18.11.2011 - Әдәбият

Яңа костюм хикмәте

— Нәҗип абый хәйләкәр кеше, — диде драматургның 90 яшьлек юбилеена  килгән Татарстанның халык шагыйре, Роберт Миңнуллин. Бу хәйләкәрлекне ул костюм алыштыруда күргән.

— Юл буе шуны уйладым, — ди Роберт Мөгаллим улы, — әгәр дә Нәҗип Асанбаев үзенең юбилей кичәсенә орден-медальләре тагылган костюмын киеп килсә, Президент Рөстәм Хәмитов яңа орденны кайда тагар икән дип. Ә ул — өр-яңа костюмда!

Костюм бәхетле булды, беренче көнендә үк Президент Рөстәм Хәмитов аңа үз куллары белән “Башкортстан Республикасы алдында казанышлары өчен” ордены такты. Һәм шунда ук драматургның иң зур мактау билгесенә — халык мәхәббәте һәм ихтирамына ия булуын ассызыклады, иҗатын югары бәяләде.

Юбилей кичәсе бер атна дәвам иткән театрлар фестиваленнән соң үтте. Башкала халкы бер атна дәвамында Нәҗип Асанбаев әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карап кинәнде. Фестивальне “Чияле тау”, “Зәйтүнгөл”, “Җиде кыз” спектакльләре белән Салават башкорт дәүләт драма театры башлап җибәрде. Салават театры әдипнең тормыш юлында мөһим урын биләп тора. Кайчандыр бу театрның директоры булып эшләп киткән Нәҗип Асанбаев бүгенге көндә дә коллектив белән элемтәне өзми, артистларның һәр казанышын, һәр яуланган баскычын күз уңыннан кичерә. Хәер, әдипнең күңел түрендә урын алган театрлар бер Салават шәһәре белән генә чикләнми.

Фестиваль тантанасын ачып җибәргәндә Мәдәният министрлыгының сәнгать һәм профессиональ белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Карабулатова да шул хакта сөйләде.

— Бер ел элек шушы зур бәйрәмгә әзерлек башлаганда без республика театрлары репертуарларын барлап чыктык, — диде ул. — Һәм бүгенге көндә дә Нәҗип Асанбаевның күп әсәрләре сәхнәләштерелүен аңладык. 90 яшьлек драматург безне бүгенге көндә дә яңа әсәрләре белән куандырып тора, төрле җанрларга мөрәҗәгать итә.

Чынлап та, Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә”, “Фәйзи”, “Зәйтүнгөл”, “Кеше бәхете”, “Миләш-миләүшә”, “Ак сиреньнәр”, “Намус хөкеме”, “Кызлы йорт”, “Су юлы”, “Күктән төшкән бәхет”, “Кызыл паша”, “Яралы язмыш”, “Җиде кыз” һәм башка драма һәм комедияләре Башкортстан драматургиясенең алтын фондын тәшкил итә. Аерым алганда, “Кызыл паша” гына да Нәҗип Асанбаев исемен һәм Башкортстанны дөньякүләм яңгыратты. Көнчыгыш илләрендә беренче совет дипломанты булган Кәрим Хәкимов, гарәп-фарсы илләре белән совет республикасы арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру хакындагы спектакльнең премьерасы Башкорт академия драма театры сәхнәсендә беренче тапкыр 1982 елда куелып, зур уңышка ирешә. Бу постановка белән театр Сирия башкаласы Дамаск шәһәрендә үткән халыкара фестивальдә дә катнаша. Ә “Кызыл паша” әсәре буенча төшерелгән фильм үзәк телевидениедән күрсәтелеп, гарәп һәм мөселман дөньясының егермедән артык иленә соратып алына. Фестиваль кысаларында исә “Кызыл паша” әсәре буенча шул ук театр тәкъдим иткән тамаша янә сәнгать сөючеләрне таң калдырды.

Башкорт дәүләт академия драма театры фестивальдә тагын бер җитди, фәлсәфи, тарихи әсәр — “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” спектакле белән катнашты.

