Әдәбият

Үз илендә пәйгамбәрләр... була!

13 сентября

Дүртөйле яклары... Үзенең гаҗәеп гүзәл табигате, Агыйдел буйлары, төзек авыллары, нефте белән генә түгел, төрки халык әдәбиятында үз биеклеген яулаган кабатланмас талантларны биргән илаһи рухияте белән дә соклангыч төбәк бу. Рухият һәм хәят. Бу ике төшенчә бер-берсеннән аерылгысыз икәнлегенә инану өчен генә дә Дүртөйле якларына килеп китәрлек. Русия буйлап сәяхәткә чыгыгыз да, бу якның авылларын, халыкның көнкүрешен башкалар белән чагыштырып карагыз. Мондый милли зәвык белән эшләнгән матур йорт-кура, төзек урамнар, уңдырышлы иген кырлары, төз наратлары белән гашыйк итүче урманнар халыкның уңганлыгын, нинди заманда да югалып калмавын исбатлап тора түгелме?

Үткәннәрсез киләчәк юк

13 сентября

Фәнни әдәбиятта якташларыбызның тарихын, милләтебез даны булган шәхесләребезнең сәяси эшчәнлеген ачу урынлы һәм кирәкле шөгыль. Соңгы елларда Иске Балтач мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе, Балтач мәчетенең имам-хатыйбы, Балтач һәм Аскын районнары ахуны Рәфис Муллагатдәр улы Шәйхәйдаров актуаль мәкаләләре, язма вәгазьләре белән халкыбызга җан тынычлыгы табарга, хәдис һәм риваятьләрдән гыйлем җыярга ярдәм итә, танылган шәхесләребез — райондашларыбыз турында мәгълүматлар җиткерә. “Балтач мәчетләре” дигән китабы дини әдәбиятның бер күләмле әсәре булып укучылар күңеленнән урын алган иде. Ниһаять, авторның яңа китабы дөнья күрде.

Башкортстан сатиригы - Болгариядә

11 сентября

Быел дөньяның көлке үзәге Болгариядәге Габрово шәһәрендә “Сатира һәм юмор йорты” ачылуга 40 ел тулды. Танылган сатирик, өч дистә ел “Һәнәк” журналына мөхәррирлек иткән, “Алеко” халыкара юмористлар конкурсы һәм С. Михалков исемендәге халыкара премия лауреаты Марсель Сәлимов инде күп еллар әлеге көлке үзәге белән иҗади бәйләнештә тора.

Наҗар ага тавышы

05 сентября

Җир йөзеннән адәм баласы мәңгелеккә китә. Фәкать аның күркәм эшләре, кешеләргә күрсәткән игелеге, изгелеге торып кала. Иҗат кешесе бу яктан бәхетлерәк тә кебек. Аның иҗат җимешләре, йөрәгеннән чыккан шигырьләре, халык күңеленә сеңеп калган җырлары, үз тавышы, үз моңы әледән-әле яңгырап тора. Башкортстанның халык шагыйре, башкорт һәм татар дөньясының рухи көзгесе, шигырьләре, җырлары белән үлемсез Наҗар Нәҗминең бакыйлыкка күчүенә дә 6 сентябрьдә 13 ел тула. Кайбер каләм ияләре үлгәннән соң тагын бер олы гомер кичерә. Элек бәһаләнеп бетмәгән иҗатына кат-кат әйләнеп кайтабыз, аннан акыл, фәһем алабыз, әйтеп калдырган сүзләрен янә яңадан искә төшерәбез. Бу юлы сагынып, тагын да ныграк дикъкать белән тыңлыйбыз без аны. Аксакалның узган гасырдан килгән акылы буларак кабул итәбез бу мирасны.

