Әдәбият

Башкортстан Республикасы Президентына мөрәҗәгать

17 сентября

Агымдагы ел ТЮРКСОЙ карары белән төрки дәүләтләрдә һәм Татарстан Президенты указы белән Татарстанда “Тукай елы” дип игълан ителде. Бу очраклы хәл түгел. Чөнки Габдулла Тукай — татар халкының гына бөек шагыйре булып калмыйча, дистәләрчә милләтләргә, аеруча төрки кавемнәргә яктылыкка-мәгърифәткә юл күрсәткән, бихисап әдәбиятларның классикларына остаз саналган бөек зат. Быел Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу Татарстанда һәм Башкортстанда, Русия Федерациясенең бик күп төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә дә киң билгеләп үтелде. Юбилей чаралары вакытында Казанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Уральскида, Әнкарада бөек шагыйрьгә һәйкәлләр ачылды. “Кызыл таң” гәзите редакциясе күптән түгел үткәргән “түгәрәк өстәл”дә Уфада да Габдулла Тукайга һәйкәл булырга тиешлеге хакында сүз кузгатылуын да бик урынлы дип исәплибез. Беренчедән, республиканың яңа Президенты Уфада һәйкәлләр аз булуына игътибарыбызны юнәлтте. Уйлавыбызча, аеруча каләм осталары ташта, металлда җитәрлек кадәр сынландырылмаган. Икенчедән, Тукайның башкорт әдәбиятына көчле уңай йогынты ясаганлыгы, төрле буын шагыйрьләре һәм язучылары аны турыдан-туры остазлары дип санавы бәхәссез. Аның башкорт шигърияте белән ихлас кызыксынуы, башкорт халык җырларыннан да илһам алуы, аларны өйрәнүе, кайберләрен хәтта көйләп йөрүе мәгълүм. Өченчедән, киләсе елның язында Тукайның Уфага килүенә 100 ел тула. Аның классигыбыз Мәҗит Гафури белән дуслыгы үзе генә дә кардәш ике әдәбиятны, ике халыкны берләштерүче, якынайтучы тарихи сәхифә булып тора. Алар бер гасыр элек салган дуслык күперләре төрле сынауларны үтеп, ныгый бара. Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы ныгуга һәр буын үз өлешен кертергә тиеш.

Серләре бар әле, моңы бар

30 августа

Күренекле шагыйрә, уннан артык китап авторы, гәзитебезнең якын дусты Фәния Чанышева хезмәт юлын укытучы булып башлаган. Туган көне дә 1 сентябрьдә аның. Күркәм юбилее уңаеннан шагыйрә һәм педагог белән әңгәмә кордык. — Фәния апа, Сезнең өчен шигърият, шагыйрәлек нәрсә ул? — Бу сорауга бер сүз белән, җиңел генә җавап биреп булмас. Шулай да тырышып карыйк. Шигърият хакында: “Ул кешегә югарыдан бирелә, Аллаһы Тәгалә бүләге”, дигәнне ишеткәнем бар. Дөрестер. Минем аңлавымча, шигърият — акыл-зиһен, хис-тойгыларның бергә кушылуыннан туган иҗат җимеше. Кеше күңелендәге кичерешләр — мәхәббәт-нәфрәт тә, кайгы-шатлыклар да, әрнү-тетрәнүләр дә, уйлану-сагышлар да, йөрәк җилкенүләре дә шигырь тууга сәбәп буладыр. “Утырып шигырь языйм әле” дип, бу җаваплы шөгыльгә берәү дә алынмыйдыр. Әйткәнемчә, югарыда санап кителгән хис-тойгылар нәтиҗәсендә туган акыл һәм йөрәк җимеше ул. — Әдәбият, шигърият сөючеләргә мәгълүм: Сез — билгеле шагыйрь Гыйлемдар Рамазановның тормыш иптәше. Шагыйрә дә, шагыйрь хатыны да... Кайсы миссия авыррак? Хисле ике кеше бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлагандыр... — Без шагыйрь һәм киләчәктә галим булачак Гыйлемдар Рамазанов белән дүрт ел институтта бергә укыдык. Утлы яу юлларын үтеп кайткан берничә егет, озын толымлы авыл кызлары арасында аеруча абруйлы, үзләрен бик җитди тотулары белән бергә, һәрьяклап үрнәк иделәр. Төркемебез зур түгел, татулыкта, аңлашып аралаштык. Без Гыйлемдар белән икебез ике тарафтарак. Аның бик җитди яратып йөргән кызы бар, мин дә аның белән бер бүлмәдә яшәүче, шулай ук фронтовик егет белән очрашам. Без, ничектер, Гыйлемдар белән сердәшләр булып киттек. Яраткан кызы белән аралары суынган чакта татулаштырырга тырышып йөрүем истә... Мәхәббәт дигәне... соңлабрак килде. Төркемебездәге фронтовикларның берсе лекция вакытында шундый хәбәр җиткерде: “Мин сине бик ошатам, бүгеннән өйләнер идем. Ләкин Гыйлемдар: “Син аңа тимә инде, мин аңа үзем өйләнәм”, ди. Бу хәбәр мине бик гаҗәпләндерде.

