Әдәбият

Әдәбиятта үз юлы бар

07 декабря

Шушы көннәрдә Кушнаренко районы китапханәчеләре, укытучылары һәм татар әдәбиятын сөючеләре тагын бер соклангыч автор белән очрашты. Филология фәннәре кандидаты, доцент, әдәби тәнкыйтьче, язучы Сәгыйдулла Хафизов белән якыннан танышу район китапханәсенең уку залына җыелганнар өчен икеләтә шатлыкка әверелде. Чөнки бу талантлы прозаик яхшы повестьлар, роман-хикәяләр авторы гына түгел, хәзер безнең якташыбыз да. Үткән елдан бирле Сәгыйдулла Хәби улы җәмәгате, талантлы шагыйрә Фәндидә Харрасова белән бездә, Кушнаренкода яшиләр. Әлбәттә, әдәбияттан, иҗаттан рухи азык табып яшәүче күп кенә кушнаренколылар өчен бу көтелмәгән матур яңалык.

Талантлар төбәге

06 декабря

Шушы көннәрдә республикабызның төнь­як һәм төньяк-көнбатыш районнарында яшәп иҗат итүче сүз осталары Яңавыл язучылар оешмасының 20 еллык юбилеен билгеләде. Бу төбәк әдәбиятсәнгать сөючеләре, тирә-якта гына түгел, илдә танылу алган каләм осталары билгеле. Моның өчен шагыйрьләр Илдар Юзеев белән Нил Юзиевны, Саҗидә Сөләйманованы, прозаиклар Гайнан Әмири, Нурихан Фәттах, Риза Ишморатов, Рәдиф Тимершин һәм башкаларны искә төшерү дә җитә.

Гөрләшеп яшисе бар әле!

28 ноября

Башкаланың Резина-техник изделиеләр заводы Мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Күренекле сәхнә йолдызлары — җыр­чылар Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетди­нованың концерты башланырга әле берничә минут вакыт бар. Шулчак вестибюльдә көт­мәгәндә чират барлыкка килде.

Бу мохиттә шигырь язмау мөмкин түгел

27 ноября

Якташларым оештырган мәдәни чараларда һәрчак бик теләп катнашам. Әле яңа гына “Дулкын” әдәби берләшмәсе әгъзаларының иҗатын тикшерүгә багышланган утырыш уздырдылар. Гади генә чараны да мәртәбәле итә, бәйрәмгә әйләндерә белә дүртөйлелеләр. Бу юлы да әдәби берләшмә утырышын якташыбыз — күренекле язучы, көчле журналист Эдуард Әгъзаминең юбилеена мәртәбәле кунаклар килгән көнгә билгеләп оттылар. Беренчедән, кайчан әле төбәктәге әдәби берләшмәнең гадәти эшендә Язучылар берлеге рәисе катнашыр иде дә, шигырьләре тикшерүгә куелган иҗатчылар күренекле әдипләрнең үз әсәрләренә карата фикерләрен ишетер иде. Икенчедән, иҗат юлына яңа басканнар өчен әдипләр белән мондый очрашу гомергә истә кала торган вакыйга бит ул. “Дулкын” әдәби берләшмәсенең эшендә Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов, шагыйрь-язучылар Марис Нәзиров, Барый Ногманов, Илдус Тимерханов, журналистлар — Равил Карамов, Фәрит Фаткуллин һәм мин катнаштык. Күрше Илеш районы иҗатчылары да килгән иде.

Сүз пәйгамбәрләренә йөз тотыйк

22 ноября

Шушы рубрикада без күптән түгел 2012 ел дәвамында “Тулпар” журналында чыккан проза әсәрләренә күзәтү ясаган идек. Чират журналда басылган шигъри әсәрләргә җитте. Әдәби журнал бүгенге көндә шигъри иҗат белән шөгыльләнүчеләргә киң мәйдан бирә. Редакциянең поэзия бүлеге Башкортстанда гына түгел, күрше Татарстанда һәм Русиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар шагыйрьләре һәм башлап язучылар белән дә элемтә тота. Журналда басар өчен әсәрләр җентекле сайлап алына. Бүген аларның быел дөнья күргәннәренә күзәтү тәкъдим итәбез.

