авторның урыс, татар, башкорт телләрендә язылган хезмәте тупланган. Алар арасында күренекле профессорлар Әхәт Нигъмәтуллин, Гыйният Кунафин, Әхмәт Сөләйманов, Сөембикә Кудашева, М. Килмөхәммәтов, академик А. Лукьянов, язучы-журналистлар Мадриль Гафуров, Фәрит Фаткуллин, Георгий Кацерик, Фәния Габидуллина, югары уку йортлары доцентлары Р. Исхаков, Г. Галина, Г. Азаматова, И. Янбаев, И. Мансуров һәм М. Гафури иҗатын өйрәнүче студентлар, укытучыларның шагыйрь иҗатын, тормышын төрле яклап ачкан мәкаләләр бар.

Халык шагыйренең кызы

22 июня

Сөембикә Кудашевага — 90 яшь

Һәр бөек ир-атның артында бик үк күзгә ташланып бармаучы, әмма шулай ук бөек хатын-кыз була, диләр. Халык шагыйре Сәйфи Кудашны, күренекле галим-тарихчы, педагог, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны Рөстәм Кузеевны һәм аның тормыш иптәше, шагыйрьнең кызы, шушы көннәрдә зур юбилеен билгеләп үтүче Сөембикә Кудашеваны хәтергә төшергәндә моның шулай булуына инанасың. Еллар үткән, ә бу ханым Кудашевларның-Кузеевларның зур гаиләсенең үзәгендә кала бирә. Тыныч холкы белән ул һәрвакыт әтисенең дә, тормыш иптәшенең дә барлык башлангычларында да олы ярдәмче, аларга авыр минутларда терәк, шатлык-уңышларын уртаклашучы була. Ул аларны саклый, җан тынычлыгы булдыра, барлык көнкүреш мәсьәләләрен хәл итә. Сөембикә Сәйфи кызы иренә авыр яралану нәтиҗәләрен җиңүдә, укуда, диссертация яклауда ярдәм итә. Аның үзенә һәм өч ир туганына, аеруча илебезнең күренекле этнологы, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Раил Кузеевка, аларның кыз туганы Роза Гомәр кызына зур ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта искиткеч матур балалар — уллары Искәндәр белән Рәшитне, кызлары Наиләне тәрбияләп үстерә. Бүген оныклары, аларның балаларының мәшәкатьләре белән яши. Сөембикә Сәйфи кызының күзгә ташланмас көндәлек эшенең күплеге сокландыра. Квалификацияле филолог буларак, ул әтисенең язмаларын эшкәртә, аның исеменнән хатлар яза, яңа китапларын нәшриятка әзерли иде. Язучыларның бик азларының гына шундый секретарьлары булгандыр! Сөембикә Сәйфи кызы әтисенең архивын да туплый барган, аның тормышының, күпьяклы эшчәнлегенең, очрашуларның, иҗат эшенең һәр мизгелен хәтерендә саклый ул. Көндәлек тә алып бара.

Аның өчен бүгенгесе дә — тарих

02 июня

Язучы Хәбир Даутовка — 75 яшь
Каләм осталарының әдәбиятка килүе төрлечә була: бәгъзеләр яшьли үк, язгы ташкындай, шаулап-гөрләп юл яра, икенчеләр исә, байтак тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң, үз урынын ала. Шундыйлар исәбендә, һич икеләнүсез әйтәм, барлык хезмәт юлын сәүдә казанында кайнап үткәргән һәм сабыр гына, әмма бер-бер артлы хикәя һәм повестьлар бастырып, роман тиклем роман белән танылуга җиткән Хәбир Даутов бар. Хәбир Кәрим улы Күгәрчен районының Аралбай авылында 1936 елда дөньяга килә. Балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы авыр елларга туры килгән гади авыл егете теремек һәм яшәүгә омтылучан була. Урта мәктәпне тәмамлап, арытабан укуын Уфа кооператив техникумында дәвам итә — сәүдәгәр һөнәре алып чыга. Авыл кулланучылар җәмгыятендә ул вакытта аңардан да гыйлемлерәк һәм һөнәрлерәк хезмәткәр булмый диярлек, шуңа да аңа ихтирам һәм ышаныч белән карыйлар. Кыскасы, авыл һәм район үзәге кибетләрендә хезмәтне яңача оештыру остасына әверелә егетебез. Шул арада читтән торып Мәскәүдәге сәүдә институтын да тәмамлый.