Нәфис әдәбиятның чын асылы

25 августа

Күренекле язучыбыз, сүз сәнгате остасы, кеше язмышы өчен йөрәген өзеп бирергә әзер торучы Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның сугыш турындагы трилогия-эпопеясен (“Язмыш корбаннары”, “Ут эчендәге мәхәббәт”, “Канлы бәхет” романнары) күп сорауларга җавап эзли-эзли укыдым. Беренче романда Курск дугасында булган коточкыч вакыйгалар чагылдырыла. Суфиян ага фронт турындагы бер язмасында: “Без фашизмны хәрби техника белән генә түгел, рухи ныклык белән дә җиңдек”, — дигән иде. Бу сугыш безнекеләр тарафыннан “изге сугыш” дип аталды. Изгелектә әдәплелек тә бар. Әдәплелек патриотик тәрбия белән бәйле. Романның тәрбиялелек сыйфаты көчле. Бу яктан аны бөтен дөнья әдәбияты мәйданына һәйкәл итеп куярлык.

“Мин Җир белән Күкнең баласы...”

24 августа

Әти-әнисе аңа “Миңнемөхәммәт” исемен юкка гына бирмәгәндер... Шагыйрь турында сүземне шушы тапталган фикердән башлап китәрмен дип уйламаган идем. Соңгы вакытта Пәйгамбәр хәдисләре һәм Мөхәммәт Закиров шигърияте белән мавыгуым моңа сәбәп булгандыр. Пәйгамбәребез кешелекне дөрес юлга әйдәүче бөек акыл иясе генә түгел, һәр фикерен — ул мәңгелек кыйммәтләргә кагылсынмы, көндәлек тормышыбызгамы — образлы һәм гади итеп әйтеп бирә алучы шагыйрь дә булган. Менә шул сыйфаты бу шәхесне кешелек дөньясының бер чагу вәкиле буларак кабул итәргә мөмкинлек бирә. Ә Шагыйрь?.. Гомер, Хәйям, Гете, Пушкин, Есенин, Тукай, Туфан, Мостай Кәримнәр?.. Бөеклекләре белән Пәйгамбәр биеклегенә күтәрелгән илаһи затлар түгелме алар?.. Шушы урында бу гөнаһлы уйларыбызны туктатып торыйк. Чөнки Мөхәммәтнең Җиргә җибәрелгән соңгы Пәйгамбәр булуын да, Шагыйрьләрнең гади кешеләр нәселеннән икәнлеген дә инкарь итәргә ниятебез юк.

Картәнисенең Коръәненә икенче гомер биргән

23 августа

Ураза бәйрәме алдыннан башкаланың Карл Маркс урамында урнашкан Наил Лотфуллин исемендәге сәнгать музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Биредә күренекле рәссам Вәсил Ханнановның эшләре куелган. Өч төркемгә берләштерелгән рәсемнәр “Картәнием Коръәне”, “Догалар”, “Апалы-сеңелле Кусимовалар” дип атала.

Әдәбиятның алтын баганалары

22 августа

Телнең гәүһәрен, энҗе-мәрҗәнен, алтынын зур мәхәббәткә сарыф итүче, сүздән дошманга бомба ясый белүче, сәнгати йөрәкле каләм осталарының берсе — күренекле язучы, мәшһүр галим, фронтташ дустым Суфиян Поварисов. Ул иҗатын лирик шигырь һәм поэмалардан башлаган иде. Аннан драмага күчте. Бик күп бер пәрдәле пьесалар язды. “Кәрлә йолдыз” дигән сатирик комедиясе М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия, “Туй бүләге” дигән драмасы Сибай дәүләт театрында зур уңыш белән барды. Публицистика белән дә күптән һәм җитди шөгыльләнә. Тәнкыйть мәкаләләре дә яза. Шулай да ул үзен прозаик буларак нык танытты. Уннан артык повесть бастырды. Аннан соң романнар иҗат итәргә тотынды.

Дуслык һәм мәхәббәт җырчысы

17 августа

Күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Сираҗиның бу премиягә тәкъдим ителүе табигый хәл. Гомеренең 55 елын изге максатка — кешеләр өчен янып яшәүгә, Башкортстан халкы хакына хезмәт итүгә багышлаган олы шәхес ул. Шагыйрьнең гомер юлына күз салыйк.

“Мин туганмын уттан, ялкыннан”

08 августа

Кулымда күренекле шагыйрь Рамил Янбәкнең Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында басылган “Тамгалы заман” җыентыгы. Ә анда тайфундай көчле хисләр өермәсе, йөзьяшәр аксакалларга гына хас тирән акыл дәрьясы, шатлык-кайгыларга төренгән дөнья кичерешләре!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»