Әдәбият

Балтачта - “Илһам баскычлары”

24 июня

Күңелләре моңга тулы шәхесләр күп Балтач якларында. Тылсымлы шигърият дөньясына гашыйклар да җитәрлек. Йөрәкләренә тынгы бирмәгән уй-кичерешләрен шигъри юлларга салучыларны ел саен үткәрелүче “Илһам баскычлары” район нәфис сүз осталары конкурсы берләштерә. Якташларының, күренекле шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен жюри игътибарына тәкъдим итә алар. Конкурс ихлас бәйрәмгә әверелә. Быел исә бәйрәм өч буын вәкилләренең китап туе белән үрелеп барды. Чараны алып баручылар Эльвира Солтанова (Мата авылы), Алсу Мостафина (Көнтүгеш авылы) һәр чыгыш алдыннан әсәрнең язылу тарихына кыскача аңлатма бирде.

Иҗат яратучы кыз

07 июня

Ләйсән Шәйбәкова — иҗатка мөкиббән киткән тырыш кыз. Ул Югары Яркәйдәге урта мәктәпнең 11нче сыйныфында укый. Беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларда ук яза башлаган кызның язуга сәләтен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Наилә Басыйрова күреп ала. Ул аңа “Маяк” гәзите каршында эшләп килгән “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбендә шөгыльләнергә киңәш итә. Кыз җитәкчеләре Рәмзия Хәдимуллина үткәргән дәресләргә бик теләп йөри. Шулай итеп, Ләйсәннең беренче шигырьләре район гәзитендә дөнья күрә.

“Славян кочагы”нда

05 июня

Болгариядәге Варна шәһәрендә “Славян кочагы” дип аталган VIII халыкара шигърият фестивале узды. Аны Славян әдәбият һәм сәнгать академиясе һәм Болгария Язучылар берлеге оештырды. Фестивальгә Русия, Болгария, Сербия, Македония, Хорватия, Словения, Черногория, Польша, Бөек Британия, Германия, Әрмәнстан, Латвия, Литва, Украина, Белоруссия һәм башка илләрдән илледән артык танылган шагыйрь килгән иде. Русия Язучылар берлегенең Мәскәү шәһәр оешмасы президиумы әгъзасы Ольга Бояринова җитәкчелегендәге Русия язучылары делегациясе составында шагыйрьләр Надежда Мирошниченко, Владимир Федоров, Людмила Снитенко, Илья Лируж, Татьяна Суздальская, Сергей Добронравов һәм безнең якташыбыз Марсель Сәлимов бар иде.

“Хатыннар” турында сөйләштек

05 июня

Танылган шагыйрә һәм язучы Гөлнур Якупова Кыргыз-Миякәдә әдәбият сөючеләр белән очрашты

Район мәдәният сараеның кече залында узган әлеге чарага, башлыча, хатын-кызлар килде. Бу, әлбәттә, очраклы түгел, очрашуыбызның төп сәбәбе — яраткан әдибәбезнең былтыр гына дөнья күргән “Хатыннар” трилогиясе турында сөйләшү иде.

“Кызыл таң” гәзите - әдәбият бишеге

03 июня

Каләмдәшебез, талантлы яшь прозаик Айдар Зәкиев Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителде

96 еллык тарихы булган “Кызыл таң” гәзитендә нинди язучылар иҗат канатларын ныгытмаган да, ниндиләре генә татар-башкорт халкының мәшһүр каләм ияләре булып китмәгән. Мәҗит Гафури, Имай Насыйри, Даут Юлтый, Сәйфи Кудаш, Әнвәр Бикчәнтәев, Якуп Колмый, Нәҗип Асанбаев, Таһир Ахунҗанов, Әнгам Атнабаев, Хәсән Сәрьян, бүген дә редакция белән актив хезмәттәштек итүче Суфиян Поварисов, Рим Идиятуллин, Фәрит Габдерәхим, Равил Шаммас, Расих Ханнанов, Муса Сираҗи, Мөхәммәт Закиров, Рәдиф Тимершин, Марат Муллакаев, Фәния Габидуллина. Һәр чорда басманың дәрәҗәсен, мөгаен, шундый иҗади шәхесләр билгелидер.

