Әдәбият

Яңа костюм хикмәте

18 ноября

— Нәҗип абый хәйләкәр кеше, — диде драматургның 90 яшьлек юбилеена килгән Татарстанның халык шагыйре, Роберт Миңнуллин. Бу хәйләкәрлекне ул костюм алыштыруда күргән. — Юл буе шуны уйладым, — ди Роберт Мөгаллим улы, — әгәр дә Нәҗип Асанбаев үзенең юбилей кичәсенә орден-медальләре тагылган костюмын киеп килсә, Президент Рөстәм Хәмитов яңа орденны кайда тагар икән дип. Ә ул — өр-яңа костюмда! Костюм бәхетле булды, беренче көнендә үк Президент Рөстәм Хәмитов аңа үз куллары белән “Башкортстан Республикасы алдында казанышлары өчен” ордены такты. Һәм шунда ук драматургның иң зур мактау билгесенә — халык мәхәббәте һәм ихтирамына ия булуын ассызыклады, иҗатын югары бәяләде. Юбилей кичәсе бер атна дәвам иткән театрлар фестиваленнән соң үтте. Башкала халкы бер атна дәвамында Нәҗип Асанбаев әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап кинәнде. Фестивальне “Чияле тау”, “Зәйтүнгөл”, “Җиде кыз” спектакльләре белән Салават башкорт дәүләт драма театры башлап җибәрде. Салават театры әдипнең тормыш юлында мөһим урын биләп тора. Кайчандыр бу театрның директоры булып эшләп киткән Нәҗип Асанбаев бүгенге көндә дә коллектив белән элемтәне өзми, артистларның һәр казанышын, һәр яуланган баскычын күз уңыннан кичерә. Хәер, әдипнең күңел түрендә урын алган театрлар бер Салават шәһәре белән генә чикләнми.

