Әдәбият

Шигырь тәрҗемәсе - җиңүче

15 января

Яңа ел алдыннан “Тәрҗемә аһәңе” дип аталган дүртенче Халыкара әдәби конкурска йомгак ясалды. Аны Русия һәм чит илләрдәге әйдәүче иҗтимагый-мәдәни оешмалар, мәгариф һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге компанияләр ярдәме белән iTreх тәрҗемәләр бюросы оештырды. Конкурсның максаты — Ватаныбыздагы китап укучыларны әлегә кадәр урыс телендә нәшер ителмәгән чит ил әдәбияты белән таныштыру, шулай ук урыс телле киңлектә иң яхшы тәрҗемәчеләргә иҗади һәм мәгълүмати нигез-мөмкинлекләр бирү. Конкурска дөньяның утыздан артык телендә меңгә якын эш җибәрелгән. Жюри инглиз, немец, француз, испан, итальян, кытай һәм иврит телләреннән тәрҗемәләрне бәяли. Дөньяның барлык телләрендәге конкурска кертелгән эшләрнең барысы да тавыш бирүдә катнашты.

Шигърият дөньясында фәһемле очрашу

11 января

Башкортстан дәүләт уни­верситетының филология факультеты татар-урыс бүлеге студентлары актив тормыш белән яши. Узган елда безнең бүлек студентлары халыкара конкурсларда, олимпиадаларда һәм фән өлкәсендә яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәсәлән, Ирина Гатиятуллина студентларның “Ана теле-2012” халыкара конкурсында – 2нче, Денис Мансуров Казан шәһәрендә үткән сәнгатьле шигырь укучылар арасында – 1нче, Айгөл Миңнуллина Бөтенрусия тюркология фәне буенча – 3нче, Алсу Галимова Казанда үткән халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында 1нче урыннар яуладылар.

Кыйблаң дөресме, язучы?

10 января

Гәзит-журналларда басылган шигырьләрне — матбугатның күңел дөньясы яки хәятнең бер бизәге, дисәк, повесть-хикәя кебек чәчмә жанрны тормышның үзе, яшәеш фәлсәфәсе, аның агышы һәм чоңгыллары белән чагыштырырга була. Соңгылары, нишләптер, укучыны ныграк җәлеп итә. Гәзиттә мавыктыргыч сюжетка корылган по­весть басыла башлый икән, укучы һәр санны көтеп ала, шуны укып әсәрләнә, шуның белән яши башлый. Мәгънәсе сай телесериалларга кол булып утырганчы, адәм ба­ласы матур әдәбият белән мавыгып гәзит-журнал алдыра икән, бу да хуплауга лаек.

Татар-башкорт әдипләрен берләштерүче китап!

29 декабря

Суфиян Поварисовның күптән түгел дөнья күргән икетомлыгы тугандаш республикаларның алтмыш каләм әһелен әдәби табынга җыйган

Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисовның һәр әсәре җәмгыятебез өчен кыйммәтле рухи хәзинә. Фәнни трактат булсынмы ул, художестволы әсәрме, беркайчан да укучы күңелен битараф калдырмый. Менә әле дә кулымда аның табадан гына төшкән “Әдипләребезнең сүз-сурәт, сүз-фикер, сүз-тойгы заңы” дигән 2012 елда дөнья күргән уку-укыту әсбабы. Ике китаптан торган бу саллы гыйльми хезмәтнең үзенчәлекле яклары шунда: беренчедән, галим башкорт һәм татар язучыларының тел-стиль үзенчәлеген тикшерә. Икенчедән, язучы-галим эшчәнлегенә ике тугандаш республика фән әһелләре тарафыннан бәя бирелү дә татар-башкорт дуслыгының какшамас бердәмлеген чагылдыручы төпле дәлил дияр идем.

Гыйлем иленә маяк

29 декабря

“Кызыл таң” гәзитенең быелгы 139-144нче саннарында Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторын оештырып, ике дистә елга якын җитәкләгән Динә Морзакаеваның “Без китаплы халык электән” дигән баш астындагы язмалары басылды. Яңарак шул тема киңрәк, тулырак яктыртылган “Милли китап” җыентыгы “Полиграфдизайн” нәшриятында дөнья күрде.

