Әдәбият

Канатлар очканда ныгый

28 марта

Иҗат җимешләребезне халыкка җиткерү елдан-ел кыенлаша дип зарланырга яратабыз. Шуңа Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында яңа гасыр башында “Акчарлак” альманахына нигез салынгач, бөек Тукай телендә һәм иҗат итүче авторларга шатланырга сәбәп өстәлде, Башкортстан җирлегендә тернәкләнеп килүче татар әдәбиятына тагын бер ныгыну мөмкинлеге туды, дип уйладым. Күренекле тәнкыйтьчебез, галимебез, профессор Суфиян Поварисовның җыентыкта урнаштырылган баш сүзендәге: “Акчарлак — киң дәрьялар, иксез-чиксез диңгезләр өстендә горур очучы ирекле кош ул. Бөек урыс язучысы Антон Чехов иркенлек-хөрлекне шушы кош образында символлаштырган, татар әдәбияты классигы Шәриф Камал бәхет эзләүчеләрне, олы идеалга омтылуларны “акчарлаклар” дип атаган. Шушы исемне үзенә алган альманахыбыз азатлык-хөрлек идеясен алга сөрер, халыкның һәм, гомумән, кешелекнең олы идеалларын раслар дигән өметтә калабыз”, — дигән юлларны укыганнан соң бу фикерем ныклы ышаныч белән дә сугарылган иде.

Язучылар бердәм, теләктәш, дустанә булырга тиеш

22 марта

Язучылар дөньясы... Гаҗәеп кызыклы да, катлаулы да дөнья бу. Башкортстан Язучылар берлеге съездында беренче катнашуым. Ул көнне Башкортстан дәүләт филармониясенең кече залы республиканың рухиятен тотып торган, көндәлек тормышка битараф булмау гына түгел, һәр мизгелнең гамен үз йөрәге аша үткәрә белгән, илаһи күңел хәзинәләренә ия тынмас җанлы каләм әһелләрен үзенә җыйган иде. Съезд эшендә Башкортстан Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Марат Мәрданов, мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Камилә Дәүләтова, Дәүләт җыелышы - Корылтай комитеты рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марат Газизов катнашты. Съезд эшенә Башкортстанның халык шагыйре, шушы көнгә кадәр Язучылар берлеге рәисе вазыйфасын башкарган Кадим Аралбаев җитәкчелек итте. Язучыларның XVI съезды чираттан тыш узды. Аның сәбәбе — 2011 елның апрелендәге узган XV съезд нәтиҗәләре нигезле булмау.

Атнабай рухы - иҗат чишмәләрендә

13 марта

Әнгам Атнабаев булып туу өчен, мөгаен, Күрдем чишмәләренең илаһи тылсымлы суын эчү кирәк булгандыр. Кабатланмас талант, чын мәгънәсендә халык шагыйре, атаклы драматург Әнгам абыйга быел 84 яшь тулган булыр иде. 2007 елдан башлап аның кече ватанында — Тәтешле районының Күрдем авылында “Күрдем чишмәләре” дигән зур шигъри бәйрәм үткәрелә. Бәйрәм райондагы шигырь сөючеләрне, бихисап якташларны, шигърияткә битараф булмаган авыл халкын, район җитәкчеләрен үзенә җыя. Инде алтынчы ел оештырылучы бу чара быел да тирән эчтәлекле, тантаналы төстә узды.

Күпкырлы талант иясе

13 марта

Республикабызның Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә күренекле шагыйрь, публицист, галим, филология фәннәре докторы Рәшит Шәкүрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган тантана үтте. Кичәне китапханә директоры Азат Ибраһимов котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Соңыннан да шагыйрь адресына каләмдәшләре тарафыннан җылы теләкләр яуды. — Әле яңарак кына Күгәрчен районында булдык, анда Рәшит Шәкүргә З. Биишева исемендәге премия тапшырылды, — диде Башкортстан Язучылары берлеге рәисе вазыйфаларын башкаручы Кадим Аралбаев. — Минемчә, ул бу якты дөньяга 1937 елда арабыздан киткән шагыйрьләр, галимнәр урынына килгән, шундый күпкырлы талантка ия булган шәхес...

Яктылык җырчысы

12 марта

Һәркем үзенчә яши белгән кебек, картаюын да һәркем үзенчә картая. Берәүләрне тормыш алтмышка җиткәнче үк бөгә, икенчеләр сиксәндә дә замана давылларына бик бирешеп бармый. Күренекле әдибебез Кәбир Акбашевның тормышы һәм иҗаты турында уйланганда башка иң беренче килгән фикер бу. Төз сын, ыспай кием, ачык, көләч йөз, акыллы караш, һаман да куелыгын җуймаган чәченең чалы… Юк, тышкы сыйфатларын гына барлап, әле аңа сиксәнне бирергә һич мөмкин түгел. Сер нидә соң? Бәлки ул дөньяга аксөякләр гаиләсендә килгәндер дә, җиңел генә гомер кичергәндер? Алай түгел шул. Утызынчы елларда туган авыл балалары җилкәсенә нинди авырлыклар төшкән булса, алар берсе дә 1932 елның 10 мартында Гафури районының Яңа Зәет авылында дөньяга килгән Кәбирне урап үтмәгән. Ачлык-ялангачлык, бетмәс-төкәнмәс тоелган йорт мәшәкатьләре һәм колхоз эше. Сугыш яланында ятып калган әти, биш баланы ялгызы үстереп аякка бастырган әни…

