Әдәбият

Чыбыркысы шартлый әле шагыйрьнең

14 января

Менә ничә айлар инде бөегебез Фәридә апа Кудашевага багышланган яңа китапны җыйнап, төзеп, редакцияләп утырам. Дөресрәге, башкортның да, татарның да уртак Моңы, уртак Җыры булган Фәридә Кудашева дөньясында яшим. Җырларын тыңлый-тыңлый, аның турында язылганнарны укый-укый, аның белән булган дистәләгән очрашуны хәтерли-хәтерли моңнар, хисләр, сагыну-сагышлар эчендә йөзәм. Ә инде “Китап” нәшриятында чыккан “Фәридә Кудашева. Тормышы һәм иҗаты” дигән затлы, зәвыклы альбом күптән инде минем өстәл китабыма әверелде. Китапны төзеп, дөньяга чыгаручылар — Галия Галимова белән Хәсән Назар. Мин генә түгел, бөтен җыр сөючеләребез дә рәхмәтледер аларга! Галия Галимованың әлеге альбомга алынуы бер тамчы да гаҗәпләндерми. Чөнки ул — бөтен гомерен китап чыгаруга багышлаган шәхес, үз эшенең остасы, шушындый ук асыл, шушындый ук кыйммәтле дистәләгән китап чыгарган нәширләребездән. Ә шагыйрьнең нәкъ менә шушы китапка алынуы кайберәүләрне аптыратырга да мөмкин. Мин дә башта бераз сәерсенебрәк калган идем. Әмма үзем дә шушындый ук эшкә тотынгач, Хәсән Назарны тагын да ныграк аңлый башладым шикелле. Шагыйрь белән җырчыны, әлбәттә, иң элек моң таныштырган, җыр табыштырган. Шагыйрь ничәмә-ничә еллар Фәридә апаның Олы Иҗаты белән яшәгән, аның үз иҗаты да шул Моң белән өретелгән. Баксаң, Хәсән Назарның җырчы иҗаты турында шактый гына язмалары чыккан, аның белән ул иҗади әңгәмәләр уздырган, Фәридә апаның моңдашы, җәмәгате Бәхти Гайсин турында да мәкаләләр язган. Һәм, әлбәттә инде, Бөек җырчыга үзенең гүзәл шигырьләрен багышлаган. Фәридә Кудашевага багышланган шигырьләр арасында иң матурлары Хәсән Назарныкы түгел микән әле? Бөек Хәсән Туфанныкыннан кала, билгеле...

Шаранның данын аның кешеләре арттыра

11 января

Күптән түгел кулыма Уфаның “Мир печати” нәшриятында 2011 елда басылган “Край родной, навек любимый” дигән гаять зур күләмле һәм бик зәвыклы китап килеп керде. Ул Шаран районының тарихына, бүгенгесенә һәм аның күренекле кешеләренә багышланган. Районнар һәм шәһәрләр турында соңгы елларда дөнья күргән китаплардан ул тирән энциклопедик эчтәлеге белән аерылып тора, дияр идем. Аның автор-төзүчесе Нәзиф Миңнегалиев үзенең ару-талу белмәс хезмәткәр, районның ялкынлы патриоты икәнлеген тагын бер тапкыр күрсәткән. Яшь чагында ул колхозда эшләгән, мәктәптә балалар укыткан, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. 24 ел партия эшендә, шул исәптән КПСС район комитетының икенче секретаре булган. Нәзиф Хаҗгали улы дүрт медаль белән бүләкләнгән. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Шаран районының шәрәфле шәхесе. Бу китап-энциклопедияне эшләүгә ул зур җаваплылык белән караган. Районның тарихы һәм күпьяклы тормышы җентекле яктыртылу белән бергә аның табигате, истәлекле урыннары, хайваннар дөньясы да читтә калмаган. Карап торуга әллә ни үзенчәлекләре дә булмаган гап-гади район. Әмма республиканы, илне данга күмгән күпме шәхесләр үстергән ул. Биредә татарлар, башкортлар, урыслар, чувашлар, марилар һәм башка милләт вәкилләре бердәм гаилә булып яшиләр. Шаран халкының гаҗәеп кунакчыллыгын күп еллар элек бу якларда командировкада чакта үзем дә күрдем.

