09.11.2011 - Әдәбият

Асанбай әлифбасы

Башкортстанның халык язучысы, күренекле драматург, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Салават һәм  башка бик күп орденнар кавалеры Нәҗип Асанбаевка — 90 яшь. Юбилей датасы аның турында язарга  бер сәбәп булса, әдәбиятыбыз аксакалының дөнья, тормыш турында уйланулары күңелнең иң нечкә кылларына  барып кагыла. Нәҗип Асанбаевның туксан еллык гомер юлындагы вакыйгалар үзенчәлекле алфавит, тормыш әлифбасы хасыйл итә.

А-ә. Ата-ана, әткәй-әнкәй. Без — керәшеннәр. Православие диненә табынабыз. Авылыбызда чиркәү бар иде. Ул  дингә табыну урыны гына булмый. Дьяконыбыз да, попыбыз да Казанда укыганнар, югары белемле булганнар.  Чиркәү халык өчен тәрбиягә, әдәп-әхлакка өйрәтүче миссиясен дә үтәгән. Авылыбыздагы яшьләр барысы да чиркәүдә оештырылган хорга йөргәннәр. Бик матур, тәэсирле җырлаган бу хор. Минем әти дә йөргән аңа, әтием бик чибәр, озын буйлы, зирәк кеше булган. Шуңадыр аны  дин нигезләренә өйрәнү өчен Казанга укырга җибәргәннәр. Әмма әтигә дин әһеле булып авылга кайтырга насыйп булмый, аны армиягә алалар. Бу революциягә кадәр була. Ул Порт-Артурда хезмәт итә. Бер генералның адъютанты булган, диләр. Бәлки денщиктыр, ягъни офицер чинындагы кешегә хезмәт күрсәтүче солдат. Әтием шул Порт-Артурдан баеп кайткан.  Өч зур төргәк  (авылыбызда аны тюк диләр иде) ефәк, тукыма кебек мануфактура төяп алып кайткан. Әтине бөтен авыл халкы уратып алган. Шунда әти кайчы соратып алган да төргәген ачып, кешеләргә берәр метр ефәк, башка тукыма кисеп өләшкән. Бер читтәрәк яшь кенә, чибәр кыз басып торган. Әтинең күзе бу кызга төшкән. Ә тегесе бүләк алырга килми икән. Шунда әти икенче төргәгендәге затлырак ефәктән берничә метрны кисеп алган да кыз ягына һавага чөйгән. Авылдашлар, Анна, бусы сиңа, ал, диләр икән. Шунда гына минем булачак әнием һавада бик озак эленеп торган ефәкне эләктереп алган. Әти зирәк кеше булган, дидем. Товарларын сатып, ул кибет ачарга хокук ала. Баеп китә. Әнием Аннага өйләнеп, бик матур дөнья көтәләр. Әмма әтине 1914 елда тагын армиягә алалар. Әни берүзе сату эше белән шөгыльләнә алмый, кибетләр ябыла һәм ул крестьян эшенә күчә. Шулай да безнең гаилә авылда хәллеләр исәбендә кала. Әти империалистик сугыштан яраланып кайткач, озак кына чирли. Башкача сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә алмый. Күпне күргән, урыс телен дә яхшы белгән кеше буларак, аны  күбрәк җәмәгать эшендә катнаштыралар. Мин туган елда илебезгә ачлык килгән. Шул елларда безгә Америка ярдәм кулы суза. Алар Русиягә азык-төлек, кием-салым җибәрә. Шушы ярдәмне саклау-таратуны әтигә йөклиләр. Кешеләргә өләшәсе әйберләрне әти кайчандыр кибет итеп тоткан келәтенә куя. Берзаман бу келәтне талыйлар. Каракны фашларга бөтен авыл җыела. Тәүдә безнең өйне тентиләр. Аннары өй борынча китәләр. Арт урамда яшәүче Нюра исемле  апа урлаган булып чыга. Азык-төлекне бер капка тутырып бакчасына күмгән. Халык ач, ачулы. Нюраны һәм аның ирен  авыл читендә үскән куш каен янына алып киләләр. Иренә көрәк тоттыралар да хатынына кабер казырга кушалар. Тегесе елый-елый, калтырана-калтырана казый. Ач халык  коточкыч вәхшилеккә бара шунда. Теге хатынны казылып та бетмәгән кабергә төшерәләр. Белмим, бу хәлгә түзәргә нинди йөрәк кирәк булгандыр... Әмма халык туктамый. Шулай да карак Нюраны тере килеш күммиләр, аның йөрәге түзми. Кабергә төшкәч бахыр җан бирә. Менә шулай, халык вакыты-вакыты белән шундый вәхшилеккә дә бара ала. Шундый ук хәл Дәүләкән районының Чуенчы авылында да булган икән. Бу хакта  атаклы хирург Наил Гатауллин язып чыкты.