Асанбай әлифбасы

09 ноября

Башкортстанның халык язучысы Нәҗип Асанбаевка - 90 яшь

Башкортстанның халык язучысы, күренекле драматург, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават һәм башка бик күп орденнар кавалеры Нәҗип Асанбаевка — 90 яшь. Юбилей датасы аның турында язарга бер сәбәп булса, әдәбиятыбыз аксакалының дөнья, тормыш турында уйланулары күңелнең иң нечкә кылларына барып кагыла. Нәҗип Асанбаевның туксан еллык гомер юлындагы вакыйгалар үзенчәлекле алфавит, тормыш әлифбасы хасыйл итә. А-ә. Ата-ана, әткәй-әнкәй. Без — керәшеннәр. Православие диненә табынабыз. Авылыбызда чиркәү бар иде. Ул дингә табыну урыны гына булмый. Дьяконыбыз да, попыбыз да Казанда укыганнар, югары белемле булганнар. Чиркәү халык өчен тәрбиягә, әдәп-әхлакка өйрәтүче миссиясен дә үтәгән. Авылыбыздагы яшьләр барысы да чиркәүдә оештырылган хорга йөргәннәр. Бик матур, тәэсирле җырлаган бу хор. Минем әти дә йөргән аңа, әтием бик чибәр, озын буйлы, зирәк кеше булган. Шуңадыр аны дин нигезләренә өйрәнү өчен Казанга укырга җибәргәннәр. Әмма әтигә дин әһеле булып авылга кайтырга насыйп булмый, аны армиягә алалар. Бу революциягә кадәр була. Ул Порт-Артурда хезмәт итә. Бер генералның адъютанты булган, диләр. Бәлки денщиктыр, ягъни офицер чинындагы кешегә хезмәт күрсәтүче солдат. Әтием шул Порт-Артурдан баеп кайткан. Өч зур төргәк (авылыбызда аны тюк диләр иде) ефәк, тукыма кебек мануфактура төяп алып кайткан. Әтине бөтен авыл халкы уратып алган. Шунда әти кайчы соратып алган да төргәген ачып, кешеләргә берәр метр ефәк, башка тукыма кисеп өләшкән. Бер читтәрәк яшь кенә, чибәр кыз басып торган. Әтинең күзе бу кызга төшкән. Ә тегесе бүләк алырга килми икән. Шунда әти икенче төргәгендәге затлырак ефәктән берничә метрны кисеп алган да кыз ягына һавага чөйгән. Авылдашлар, Анна, бусы сиңа, ал, диләр икән. Шунда гына минем булачак әнием һавада бик озак эленеп торган ефәкне эләктереп алган. Әти зирәк кеше булган, дидем. Товарларын сатып, ул кибет ачарга хокук ала. Баеп китә. Әнием Аннага өйләнеп, бик матур дөнья көтәләр. Әмма әтине 1914 елда тагын армиягә алалар. Әни берүзе сату эше белән шөгыльләнә алмый, кибетләр ябыла һәм ул крестьян эшенә күчә. Шулай да безнең гаилә авылда хәллеләр исәбендә кала. Әти империалистик сугыштан яраланып кайткач, озак кына чирли. Башкача сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә алмый. Күпне күргән, урыс телен дә яхшы белгән кеше буларак, аны күбрәк җәмәгать эшендә катнаштыралар. Мин туган елда илебезгә ачлык килгән. Шул елларда безгә Америка ярдәм кулы суза. Алар Русиягә азык-төлек, кием-салым җибәрә. Шушы ярдәмне саклау-таратуны әтигә йөклиләр. Кешеләргә өләшәсе әйберләрне әти кайчандыр кибет итеп тоткан келәтенә куя. Берзаман бу келәтне талыйлар. Каракны фашларга бөтен авыл җыела. Тәүдә безнең өйне тентиләр. Аннары өй борынча китәләр. Арт урамда яшәүче Нюра исемле апа урлаган булып чыга. Азык-төлекне бер капка тутырып бакчасына күмгән. Халык ач, ачулы. Нюраны һәм аның ирен авыл читендә үскән куш каен янына алып киләләр. Иренә көрәк тоттыралар да хатынына кабер казырга кушалар. Тегесе елый-елый, калтырана-калтырана казый. Ач халык коточкыч вәхшилеккә бара шунда. Теге хатынны казылып та бетмәгән кабергә төшерәләр. Белмим, бу хәлгә түзәргә нинди йөрәк кирәк булгандыр... Әмма халык туктамый. Шулай да карак Нюраны тере килеш күммиләр, аның йөрәге түзми. Кабергә төшкәч бахыр җан бирә. Менә шулай, халык вакыты-вакыты белән шундый вәхшилеккә дә бара ала. Шундый ук хәл Дәүләкән районының Чуенчы авылында да булган икән. Бу хакта атаклы хирург Наил Гатауллин язып чыкты.

Драматургиябезнең “паша”сы

08 ноября

Әдәбият дөньясында да күнегелгән кануннар бар: шагыйрьләр — шагыйрьләр турында, прозаиклар үзләре турында язучан. Драма жанрында да шул ук хәл. Һәркем үз мохитенә якын булганны хуп күрә. Мин исә бу мәкаләмдә олы драматург, әдәбиятыбызның узаманы Нәҗип Асанбаев турында үземнең кайбер уйларым белән бүлешмәкчемен. Чөнки ул, әдәбиятның иң катлаулы, иң авыр цехында эшләвенә карамастан, бөтен төр жанрларда да иҗат итүче каләмдәшләре белән иң гади мөгамәләсе, әңгәмәчел, иң җиңел аралашучан, һәркемгә кирәкле тел ачкычы табучан шәхес. Минем Нәҗип Асанбаев дигән драматург белән беренче очрашуым студент елларына туры килде. Ул чорда (1963-1968) Башкорт дәүләт академия драма театры хәзерге опера һәм балет театры бинасында иде. Һәм без студентлар — кичәге авыл кызлары һәм малайлары, театр карарга группабыз, хәтта бөтен курсыбыз белән йөри идек. Хәтердә: театрда шаулап, зур уңыш-алкышлар белән “Рәйсә” (1957), аннан “Фәйзи” (1962) спектакльләре барды. Бер-бер артлы куелган бу драмаларны тәү тапкыр караганга хәзер инде байтак гомер үтеп киткән, ә тамашачыларның артистларны аягүрә басып алкышлаулары һаман күз алдында. Әле генә күңел тетрәтерлек, кызу, кискен тормыш күренешләреннән суынып та өлгермәгән сәхнәгә баһадир гәүдәле, ачык йөзле, ак чәчле драматургның киң елмаеп чыгып басуы, безне ничектер, хисләр коеныннан айнытып җибәрә иде.