Журналистика – язмышым, әдәбият – иҗат тулпарым

02 ноября

Шушы көннәрдә гомерен журналистикага багышлаган, күп еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Чокрый исемендәге премия лауреаты, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Эдуард Әгъзамигә 75 яшь тула. Җор телле, тапкыр сүзле, кырку холыклы, гаделлек өчен җанын аямаучы каләмдәшебез журналист тикшерүләрен оста алып баручы кыю аналитик, һәр өлкәне тирәнтен аңлаучы актив хәбәрче генә түгел, “Зәңгәр күлмәкле кыз”, “Очрашу”, “Дөнья — куласа”, “Оҗмах капкасы” кебек укымлы китаплар авторы да. Әдәбиятка журналист тәҗрибәсе туплап килгән язучы ул. Шуңа да аның әсәрләре дә бүгенге көн вакыйгаларыннан, хәтта аның мөһим ваклыкларыннан, заманның реаль геройларыннан аерылгысыз. Автор, хыял дөньясыннан бигрәк, реаль тормышның бүген, хәзер хәл ителәсе мәсьәләләре белән шөгыльләнә, шулар өчен борчыла, ут йота кебек. Аның әсәрләре хакында Таһир Ахунҗанов, Фәнис Исламов, Барый Ногманов кебек әдипләрнең саллы уй-фикерләре теркәлгән. Ә бу күп нәрсә хакында сөйли. Шәхес буларак, Эдуард Лотфый улы — олы корбаннар хакына үз фикерендә кала торган, дөреслекне ярып әйтүче, ярдәмчел, гади һәм ачык күңелле кеше. Ул бүген дә журналистикада һәм матур әдәбиятта актив эшли. Әле соңгы чорда гына да “Кызыл таң” битләрендә аның “Әрәмәлектә ниләр бар?”, “Палаткалар шәһәрчегендә” дигән повестьлары укучыга барып иреште. 75 яше тулган мизгелдә, язучы һәм журналист Эдуард Әгъзаминең хезмәтен һәм иҗатын бизмәнгә салып үлчәүдән бигрәк, авторның үзе турында фикер йөрткәндә һәм һәр әсәрен укыганда туа торган сорауларга җавап ишетәсе килә.

Гомер кыска, дан мәңгелек…

01 ноября

Һәр елның октябрендә Мостай Кәримнең туган көнен зурлап үткәрү матур традициягә әверелде. Шушы көннәрдә шагыйрь Келәш авылында аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә үтте. Шагыйрьнең бертуган сеңлесе Салисә апа, оныгы Тимербулат Кәримовны, атаклы кубызчы Миңнегафур Зәйнетдиновны, район хакимиятеннән, Уфадагы М. Кәрим исемендәге 158нче башкорт гимназиясеннән кунакларны авыл мәктәбендә зурлап каршы алдылар. Реконструкциядән соң күптән түгел генә ачылган бинага сокланып туймаслык. Элегрәк мәктәп якташлары М. Кәрим, С. Кудаш, Ф. Кудашева, З. Камалиның тормышы һәм иҗаты турында бай материаллар белән мактана алса, бүген моңа өстәп, ул пөхтә күлмәк кигән кызлар сыман. Хәзер инде мәктәп Мостай Кәрим исемен йөртергә чынлап та лаек, дигән сүзләрне ара-тирәдә еш ишетергә була.

Сөй халкыңның дөньясын!

30 октября

Әбелкарам үзенең туган авылында мулла булган. Ул авылдашларын дини йолаларны, милләтебезнең асыл гореф-гадәтләрен төгәл үтәүгә өндәү белән даими шөгыльләнсә, үзенең гаиләсендә балаларын әдәп, тәүфыйк кебек әхлакый сыйфатлар рухында тәрбияләргә тырышкан. Аның “гыйлем эстәгез, кешегә яхшылык эшләгез, хөсетлек кылмагыз, караңгы чырай катмагыз, итагатьле вә татлы телле булыгыз”, дигән сүзләрен әле дә искә ала нәсел дәвамчылары.

Ак һәм пакь шигырьләр авторы

09 октября

Дилә Булгакова республикада гына түгел, күрше төбәкләрдә дә танылган иҗатчы. Кайбер шагыйрьләр әдәбиятта тудырган образлары белән генә күңелгә ятса, Дилә Булгакованың исә шигырьләре белән бергә үзенә дә гашыйк буласың. Инде 75 яшен тутырса да, сәхнәдә кызлар кебек зифа буйлы, озын толымлы, йөзеннән мөлаемлылык чагылып, күзләреннән нур балкып торган ханым утыра. Дилә Булгакова тормыш йомгагын сүткәндә нинди генә сынаулар авырлыклар кичермәсен, ул һәрвакыт чын кеше, тугры дус, фәрештәнекедәй саф күңелле ханым булып кала белгән шәхес. Йөзеннән бөркелеп торган нәзәкәтлелек, күңеленнән чыккан җыр ничек мәхәббәт яралдырмасын инде?..

Проза — ул архитектура, ә декоратор сәнгате түгел

09 октября

Башкортстанда З. Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты белән беррәттән, татар телендә чыгып килүче “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Тулпар” журналы бүгенге татар әдәбияты үсешенә саллы өлеш кертә. Вакытлы матбугат танылган каләм ияләренә әсәрләрен киңкүләм укучыга тиз арада җиткерү форсатын бирсә, башлап язучылар өчен беренче чирканчык алу, үзләрен сынау мәйданы ул. “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият бүлеге ел агымында “Китап” нәшриятында һәм матбугатта чыккан чәчмә һәм шигъри әсәрләргә күзәтү ясарга булды. Күзәтүебезне 2012 елда “Тулпар” журналы битләрендә дөнья күргән повесть һәм хикәяләрдән башладык.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»