“...И мөкатдәс моңлы сазым”

27 августа

2011 ел бөек татар шагыйренең 125 еллыгы уңаеннан ТЮРКСОЙ тарафыннан Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Бу җәһәттән төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Дүртөйле районының Чишмә авыл мәдәният йортында да китапханә мөдире Ильвера Исхакова оештыруында “…И мөкатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә мәктәп укучылары, авылның һәвәскәр артистлары, “Җанчишмә”, “Фикердәш” клубы әгъзалары һәм инде танылу яулаган “Акчишмә” җыр ансамбле катнашты. Әйе, еллар үткән, ара ерагайган саен Тукай шәхесе безгә якыная, кадерлерәк була бара. Тукай иҗаты — татар халкының гаҗәеп зур байлыгы ул. Мәкаль-әйтем һәм канатлы сүзләргә әйләнеп киткән шигъри юллары, гимн булып яңгыраган “Туган тел”е, Җир шарының барча халыкларын сокландырган “Шүрәле”се үзе генә дә ни тора!.. Тукай туган көн — тамырларында татар каны аккан, телләре үзебезчә “әттә-әннә” дип ачылган һәм бүген дә горурланып шул телдә сөйләшкән милләттәшләребез өчен бәйрәмнең иң кадерлесе, газизе һәм изгесе. Тукайлы булу — зур булу, җырлы-моңлы булу, туган телле, татар телле булу дигән сүз ул. Бар нечкәлекләренә кадәр уйланып әзерләнгән һәм җыр-моң белән үрелеп барган әлеге кичәдә укучы балаларның, яшьләрнең, хәтта әбиләрнең дә бөек Тукай шигырьләрен бер ялгышмыйча, чатнатып, сәнгатьле итеп сөйләүләре, аның әкиятләрен, тормышыннан кайбер күренешләрне сәхнәләштерүләре, “Акчишмә” ансамбленең Тукай шигырьләренә язылган җырларны дәртле һәм моңлы итеп башкаруы — болар барысы да шагыйрьне тирән ихтирам итүләре, яратулары һәм үлемсез иҗатына мөкиббән булулары хакында сөйли иде.