Икенче бер вакыйга. Игеннәр уңа башлагач, халык та бераз тын ала. Авылга кот керә. Шулай берчак акча җыеп, авыл халкы әтине Себергә ат алып кайтырга җибәрә. Анда бездәгедәй хәерчелек булмаган, күрәсең, ат белән сәүдә иткәннәр. Шунда әти тиф эләктерә. Һушсыз кырык көн дәваханәдә ята. Шул вакытта бөтен акчаларын урлата. Ярый толыбын калдыралар. Кайтырлык та акчасы булмый. Вокзалда Казаннан ат алырга килүчеләрне очрата. Үзләре белән алып кайтуларын сорый болардан. Ризалашалар. Әтине атлар белән бер вагонга ябып, печән астына күмәләр. Шулай исән кала. Әмма нык салкын тидереп озак кына чирли. Колхозлашу башлана. Халык өчен тырышып йөрсә дә, әтине кулаклар исемлегенә кертәләр һәм бөтен мал-мөлкәтен, йорт-кураны тартып алып, гаиләбезне урамда калдырдылар. Әтине чирләп яткан җиреннән тартып торгызып, кулларына богау салып алып киттеләр. Төрмәгә барып җитәлми, әти юлда йөрәге ярылып үлә. Менә минем әти турындагы хатирә-истәлекләрем. Әни турында тагы да алдарак сөйләрмен әле.

Ә Әҗәл. Яшь чакта үлем, әҗәл турында уйламыйсың. Аның барлыгын барыбыз да белә, әмма ул әллә кайда еракта, сиңа кагылмый торган бер нәрсә кебек тоела. Олыгайгач, иптәшләрең, атаң-анаң  сине калдырып киткәч, уйга каласың: нинди кешеләрне ала әҗәл... Сугышта үлеп калган шагыйрь Мәлих Харисның шундый шигыре бар. Эчтәлеге аның болай: аның отделениесе бер калкулыкны ала. Шунда бер яугир инде тау башына менеп җиткәндә авыр яралана. Аякларында торыр хәл калмагач, ике кулын алга сузып, бөтен тауны кочаклардай булып җиргә егыла. Һәм иреннәре туфракка терәлә, әйтерсең лә җирне үбә. Мәлих Харис шуны күргәч,

Әй, гомернең соңгы сәгате,

Син дә миңа шулай күкрәп кил.

Батырларын искә алганда

Онытмасын мине Туган ил,

— дип яза.

Соңгы сәгатьне, әҗәлне ул күкрәү белән тиңләгән. Мин дә курыкмыйм әҗәлдән. Янымда сөйгәнем юк, дусларым ташлап китте... Әмма минем әле рухым исән. Тамашачыларым, театрларым бар. Халкым исән. Мине шул яшәтә. Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә дип Тукай әйткәндәй, матур үлем бирсен Ходай. Күңелемдә — иҗат, шулай булгач, кулымдагы каләмем белән әҗәлне дә җиңәрмен мин.

Й йорт.  Безнең гаиләгә кулак мөһере сугылгач, йортыбызны сүтеп алып киттеләр. Мунчада калдык. Бераздан анысын да кемдер үзенә күчереп салды. Ямь-яшел чирәмле ихатабыз гына калды. Әле дә тора минем ата-бабаларымның нигезе. Беркем дә анда йорт салмады. Минем кайтып дөнья коруымны көттеләр. Атасы истәлегенә йорт салыр, дача итеп булса да тотар дип әлегәчә көтәләр. Тик минем кулымнан килмәде. Шулай итеп, без кеше өстендә калдык. Дүрт кешедә чиратлап өйдәш булып яшәдек. Мин төнлә караватымнан торып, тышка чыгам икән дә айга карап утырам икән. Төнлә йөри торган кешеләрне лунатик, диләр бит әле. Тик мин йөрмәгәнмен. Мин айга карап теләк теләгәнмен: әтиемне кайтар, дип. Әтием һәм йорт  минем өчен бер үк мәгънәгә ия.