Көтүчедән - олы җырчы-шагыйрьгәчә

28 декабря

Сим артылышлары артында, Уфадан 300 чакрым ераклыкта, кайбер Европа, Азия илләреннән дә зуррак төньяк-көнчыгыш төбәк: Балакатай, Дуван, Кыйгы, Мә­четле һәм Салават районнары тырыш эшчәннәре, галимнәре, сәнгать эшлеклеләре, спортчылары белән генә түгел, бәлки күренекле шагыйрьләре, прозаиклары, драматурглары белән дә киң билгеле. Салават Юлаев, Рәми Гарипов, Тимер Йосы­пов, Хәниф Кәрим, Агиш Гыйрфанов, Михаил Чванов, Сафуан Әли­баев, Нәкый Исәнбәт, Рафаэль Сафин... Саный китсәң, аларның саны утыздан арта. Шулар арасыннан 300дән артык җыр һәм романс авторы Әхмәт Ерикәй аерым урын алып тора. Аның җырлары безнең күңел­ләргә тирән үтеп кергән һәм халык җырларына әйләнгән. Аның Сара Садыйкова көенә язылган “Көтәм сине”, Сәйяр Хәбибуллин музыкасына “Эзләдем, бәгърем, сине”, Ләбиб Айтуганов музыкасына “Юллар”, Александр Ключарев музыкасына “Сәрбиназ”, Хөсәен Әхмәтов көенә “Уфа — Казан, Казан — Уфа” һәм башка җырла­рын кемнәр генә белми икән? Беләләр һәм әле дә телдән төшерми җырлыйлар.

Мәкалә - өч көнлек, хикәя - гомерлек

15 декабря

Башкортстандагы татар әдәбияты үсешенә шактый өлеш кертүче “Өмет” гәзите проза жанрында, нигездә, хикәя, бигрәк тә юмореска жанрына өстенлек бирә. Прозаның кыска төрләре, әлбәттә, гәзит өчен отышлы юл. Күренә ки, “Өмет” байтак хикәя һәм сатира-юмор осталары белән бәйләнештә яши һәм аларның көн кадагына суккан әсәрләрен яктыртып бара. Юныс Зөбәеровның “Үгез чирләде” юморескасы авыл халкы өчен котылгысыз булган мал зыянлау проблемасын үз эченә алган. Автор көлке жанрының таләпләренә туры китереп фикер йөртә. Үгез чирләү, мактанчык мал табибы Хабайның шомлы хәбәре, районга килгән НИИ комиссиясенең үгезне суярга кирәк дигән карары һәм аларга карап кечкенә малайның ясаган нәтиҗәсе — болар барысы да сатирик фашлау алымына нигезләнгән. Автор сатирик гипербола, карикатура, ирония кебек алымнарны урынлы куллана.

Безнең якныкы

13 декабря

“Шигырьләрнең нинди чүптән үсеп чыгуын белсәгез иде...” – дигәнме әле Анна Ахматова? Бөек шагыйрә, ул инде сүз юктан сүз булсын өчен генә язмагандыр. Ләкин хакыйкать алай гади түгел. Чын шигырьнең туу сәбәпләрен аңлатып та булмый кай­чак. Шигырьләргә дә ашлама кирәктер, әлбәттә, ашламаның төр­лесе бар! Әмма тауда таш өстендә үскән гөл шикелле, ши­гырь дә вәхи сыман күктән иңәргә мөмкин бит?! Хәер, сүзем бөек шагыйрь турында түгел. Хәтта халык шагыйре дә түгел ул. Үзен­нән элгәреге бөек Акмуллаларның, Бабичларның мондый ти­тулы булмавын искәртә дә, үзен юата Тойгын: “Димәк, алар халыксыз шагыйрьмени? – Сораулардан авыр сулыйм мин. Мил­ләтемнең халык шагыйре түгел, хак шагыйре генә булыйм мин!”

Күңел дулкыннары бергә кага, шигырь ташкыннары җаннарда...

12 декабря

Һәр шагыйрьнең иҗаты агымсуга охшаган. Һәр агымсуның бер башлангычы, кечкенә чишмәсе була. Шул чыганакның суы ника­дәр чиста, саф, пакь булса, киләчәктәге агымы да шундый була. Башкортстанның халык язучысы, профессор, атаклы әдип Суфиян ага Поварисовның да иҗаты ташкын кебек ярсып ага.

Өметле каләмнәр мәйданы

12 декабря

Башкортстанның татар телендә чыгып ки­лүче яшьләр гәзите “Өмет”, үзе­нең аталышына тап килеп, күпләрдә олы иҗат юлына өмет уята. Гәзиттә шигырь бөреләре тулышып кына килүче мәктәп укучылары иҗатына шактый урын бирелү — сөенечле хәл, чөнки тәү тапкыр кулына каләмне күпләр мәктәп яшендә ала. Шигыре гәзиттә басылу яшь каләм иясенә иҗат канатлары куя, укучысы алдында җаваплылык хисен көчәйтә. Күренә ки, “Өмет” үз укучылары белән тыгыз рухи бәйләнештә тора. Ә укучылары аның яшь­ләр генә түгел, өлкәннәр дә. Шигырь язарга маһир авыл ке­ше­лә­ренең шигырьләрен гәзит битлә­рендә яктырту бу элемтәне тагын да ныгытадыр, мөгаен. Дөрес, без бу күзә­түдә төп игътибарны үзешчәннәр иҗа­тына түгел, ә шигърияттә инде нин­дидер дәрәҗәдә урын алган, өметле каләмнәргә юнәлтәчәкбез. Чөнки максатыбыз – Башкортстанда татар шигърияте үсешенә бәя бирү.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»