“Шигърият белән яшәү - бәхет ул”

24 августа

Яугир шагыйрь Муса Гали турында истәлекләр

5-6нчы сыйныфларда укыганда минем кайбер шигырьләрне мәктәпнең стена гәзитендә дә чыгаргалыйлар иде. Берәр елдан аларны “Пионер” журналына да җибәрдем һәм хат аша шагыйрь Муса Гали белән таныштым. Менә аның миндә сакланып калган хатларының берсе. Ул 1954 елның 27 гыйнварында язылган. “Рәшит туган! Синең “Әти”, “Укучыга”, “Суыкта” дигән шигырьләрең белән таныштык. Аларда әлегә кимчелекләр күп. Барыннан да элек шигырьне техник яктан яхшы эшли белергә кирәк. Синдә, еш кына очракта, ритм, рифма бозыла, бер үк сүзләр күп тапкыр кабатлана. Шигырьнең фикерле һәм шул ук вакытта мөмкин кадәр кыска язылуына ирешергә кирәк. Синең шигырьләр бик озын, ә фикерләре аз. Сәлам белән, “Пионер”ның әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире Муса Гали”. Шундыйрак эчтәлекле ике-өч хат алгач, “Пионер”га шигырь җибәрүдән туктап тордым. Юк, күңел төшүдән түгел, киресенчә, бу хатлар миндә шигырьгә кызыксынуымны арттырды. Нәрсә ул ритм, рифма? Гомумән, шигырь ничек булырга тиеш? Шул хакта китапханәдән китаплар, гәзит-журналлар табып укыдым... Ниһаять, 1957 елның мартында берничә шигыремне “Пионер”га җибәрдем.

Сикәлтәләр аша

18 августа

Гаяз Исхакый әсәрләре эзеннән

1984 елда Г. Тукайның биштомлыгын матбугатка әзерләгәндә өченче том турында редколлегиянең махсус киңәшмәсен үткәрергә кирәк булды. Томнарны әзерләшүче буларак, утырышта мин дә катнаштым. Биштомлыкны төзүче Рашат абый Гайнанов өченче томдагы искәрмәләрдә Гаяз Исхакый хакында мәгълүматны киңрәк биргән иде. Исхакыйны болай пропагандаларга ярыймы? Главлит үткәрерме? Шулай басылса, бу хакта язып чыксалар? Ул чагында безнең органнар нәрсә әйтер? Киңәшмәдә шушы турыда сүз барды. Редколлегия әгъзасы Сибгат ага Хәкимнең шул утырышта әйткән сүзләрен язып куйганмын: “Җәмәгать, Гаяз Исхакыйның олы язучы икәнлеген киләчәк буыннарга без әйтмәсәк, кем әйтер? Шул ук Көнбатыш әйтерме? Ул бит инде, әйтсә, үзенчә әйтер...” Рашат абыйның “контрабанда”сы үтмәде. Өченче томнан Г. Исхакыйга кагылышлы байтак юллар төшереп калдырылды. “Эмигрант” төшенчәсенең “хыянәтче” дигән төшенчә белән тәңгәл йөргән чагы иде шул әле. Бу турыда аерым кешеләрне генә гаепләп булмый инде, бөтен ил буенча системасы шундый булгач. Үзгәртеп кору чоры, кыйммәтләрне яңабаштан бәяләү чоры килмәгән иде әле... Бу вакытта мин Г. Исхакыйның байтак әсәрләре белән таныш идем инде. Гарәп язуыннан хәзерге хәрефкә күчереп, машинкада бастырып та куйган идем. Тыелган җимеш татлы була диләр. Әдипнең барлык китапларын да күрсәң иде, күчерсәң иде, дигән уй күңелдән һич китми. Ә андый китапларны каян табарга? Моның шикелле “Наполеон планнарын” тормышка ашырыйм дисәң, бернинди таныш-белешкә мөрәҗәгать итмәскә, беркем белән фикер алышмаска, үзеңне дә, таныш-белешне дә шикле хәлләргә куймаска, бары тик бөтенләй чит, үзең моңарчы белмәгән-күрмәгән, шулай ук уртак танышлар да булмаган кешеләр белән генә эш итәргә!

