Әдәбият

Йөрәген җил моңы ярсыткан

04 августа

“Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”, — ди Тукай. Аның шулай икәнлеген Татарстан Республикасы Актаныш районының Бурсык мәктәбендә директор булып эшләгәндә (1955-1958 еллар) җан, кан, йөрәк, күңел иманым белән танып белдем. Бер зур дәфтәр ясап, җыр язу өчен авыл яшьләре кулына тапшырган идем, дүрт-биш айдан соң ул үземә бөек хәзинә булып әйләнеп кайтты. Бер җыр сандугач булып сайрый. Икенчесе күгәрчендәй гөрли. Өченчесе кәккүк кебек моңая. Халыктагы әзер җырлар да бар. Үзләре яңаны да иҗат итә. Казан дәүләт педагогия институтында укыганда күп кенә шигырьләр бастырган идем. Актаныш яшьләренең иҗади ялкыны дәртемне дөрләтеп, дәрманымны арттырып җибәрде. Авыл яшьләре тормышыннан “Ләлә” дигән лирик поэмам да басылгач, халыктагы зурлык, көчлелек, дәртлелек, моңлылык, әдиплек, шагыйрьлек шәүкәтлелегебез берләшеп илаһилашты.

Без - китаплы халык электән!

30 июля

Төрле сыйныфта белем алучы үсмерләрнең язмалары, рәсемнәре тупланган, Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган “Яратам сине, Башкортстан” басмасы исә үз яшьтәшләре белән башкорт, урыс, татар, мари, удмурт, чуваш телләрендә “сөйләшә”. Укучы белән китап дөньясы — серле, аулак дөнья; китапны, әсәрне укыган һәр кеше аны үзенчә аңлый, үзенчә “сеңдерә”, башкалар күрми үткән яки аңлап җитмәгән якларын ача.

Ак пароход дәшә ерак ил гизәргә...

25 июля

Якыннан белгән, атнасына дүрт-биш көн даими очрашып, сөйләшеп, аңлашып йөргән кеше турында язуы читен. Көндәлек тормыш детальләре арасында адашып, кешенең төп асылын күрми калуың ихтимал. Кешене бөтен килеш күрер өчен, аңа ерактанрак карарга кирәктер. Үткән елда һәм быел 1946-1947 елларда туган шагыйрь, язучыларның юбилейларын уздырабыз. Аларның һәрберсе диярлек олы хөрмәткә, иҗатлары тирән анализга лаек. Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының исемлеген карап чыктым. 15тән артык юбиляр. Шактый зур сан бит бу. Барысына да 60 тулган йә тулып килә. Араларында мәрхүмнәр дә бар. Яңа гына Мөдәррис Әгълә-мовны югалттык, аңа кадәр Наис Гамбәр белән хушлашкан идек. Татар әдәбиятында югалмый торган исемнәр. Иншалла, калганнары үз көчләрендә, янып-көеп яшиләр, дәртләнеп иҗат итәләр. Миңа аларның барысы да кадерле. Алар — безнең буынның ышанычлы таянычлары. Ни кызганыч, болардан соң әдәбиятыбызга дулкын булып килгән, әдәбият Сабан туенда бергәләп мәйдан тоткан талантлы буын юктыр. Юк дип кистереп әйтергә телем бармый. Бәлки, күреп бетермимдер.

Язам әле, язам әле, язам кулым талганчы...

14 июля

Чакмагыш районы Таскаклы авылында яшәүче Земфир Әхъяров үзенчәлекле язмышлы шәхес. Ходай Тәгалә сынауларны да, сәләтне дә өеп биргән аңа. Земфирны авылдашлары тәҗрибәле бухгалтер, оста шашкачы һәм шахматчы, һәвәскәр бакчачы, нечкә күңелле иҗатчы буларак белә. Шуңа да еш кына соклануларын яшерә алмыйча: “Кечкенә дә төш кенә ул безнең Земфирыбыз”, — дип, аның аркасыннан сөяләр. Иҗат кешесе һәрвакыт җылы сүзгә һәм игътибарга мохтаҗ булучан. Нечкә күңелле Земфир да шундый. Авылдашларының һәр мактау сүзе аның күңеленә сары май булып ята, яңадан-яңа иҗади биеклекләргә әйди.

Җинаять корбаны булмагыз!

14 июля

Рәшит Бигловның “Төнге эз” китабы чыгу уңаеннан

“Иң талантлы журналист нинди була?” — дигән сорауны еш ишетәм. Һәм “сәнгатьчә фикерли белүче журналист” дип җавап бирәм. Чыннан да, журналист сәясәт өлкәсендә эшләсә дә, хокук саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш кебек үтә җитди дөньяны яктыртса да сәнгатькәр булырга тиеш. Публицистик очерк, документаль повесть яки хикәя, фельетон кебек жанрда иҗат итүчеләр белә — чынбарлыкта булган фактларны констатацияләү белән бергә, каләм иясе, беренчедән, бу фактка үз мөнәсәбәтен белдерергә, икенчедән, укучы күңеленә төрле сәнгать чаралары белән юл ярырга тиеш. Гомеренең күп өлешен журналистикага багышлаган, байтак еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән Рәшит Бигловның “Китап” нәшриятында чираттагы “Төнге эз” дигән китабы басылып чыгу әнә шул хакта уйланырга этәрде.