Фоторәсемдә кемнәр?

26 октября

Габдулла Тукай шәхесенә кагылышлы яңа фактлар

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) бәйле нәшер ителгән күп кенә чыганакларда, альбомнарда бер фотокарточканы күрергә мөмкин. Аерым алганда, анда бүрәнәләрдән ике катлы итеп төзелгән, беренче һәм икенче каттагы өчәр тәрәзә арасында урыс телендә “Редакция газеты “Эль-Ислах” дип язылган һәм шунда ук гәзитнең гарәп хәрефләрендә татарча атамасы куелган элмә такта фонында өч кеше басып тора. Моның аңлатмасындагы язмаларда бары тик “Әл-ислах” гәзите урнашкан бина. 1908”, яки “1908-1909 елларда Казанда “Әлислах” гәзите редакциясе урнашкан йорт (хәзерге Тукай урамы, 63нче йорт)” дип кенә чикләнелә. Гәрчә бу мәгълүмат дөрес булса да, әлеге фотографиянең тарихы нидән гыйбарәт, анда кемнәр сурәтләнгән соң? Соңгы вакытларда максатчан эзләнүләребезнең кайбер нәтиҗәләре бу сорауга берникадәр ачыклык кертү мөмкинлеге бирде. Билгеле ки, ХХ гасыр башында татар шәкертләре арасында милли торгынлыкка каршы яшерен җәмгыятьләр төзелә башлый. 1901 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә оешкан “Иттихад” (“Берлек”) шундыйларның берсе була. Аның басма органы — кулъязма “Әл-Мәгариф” гәзите. Бу оешманың дәвамчысы буларак, 1904 ел ахырларында Казанда алдынгы татар яшьләре тарафыннан “Әлислах” дигән комитет төзелә. Аның төп максаты булып шул чордагы татар шәкертләрен берләштерү, мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын үзгәртү-яңарту була. Бу оешманың әгъзалары — Фатыйх Әмирхан (1886-1926), Вафа Бәхтияров (1881-1960), Ибраһим Биккулов (1884-1938) һәм башкалар. Алар 1905 елның ноябреннән 1907 елның башларына кадәр җилем басмада, ягъни гектография ысулы белән яшерен рәвештә “Әлислах” гәзите чыгара. Комитет 1906 елның 12-23 гыйнварында Петербургта яшерен үткәрелгән Бөтенрусия мөселманнарының II съездына Казан шәкертләреннән вәкил итеп Ф. Әмирханны сайлап җибәрә, ә шул ук елның 10-15 маенда, 1907 елның 1-6 маенда Казанда прогрессив татар шәкертләренең шулай ук яшерен съездларын үткәрә. Аларда Ырынбур, Касыйм, Троиц, Чистай, Сембер, Самара һәм башка шәһәрләрдән дә вәкилләр катнаша, урыннардагы шәкертләр белән тыгыз бәйләнеш урнаштырыла.

Лекциягә билет

26 октября

Ул нинди сер саклый?

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Габдулла Тукай фондында уникаль бер документ саклана. Ул — “Шәрекъ клубы”нда лекция тыңлау өчен билет. Аны шагыйрьнең замандашы Габделбарый Рәхмәтуллин дигән кеше 1956 елда безнең институтка юллаган. Ул үзенең аңлатма язмасында болай дип яза: “1965 елның 15 апрелендә Җәүдәт Фәйзи мөхтәрәм шагыйрь Габдулла Тукаевның, бик күп төрле моңлы көйләрдә җырланган җырлары, үз көйләре белән җырланган шигырьләре турында радио аша концерт-әңгәмә тапшырды. Мин ничә еллардан бирле радио тыңласам да, йөрәгемә тәэсир биргән мондый көйләр яки әдәби тапшырулар тыңлаганым юк иде, тәмам хыялга чумдым да, сабыйларча еларга мәҗбүр булдым. Мин Тукай Казанда “Болгар” номерында торган чакта аны һәрвакыт күргәнлегемнән, 1905 елдан 1911 елга кадәр Казанда булганлыгымнан, иң яратып укыган шигырьләр аныкылар иде, аның һәрбер шигырен басылып сатыла башлаганчы нинди юл белән булса да табып укырга ашыга идем, шунлыктан аның шигырьләре минем йөрәгемә бик нык урнашкан. Әле мин хәзер дә карт булсам да, аның шигырьләрен китаптан карап яки күңелдән укымый калган көнем юк. Шул вакытта Кабан күле буендагы “Шәрекъ клубы”нда татар әдәбияты турында сөйләгән лекциясен дә тыңладым. Лекциягә керү өчен алынган һәм сакланып киленгән билетны һәм Галиәсгар Камал тарафыннан салынган квитанцияләрне дә җибәрәм.