Б Бәхет. Миңа бәхет турында, ягъни син бәхетлеме дип сорау бирүчеләр күп. Мин язучы. Әгәр язучы халкыннан аерылса, бәхетле була алмый. Халкы нинди — язучы да шундый. Халкы бәхетле икән, язучы да бәхетле. Мин халкымны бәхетле дип әйтә алмыйм. Минем халкым зур авырлыклар кичерде. Империалистик сугыш, коллективлаштыру, репрессия еллары, Бөек Ватан сугышында күпме кеше башын салды, бер гөнаһсыз гаепләнде, изелде, ачтан интекте. Инде матур гына яшәгәндә социализмның җимерелүе, капитализмга күчү. Әле дә халкым җиңел, бәхетле яши дип әйтә алмыйм. Шуны белә торып, мин  бәхетле дип  күкрәк кагам икән, бу  халкымнан көлү, башкаларга мыскыллап карау булыр иде. Шуңа күрә мин үземне бәхетле дип әйтә алмыйм. Яшәвен әйбәт яшим: сугышта исән калдым,  яраткан кызыма өйләндем,  әйбәт балалар үстердек, гаиләмдә татулык.

В  Ватан. Иң беренче — яшьләргә Ватан, Туган ил кебек төшенчәләрнең бөек икәнлеген төшендерергә, аларга карата хөрмәт, олы тойгы тәрбияләргә кирәк. Мин бу тойгыны Бөек Ватан сугышында бөтен йөрәгем белән  кичердем. Безне мәктәптә дә, аннары башка уку йортларында да бер карыш җирне дә дошманга бирмәү рухында тәрбияләделәр. Без сугышка шушы рух белән кердек һәм бер карыш җиребезне дә югалтмадык. Туган илгә, җиргә олы тойгы тәрбияләү өчен тәүдә үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын өйрәнү кирәк. Соңгы елларда бу юнәлештә ярыйсы гына яхшы эшләр башкарыла. Ата-бабаларның иген үстерү өчен җирне ничек сөргәннәрен, ничек тәрбияләгәннәрен, күпмедер сутый җир алу өчен никадәр тырышлык салганнарын яшьләр белеп үссәләр, үзләрендә дә җиргә карата мөнәсәбәт үзгәрер. Авылларыбыз терелүгә йөз алыр, җирләребезгә чын хуҗа табылыр. Олы Ватан тойгысы туган авылдан, республикадан башлана. Бу тойгыны иң тәүдә гаилә тәрбияли. Гаиләдә туган телгә сөю яралырга тиеш. Туган телеңне белмәсәң, Ватан тойгысы да кечерәеп кала. Хәзер инглиз, француз телләрен яхшы белү мәртәбә санала. Моның өчен шулкадәр зур мөмкинлекләр тудыралар. Искитәрлек! Бердәм дәүләт имтиханы, яңа стандартлар дигән төшенчәләр укыту процессына үтеп керде. Боларны мин туган телләргә балта чабу дип кабул итәм.  Мин республикабыздагы һәр милләт үз телендә белем алу яклы.

Яшьләр чит илгә китәргә омтыла. Мин, язучы буларак, моңа бөтен булмышым белән каршы. Мин чит илләрдә күп булдым. Әлбәттә, бөтен җирдә дә тормыш кайный. Әмма ләкин андагы тормыш миңа ошамый. Менә Йәмәнне  алыйк. Күп мәҗлесләрдә кунак иттеләр. Азыкның тәмен тапмыйм гына бит. Итләре дә, икмәкләре дә бездәгедәй хуш исле, тәмле түгел. Соңыннан аңладым, анда урман түгел, агач, куакның әсәре дә юк. Ә хуш исле, җиләкле печән ашамаган мал нинди тәмле ит бирсен? Җирләре безнекедәй майланып торган уңдырышлы туфрак түгел. Тауларны уеп-уеп сәндрә итеп ясаганнар да шунда иген игәләр. Таш арасында. Анда нинди тәмле иген үссен. Ә бездә бит ашлыкның тәмле исе басуда ук борынны иркәли... Төркия кешеләре карны күрмәгән икән, алар аның матурлыгын да, мәгънәсен дә аңламый. Ә мин кыш айлары җитүгә карны сагынып көтеп алам. Урман-болыннар, елга-күлләрем кадерле. Чит илдә укыту, һөнәр үзләштерүне пропагандалыйлар. Бу дөрес сәясәт түгел. Миңа калса, анда киткән безнең ватандашларыбыз интегеп яши. Башта телен өйрәнә, аннан соң гореф-гадәтләрен өйрәнәләр, аларга ярарга тырышалар. Кырык-илле яшькә җиткәнче ул илнең гражданы булып саналмыйлар. Ярый, инде шул ил кешесе булып исәпләнделәр дә, ди, ә алар үзләрен кем дип саный? Иле кайсы? Теле нинди? Бу кешеләр Туган илен, халкын югалта. Алар чит илдә, бездәгедәй, нинди моң тыңлый ала соң? Иң мөһиме — тел. Теле булган халыкның җире дә, иле дә, моңы да булыр.