Башкорт милли хәрәкәтенә җитәкчелек иткән Әхмәтзәки Вәлиди турында язганда 1994 елда Нәҗип Асанбаев Төркиягә сәяхәт кыла. Анда ул Вәлидинең хатыны, балалары, фәнни хезмәттәшләре белән күрешеп-сөйләшә. Башлыча Нәҗип Вилдан улының иҗат җимешләре Салават драма театры сәхнәсендә “Көзән башкорты” спектакле аша дөнья күрә. Шушы ук әсәр соңрак Башкорт академия драма театры артистларын данга күмә. Асанбаев та, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, халык шагыйре Кадим Аралбаев әйтмешли, “Кызыл паша”ны куйганнан соң “драматургиянең пашасы” дип йөртелсә, бүген ул — драматургиянең генералы. Һәм “генерал” әле булса үз халкы өчен янып яши.

— Сез парламентларда депутат булып сайланмадыгыз, әмма гомерегез буе Башкортстанга хезмәт иттегез, аның улы, ил агасы булдыгыз, — дип юбилей тантанасында бу хакта Дәүләт җыелышы — Корылтай комитеты рәисе Равил Бикбаев сөйләде. Ул Нәҗип абыйга хас өч сыйфатны билгеләде: батырлык, матурлык һәм тугрылык. Равил Төхвәт улы гына түгел, Нәҗип абый белән таныш булган һәркем, әлбәттә, моның белән килешә.

1941 елның 2 декабреннән үк кече лейтенант Нәҗип Асанбаевның артиллерия батареясына командир итеп алынуы, аяусыз канлы алышларда ике тапкыр авыр яралануы, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен I һәм II дәрәҗә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүе генә түгел, ә бүгенге көнгәчә иленә, әдәбиятка, сәнгатькә тугры хезмәт итүе дә сер түгел. Тугрылыгы аның шулай ук күп әсәрләрендә чагылган сөекле тормыш иптәше — Наиләсе образында да чагыла. “Кызлар, гафу итегез, тик минем Наиләм дөньяда иң матур кеше иде”, ди әдип бүген дә, чынлап та гомеренең соңгы көннәренә кадәр чибәрлеген югалтмаган хатынын юксынып. Нәҗип абыйның матур кеше булуы аның тышкы кыяфәтендә генә түгел, ә күңел байлыгында да чагыла.

Шушы рухи байлык, тормышка мәхәббәт әдипнең һәр спектаклен уңышка китерә дә. Әйтик, Уфа “Нур” татар дәүләт театры фестивальдә “Су юлы” спектакле белән катнашты. “Нур” сәхнәсендә режиссер Илдар Вәлиев куйган әлеге комедия 2008 елдан бирле зур уңыш белән бара. Сәбәбе — әсәр нигезенә салынган мәхәббәт уты — кече ватанга, туган җиргә, ата-анага, гомерлек юлдаш булып сайланган кешегә. Бу тема — мәңгелек һәм ул Нәҗип Асанбаевның барлык әсәрләрендә дә урын алган.

Әйтик, Туймазы татар дәүләт драма театры фестивальгә алып килгән “Рәйсә+Фәйзи” спектаклендә дә бар бу мәхәббәт, хыянәтләр, алданулар контрастында бирелгән ул. Туймазы театрының да бу әсәр белән башкалада чыгыш ясавы беренче тапкыр түгел, әмма гадәттәгечә, спектакль аншлаг белән үтте. Бәхәс юк — Нәҗип Асанбаев республикабызның иң уңышлы драматургларының берсе, ә бәлки, беренчеседер. Әдәбият-сәнгать яңалыкларын даими күзәтеп барган “Кызыл таң” гәзите фестивальгә тәкъдим ителгән спектакльләрне карап-бәяләп, Нәҗип Асанбаевны “Иң яхшы драматург” номинациясендә җиңүче дип тапты һәм юбилей кичәсендә аны “Җиңү алиһәсе” белән бүләкләде. Әйе, заманалар уза, тамашачылар алмашына, әмма яхшы әсәрләрне вакыт җуймый. “Аның үз туксаны туксан”, дип көлә Роберт Миңнуллин да Нәҗип абыйның мәңгелек темалардан читкә тайпылмавына ишарә ясап.

Кайдан килә авыр тормыш юлы узган драматургка бу кадәр якты темалар? Әйтик, табигый таланттан. Һәм драматург үзе ассызыклавынча, туган җире — Бакалыдан. Үз районының ямьлелеге, аның кешеләренең ихлас, намуслы, эшсөючән булуы хакында сөйләп туймый әдип. Һәм иҗаты белән Бакалыны, Башкортстанны, туган җирен данлый.

Айгөл Юлъякшина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»