Әдәбият

Сиңа тагын мин бер киләм әле...

16 февраля

Февраль. Наҗар абый! Менә тагын Синең янга килдек. Яныбызда булмасаң да, һәрберебез җанында Синең җылыны, күңелендә Синең җырны, хәтерендә Синең моңны саклап, Синсез килгән унөченче туган көнеңне билгеләдек... Сагышлы уйларга караганда якты, җылы, урыны белән шаян хатирәләргә тулы булды ул көн. Дүртөйледәге һәйкәлеңә чәчәкләр салганда да, мәңгелек йокыга талган мемориаль комплексыңда йөргәндә дә һәркем күңеленнән Синең белән сөйләшеп, дулкынлану кичерде. Арабызда тын гына безнең сүзне тыңлап шагыйрь үзе йөри төсле иде. Йорт-музееңда гына Синең тавышың ишетелмәүдән бераз салкын, моңсу булып алды. Ә Миңеште мәдәният йортына керүгә күңелләр янә яктырып, йөзләр ачылып китте. Гөл-чәчәкләр арасына качып кына безне балкып каршы алдың Син. Сагынуыбызны басарга яныңда фотога төштек. Киштәләргә куелган китап күргәзмәсен карадык. Ә Син безне күзәттең.

Шагыйрь тантанасы

16 февраля

Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге милли китапханәдә күренекле шагыйрь, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Назарның 70 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы әдәби кичә булып узды. Ул курай моңы белән ачылды. Башкортстан телевидениесе журналистлары кабатланмас шушы мизгелләрне мәңгеләштерде. Очрашуны оештыручы һәм алып баручы юбилярны халык алдына чакырды. Тантанага җыелучылар арасында — 20нче гимназия укучылары, китапханә колледжы студентлары, мәдәният хезмәткәрләре, башкорт теле укытучылары, шагыйрьләр һәм язучылар, әдәбиятыбыз аксакаллары...

Чын шагыйрьнең таҗы - гомерлек...

14 февраля

Күптән түгел Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә хезмәткәрләре Язучылар берлеге идарәсендә күренекле шагыйрә, тәрҗемәче Әнисә Таһированың юбилей кичәсен уздырды. Ул — Ишембай районының Макар авылы кызы.

Белла Әхмәдуллинаны без беләбезме?

10 февраля

Белла Әхмәдуллина ХХ гасырның икенче яртысындагы урыс әдәбиятында иң талантлы, иң кыю шагыйрә буларак ныклы урын алды. Ул “Хрущев җепшеклеге” заманында (50нче еллар азагы — 60нчы еллар башы) Евгений Евтушенко, Андрей Вознесенскийлар белән, яңа агым буларак, шигърияткә шау-шу тудырып килеп керде дә әдәбият сөючеләрнең киң катламында мәхәббәт һәм соклану яулады. Һәм 2011 елда вафатына кадәр ул гел игътибар үзәгендә булды. Бүген дә шигърияттә иң популяр, иң яраткан авторларның берсе булып кала. Белла Әхмәдуллина 1937 елда Мәскәүдә туган. Үзенең туу датасы турында менә нәрсә ди: “Бу елда дөньяга килү үзе үк нәрсәгәдер ишарә итә кебек: илнең тоткасы, терәге булырдай кешеләр сөрелгән, үтерелгән. Мин үземә, әйтерсең, тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрнең сулар һавасын алганмын”. Аның әтисе татар, әнисе урыс милләтеннән, аңарда итальян каны да бар. Ул бәләкәйдән урыс мохитендә үсә, шуңа татарча сөйләшә белми. Бу хакта ул болай искә төшерә: “Әтием мине беренче сүз итеп “Я — татарка” дип әйтергә өйрәткән. “Р” авазын әйтә белмәгәнгә мин “Я — таталка, я — татайка”, дип йөргәнмен”.

Үткәннәрдән сабак алып

08 февраля

Татарстан китап нәшрияты 2011 елда “Каләмнәр туганлыгы” сериясендә язучы һәм шагыйрә Гөлнур Якупованың “Ерткыч каны” дигән җыентыгын чыгарды. Китапка шул исемдәге повесть һәм “Кыз бала” романы тупланган. Ике әсәр дә үткән заманнарда булган хәл-вакыйгаларга алып кайта, икесендә дә гомум халык язмышы, ил өстенә төшкән төрлечә сынауларны адәм баласының, үз иңендә күтәреп, ерып чыгарга омтылышы сурәтләнә. Язучының повесте да, романы да мавыктыргыч сюжетка корылган. Шуның өчен һәр яшьтәге укучыны кызыксындыра, яратып укыла. “Ерткыч каны”ндагы вакыйгалар бүгенге көннәрдән ерак үткәннәрне хәтерләүгә корылган. Вакыйгалар куеруга сәбәп — ерткыч каны. Сагайта, шомландыра, шул ук вакытта кызыксынуны, асылына төшенергә теләкне бермә-бер үстерә. Иң беренче шомлы хәбәр — өйләнергә йөргән егетнең нәселендә ерткыч каны бар дип, кызның ата-анасының риза булмавы. Менә шул серне чишүгә корылган повестьның сюжеты. Нәтиҗәдә барлык хикмәтнең очы төп образ булган Һәдиягә барып тоташа. Серне ачыклау өчен язучы Һәдия һәм аның оныгы Аюханның язмыш баскычларына игътибарны юнәлтә. Озайлы гына бу чор — Октябрь революциясенә кадәр һәм аннан соңгы гражданнар сугышы, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы еллары.