Аннары. Безнең республикада  татар һәм башкорт халыклары бертугандай яши. Татарстан белән Башкортстан – ике мәмләкәт нинди дуслар! Шундый дуслык, ике милләт бер булып яшәгән ил тагын кайда бар? Минем “Зәйтүнгөл” дигән пьесамда ике гашыйкка карата әйтелгән шундый юллар бар. Бу бит татар белән башкорт дуслыгына ничек тап килә!

Бер үк сукмаклардан йөргәнбез,

Бер чишмәнең суын эчкәнбез,

Авыл очындагы куш каендай,

Бер кояшка карап үскәнбез.

Туган илгә мәхәббәт бәләкәйдән тәрбияләнә. Менә шушы тойгы белән минем бөтен булмышым сугарылган. Шуңа күрә чит ил минем өчен  чит.

Тагын бер мисал китерим әле. Бер иптәшнең ике кызы да Франциядә кияүдә. И шатланып йөргән булалар. Ике-өч елга бер кунакка да баргалыйлар. Тегеләрдән: “Оныкларыгызның исеме ничек, алар сезгә картәни, картәти дип әйтәме”, — дип сорадым. Кызганычка каршы, исемнәре дә безнең тел әйләнмәслек, картәти-картәни сүзләренең җылысын, мәгънәсен аңлау түгел, әйтә дә белмиләр икән.

Минем бу темага язылган “Чияле тау” дигән драмам бар. Үз илен яратмаган, чит ил турында хыялланган бер кыз турында ул. Бу кызга чыннан да чит илгә чыгарга форсат туа. Швейцариягә алып китәләр аны. Алтынга-көмешкә күмәләр. Ләкин бәхет килми. Ул чак харап булмый, чак үлми кала анда. Бөтен байлыгын ташлап, Туган иленә, үзенең чияле тавына кайта. Әле яңа гына шушы әсәремне Салават театры Казанда күрсәтте. Заман темасын тотып алуыма тамашачылар да, театр белгечләре дә бик рәхмәтле булды. Гомумән, Туган илне зурлау, ватанпәрвәрлек тойгысы минем барлык әсәрләремдә дә бар. “Кызыл паша”да, мәсәлән, Кәрим Хәкимовның сәүдә эшләре буенча ярдәмчесе Солтан илен сагынганда менә ничек җырлый:

Бик сагындым сине Туган илем,

Кайтыр юллар әле төшмәгән.

Газиз әниемнең учагында

Мин ашыйсы ашлар пешмәгән...

Солтан (Фидан Гафаров) бу җырны җырлаганда тамашачылар еламый түзә алмый.

Әлбәттә, чит илдәге тормышны безгә матур итеп күрсәтергә тырышалар. Кемнең матур яшисе килми. Әнә шул рекламага алданып китәләр инде яшьләр. Ә чынында исә, анда матур булган очракта да, салкын, җанга җылы юк. Менә бер мисал. Минем бер профессор дустым бар. Аның шәп коттеджы бар. Анда сауна, дисеңме, бассейн, тагын әллә нәрсәләр. Мине кунакка чакыргалый ул.  Рәхәттә яшисең, дип мактаган булам мин дә. Бу уйга кала да, әнием яккан бераз гына төтен исе килеп торган мунча барыбер тәмлерәк, ди. Мәтрүшкәле каен миллеге белән чабынуга җитми инде, ди.

О Оя. Бу аның туган йорты, канат чыгарган оясы. Бөтен җан иясенең, кош-кортмы ул, җанвармы, оясы була. Хәтта кәккүк тә кеше оясына булса да, йомырка сала. Оя ул — икенче төрле әйткәндә, кешенең туган йортыннан алып, олы Ватанына кадәр киңлекне сыйдырган төшенчә. Оя — бөтен тереклекнең иң кадерле урыны. Кош-кортлар, киек җанварлар үзләренең оясын ничек “дошманнарыннан” саклаганын күргәнегез бармы? Кеше дә үз оясын, Ватанын  сакларга тиеш. Оясыз кеше — юк кеше.