Гадилектә - бөеклек

16 августа

Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллинның шигырьләр шәлкеме басылып чыкты. Шуны укыгач, күңелемдә күптән йөргән фикерләр белән уртаклашырга булдым. Роберт Миңнуллин безнең күз алдында үсте, таланты канат җәйде. Яшьтән үк Казанга китеп, әсәрләре белән халык сөюен яулап, “халык шагыйре” исемен алды. Чагыштырмача яшь булса да, 7 томлык әсәрләрен бастырып чыгаруга иреште. Үзе Татарстанда яшәсә дә, туган җирен, гүзәл Башкортстанын йөрәгендә саклый белә, әсәрләрендә һәрвакыт туган як темасы, татар һәм башкорт халкының бердәмлеге, дуслыгы, туганлыгы темасына киң урын бирә. Ул — чын-чыннан халыклар бердәмлеге өчен көрәшүче әдип. Башкортстанга гел кайтып тора. Төрле әдәби чараларда катнаша, ә халыклар бердәмлеге нәкъ менә шундый олы шәхесләрнең башлап йөрүенә бәйле бит инде. Робертны студент вакытыннан ук беләм. Шигырьләрен укып барам. Әле ул беренче китапларын чыгарып, яшь шагыйрь исеме белән йөргәндә үк без алар белән Бөре шәһәрендә, андагы педагогия институтында, ял йортында зур бер төркем булып, шигырьләр укып йөргән идек. Ул чакта без — “Кызыл таң” редакциясендә эшләүче шагыйрьләр Әнгам Атнабаев, Муса Сираҗи — атаклы җырчыбыз Илфак Смаков катнашлыгында үткән халык белән җылы очрашулар күз алдыннан китми. Робертның шул вакыттагы шигырьләре үк аның зур талант иясе булуын әйтеп тора иде.

Әдәбиятта көтелмәгән күренеш булды

11 августа

Марат Муллакаевның “Нәнәй” повесте тетрәндерә дә, уйландыра да, яшәргә көч тә бирә

Язучы, журналист, “Башкортстан панорамасы” журналы мөхәррире Марат Муллакаевның “Нәнәй” китабы тиз арада киң таралыш алды һәм үз укучысын тапты. Республика, район гәзитләрендә күптөрле бәяләмәләр, фикерләр дөнья күрде. Кеше китап укымый, дибез — укыйлар икән. Бары укырлык итеп язарга гына кирәк. Редакциягә китап турындагы фикерләрен җиткерү өчен шалтыратулардан телефон тынып торганы юк, хатлар да күп килә. Менә шуларның кайберсен укучыларга җиткерәбез.

Нәфис сүз снайперы

04 августа

Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов. Бу исем узган гасырның икенче яртысыннан алып күпләргә таныш. Әгәр дә 1942 елда Иглин районында төзелеп, тарихта “Курск дугасы” дип теркәлгән дәһшәтле тәмугъны үткән Башкорт миномет полкы яугирләренең хатирәләрен уятырга туры килсә, белеп торыгыз, алар мотлак аны: “Полкыбызда гына түгел, тоташ фронтта фашистларны күп кырган, кырылырга өлгермәгәненең котын алган снайпер-минометчы! Авырлыгы өч центнер ярымнан артык булган полк минометы белән дә җиңел эш итте. Расчетта командир исәпләнсә дә, күп вакыт үзе атып, башкаларга мәргәнлек серен өйрәтә, аларга гамәли сабак бирә иде”, — дип телгә алачаклар. Шуңа ярсып аккан Днепрны кичкәндә Суфиян Поварисовның тоташ армия командованиесен сокландырырлык осталык белән эш итеп, батырлык күрсәтүенә дә, шуның өчен Советлар Союзы Герое дигән югары исемгә тәкъдим ителүенә дә гаҗәпләнәсе түгел. Кызганычка каршы, югары исемнең билгесе булган Ленин ордены белән “Алтын Йолдыз” медален күкрәгенә тагарга насыйп булмый аңа. Чөнки безнең бюрократия армиядә дә үз табигатенә тугры була. Кыскасы, командованиенең миномет расчеты командиры Суфиян Поварисовны Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә тәкъдим итү турындагы рапорт-юлламасы СССР Югары Советы Президиумы рәисе Михаил Калининга барып җитә алмыйча, кайдадыр югалып кала.