Дүрт яшьлек авторның китабы

04 февраля

“Сармат” нәшрият йорты табасыннан яңа гына Марат Муллакаевның һәм аның төпчек кызы Элланың уртак авторлыгында “Бытбылдык маҗаралары” дигән китабы килеп төште. Марат Муллакаевның соңгы ике ел эчендә сигезенче балалар китабы инде бу. Соңгысын исә дүрт яшьлек Элла әтисенә әйтеп торып яздырган. — Элла кечкенәдән әкиятләр уйлап чыгарырга ярата. Аның теле татарча ачылды. Моңарчы китапларым урыс телендә булгач, ул миннән гел татарча китап сорады. Һәм менә бу әкиятне без аның белән бергәләп ана телендә иҗат иттек. Элла хайваннар һәм җәнлекләр дөньясын, аларның һәр гамәлен һәм хәрәкәтен күзаллап сөйли, әллә ниләр уйлап чыгара. Бала фантазиясен бераз гына тәртипкә салуга мин дә өлеш керттем, — ди автор.

Ничек яшисең, татар язучысы?

03 февраля

Башкортстан Язучылар берлеге үзенең 75 еллык юбилеена әзерлек барышында һәм былтыр апрельдә үткәрелгән чираттагы съезды алдыннан татар телендә иҗат итүче Дилбәр Булатова, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Фәния Габидуллина, Лилия Сәгыйдуллина (Уфа), Зәйфә Салихова (Бәләбәй), Рафаил Хафизов (Дүртөйле), Гөл Мирһади (Балтач) белән тулыланды. Шулардан берсе — идарә, дүртесе татар телле әдипләр берләшмәсенең бюро әгъзасы итеп сайланды. Инде өлгереп җиткән һәм проза яки шигърияттә үзен ныклап таныткан каләмдәшләребезнең, ниһаять, безнең сафка кушылуы сөенечле, әлбәттә. Яшь көчләр эшчәнлегебезгә яңа сулыш алып килде. Башлап язучылар белән эшләүдә, кулъязмалар тикшерүдә, әдәби кичәләр, очрашулар оештыруда алар ышанычлы таянычыбызга әверелде. Илдус Фазлетдинов, мәсәлән, Башкортстан дәүләт филармониясендә Габдулла Тукай елына багышланган тантанага университетта үзе укыткан студентларны җәлеп итеп кенә калмады, аны әзерләүдә дә башлап йөрде. Ә Фәния Габидуллина, Рафаил Хафизов һәм Лилия Сәгыйдуллина Шаран районында үткән әдәбият көннәрендә актив катнаштылар. Язучылар берлегенең берләшмә эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясаучы әгъзалары хәзер кырыктан артык. Моннан тыш, кулдан каләм төшермәгән җитмеш бишкә якын төрле яшьтәге авторыбыз бар. Аеруча актив язышканнары, әсәрләре гәзит-журналларда еш күренгәннәре арасыннан Кәрим Кара (Аскын), Фәнзия Максютова (Борай), Фәрит Фаткуллин, Ләйсән Кәшфи, Венер Фәттахов, Фина Латыйпова (Уфа), Фатыйх Сәйфран, Наилә Миңнеханова (Туймазы), Заһит Мурсиев, Йомабикә Солтанова, Гүзәлия Тимершина (Караидел), Рәүф Хәкимов (Әлшәй) белән Нәсимә Йосыпованы (Күмертау) бүгеннән үк иҗади берлегебезгә әгъза итеп алырлык. Аларның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылып чыккан җыентыкларын әдәбият сөючеләр яратып кабул итте. Кайсыларының укучыларга барып ирешкән китаплары ике-өч кенә түгел, хәзер күбрәк тә инде.

Шагыйрь дигән исем күтәрде...

01 февраля

Хәзер генә ул шагыйрь халкының күбесе Казанда да Уфада гомер кичерә. Ике шәһәр дә шагыйрьләр белән шыплап тулган. Ә бит элекке заманнарда вәзгыять башкачарак булган. Әгәр дә танылган якташыбыз Зәки Зәйнуллинга ышансаң, Казанда Тукайга кадәр бер шагыйрь дә яшәмәгән. Ә менә Стәрлебашта туган, укыган, яшәгән шагыйрьләрне саный китсәң, дистәдән дә артыр иде... Казанга да бит Тукай килгәч кенә башка шагыйрьләр дә җыела башлаган. Шагыйрьләребез исә бөтен Русия киңлекләре буйлап чәчелеп гомер кичергән... Кайда гәзит-журнал чыккан, кайда мәктәп-мәдрәсә, кайда мәгърифәт учагы, шунда шагыйрьләр калкып чыккан. Кайда шагыйрь, шунда мәдрәсә эшләгән, кайда шагыйрь, шунда гәзит-журналлар басылган, кайда шагыйрь, шунда мәгърифәтчелек чәчәк аткан...