У  Урал. Улым.  Адәм баласы туып-үскән җиренә охшый, диләр. Мал иясенә охшаган кебек. Үз гомеремдә Җир шарының күп кенә почмакларында булдым. Хабаровскидан башлап Кавказга кадәр. Гарәп илләрендә булдым. Чыннан да, халык кайда туган, шул җирнең сыйфатлары аның холкында, эш-гамәлендә чагыла. Башкортстаныбыз халыклары кемгә караганда да матур, ягымлы, чыдам. Урал кебек. Ул безгә көч, ныклык бирә. Минем туган җиремдәй ил беркайда да юк. Алла Пугачева виллалар алып, әллә нинди диңгезләрдә су да коенсын, ди. Ә минем өчен Димемдә, Агыйделемдә су коенуга җитми. Фәридә Кудашеваны да Димнән башка күз алдына китерә алмыйм. Аның тавышы да талгын гына, җырлап аккан Димгә охшаш.

Улым. Наиләм миңа өч бала бүләк итте. Тәүдә 1946 һәм 1950 елларда ике кызыбыз туды. Мин күңелем белән малай көттем. Әмма Наиләмә сиздермәдем. Ниһаять, дүрт елдан улыбыз Рөстәм дөньяга килде. Минем шатлыгымның чиге булмады. Ният иткән морадына җиткән, диләрме әле. Өметем акланды. Улым Рөстәмем — минем горурлыгым.

Ө Өмет. Безнең мөселман дөньясында матур тәгъбир бар: өметсез – шайтан. Адәм баласы  иң авыр чакларда да, кайгы-бәхетсезлекләр килгәндә дә өметсезлеккә бирелмәгән. Коръән дә өметсезлеккә бирелүне тыя. Өмет кешене яшәтә, гомер бирә. Миңа 90 яшь. Һаман да ниндидер матурлыклар, яңалык көтәм әле. Туган илемнең, Башкортстанымның чәчкә атуын көтәм.  Яшьтәшләрем, кордашларымның күбесе вафат. Ә мин яңа дуслар көтәм. Мине шушы өмет яшәтә.

Г Гомер. Мин  90 яшьне тутырып, 100гә табан юл тотам. Йә Хода, бик күп яшәгәнмен бит! Очрашуларда китап укучылар, тамашачылар миннән шулай озак яшәүнең сере нәрсәдә икәнен сорыйлар. Аның бернинди сере дә юк. Мин Ходай тәгалә кушкан юлдан гына йөрдем. Иң дөрес юл. Шуннан тайпылмасаң, сиңа күтәрә алмаслык кайгылар, әллә нинди бәхетсезлекләр очрамаска да мөмкин. Мин 1921 елда — ачлык елында туганмын. Бөтен авылыбыз белән ачлыктан интеккәнбез. Хәтта этләрне, песиләрне ашаган халык. Кеше ашаучылар да булган, диләр. Озак яшәүнең, озын гомерле булуның барыбер дә кайбер серләре бар аның.

Беренчедән. Мин гаиләмнән уңдым. Сугыштан соң иң чибәр кызга гашыйк булдым, бик нык яратып өйләндем. Наиләм белән 63 ел бәхетле гомер кичердек.  Өч бала үстердек. Өчесе дә югары белемле. Оныкларым да югары белемле. Гаиләм — минем бәхетем, таянычым. Кайбер гаиләләрдә зур мәхәббәт булмый, булганы да еллар үтү белән югала, хәсрәт  була, балалары кайгы китерә. Кеше шунда нык туза.

Ш  Шәраб. Эчкечелек белән мавыгу да кешенең тузуына китерә. Мин бөтенләй эчмәдем дип әйтмим, әмма исергәнче, башны, акылны җуйганчы эчмәдем. Бер генә тапкыр булды ул хәл. Театрда спектаклем куелу уңаеннан иптәшләр белән “юган” идек. Анда да үз аягымда кайттым өйгә. Миңа ишек ачкан Наиләмнең зур, матур зәңгәр күзләрендәге курку катыш ниндидер бер аңлаталмаслык хис-кичереш, керфек араларына шул минутта  тулган яшь  бөртекләрен күреп, үземнең зур хата ясаганымны аңладым. Айнып китеп, гафу үтендем һәм мондый хәл башка кабатланмас дип сүз бирдем. Башка кабатланмады да. Миңа утыз яшьләр тирәсе иде. Наиләмнең шушы халәте эчкечелек белән бәйле киләчәктәге  бик күп бәлаләрдән йолып калгандыр дип уйлыйм.  Чөнки моннан соңгы уңышларымны  да шул рәвешле юуым ихтимал иде бит. Ә андый уңышларым һәм очраклар күп булды минем озын гомер юлында. Безне бит сугышта ук “нарком паегы” белән эчәргә өйрәтеп кайтарганнар иде. Аракы эчүне егетлеккә саный идек. Тик һәрчак Наиләмнең теге вакыттагы күз карашы, яшьле керфекләре мине ялгыш адымнан саклады.