Талантлы шагыйрә белән очрашу

30 декабря

Декабрьнең соңгы көннәренең берсендә Октябрьский шәһәренең “Нуруль Ислам” мәдрәсәсендә Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы, талантлы шагыйрә, бик күп китаплар авторы Дилә ханым Булгакованың мәдрәсә шәкертләре, мөгаллимнәре һәм мөгаллимәләре белән очрашу кичәсе булды. Очрашуда шулай ук Туймазы шәһәреннән шагыйрә Әлфирә Бикмәтова, үзәк китапханә рәссамы, шигърияткә мөкиббән Риканс Гыйлемҗанов та катнашты. Дилә Булгакова тумышы белән Шәриф Биккол, Рәшит Низамов, Фәрит Исәнгулов, Гайса Хөсәенов, Мөхәммәтсәлим Өметбаев кебек язучы-әдипләр, галимнәр һәм абруйлы шәхесләр чыккан төбәктән — 1937 елда Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туган.

Кеше китә, җыры кала

20 декабря

Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды

Декабрьнең салкын бер көнендә олы йөрәкле Нурсөя апа һәм “татар Корчагины” Фәнис абый Яруллиннар хакында “Яңа гасыр” телевидениесе тапшыруын карагач, соклануымны белдереп, аларга телефоннан шалтыратырга булдым. Күптәнге танышларым ич. Һәрвакыт трубканы Фәнис абый ала иде. Тик... бу юлы аны олуг шагыйрьнең туганы Халидә алды һәм: “Без Фәнис абыйны соңгы юлга озатырга Камал театры бинасына җыенабыз”, — дигәч, мин каушап калдым. Аңа нибары: “Сабырлык телим сезгә”, — дип кенә әйтә алдым. Казан тарафларыннан ишетелгән бу шомлы, үзәк өзгеч хәбәр тормыш иптәшем Роза белән минем өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды. Соңгы тапкыр Казанда Фәнис абый белән Нурсөя апаларда үткән елның 17 декабрендә очрашып, гәпләшеп, чәй эчеп утырган идек. Мин аларга үземнең “табадан гына төшкән” “Җирдәге йолдызлар” (якташларым — Татарстанның кайбер күренекле шәхесләре турында) дигән китабымны да бүләк иттем. Үз чиратында халык шагыйре аның иҗатына багышлап чыгарылган “Мәйдан” журналын, китапларын миңа тапшырды. Ни үкенеч, бу соңгы очрашу булган икән. Ә безнең беренче очрашу студент чагында әдипне бик киң таныткан “Җилкәннәр җилдә сынала” дигән китабын “балавыз сыга-сыга” укыгач, 1978 елның 7 февралендә булды. Авторны күрер өчен махсус рәвештә килүем иде. Соклангыч шәхесләр Фәнис абый һәм Нурсөя апа белән булган очрашуны гомеремнең иң бәхетле сәгатьләренә тиңлим.

Сүз сәнгате лаеклы бәясен тапты

17 декабря

“Югарыдан төшкән яктылыкны тоеп, Илне данлый Илеш уллары”, — дип язды якташыбыз, Йонны авылыннан Фәтхелислам Шәйхелисламов. Бу сүзләр күптән түгел генә “Башкортстанның халык язучысы” исеменә лаек булган якташыбыз Суфиян Поварисовка тап килә. Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә язучының югары бүләккә лаек булуы уңаеннан иҗат кичәсе үтте. Үзенең 88нче яшенә аяк баскан талант иясенең бүгенге көндәге энергиясе, тормышны сөюе күп яшьләргә үрнәк булырлык. Шушы яшькә җитеп, ялкынланып иҗат итүенә, хәтеренең яхшылыгына, уй-фикерләренең төплелегенә сокланмау мөмкин түгел! Ә бит тормыш аны иркәләми, утлы сугыш эчендә кайнарга туры килә аңа. Аннан соңгы авыр еллар да Суфиян Шәмсетдин улына рух ныклыгы өсти генә. Үз иҗатын шагыйрь буларак башлап җибәргән С. Поварисов әдәбиятның драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть, тел гыйлеменең стилистика өлкәсендә кырыкка якын китап, монография, йөзәрләгән публицистик, фәнни хезмәте белән киң танылу яулады. Аның геройлары — әдәбиятыбыз классигы Галимҗан Ибраһимов, үзе белән бергә сугыш яланнарында батырлык күрсәткән полкташлары, данлы Илеш игенчеләре, хезмәт батырлары, мәктәп укытучылары һәм студент яшьләр.