Йөрәгемнең тибешендә — милли җаным...

28 мая

Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗминең иҗат дөньясы хакында “Милли җаным” дип исемләнгән әдипнең үзе шикелле үк гаҗәеп сөйкемле китапны укыганда ук берничә рәт “Үзләренең коесы бар — безгә килеп су ала...” тезмәсе яңгырап китә. Чиләген тутырып ала да, көлә-көлә югалучы күрше кызы, шиксез, шагыйрьнең үз-үзенә юнәлтелгән кинаясе. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәкимгә юллаган бер хатында (30. VIII 1972) ул әйткән: “Минем бөтен җәем “Үзләренең коесы бар...” дигән мәкалә-хатлар язу белән үтте. Биш хат — синнән башланып Мөдәрристә бетә. Нәрсә уйлыйм — шуны яздым”. Башкортстанда яшәп иҗат итүче каләм иясенең күршеләрнең әдәби-рухи коесыннан су алуы татар язучыларына, әдәби күренешләргә мөнәсәбәт белдерүе һәм бәя бирүе белән генә чикләнми, әлбәттә. Наҗар Нәҗми һөнәри теле, шигырь теле башкорт теле булса да, ана теле татар теле икәнен һәрчак искәртеп торды. Ә шагыйрь билгеләгәнчә, “телнең җаны” бар. “Димәк, аның, болай булгач, үз каны, үз йөрәге дә бар дигән сүз. Ә бит аның каны, аның йөрәге — халык җаны, халык йөрәге, алар шундый бербөтен һәм аерылгысызлар!” Шулай туган тел көчле тойгы булып аны халык рухына тартты, янә күршеләр коесына китерде... Башкортстанның халык шагыйренең Татарстандагы каләмдәшләре белән аралашуын татар халык җырындагыча: “Үзләренең коесы бар — безгә килеп су ала...” кебек ямьле итеп тою, аны поэтик пафос белән сугару “Наҗар Нәҗми. Милли җаным” мәҗмугасын төзүчеләргә дә бик хас. Нәтиҗәдә сөекле әдип безнең күз алдына кардәш халыкларның мәдәни, рухи аралашу тарихындагы якты бер балкыш, матур бер чәчәк булып баса. Наҗар Нәҗми — тугандаш әдәбиятларыбыз дөньясында, һичшиксез, яңа типтагы авангард әдип.

Тормышны хатын-кыз матурлый

25 мая

Язучы Мөкәрәмә Садыйковага — 80 яшь

Мөкәрәмә Хафиз кызы Садыйкова Бәләбәй районының Ярмәкәй авылында туган. Яшьтән ятим калып, тәүдә — Бәләбәй, аннан Уфадагы балалар йортында тәрбияләнә, белем ала. 1947-49 елларда агач эшкәртү заводында эшли. Театр училищесында уку (1949-53) белән беррәттән Башкортстан радио комитетында диктор булып эшли. Соңрак читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Байтак вакыт “Башкортстан пионеры” гәзитендә бүлек мөдире һәм Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире вазыйфаларын башкара. М. Садыйкованың тәүге шигырь-хикәяләре матбугатта 1951 елда күренә башлый. Бер-бер артлы унбиш китабы дөнья күрә: “Бәхет эзләгәндә”, “Җирән чәч”, “Бу йөрәккә ни кирәк?”, “Гөлгенәм — бергенәм” (“Һавадагы торна”), “Адашма юлларыңда” дигән драма әсәрләре театрыбыз сәхнәләрендә лаеклы урын алды.