Э  Эш. Аннары, кешеләр эштә туза. Ничекме? Эш авыр булганнан гына түгел! Кайберәүләр коллективта үзләренә карата я яхшы мөнәсәбәт булдыра алмый, я һөнәрен белми, ягъни эшен яратып башкармый. Җитәкчеләр тирги, шелтә бирә, профсоюз җыелышында тикшерәләр, партия белән куркыталар, хезмәткәр кызара, йөрәге авыр кабул итә. Мин, бәхеткә, гел яхшы җирләрдә эшләдем, әйбәт кешеләргә тап булдым.

Ж Журналист. Сугыштан кайткач, бераз хезмәт иттем әле, аннары “Кызыл таң” гәзитенә эшкә килдем. “Кызыл таң” минем тормышымда зур роль уйнады. Гәзит коллективындагы һәркем миңа карата әйбәт мөнәсәбәттә булды. Алар миңа ярдәм итте, шушы чорда минем язучы буларак иҗатым бөреләнде. Ун ел гомеремне  “Кызыл таң”га бирдем һәм ул бик матур узды. Озак яшәүнең сере турында сөйләшүне дәвам итик әле. Аннары Салават театры директоры булдым. Бу театрда пьесаларым куела, артистлар мине Аллага тиңлиләр иде:  үзем драматург, үзем директор. Әмма мин бу бөеклектән беркемгә дә зыян килерлек файдаланмадым. Пьесаларым сәхнәдә уңыш белән барды, мин ләззәт алдым. Ә уңай хәлләр гомерне дә озынайта бит ул. Арытаба Мәскәүгә укырга киттем, укуны тәмамлап кайткач, Башкорт академия драма театрына директор итеп куйдылар. Исемнәре илгә танылган артистлар белән эшләдем. Бу бәхет түгелмени?! Өстәвенә, алар минем пьесаларымда уйный. Драматург буларак, мин аларны кочаклап үбәм, рәхмәтлемен. Ә директор буларак, коллективта килеп туган  төрле мөнәсәбәтләрне дә җайларга тиешмен. Менә шунда сыналасың да инде. Тик һәрвакыт кеше булып кала белергә кирәк. Ә бер очрак бик четерекле булды. Берчак театрыбызның иң хөрмәтле, иң бөек артисты спектакль уйнарга эчкән килеш чыкты. Тамашачы, бәлки, сизмәгәндер дә. Әмма баш режиссер, аның белән уйнаучы артистлар, мин дә сиздек моны. Бөек артистыбыз – исерек. Мин ярты үлдем. ЧП гына чыкмасын. Шөкер, ролен хилафлык китерми башкарып чыкты. Әмма бу хәлне болай калдырырга ярамый, киләчәккә һәм башкаларга сабак алыр өчен. Мин спектакльдән соң, кабинетыма кереп, хафага калдым. Нишләргә? Ул көнне өйгә куна кайтмадым. Төне буе бөек артистыбызга приказ яздым. Мин аны боздым, сыздым,  әллә ничә тапкыр күчердем. Ул өч-дүрт биткә сузылды.  Ахыры шелтә бирергә дип тәмамлана. Моны ничек аның үзенә һәм кешеләргә җиткерергә? Кыен хәл.  Иртән театрыбызның иң акыллы, иң абруйлы артисткасы — Зәйтүнә Бикбулатова белән киңәшләшергә булдым. Приказны укыттым. Актриса ап-ак булды. Бераз эндәшми торгач, бу приказ башка кеше күзенә күренергә тиеш түгел дип, минем карар белән ризалашмады. Мин янә уйга калдым. Әмма, директор буларак, мин  бу хәлгә күз йомарга тиеш түгеллегемне дә аңлыйм. Агайның үзен чакырдым. Кичә гөнаһ кылдыгыз бит, дим моңа. Нинди гөнаһ, ди бу. Бәй, кичә эшкә салмыш килгән идең бит, дим. Неужели сиздең, әз генә булган иде шул, бер тамашачы спектакль алдыннан сыйлады бит, каһәр төшкере, яраталар бит, черт возьми, дип шаярта. Юк инде, агай, алай шаяртуга бормыйк дип, мин моңа приказны тоттырдым. Укый бара, йөзе караңгылана бара, үзе ай-һай Асанбаев, ди. Өч тапкыр әйтте. Аннары башын иеп, уйга калды. Нишлибез, агай, элимме приказны, дип сораулы карашымны моңа төбим. Элмә, ди бу, мондый хәл бүтән булмас. Нәрсә белән ышандырасың диюемә, минем халыкка танылган исем-атым бар бит, шуның белән ышандырам дип фамилиясен әйтә. Приказны үзенә тоттырдым да ертырга куштым. Бик авырлык белән ертып, кәрзингә атты да яңадан алды. Я кире уйларсыз, дип кесәсенә үк салып куйды.  Чыннан да, бу вакыйгадан соң ике ел эшләдем, агай белән андый хәл кабатланмады. Башкаларга да сабак булды. Әмма шушы бер төн эчендә уйлану-газаплану, кеше язмышы өчен борчылудан минем күпме гомерем кыскарды икән... Ә, гомумән, мин театрда җырлап эшләдем, шуңа да теге гомер кыскарткан төнем җырлар астында калды.