“Без - яшьлеге илнең”

31 мая

Миңа бер каләмдәшем болай диде: “Менә син дөньядан киткәннәр турында күп язасың, соңыннан үзеңне берәрсе искә алып язар дисеңме, заманалар үзгәрә бит...” Моңа каршы нәрсә әйтәсең? Бәлки, шулай да булыр, искә дә алмаслар. Без бит Пушкин дәрәҗәсендәге әдипләр түгел. Гомумән, мин бу хакта уйлап баш ватканым юк. Бары шуны яхшы беләм, искә алулар, мактаулар үлгәннәр өчен түгел, ә тереләр өчен кирәк. Киткәннәрнең тормышын, эшләрен һәм иҗатын алар белергә, ә бәлки, максатлы яшәү өчен үрнәк тә алырга тиешләрдер. Мин үзем яхшы белгән каләмдәшләрем Шәриф Биккол, Фәрит Исәнгулов, Сәйфи Кудаш, Наҗар Нәҗми, Ибраһим Абдуллин, Әнгам Атнабаев, Сәгыйть Агиш, Шамил Анак, Хәсән Сарьян, Муса Гали, Әмир Гәрәев, Нәҗибәк Хафизов, Мәхмүт Хөсәен, Гариф Гомәр кебек күренекле язучылар турында очерклар язып бастырдым. Хәзер ничектер алар алдында бурычымны үтәгән кебекмен. Ләкин әле онытылып калганнары да юк түгел. Шуларның берсе — каләмдәшем дә, хезмәттәшем дә — талантлы шагыйрь Әхмәт Гайсин.

Тукаебыз - күңел түрендә, моңы аның халык телендә

26 апреля

“Тукай моңнары” республика сәнгатьле уку конкурс-фестивале талантлы балаларны икенче тапкыр Уфага җыйды. Башкорт­стан­ның төрле район һәм шәһәр­лә­рен­нән килгән 200гә якын укучы Габдулла Тукайның һәм бүгенге заман күренекле татар шагыйрь­ләренең әсәрләрен укып ишеттерде.

Иң зур бүләк - балалар куанычы

02 апреля

Уфа шәһәре Киров районының Аврора урамында урнашкан, бик төгәл һәм мәгънәле “Хыял” исемен йөртүче 22нче балалар китапханәсендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу үтте. Ул республикадагы “Балалар һәм үсмерләр әдәбияты атналыгы” кысаларында узды. Очрашуга килгән язучылар — Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, бик күп популяр җырлар авторы, шагыйрә һәм прозаик Дилә Булгакова, урыс телендә иҗат итүче балалар язучысы Рәшидә Бик һәм шагыйрь Мөхәммәт Закиров анда Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика художество гимназиясе, 9нчы мәктәп укучылары белән очрашты.

Ләззәтле китап

01 апреля

(Фәнис Гәрәевның “Безнең әле җилле чаклар...” җыентыгына карата)

Яхшы китап турында ”Бер тында укып чыктым” дип мактап әйтергә яратабыз. Сабакташым, хезмәттәшем Фәнис Гәрәевның 50 яше тулу уңаеннан нәшер иткән “Безнең әле җилле чаклар...” дигән әдәби-публицистик, лирик-юмористик, тезмә һәм чәчмә әсәрләрдән торган шактый калын җыентыгын зәмһәрир салкын кышкы озын кичләр буена, арканы кайнар голландкага терәп, тәмләп-тәмләп кенә, ләззәтләнеп-кинәнеп, берчә елап, берчә көлеп, сокланып һәм автор өчен горурланып, шактый вакыт дәвамында укыдым.

Шигъриятле төбәк

29 марта

“Кызыл таң” журналисты Тәтешледә шигърият буенча осталык дәресе уздырды

Якташлар җылысы... Дөньядагы иң татлы, иң ләззәтле хисләрнең берсе бу. Бигрәк тә чит җирләрдә гомер итеп, зарыгып, җаны өшеп, туган якларына сирәк кайтучылар өчен. Шөкер, Татарстанда 21 ел яшәп, эшләп, дөресрәге, гыйлем җыеп кайтуыма да биш ел тула. Туган ягымда яшәп иҗат итүчеләр белән очрашып, шигърият турында сөйләшергә, аларның әсәрләрен бергәләп тикшерергә, анализ ясарга дигән ниятем күптәннән тынгы бирми. Шагыйрь булып туарга кирәк, дисәләр дә, илаһи хис белән туганнарны дөрес юлга салу өчен белгеч ярдәме кирәк. Мин моңа Әлмәттә яшәгәндә шактый еллар Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Кызыл каурыйлар” берләшмәсен җитәкләү чорында нык инандым. Хәзер андагы берләшмәгә йөрүчеләр арасында берничә китап чыгарып, Язучылар берлегенә керүчеләр дә бар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»