Тагын бер сатирик каләм

28 июля

Шул сүзләрне яздым да уйланып калдым: арттырып җибәргән, дип кабул итмәсләрме? Әгәр шулай фикер йөртүче булса, мин аларга Рәзилә Ырыскуҗинаның “Әй әттәгенәсе!” дигән тәүге җыентыгын укырга киңәш итәм. Бу китапка сатирик хикәяләр, юмористик монологлар тупланган һәм аларның барысы да “Һәнәк” журналы белән бәйле. Журнал миңа, Наҗар Нәҗми баш мөхәррир булып эшләгән илленче еллар азагыннан ук анда языша башлаган кешегә, кадерле һәм аның белән бәйләнешле һәр әсәр көн кадагына сугуы белән күңелне җәлеп итеп килә. Кырык ел анда мөхәрририят әгъзасы булганда күп авторларның язмалары журнал аша үтте һәм байтак язучылар чын сатирик булып җитеште. Ә Рәзилә Ырыскуҗина — шуларның иң яшьләреннән берсе. Әлеге гасырның башында редакциягә эшкә яшь кенә бер кызны алдылар.

Тынгысыз йөрәк җимеше

20 июля

Гәзитнең штаттан тыш хәбәрчеләре дигәндә күз алдына, нигездә, егәрле, басмабызның тугры дуслары булган ир-егетләребез килеп баса. Әмма алар арасында гүзәл затларыбыз да аз түгел. Наилә Кадыйрова шуларның берсе дип әйтер идем. Бигрәк тә ун-унбиш ел элек “Кызыл таң” битләрендә аның язмалары еш күренде. 80 яшьнең үренә менгән бүгенге мәлендә дә гәзит белән араны өзгәне юк. Шуңадыр да әле аңа бу яшьне бирерлек тә түгел. Һаман җитез, әйләнә-тирәдәгеләрне һаман сокландырып яши. Наилә Кадыйрованың “Кеше язмышы” дигән җыентыгы да дөнья күрде. Наилә апа белән “Кызыл таң” гәзитенең хатлар бүлегендә эшләгәндә таныштым. Бүлеккә укучыларыбыздан хатлар һәм хәбәрчеләрдән мәкаләләр елга булып агыла иде. Миякә кызы Светлана Ибраһимова алар белән ныклап танышып, тематикасы буенча аерып тиешле бүлекләргә тапшыра килде. Ул вакытта Миякә-Әлшәй буенча гәзитнең үз хәбәрчесе булмады. Миякә районыннан укытучы Әнвәрбәк Кәримов һәм Әлшәй район гәзитеннән Солтан Галиев алыштырып килде дип әйтсәм ялгышмам. Еш язалар иде, аларның язмаларыннан башка гәзит чыкмагандыр. Наилә Кадыйрова шулай ук укучыларыбызны бу төбәктә булган хәл-вакыйгалар белән таныштырып барды. Уфага килсәләр, мотлак “Кызыл таң”га кереп, күрешеп, мәкаләләрен калдырып китәләр иде. Наилә апа да якташлары янына керми, хәл-әхвәл сорашмый кайтып китми. Шунда мин дә аның белән танышып алдым. Тормышта шушындый киң күңелле кешеләрне күрү ул олы куаныч тудыра. Андыйлардан тирә-якка яктылык сирпелгәндәй була. Мине исә ул иң тәүдә зыялылыгы белән үзенә каратты. Ул килеп керсә, бүлмә яктырып китеп, аның әйткән сүзләре күңелгә сары май булып ята иде. Укытучы кеше шундый булырга тиеш тә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»