Тукай — дуслык күпере ул

24 мая

Татарның бөек улы Габдулла Тукайның 125 еллыгы тантаналары инде апрель аеннан башлап Уфада сәнгать-әдәбият әһелләре даирәсендә дә, гыйльми конференцияләр кысасында да күпкырлы һәм оешкан төстә бара. Күптән түгел Башкортстан Язучылар берлеге башлангычы белән филармониянең кече залында янә бер дуслык җыены узды. Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Салават Юлаев премиясе лауреаты Кадим Аралбаев шушы зур дуслык кичәсен ачты. Кичәгә Казаннан олуг кунаклар: якташларыбыз — Татарстанның халык шагыйрьләре Роберт Миңнуллин һәм Рәдиф Гаташ чакырылган иде. Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәрипов, сәнгать осталары Гөлзәмия Ситдыйкова, Миңнеәхмәт Гайнетдинов, Илшат Ишморатов, Эльвира Хәйретдинова, Радик Баймөхәммәтов кебек танылган сәхнә йолдызларының матур чыгышлары белән үрелеп барган әлеге кичә Уфада Тукай рухын янә тергезде, ике милләт арасындагы горурлык һәм дуслык хисләрен яңартты. “Кыенсынып-кыенсынып, Тукай яшен узып барам...” Әлбәттә, болай самими һәм ипле итеп, эчке бер тыйнаклык һәм моң белән Роберт Миңнуллин гына әйтә белә. Башкортстан үзенең талантлы улын һәрвакыт көтеп ала, аны йотлыгып тыңлый. Тукайга баш ору халкыңның бөеклеген тану гына түгел, аңа лаеклы булып яшәү һәм киләчәккә бу рухи хәзинәне ишәйтеп тапшыру дигән сүз ул. Башкортстан улы — шушы көннәрдә үзенең олуг юбилеен бәйрәм итүче Рәдиф Гаташ, һәрвакыттагыча, сәхнәгә хисләр өермәсе белән чыкты. Г. Тукай премиясе лауреаты бөек остазының иң киеренке шигырь юлларын яттан сөйләде, Тукай шигърияте бүгенге көнгә дә аваздаш икәнлегенә басым ясады. “Гөл кебек сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без”. Габдулла Тукай ачы сарказм, җан әрнеше белән шушы сүзләрне бүген, безгә карата әйткән кебек ләбаса! Рәдиф Гаташ Тукай язмышыннан күп кенә тарихи-биографик мизгелләрне искә төшереп узды. Белүебезчә, шагыйрь 1912 елда Уфада булган. Уфаның матурлыгына, пөхтәлегенә сокланган ул, башкорт моңнарын тыңлап әсәрләнгән. Киләсе елда Тукайның Уфага килүенә төгәл 100 ел тула бит, шунысын да онытырга ярамый.

Үз казанында кайнаса да...

20 мая

Бервакыт Яңавылда очрашып сөйләшеп утырганда Илдар Юзеев: “Провинциядә яшәп, үсеп булмый. Казанга яки Уфага күчеп, шунда иҗат итәргә кирәк”, — дигән иде. Татарстанның халык шагыйре хаклы булган. Иҗатчы никадәр генә көчле булса да, кызганычка каршы, авыл яки кечкенә шәһәр “сазлыгы”ннан чыга алмый. Үз казаныңда кайнап кына ерак китә алмыйсың. Күпме талантлар шулай авылда югалып кала. Каһим Әүхәтовның “Табанымда җирем җылысы” дигән шигырьләр җыентыгын укып чыккач, көчле шагыйрьнең “провинция баткаклыгы”ннан чыга алмавына тагын бер тапкыр инандым. Чөнки янәшәдә язганнарыңны тыңлардай, сине аңлардай, көч һәм куәт өстәрдәй, язар өчен янә дәртләндерердәй, юнәлеш бирердәй кешең — фикердәшең юк. Шуңа үз казаныңда гына кайнарга мәҗбүрсең. Иҗат кешесе өчен бу бик аяныч. Ләкин Каһим Әүхәтов шул хәлдә дә югалып калмый, еллар буе каләм тибрәтүен дәвам итә, райондашларын, авылдашларын матур иҗат җимешләре белән куандыра. Ул — оптимист, һәр вакыйгага авыл кешесе күзлегеннән чыгып бәя бирә. Чөнки кендеге белән туган туфрагына береккән кеше ул. Аннан аерылуны күз алдына да китерә алмыйдыр. Шигырьләрендә крестьянга, үзе кебек үк хезмәт кешеләренә мәдхия, дан җырлый. Халыкчан, үзенчәлекле аның язганнары. Рифманың да коеп куйганын таба. Шуңа да кабатланмас, көтелмәгән яңгырашка ия аның поэзиясе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»