“Осталыгымны сынадым гына әле”

16 декабря

Кем турында сүз барганын белмәүче кайберәүләр 85 яшьлек әдипнең бу сүзләреннән көлеп куяр бәлки. Абзыйның фикерләре бутала башламаганмы, янәсе, бу яшьтә нинди осталык турында сөйләргә мөмкин... Ә Азат Магазовны белгән, аның берсеннән-берсе көчле, яңалык алып килгән роман-повестьларын укыган кешеләр әдәбият сөючеләрне үзенчәлекле әсәрләре белән шатландырачагына шикләнми, киресенчә, сиксән яшьлек юбилеен трилогия белән каршы алган әдиптән яңа могҗиза көтә. “Осталыгымны сынадым гына әле”, дип әйтерлеге дә бар шул Азат абый Магазовның. Әдәбиятка ул урау юллар белән, сикәлтәләр, каршылыклар үтеп килә. Осталык та, үзе уйлавынча, шуңа соңга кала. Әмма бу очракта, чынлап та, ялгыша әдип. Осталык соңга калмый, аны сугыш тоткарлый. Миякә районының Яңа Ишле, Чулпан авылларында мөгаллимлек иткән әтисе Шәехҗан үзенең сигез баласы — Рауза, Сәгадәт, Мәдинә, Азат, Риза, Рәис, Ринат, Зәйнәптә уку-язуга гына түгел, китапка, әдәбиятка ихтирам, мәхәббәт тәрбияли. — Кышкы озын кичләрдә без аның әкият сөйләгәнен, төрле китаплардан шигырьләр укыганын йотлыгып тыңлый идек. Борынгы гарәп шагыйрьләреннән алып Тукай, Пушкин, казахлар арасында мактаулы “Акмулла” исемен алган Мифтахетдин Камалетдинов турында да беренче тапкыр без әтидән ишеттек, — дип хәтерли Азат абый. Шигырьләр тыңлап, аларны ятлап үскән үсмер үзе дә фикерләрен рифмалы сүз юлларына сала башлый. Укучылар арасында күпләр мавыга бу шөгыль белән. Әдәбият укытучылары да иҗади карашлы егет һәм кызларга теләктәш була. Әмма... егет һәм кызларның матур шөгылен сугыш өзә. Бик күп укытучылар фронтка китә. Азат укыган Җилдәр мәктәбе дә абруйлы мөгаллимнәрсез кала. Әмма кайбер фәннәрдән айлар буе дәресләр булмаса да, укулар тукталмый. Әдәбият белән мавыгуны илне саклау кирәклек, дошманга нәфрәт тойгысы алыштыра.

Халык өчен иҗат итүче халык уллары

10 декабря

Октябрь ахырында филология фәннәре докторы, профессор, язучы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре Суфиян Поварисовка “халык язучысы” һәм Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбаевка “халык шагыйре” исемнәре бирелү турында Башкортстан Президенты указы чыккан иде. Кичә Хөкүмәт йортында Премьер-министр урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина әдипләргә шушы хактагы таныклыкны тапшырды. Зөһрә Җиһанур кызы югары исем алучы әдипләрне ихлас котлаганнан соң аларның һәрберсенең тормышына һәм иҗатына кагылышлы җылы сүзләр әйтте. Суфиян Поварисовның күкрәгенә билге кадаганда аның республикада җиденче халык язучысы булуын билгеләп: — Бу мөселман дөньясында символик мәгънәгә ия сан, — диде. — Суфиян агай, Сезнең “Бәхет” дип аталган беренче шигырегез басылганга алтмыш еллап вакыт узган. Ә шул арада шигырьләр, пьесалар һәм сиксәннән артык проза әсәре язгансыз. Башкортстан дәүләт университеты профессоры буларак, күпме гыйльми эш авторы Сез! Ә сугышта, кулыгызга корал тотып, илебез бәхетен, киләчәген саклаган кеше дә Сез. Үзегезнең хезмәтегез, халыкчан иҗатыгыз белән кешеләргә яшәргә ярдәм итәсез, безнең күңелләрдә өмет, мәхәббәт уятасыз, безгә юл күрсәтәсез. Сез, чынлап та, халыктан чыккан һәм халык өчен язучылар. Без Сезгә шуның өчен рәхмәтле, — диде. Кадим Аралбаев — Башкортстанның унөченче халык шагыйре. Зөһрә Рәхмәтуллина бу санга да символик мәгънә салды. — Чуваш, урыс, мари һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләре аша аны республикада гына түгел, Русиядә, якын чит илләрдә дә беләләр, — диде Премьер-министр урынбасары һәм киләчәктә дә укымлы шигырьләр иҗат итүдә шагыйрьгә илһам теләде. Кадим Аралбаев үз чиратында ике томлык китабын бүләк итте.