Иҗатым белән бәхетлемен

30 января

Прозаик, драматург, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Мифтахетдин Акмулла премиясе лауреаты, 21 китап, 2 роман, 20 повесть, 80 хикәя, Башкортстан, Татарстан һәм Русиянең башка төбәкләрендә куелган 45 пьеса авторы Наил Гаетбаев белән әңгәмә

— Наил әфәнде, һәр мәһабәт агач үзенең тамырлары белән көчле. Сез — тау инженеры, күренекле язучы, танылган драматург, җәмәгать эшлеклесе, нинди нәселдәнсез? Горурланырлык шәҗәрәгез турында ишеткәнем бар. — Мин Баймак шәһәрендә туганмын. Безнең якта элек-электән шәҗәрәгә зур игътибар бирәләр. Әле Таулыкай авылында шәҗәрә музее бар. Шуңа күрә күпләрнең 16-20 буын тирәнлегенә җиткән шәҗәрәләре саклана. Мин үзем 14 буынны беләм. Аны заманында әтием төзеп биргән иде. Минем картәтиләрем борын-борыннан мулла, хәзрәт булган. Бәләкәй чакларда картәтиемнең әтисе Бакый мулла турында төрле тарихлар ишетә торган идем. Ул дога белән кешеләрне дәвалаган. Ә инде күбрәк совет заманында яшәгән картәтием Шакирны муллалыктан аерганнар, ул башта — авылда, аннан Баймак шәһәрендә яшәгән, колхозчы, эшче булган. Әтием дә гади эшче иде, Сибай руднигында бораулау станогы машинисты булды. Әмма әдәбиятны яхшы белде, республикадагы бөтен гәзит-журналларны алдырды, китаплар сатып алды. Һәр әсәргә үзенең фикере була торган иде. Хәтта пьеса да язып маташты. Гаилә мәшәкатьләреннән бушый алмагач, кайбер урыннарын миңа язарга куша иде. Ул вакытта мин алтынчы сыйныфта укый идем. Шушы да мине соңыннан язучы булып китәргә этәргәндер. Әтием ул пьесасын Язучылар берлегенә алып барып тикшертеп тә йөргән иде. Сибай театрында Ким Нәдершин дигән режиссер аны куймакчы да булган иде, әмма, режиссерның эшеннән китүе сәбәпле, тукталып калды. Соңыннан, мин драматург булып киткәч, әтиемнән шул пьесасын сораган идем, бәлки, бераз төзәтеп сәхнәгә чыгарып булыр дигән уй белән. Әмма әтием, “йомшак пьеса ул”, дип әсәрне бирмәде. Соңыннан, ул мәрхүм булгач, архивыннан табып алдым пьесаны, тик уртадагы 25 бите юк иде. Югыйсә, аны, әти истәлеге итеп, куйдырырга теләк бик зур иде.

“Теле дә, каны да, йөрәге дә татарныкы”

25 января

Бөек әдибебезнең моннан 45 ел элек булган юбилей тантаналары хәтеремә якты сәхифә булып язылып калган. Мин ул чакта аның туган авылы Солтанморат урта мәктәбен тәмамлау алдында идем. Бөек шәхеснең юбилее болай зурлап беренче тапкыр үткәрелгәндер. Галимҗан Ибраһимовның тормышын, әдәби, фәнни һәм сәяси эшчәнлеген төрле яклап тасвирлаган күпсанлы материалларны гәзит-журналлардан йотлыгып укыдык. “Кызыл таң”да озак еллар мөхәррир урынбасары булып эшләп, ахырда БДУ профессоры, кафедра мөдире булып киткән райондашыбыз Үзбәк Гыймадиевның гәзиттәге дистәләрчә зур язмасы, “Галимҗан Ибраһимов — журналист” дигән китабы аеруча күп мәгълүмат бирде. Казанда әдип турында Афзал Шамов төзегән истәлекләр китабы, Мансур Хәсәновның монографиясе басылып чыкты. Ул дәвердә язучының якын туганнары, аны күреп белүчеләр дә исән иде әле. Аларның истәлекләрен язып алдык, әсәрләренә иллюстрацияләр ясадык — укучылар арасында да рәсем төшерергә осталар байтак иде. Берничә укытучы Казанга барып, Г. Ибраһимов исемендәге институт, төрле оешмалар, шәхесләр белән элемтәгә кереп, байтак материаллар алып кайтты. Укытучылар һәм укучылар соңыннан да алар белән озак вакыт хат алышты. Менә шул материаллардан мәктәпнең тәүдә бер, аннан ике бүлмәсен музей итеп җиһазладык. 80 еллык юбилейга әзерлек барышын карарга БАССР Язучылар берлеге рәисе Наҗар Нәҗми, тагын кемнәрдер килеп китте.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»