Халык әйтсә, хак әйтә

22 октября

Кичә сөенечле хәбәр алдык: Башкортстан Президенты указы белән филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Г. Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, язучы-галим Суфиян Поварисовка — “Башкортстанның халык язучысы” һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исемнәре бирелгән. Без аларны югары исем белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗат чишмәләренең ургып, кайнап, җырлап торуын телибез. Суфиян Шәмсетдин улына “халык язучысы” исемен бирү турында “Кызыл таң” гәзите акция башлаган иде. Тәкъдимебезне бик күп гәзит укучылар күтәреп алды. Алар арасында мәктәп укучысыннан алып китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, фән докторлары, язучы-шагыйрьләр, җәмәгать оешмалары, дәүләт эшлеклеләре вәкилләре бар. Байтак шәхесләрнең хатлары гәзит битләрендә дөнья да күрде. Бу вакыйга өчен сөенүебезнең икенчесе — Суфиян Шәмсетдин улы безнең актив авторыбыз гына түгел, редакциядә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә дип әйтерлек укытучысы, өлкән остазыбыз. Аның тел гыйлеме өлкәсендәге ике дистәдән артык монографиясе, уку-укыту әсбаплары, йөзәрләгән публицистик, фәнни хезмәте студентларга гына түгел, укытучыларга, әдәбиятчы, яшь галимнәргә дәреслек ролен үти. Иҗатын шагыйрь булып башлап җибәргән яшь әдип әдәбиятның драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть, аеруча проза тармагындагы роман-повестьлары, хикәяләре белән китап сөючеләрне әсир итте. Галимҗан Ибраһимов турындагы тирән эзләнүле трилогиясе белән күпләрне сокландырды. Соңгы ун елда гына аның тугыз романы басылды. 87 яшьлек язучының кулында әле дә каурый каләм, ул әле дә иҗатта.

Сагынып сөйләргә калды

14 октября

Халык шагыйре Әнгам Атнабаев белән бик якын дуслар булып, еш аралашып яшәмәсәк тә, һәрчак бер-беребезгә, гаиләләребезгә карата җылы карашта булдык. Ул үзенең шаянлыгы, үткер сүзлелеге белән үзенә тарта торган шәхес иде. Шагыйрьләрнең бер төрлесе югары даирәләргә якын урала, Әнгамнең сүзләре белән әйткәндә, “мактауга һәм данга” күмелә. Икенчеләре халык арасында яши, башкаларның әрнү-кайгыларын, шатлык-куанычларын йөрәге аша үткәреп иҗат итә. Ә. Атнабаев нәкъ шундый шагыйрь иде. Шигырьләренең һәр җирдә, хәтта иң ерак авылларда да халык теленә керүе белән данлы булды ул.

Ул җыр булып яши күңелдә

24 сентября

Рәхимә Габдуллинаның (Хөсәенова) “Кәпәй авылым — асылташым” дигән яңа китабы Наҗар Нәҗминең Туган илгә багышланган шигъри юллары белән ачыла. “Бәләкәйме, зурмы — Ватан бер, Ул җыр булып яши күңелдә. Ватан — җир ул, Ватан — кешеләр, Ул тирәндә, йөрәк төбендә”, — дип яза шагыйрь. Туган җир, туган авыл. Йөрәккә иң якын, иң кадерле сүзләр. Һәркемнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Ул туган якның табигатенә сыенып, күңелләр төпкелендә йөзек кашыдай саклана. Кая гына барсак та, нинди генә матур төбәкләрне күреп соклансак та, туган якның гүзәллеген берни дә алыштыра алмый. Һәр авылның үз тарихы, үз мохите булса да, һәр авыл язмышында ил язмышы чагылыш таба, диләр.