Ихласлык һәм җылылык шигърияте

03 марта

Хатын-кызлар шигърияте... Ихтыярсыздан, үзенең нәфис, нечкә хисләре, тирән фәлсәфәсе, ныклы ихтыяр көче белән Саҗидә Сөләйманова шигырьләре искә төшә. Заманыбызның талантлы каләм ияләре Лена Шагыйрьҗан, Клара Булатова, Энҗе Мөэминова, Дилә Булгакова... Һәркайсы шигърияткә гүзәл затларга хас күңел дөньясы, хыял-омтылышлары, илаһи сиземлеге, сагыш-борчулары, кызлар сафлыгы, әниләр җылысы, дәү әниләрнең иманы, иң мөһиме — хатын-кызның дөньяга булган мәхәббәте белән кереп урнаша. Бөтен булмышы белән шагыйрә, сәләтле журналист Фәния Габидуллина беренче карашка ук эчкерсез, һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торуы, хуш күңелле булуы белән җылы тәэсир калдыра. Күңел киң, дөнья иркен, кояш астында барыбызга да урын җитә, дигән принцип белән яши ул. Иҗат дөньясын да, шигъриятне дә, журналистиканы да беркемнән дә тарсынмый. Шуңа күрә үзенә дә якты юллар ачылып кына тора аның, бәхет кояшы еш елмая Фәния ханымга. Остазлар аны ярата, хөрмәт итә, замандашлары ышанычлы дус таба, яшьләр киңәшләшә, ярдәм күрә.

Каләмдәшнең матур гомер үре

28 февраля

Бүгенге татар әдәбиятының иҗаты белән халык рухына йогынты ясаган әдипләре арасында Ркаил Зәйдулла да бар. Шигърияттә һәм проза өлкәсендә дә, драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика жанрларында да йөкне төпкә җигелеп тарта ул. Әсәрләре төрек, инглиз, үзбәк, урыс һәм чуваш телләрендә дөнья күргән. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Халыкара ПЕН-клуб, Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. СССР Язучылар берлегенә егерме алты яшендә үк кабул ителде. 1990 елда Ркаил Зәйдуллага Татарстанның М. Җәлил исемендәге яшьләр премиясе бирелгән иде. 2005 елда “Ил”, “Татар таҗы” дигән проза җыентыклары Ф. Хөсни исемендәге премиягә лаек булды. Сәхнә әсәрләре Д. Сираҗиев исемендәге театр премиясе белән бәһаләнде. Ә арытаба аңа Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырылды.

Ул һаман да үзен моңлы иткән каеннарны шашып сагына...

25 февраля

Илештә шигъри табынга җыелдык. Киң күңелле Илеш халкы кунак кабул итүнең бар шартын китергән: илешлеләр һәм бу төбәкне үз итүче яше-карты бәйрәмчә бизәлгән район мәдәният йортында очрашты. Бу кичне Татарстанның халык шагыйре һәм атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Наҗар Нәҗми исемендәге премияләр лауреаты Роберт Миңнуллинның иҗатына багышланган район конкурсына йомгак ясалды.

Шатлыгым, кайгым минем

22 февраля

23 февраль — Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның туган көне. Бу уңайдан без бүген аның моңа кадәр матбугатта, шул исәптән, үзенең “икенче йорты” булган “Кызыл таң”да басылмаган тормыш һәм иҗат биографиясенә кагылышлы язмасының бер өлешен тәкъдим итәбез. Быел Башкортстан “Китап” нәшрияты шагыйрьнең 3нче — соңгы томын чыгарырга әзерли. Әлеге язма тулы килеш шунда дөнья күрәчәк.

Тел диңгезе

22 февраля

Диңгезне беренче тапкыр күргәч, хәйран калып, озак-озак карап торганым хәтердә. Эссе көн иде. Күккә карыйм — очсыз-кырыйсыз зәп-зәңгәр һава. Диңгезгә карыйм — очсыз-кырыйсыз зәп-зәңгәр җәймә. Җил юк. Диңгез тын. Серле. Күңелгә әллә нинди уйлар килә: ниләр бар икән аның төбендә?.. Телне дә халык әнә шундый очсыз-кырыйсыз диңгезгә охшата! Г. Ибраһимовның беренче томын тәүге тапкыр кулга алгач, тел диңгезе төбендәге энҗе-мәрҗән искә төште. Әдипнең теле бай булу, әсәрләренең йөрәк ялкыны белән язылганлыгы хакында кем генә белми? “Яз башы”н ничек укып чыкканымны сизми дә калдым. Укып чыктым да томны янә күкрәгемә кыстым — тирән уйга чумдым: чыннан да, менә кайда икән тел диңгезе!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»