Әдәбият
Хәтердәге якты мизгелләр
25 мартаРеспубликаның Милли китапханәсендә күренекле әдибә Фәния Чанышеваның “Хәтердәге якты мизгелләр” дигән истәлекләр китабының исем туе үтте. Аны оештыруда китапханәнең башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү, вакытлы матбугат бүлекләре (мөдирләре — Айгөл Бурангулова һәм Эльвира Мөслимова) хезмәткәрләре зур тырышлык салды.
Сатирикның чираттагы җиңүе
15 мартаРусия Журналистлар берлеге узган елгы уңышларын барлады. “Ватан журналистикасының алтын китап киштәсе” Бөтенрусия конкурсында Марсель Сәлимов җиңүче дип табылды. Абруйлы премия шагыйрь-сатирикка “Заманы нинди — көлүе шундый” дигән яңа китабы өчен бирелде.
Шигърият дигән могҗизалар иле
13 марта“Кызыл таң” гәзитендә үзешчән шагыйрьләр белән осталык дәресе үткәрелде
Редакциягә шигырьләр күп килә. Җан авазы булып күңеленнән өзелеп төшкән заңны авторларыбыз үзләре өчен генә калдырмый, башкаларны да таныштыру теләге белән яна. Чыннан да, үзең язган әсәр үзеңә бик шәп булып тоелырга мөмкин. Әгәр берәр дустың яисә танышың аны мактап та җибәрсә, инде үзеңне чын шагыйрь итеп саныйсың һәм башкаларны да шуңа инандырасы килә. Үз иҗатыңа тәнкыйть күзлегеннән карау кирәклеге хакында күп язылды инде. Аңа карап, редакциябезгә шигырь юллаучылар кимемәде, киресенчә, гамәли ярдәм сорап шалтыратучылар да байтак. Менә шундый дистәдән артык шигырь сөючене “Кызыл таң” редакциясенә “түгәрәк өстәл” артына чакырып, шигырь турында сөйләшү үткәргәч, шигъри иҗатның кеше тормышы өчен никадәр зур әһәмияткә ия булуы турында янә бер ачыш ясадым. Бәлки, бу ачыш та түгел, янә бер инанудыр.
Прәннек һәм камчы белән
11 мартаБашкортстан Язучылар берлегендә Дүртөйле иҗатчыларының әсәрләре тикшерелде
Аны Берлек идарәсе рәисе урынбасары Фәния Габидуллина оештырды. Дүртөйледәге “Дулкын” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рафаэль Хафизов үзе белән бер төркем каләм тибрәтүчеләрне алып килгән иде. Алар арасыннан шигырьләр язуга маһир Гөлнара Маһиянова һәм хикәя-повестьлар авторы Тәслия Әхмәтова үз иҗат җимешләрен татар, башкорт әдәбияты аксакаллары: Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, Салават Юлаев премиясе лауреатлары Хәсән Назар, Ирек Киньябулатов, ”Китап” нәшрияты мөхәррире Гөлшат Абдуллина, проза остасы, “Агыйдел” журналы хезмәткәре Сабир Шәрипов, талантлы балалар язучысы Фәрзәнә Гобәйдуллина, “Тулпар” журналыннан танылган шагыйрь Мөнир Вафин, прозаик һәм тәнкыйтьче Дилбәр Булатова, яшь галим Руслан Сөләйманов һәм башка каләм осталары хөкеменә тапшырдылар.
Базы буеның тылсымын тоеп яши
11 мартаАк кәгазь белән каләмне күңел сердәше итеп, шигърият илендә яшәүче Сәрия Сафиуллинаның узган елда “Кызыл таң” гәзите каршында “Базы буйкайлары тылсымлы...” дигән шигырьләр һәм хатирәләр җыентыгы дөнья күргән иде. Бу уңайдан күптән түгел Илеш районы үзәк китапханәсендә китапның исем туе үтте.
Укыгыз, көлегез, файдасы күп белегез!
04 мартаШагыйрь Камил Фазлыйның 65 яшьлек юбилее уңаеннан туган авылында оештырылган иҗат кичәсе шундый исем астында үтте
Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән Мәдәният елы уңаеннан чаралар башкалада һәм район үзәкләрендә генә түгел, төпкел авылларда да әледән-әле үтеп тора. Бәләбәй районының Тузлыкуш авыл клубында якташ-әдипләре, Русия һәм Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Камил Фазлыйның 65 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе дә Мәдәният елы кысаларында оештырылды. Шагыйрьне тәбрикләргә хакимияттән, “Кызыл таң”, “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитләреннән, “Тулпар” журналыннан рәсми вәкилләр, иҗатташ дуслары, күпсанлы авылдашлары килде.
Мин серләрен ачтым кояшның...