Шуннан мине Язучылар берлегенә парторг итеп сайладылар. Мин анда башкорт әдәбияты консультанты вазыйфасын да башкардым, сигез ел эшләдем. Язучылар — артистлар кебек үк, эмоциональ кешеләр. Аларның зирәклеге, иҗадилыгы, әдәп-әхлак мәсьәләләрендә, сүз-фикергә сизгер булуы бер яктан эшемне җиңеләйтсә, икенче яктан, үзләренә, иҗатларына игътибар-ихтирам кимүен тоеп яисә башка сәбәп белән юктан гына хәтерләре калуы миннән җитдилек һәм саклык таләп итте. Минем бурыч барысына да тигез карау, хезмәтләрен бәяләү. Җыелышларда һәрберсенең иҗатына, тормыш-көнкүрешенә анализ ясап чыгышлар ясыйм. Исемнәрен яхшы яктан телгә алу да язучыларыбызның күңеленә сары май булып ятканын бер сөйләшүдән соң аңладым. Чираттагы җыелыштан соң өлкән яшьтәге бер язучыбыз, “Рәхмәт, минем иҗатыма да бәя бирдең, моңа кадәр исемемне дә атаучы булмады”, дип гаҗәпләндергән иде. Нәтиҗә шул — мин эштә хезмәттәшләрем белән яхшы мөнәсәбәттә булып, тузмадым. Бу озак яшәүнең икенче сере, дияр идем.

Д Дус-дошман. Карале, капма-каршылыклы мәгънәдәге сүзләр икесе дә “д” хәрефенә башлана... Миннән, Нәҗип абый, Сезнең дошманнарыгыз булдымы, дип сораучылар күп. Аңымда, күңелемдә (сугыштагы фашистларны исәпкә кертмим) дошманнарым булмады. Бергә эшләгән, гомер  кичергән, бер юлдан атлаган, гомумән, минем белән аралашкан кешеләр, каләмдәшләрем турында сүз алып барам. Юк, булмады минем дошманнарым. Мин моны үз күзлегемнән чыгып әйтәм.  Ә кешеләр фикеренә колак салсаң, булган бит Нәҗип Асанбаевның дошманнары: туры килгәндә эшендә аяк чалганнар, иҗатыннан көнләшкәннәр, хәтта хатынын ятларга каратырга тырышканнар һәм башкалар. Ә ничек Нәҗип Асанбаев аларга бер дә каршы җавап кайтармаган, үз мөнәсәбәтен белдермәгән? Халыкта мәкаль бар, таш белән атканга аш белән ату. Мин шул принципта яшәдем. Бу бик дөрес. Әлбәттә, аш атканда да  дошман беркайчан да дуска әйләнми. Әмма ләкин  минем бу гамәлем дошманны аптыратачак, каушатачак. Ул инде миңа зыян ясарга башка батырчылык итмәячәк. Әгәр инде мин аның белән алышсам, яшәешемнең тынычлыгы китә. Ә миңа тыныч тормыш кирәк. Нәтиҗәдә дошман минем юлымнан китәчәк.