Тормышны сыйдырган китап

23 сентября

Матбугатта дөнья күргән мәкаләләрне туплап, аерым китап итеп бастыру журналистикада яңалык түгел. Алар арасында уңышлылары да, композициясе тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, эчтәлеге сай булган, аннан-моннан җыелган чиле-пешлеләре дә бихисап. Билгеле, исәпкә бар санга юк андый китаплар журналистика үсешенә дә, укучыга да бернинди дә яңалык алып килми, фәкать авторның үзе өчен генә чираттагы күңел юанычы булып тора. Республикада билгеле журналист, каләмдәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең Бүздәк, Благовар, Чишмә районнарындагы үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльмановның “Дөнья бу...” китабына килгәндә исә, андагы һәр язма укучыны үзе артыннан ияртеп алып кереп китә. Әйтергә кирәк, бу һич очраклы түгел. Чөнки әлеге китапта гәзитнең иң сәләтле журналистларының берсе булган авторның “Кызыл таң”ның иң популяр “Дөнья бу...” рубрикасында җиде ел дәвамында дөнья күргән иң кызыклы һәм иң тормышчан язмалары тупланган. Хәер, “Кызыл таң” гәзитендә “Дөнья бу...” рубрикасының барлыкка килүе дә үзе бер тарих. Гәзит журналистларын теге яки бу бүлек кысалары белән генә чикләмичә, иҗади фикерләүне үстерү, басманы укымлы язмалар белән баету максатында 2004 елда “Кызыл таң”да ирекле темалар буенча эшчәнлекне киңәйтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләнде. Үз чиратында әлеге башлангыч тематик юнәлештә, чын мәгънәсендә, буаны ерып җибәргәндәй булды. Байтак “Кызыл таң”чыларның әлегәчә күңел түрендә генә йөрткән һәм күптәннән халыкка җиткерергә теләгән уй-фикерләре саллы язмалар рәвешендә гәзит битенә чыкты. Бу яңалык, әлбәттә, тиз арада укучыларның игътибарын җәлеп итте, редакция башлангычын хуплап, алар үзләре дә актив рәвештә әлеге иҗади эшчәнлеккә кушылды. Кичекмәстән, ирекле темаларга язылган һәм яшәешне төрле яклап чагылдыручы әлеге чын халыкчан язмаларны аерым рубрика астында тупларга кирәк иде. Әйтергә кирәк, рубрика исеме дә гәзит журналистлары арасында игълан ителгән иҗади конкурс нәтиҗәсендә табылды. 2005 елның 1 сентябреннән алып гәзитнең һәр санында даими дөнья күреп килүче “Дөнья бу...” рубрикасы “Кызыл таң”да шулай пәйда булды.

Зур шигъриятнең тарту көче

21 сентября

Дүртөйле районы халкы үзенең сокландыргыч кешеләре белән горурланып, аларны һәрчак кадерләп яши. Күптән түгел монда Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗми иҗатына һәм тормышына багышланган хәтер кичәләре булды. Аның төп сәбәпчесе якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның Н. Нәҗми иҗатына багышланган “Милли җаным” дип аталган уникаль китабы иде. Бу олы вакыйгага багышланган чараларга Казаннан Роберт Миңнуллин, Г. Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Рәдиф Гаташ һәм Уфадан Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, күренекле шагыйрьләр Кадим Аралбаев, Ирек Киньябулатов чакырылган иде. Кунакларны килеп төшү белән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин кабул итте һәм район тормышы, аның бүгенге казанышлары, халкының фидакарь эше белән таныштырды. Әдәби очрашулар гадәттәгечә мәшһүр Шәехзадә Бабич туган Әсән авылында аның музеен караудан, һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Әсән урта мәктәбендә җылы әдәби кичә булды. Анда кунаклар да, укытучылар да, укучылар да Ш. Бабич, Н. Нәҗмине олылап, шушы шәхесләр иҗатына сокланып сөйләде. Н. Нәҗми исемен йөртүче Дүртөйле башкорт гимназиясе ачылганнан бирле район үзәгенең бер коты булып, әллә кайдан үзенә тартып тора. Мондагы әдәби очрашу тагын да чагурак булып узуы да бик табигый иде. Гимназия директоры Гөлшат Хөсәеновадан башлап, кичәдә катнашучы укучыларга кадәр һәркем бар шатлыгын, күңел күтәренкелеген йөзләрендә балкытып торды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»