Ни арада җитмеш яшькә җиткән Әбҗәлилнең асыл егете!

26 июня

Без бервакытта да, “чишмә-нең алтын тамчылары”, дип сөйләмибез. “Көмештәй саф су”, дибез. Бу — яшәү, матур сафлык! Әсхәлнең поэзия дөньясының асылы шул матур сафлыктыр ул. Әсхәлнең поэзиясенең диапазоны шулкадәр киң колачлы. Ул нәкъ серле, кояшлы урман — бер кереп чумсаң, чыгарлык түгел.

Хисләр ташкынында адашмыйк

20 июня

Редакциянең шигырьләр папкасын актарсаң, ниндиләре генә юк аларның! Энҗе-мәрҗәннәр, алтын-көмешләр арасында урам ташлары да, пыяла ватыклары да очраган шикелле, фәлсәфи тирән, мәгънәле шигырьләр янәшәсендә бернинди кыйммәте булмаганнары да бар. Кыюлыгы җитеп, үз язмаларын редакциягә җибәрүчеләр белән, әлбәттә, ипләп сөйләшергә бурычлы без. Каләм иясе үз хисләрен сиңа ышанып ачкан икән, димәк, сер сакларга да, шул ук вакытта үз “диагноз”ыңны да куярга кирәктер.

“Эше калсын мең яшәрлек имән булып”

14 июня

Җирдә якты эз калдырып киткән кешеләр күп. Үзләреннән соң дөньяга килгән буыннарның аларны белмәве кызганыч. Зариф Бәшири исеме дә бүген күпләргә таныш түгелдер, мөгаен. XIX йөзнең икенче яртысында Казан губернасында туган язучы 1933 елда Уфага күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр биредә яши. Бәшири безгә бөек Тукайның, Мәҗит Гафури, Сәгыйть Сүнчәләй, Сәгыйть Рәмиев, Нәҗип Думави һәм ул вакыттагы башка күренекле кешеләрнең чордашы буларак та кадерле. Гомеренең соңгы елларында ул күренекле замандашлары турында хатирәләр яза. Аның бу истәлекләре “Замандашларым белән очрашулар” дигән баш астында 1968 елда Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыга. Сталин репрессиясен кичергән Бәшири Башкортстандагы сәнәкчеләр хәрәкәтен яктырткан “Каракош явы”дип аталган повесть яза.

“Тынмас йөрәк”

13 июня

Салават Гайсинның күптән түгел генә нәшер ителгән яңа китабы шулай дип атала. Республикада фидакарь җитәкче буларак танылу алган Салават Гайсин — Русиянең һәм Башкортстанның атказанган элемтәчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Мактау билгесе” ордены иясе, озак еллар “Башинформсвязь” җәмгыятен җитәкләгән кеше. Әйе, мондый зур тормыш һәм хезмәт юлы узган шәхесләр киләчәк буыннар өчен үзләре турында китап чыгарып дөрес эшли. Гадәттә, мондый басмалар предприятие хезмәткәрләре, таныш-белешләр арасында популярлык казана. Ә менә “Тынмас йөрәк” китабы теләсә нинди укучыны тетрәндерерлек итеп язылган. Публицистик очерк яисә документаль повесть жанрындагы әсәр югары әдәби зәвык белән бәян ителә, сәнгать әсәреннән бернәрсәсе белән дә калышмый диярлек.

Татар әдәби теленә һәйкәл койды

09 июня

Хәзерге төрки тел гыйлемендә, шул исәптән татар һәм башкорт лингвистикаларында, Башкортстанның халык язучысы, күренекле прозаик, драматург, әдәби тәнкыйтьче, ялкынлы публицист, филология фәннәре докторы, БДУның татар филологиясе кафедрасы профессоры, БР һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге әдәби премиясе лауреаты Суфиян Поварисовның исеме киң билгеле. Күпьяклы һөнәр иясе, киң карашлы галим хәзерге тел гыйлеменә, башкорт һәм татар әдәбиятларына бай тормыш тәҗрибәсе туплап килде. Югары Ставканың 469нчы аерым миномет полкы яугире, Бөек Ватан сугышы каһарманы, мәктәп директоры, журналист, университет профессоры — болар язучы яулаган үрләр, “тормыш университеты”. Суфиян Шәмсетдин улының әдәбият һәм лингвистика фәнендәге хезмәтләренең һәр юнәлешенә аерым тукталып, гыйльми тикшеренү объекты буларак, эзләнүләр алып барып булыр иде, әмма без галимнең фәкать бер фәнни эшчәнлегенә — татар әдәби теленең эволюциясен өйрәнүгә, художестволы сүз, аерым классик язучының иҗат серләре, язу манерасы кебек поэтика һәм статистика өлкәсенә караган мәсьәләләргә тукталырга булдык. Ни генә димә, Суфиян Поварисовның 50дән артык китаплары, дәреслекләре, монографияләре, 400гә якын гыйльми мәкаләләре арасында без алда күрсәткән тел һәм стиль проблемасы өстенлек итә, галимнең иҗади йөзен билгели.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»