Әдәбият

Караңгыда идек, аттырды “Таң” кем?..

17 мая

1982 ел. Рашат абый Гайнанов Г. Тукай томнарын эшләп утыра. Аларны шагыйрьнең 100 еллыгына өлгертәсе бар. Бу томнар аңарча 10 ел элек Рашат абый үзе үк Тукайның берничә дистә яңа шигырен өстәп чыгарган дүрт томлык ише генә булмаячак. Биш томлык бу! Текстологиянең ХХ йөз башында басылып чыккан, китапханәләрдә ястык-ястык булып яткан гәзит-журнал төпләмәләреннән берәмтекләп, гомер буе җыйган байлыгы тагын бер өстәмә том тәшкил итәчәк. Ул чагында Тукайның моңа кадәр кеше күзенә чалынмаган тагын бер томлык әсәрләре бардыр дип берәр кешенең башына килә идеме икән? Бу елларда юбилейлар үткәрү партиянең Татарстан өлкә комитеты карамагында була торган иде. Әлеге биш томлыкны әзерләүне дә югарыдагылар күзәтеп торды. Без эшләгән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына турыдан-туры да, Татарстан китап нәшрияты аша да бертуктаусыз шалтыраталар, ашыктыралар, кисәтәләр иде.

Рухи балкыш

03 мая

яки Прометейга тиң Галимҗан Ибраһимов

Табигать шәфкатьле ана кебек ул: сизгер, уяу, аңлы. Без Казанга барачакны белгәч, һаман салкынча искән апрель җилен туктатып, көнне җылытты да куйды. Кояш. Зәңгәр күк. Хозурлык тантана итә. Казан шәһәрендә дә шундый ук балкыш. Җитәкчебез — Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов. Сәяхәтчеләр төркемендә — язучы, галим, хәбәрче, башка хезмәт әһелләре. Безне шушы кояшлы көндәй ачык йөзле, солтанат кыяфәтле, мөлаем карашлы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов каршы алды. Г. Тукай яраткан дәртле, моңлы Казанда мин еш булам. Былтыр аның 125 еллыгын үткәргән идек. Быел — Г. Ибраһимовның 125 еллыгы. Юбилейны Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

Бөек шагыйрьнең тарихи сәфәрләре эзеннән

25 апреля

Татар халык шагыйре Габдулла Тукай Уральск шәһәреннән Казанга күченеп кайткач берничә тапкыр сәфәрдә була. Аерым алганда, ул 1908 елда Галиәсгар Камал белән Мәкәрҗә ярминкәсенә бара. Беренче гильдия сәүдәгәр, иганәче Хәсән Акчурин чакыруы буенча Саратов губернасындагы Гурьевкада 1909 елның җәендә биш көн кунакта була. 1911 елның апрель азакларыннан 6 июньгә кадәр Әстерхан шәһәрендә йөреп кайта. Сәламәтлеге шактый какшап киткәч, шул ук елның декабрь уртасыннан 1912 елның март башына кадәр Өчиле авылында абзасы Кәшфелкәбир мулла Әмировта яши. Ә моннан нәкъ йөз ел элек, ягъни 1912 елның 14 апрелендә Уфага килә һәм 17 апрельдә Петербургка юллана. Ул вакыттагы башкалада 13 көн булганнан соң янә Уфага кайта. Бер атна торгач, Троицк шәһәренә китә. Истәлекләрдән күренгәнчә, Г. Тукай Уральскида яшәгәндә үк төрле төбәкләргә баргалаган икән. Мәсәлән, Ырынбур өлкәсе Буранный районы Линевка авылында татар теле укытучысы Зәкәрия Яхъя улы Әхмәров 1953 елның 12 мартында язучы Әхмәт Фәйзигә юллаган хатында булачак шагыйрьнең җәй көне Самышев Зәйнулла исемле сабакташы белән кунакка кайтып йөрүен хәбәр итә. Алар анда бергәләп фотога да төшкәннәр.

Шигъри сүз бәһасе

21 апреля

Профессор Габделхәй Әхәтов үзенең лекцияләрендә: “Сүзне, әйберне кулың белән тотып караган кебек, күңелең һәм зиһенең белән тоярга өйрәнергә кирәк,” ди торган иде. Аеруча тәэсирле шигъри юлларны укыганда профессорның шушы сүзләре искә төшә, шундый юлларны язган авторга сокланам, фикри рәхәтлек тойгысы кичерәм. Матур, купшы җөмлә төзи белүче бихисап хәзер. Әмма сүзнең кадере китте, аны кирәк-кирәкмәгән урында кулланып ваклыйбыз, туган телебезнең бәһасен төшерәбез. Хәтта сүз белән даими эш итүче журналистлар да, үзләрен шагыйрь дип исәпләүчеләр дә, әллә нинди ясалма конструкцияләр төзеп маташсалар да, татар теленең мөмкинлекләреннән тиешенчә файдалана белми. Бу инде телне, сүзне тоймаганнан, уйланмаганнан килә торган бәла. Вакытлы матбугатны шигырь дип аталган рәт-рәт итеп язылган чүп-чар басты. Шуның белән укучыларыбызда талымсызлык тәрбиялибез. Теләсә нинди хәл-вакыйга, шәхси кичерештән такмак ясап шагыйрь булырга теләүчеләр күбәйде. Бөек Тукай “Мөтәшагыйрьгә”сен юкка гына язмаган. Галимҗан Ибраһимов: “Язуда иң беренче шарт: әйтәчәк нәрсәнең үз миеңдә кайнап, аның тышка чыгарга сорап торуы”, дип бүгенге мөтәшагыйрьләргә дә мөрәҗәгать иткән.