“Мин җыр язам янып төнемдә”

09 декабря

Борай районының Олы Бадрак авылы билгеле шәхесләргә бай. Шагыйрә Нәфисә Хәбибдиярова — шуларның берсе. Аның белән күптән якыннан таныш булсам да, иркенләп утырып сөйләшергә ничектер вакыт табылмый торды. Авыл кешесенең эше тавык чүпләсә дә бетми, дип тиккә әйтмиләр бит. Шул тынгысыз авыл тормышында, өч бала үстереп, шигырьләр дә язарга, актив иҗади тормыш белән яшәргә каян көч ала икән дә, ничек вакыт житкерә икән? Шигырьләрендәге гамьсез күңелләрне сискәндереп жибәрердәй, гамьле күңелләрне актарып салырдай сагыш-моң каян килә икән? ...Келтер-келтер тегү машинасы әйләнә. Әле шәбәеп, әле акрынаеп, Нәфисәнең төгәл хәрәкәтләренә буйсынып, җепләрдән матур, тигез юллар сала. — Шигырьләреңне дә шулай келтерәтеп кенә язасыңмы син, Нәфисә? Шигырьләреңдәге ул моңлы сагыш каян килә? Нинди гамьнәрне шигъри юлларга саласың? Аңа күңелемдә күптән йөргән шул сорауларны бирәм. Сорауларым аның күңелендә ераграк яшерелгән хисләрен уятты, күрәсең, тегүеннән туктап, бераз сүзсез утырды ул. Аннан мөлдерәмә зәңгәр күзләрен тәрәзә аша еракка төбәп, әкрен генә сүзен башлады...

“Безнең җаннар бертөрле…”

01 декабря

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай һәм РСФСРның Максим Горький исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Сибгат Хәкимнең 4 декабрьдә хәтер һәм кадер көне. Сибгат Хәким безнең халык шагыйре Наҗар Нәҗми белән, яшь аермалары зур гына булуга карамастан, якын дус, сердәш булганнар. Казан белән Уфа арасында аларның җылы хатлары еш йөргән. Түбәндә гәзит укучыларга Наҗар Нәҗминең олуг шагыйрьгә язган хатларын тәкъдим итәбез. Сибгат Хәким белән Наҗар Нәҗми... Ике солдат... Ике халык шагыйре... Ике лауреат... Ике дус... Шигъриятләре сокланырлык иде, гомерләре сокланырлык иде, дуслыклары сокланырлык иде! Алар Галиҗәнап Шигырь дип яшәде. Аларның һәр күзәнәге шигырь иде, һәр сүзе шигырь иде, һәр сулышы шигырь иде... Алар янып гомер итте, янып иҗат итте, янып киттеләр... Алардан шигырьләр, поэмалар калды, китаплар калды, хатлар калды... Мин укучыларга Наҗар Нәҗминең Сибгат Хәкимгә язган кайбер хатларын тәкъдим итәм. Ул хатларда — ике шагыйрьнең дуслыгы, аларның дустанә мөнәсәбәтләре, уртак уй-фикерләре, эч серләре... Иҗат газаплары, иҗат шатлыклары, иҗат тантанасы... Ул хатларда — гадилек, ихласлык, самимилек... Шигърият, шигърияткә табыну, шигърият хакына яшәү... Ул хатларда шагыйрь белән шагыйрь сөйләшә, серләшә, шигырь турында гәпләшә... Ул хатларда Сибгат Хәкимгә югары бәя дә, аңа ышаныч та, аның иҗатына соклану да, аның олы шигъриятен олылау да бар.

Тукай иҗаты белән кызыксыну арта

23 ноября

Истанбулда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Аны Ислам тарихын, мәдәниятен һәм сәнгатен өйрәнү үзәге (ИРСИКА) оештырды. Чарада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның хатын укып ишеттерде. Ул анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга аның юбилее елында Төркия җирендә кадер-хөрмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерә, шулай ук, фәнни форумда катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек тели. Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Габдулла Тукай иҗатының әһәмиятен, аның милли мәдәниятнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән тыгыз бәйләнешен ассызыклап, агымдагы елны “Габдулла Тукай елы” итеп игълан иткән өчен халыкара төрки мәдәнияте оешмасы — ТЮРКСОЙга рәхмәт белдерде. Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын төрле яклап өйрәнү зарурлыгын билгеләп, министр Истанбулдагы шушы фәнни-гамәли конференция кебек чараларның барлык төрки дөньясының Габдулла Тукай шәхесе һәм шигърияте белән кызыксынуы арта баруын исбат итүен ассызыклады.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»