22 февраляТалантлы шагыйрә Факиһа Тугызбаева иҗатын, тәү чиратта, халыкчанлык билгели
Кулымда шагыйрәнең иң яңа басмасы — “Сайланма әсәр-ләр”енең беренче томы. Төрки дөньяда күптән танылган шагыйрә, моннан күп еллар элек Салават Юлаев исемендәге премия алган талантлы шәхеснең кирпеч калынлыгындагы сайланма шигырь-поэмаларын күргәч, каушап калына. Башкорт шигъриятенең алтын таҗын кигән шагыйрәне аңлап, аның милли горурлыгы, шигъри ядкәрләренең тарихи тирәнлегенә төшеп булырмы, аның югары идеаллары йөзен ачармы, әзерлегем җитәрме бу гаҗәеп рухи хәзинә турында сүз әйтергә, дип дулкынланып китапны ачуга, хуш күңеле, илаһи күз карашы, гаҗәеп ихласлыгы, хикмәтле гадилеге белән укучыны Факиһа апа үзе каршы ала кебек.
Чын интеллектуаль проза
05 февраляӘмир Әминевның “Кар кешесе” китабына бер караш
Сер түгел, 1990 еллар башында Советлар Союзы таркалгач, яшәешебезнең барлык рухи өлкәләре кебек үк, әдәбият та катлаулы хәлдә калды. Социаль заказ, идеологик бертөрлелек юкка чыкты, шуның нәтиҗәсендә күнегелгән әдәби кануннар җимерелде. Көнбатыштан кергән тенденцияләр йогынтысында, әсәрләрдә чынбарлыкны реалистик күзлектән чагылдыру урынына, дөньяны сәнгатьчә кабул итүнең мең төрле “изм”лы ысуллары калкып чыкты. Хәер, “дөнья” төшенчәсен әйләнә-тирә чынбарлыкка гына кайтарып калдыру да дөрес булмас хәзер. Чөнки бүгенге көн әдәбиятында, объектив чынбарлыктан бигрәк, субъектив — авторның аңында, фантазиясендә генә яшәгән иллюзор чынбарлык ешрак чагылыш таба, “сәнгатьчә дөреслек” төшенчәсе бөтенләй диярлек югала, чынбарлык белән миф, өн белән төш, фани дөнья белән әхирәт, әдәби әсәр белән фән кушылып, гади акыл белән аңлашылмаслык ниндидер катлаулы синтез тудырыла. Мондый әсәрләр фәндә “постмодернизм әдәбияты” дигән төшенчә астында йөри. Алар, укучының күңеленнән бигрәк, акылына мөрәҗәгать итә, идея-эстетик эчтәлекләре ягыннан да, башваткыч кебек, катлы-катлы булулары белән аерылып тора. Автор фикерен аңлау өчен укучының да әзерлекле булып, фәлсәфә, тарих, дин, әдәбият гыйлемнәрен су кебек эчүе сорала.
Иҗатыңда туктап калма, Рәсим!
28 январяУзган елда Башкортстан “Китап” нәшриятында Стәрлетамакта яшәп иҗат итүче, танылып килүче шагыйрь Рәсим Шәфи-Рәхмәтнең “Тәүге тукталыш” дигән шигырь җыентыгы дөнья күрде. Аның иҗаты күпләрне сокландыра, кызыксындыра, чәмләндерә. Шушы уңайдан “Кызыл таң” редакциясендә “түгәрәк өстәл ” оештырдык
Рәсим Рәшит улы Рәхмәтуллин Авыргазы районының Солтанморат авылында 1964 елда туган. Тәүге шигырьләрен мәктәптә укыган елларда ук яза башлый, Казан шәһәрендә чыккан “Ялкын” балалар журналының лауреаты да була. Ил чигендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Мәскәү технология институтының Уфа филиалында югары белем ала. Шул вакыттан бирле Стәрлетамак шәһәрендә яши.
Шигырьләре республика басмаларында дөнья күреп тора. 2005 елда “Тулпар” журналының лауреаты итеп танылды. Ә 2009 елда Бәләбәй шәһәрендә үткәрелгән “Илһам чишмәләре” фестивалендә 2нче урынга лаек булды. З. Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында 2009 елда — “Июль”, былтыр “Тәүге тукталыш” дигән китаплары басылып чыкты.
Язучылар иңендә мөһим бурыч
25 январяРеспублика Президенты Рөстәм Хәмитов Дәүләт җыелышы-Корылтайга агымдагы елга Юлламасында Мәдәният елында рухи тормышны үстерү, тарихи тамырларны барлау, иҗат коллективларына һәрдаим ярдәм күрсәтү җәһәтеннән мөһим бурычлар билгеләде. Әдипләребез дә бу җәһәттән үз иңнәрендә зур җаваплылык тоя. Башкортстанда урыс, башкорт, татар һәм башка халыклар әдәбиятларының нәтиҗәле үсеше өчен барлык шартлар тудырылган. Башкортстан Язучылар берлеге, Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты, республикада чыгып килүче вакытлы матбугат — барысы да бер йөгәндә халыкны рухи-мәдәни агартуга, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә хезмәт итә. Республика күләмендә әдәби чаралар да даими үткәрелеп тора.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”