Әдәби әсәр укучыны ялкытырга тиеш түгел

18 апреля

“Балтач таңнары” гәзите редакциясендә Язучылар берлегенең күчмә утырышы үтте. Анда Борай районыннан Алия Хәйруллинаның һәм Тәтешле районыннан Миләүшә Гәрәеваның — шигырь, Балтач районыннан Габделсамат Гатинның — көлкеле хикәяләр, Аида Хәйретдинова һәм Рима Вәлиева-Каһарманованың проза әсәрләре кулъязмалары тикшерелде. Семинар эшендә район хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Рәхимов катнашты.

Әле аны өйрәнәсе дә өйрәнәсе

17 апреля

Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә якташыбыз, мәшһүр язучы, галим, җәмәгать эшлеклеге Галимҗан Ибраһимовның тууына 125 ел тулуга багышланган чаралар уза. Республикабыз делегациясен Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов җитәкли. Төп докладчы — филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча докторлык диссертациясе яклаган һәм трилогия язган халык язучысы Суфиян Поварисов. Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тарих, тел һәм сәнгать институты оештырган “Г. Ибраһимов мирасы һәм төрки дөнья” дигән халыкара гыйльми-гамәли конференциядә әдип мирасын барлау һәм саклау, татар халкы тарихында, мәгарифне үстерүдә аның роле һәм башка мәсьәләләр карала. Гыйльми форумда Татарстан, Башкортстан, Төркия, Казахстан, Каракалпакстан, Әзербайҗан, Украина һәм башка күп төбәкләрдән билгеле әдәбиятчылар, тарихчылар, филологлар, музей хезмәткәрләре, язучылар катнаша.

Татарның гали җанлы Галимҗаны

17 апреля

Сүз сәнгатебезнең тарихын җентекли башласаң, аны һәрвакыт үз чорының чын шәхесләре иңнәрендә күтәреп килгән, замандашларының гамен әсәрләрендә чагылдырып барган. Галимҗан Ибраһимов та шул токымнан. Әтисе Гыйрфан хәзрәттән укырга-язарга өйрәнгән зирәк малай Ырынбурдагы “Вәлия” мәдрәсәсенә укырга бирелә. Тумыштан ук дөньяга ачык күз белән карап, хәлфәләр өйрәткәннән күбрәк белергә омтылган малайны биредәге уку программасы һәм укыту барышы һич кенә дә канәгатьләндерми. Аның, ник безгә көндәлек тормышта кирәкле фәннәр укытылмый, дигән соравына да, иҗтиһат мөнкарыйз, ягъни иҗат заманы үтте, дип җавап бирәләр. Шулай итеп, Галимҗан остазлары белән шул нигездә сүзгә килә, мәдрәсәнең белем бирү дәрәҗәсеннән ризасызлыгын белдерә. Нәтиҗәдә 17 яшьлек яшүсмер мәдрәсәдән куып чыгарыла. Бу аның яшендәгеләр өчен үзенә күрә бик кыю адым буларак санала ала. Аның шәхес булып формалашуы әнә шундый четерекле баскычлар аша уза.

Тарих өчен хәзинә

12 апреля

З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты, альбом чыгарып Башкортстанның билгеле шәхесләренә үзенчәлекле һәйкәл куя. Мостай Кәрим, Зәйнәп Биишева, Фәридә Кудашева, Зәки Вәлиди, Заһир Исмәгыйлев исемнәре, эшләре шулай үзенчәлекле мәңгеләштерелеп, әдәбият, сәнгать сөючеләрдә зур хуплау тапты.

Габдулла Тукайның бер шигыре турында

30 марта

Матбугатта беренче тапкыр басыла

Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм иҗади мирасын максатчан өйрәнү юнәлешендә соңгы вакытларда алып барган эзләнүләребез үзенең бәрәкәтле нәтиҗәләре белән сөендерә. Мәсәлән, шагыйрьнең якын дусларыннан берсе булган Таһир Мәхмүдевның яңа табылган истәлекләре нигезендә 1908 елның җәендә “Әлислах” редакциясе урнашкан йорт каршында фотога төшкән өч кешенең берсе Тукай булуын ачыкладык (“Кызыл таң”, 2011, 26 ноябрь). Г. Тукай тарафыннан 1910 елның 15 апрелендә укылган мәгълүм “Халык әдәбияты” лекциясенә керү билеты табылу — әлеге вакыйганың күп чыганакларда ялгыш язылганча, “Шәрекъ клубы”ның Евангелист урамындагы (хәзерге Татарстан урамы, 8 санлы йорт) бинасында түгел, ә Хәйрулла Хәмит улы Сабитов байның Кабан күле буендагы (хәзерге Комсомол урамы, 8 санлы йорт) өендә булганлыгын белдек (“Кызыл таң”, 2011, 26 ноябрь).

Күңелем җылынып калды

28 марта

Билгеле язучы һәм журналист Салават Кәримнең Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Күңел җылысы” дигән җыентыгын кулыма алып бер тында укып чыккач, тирән кичерешләргә бирелдем. Монда кергән “Хәйдәр” повестендә дә, хикәяләрдә дә иң элек кеше язмышлары, аларның холык-фигыльләре, яшәү рәвешләре, өлкәннәр белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләр, тирә-як мохит һәм аңа караш бөтен чынбарлыгында сурәтләнә. Ишембай районының ямьле Җигән елгасы буенда урнашкан Гомәр авылында дөньяга килеп, әтисе тирә-юньгә киң билгеле абруйлы укытучы Гайса Көнәфия улы белән әнисе Латыйфа апаның ишле гаиләсендә тәрбияләнеп үскән әдип, әлбәттә, тәү чиратта әсәрләрендә дә бүгенге авыл тормышын, андагы халыкны борчыган көнүзәк мәсьәләләрне күтәрә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»