Х  Хыянәт. Бер мисал китерәм. 1958 елда минем “Рәйсә” дигән пьесам сәхнәдә куелды. И-и ул спектакльнең матурлыгы! Минем пьесаның шәплегеннән генә түгел. Аның уңышында режиссер, артистларның өлеше зур булды. Сәхнәгә  Шәүрә Мортазина куйды. Рәйсәне шагыйрә, чибәр актриса Рәгыйдә Янбулатова уйнады. Эчке дөньясы матур,  үзе җырлый. Андагы лиризм, философия... Андый актриса бик сирәк була. Аны ташлап киткән, бер яшь кызга өйләнгән ире Фәйзине  Рим Сыртланов уйнады. Академия театрында аның кебек озын буйлы, мәһабәт гәүдәле актер ике-өч кенә иде. Көр тавышлы. Һәр әйткән сүзе күңелгә үтеп керә. Шулкадәр матур уйнадылар, әйтерсең, сәхнәдә уен түгел, тормыш үзе. Иң шәп спектакльләрнең берсе иде “Рәйсә”. Шуңа да аның гомере озын булды. Ул бүген дә сәхнәдә: Туймазы татар театры куя. Менә шул вакытларда иң якын дусларымның берсе, драматург Габдулла Әхмәтшин (“Тальян гармун” дигән пьеса авторы) урыс телендә үтергеч, мине юкка чыгара торган рецензия язып чыкты. Ул “Советская Башкирия” гәзитендә “В тесках узкого бытовизма” дигән баш астында басылды. Дустым миңа хыянәт итте. Хыянәттә беркем дә уңмый. Хыянәт итүче үз йөзен, үзен, кешелек сыйфатларын югалта. Хыянәт ул кешене җимерү дигән сүз. Хыянәтченең гамәле дустына вакытлыча авырлык та китерсен, ди. Әмма вакыт үтү белән шул кылыгы аның үзенә әйләнеп кайта. Ул эчтән яна, аның хыянәтен бөтен җәмәгатьчелек гаепли. Хыянәт үз-үзеңне бетерү дигән сүз ул. Менә шул хыянәткә бөтен халык шаккатты. Мин ул вакытта Салаватта яши идем. Уфага килгәч, очраган берсе минем хәлемә керә, әйтерсең, үлем-китем булган — минем кайгымны уртаклаша. Сер бирмим генә түгел, киресенчә, мин шат. Аптырыйлар, әллә укымадыңмы, диләр. Битараф булуыма аптырыйлар. Мин шунда кызыксынучыларга: “Тамашачыларым, халык минем спектаклемне юкка чыгарырга бирмәячәк. Ул үкенәчәк әле болай язуына”, дип җавапладым. Шулай булды да. Спектакльгә тамашачылар тагы да күбрәк йөри башлады. Гәзитләргә халык кайтавазлар язды. Аның сәхнәдән төшүенә юл куймады алар. Берзаман Әхмәтшинның эшләре хөртәйде. Пьесаларын бер театр да куймый. Иҗат кешесе буларак, бу нык төшенкелеккә бирелде.  Эчә башлады. Кадере китте. Мин Салават театрында директор. Бер күрүемдә моннан бер пьесасын сорап алдым. Шуны Салават театрында куйдырдым. Премьерага чакырдым. Спектакль Габдулла Әхмәтшинны җәмәгатьчелек алдында коткарды. Яңадан языша башлады. Шуннан теге чактагы кылыкларын исенә төшереп, минем алда гафу үтенде бу. Мин монда да тирәнгә төшмәдем, куертмадым. Югарыда әйткән дошманга аш ату принцибымның бер дәлиле бу. Әгәр мин теге рецензия өчен үч ала башласам, эш тирәнгә китәр иде. Үзем дә пычраныр идем. Ә болай мин дошманымны яхшылык белән җиңдем.

Җ Җинаять. Хыянәтне мин җинаять белән тиңлим. Гаеп эш, ярамаган эш, явызлык, әдәпсезлек — бу аның йомшаграк мәгънәсе. Барлык халыкларның да изге китаплары бар. Бу китапларда җинаять кылу — иң зур гөнаһ дип бәяләнә. Җинаять эшләү — иң беренче үз-үзеңне юкка чыгару. Хәтта синең җинаять эшләгәнеңне беркем дә сизмәде дә, ди. Әмма син аны үзең беләсең. Һәм шушы тойгы сине эчтән ашый, суыра һәм тынычлыгыңны ала. Кырын эш кырык елдан соң да беленә, ди халык. Кылган җинаятеңнең кайчан да булса капчыкны тишеп чыгуын көтеп яшәү — үләсе көнеңне белеп яшәүгә тиң ул. Элек-электән урлашуны иң зур җинаять исәпләгән халык. Әле урлашу “чәчәк ата”. Олигархлар илнең бөтен байлыгын бүлеп бетереп баралар. Элек ул олигархларның исәбе-саны бар иде. Хәзер исәбенә дә чыга алмыйлар. Байлардан бернәрсәне дә тартып алып булмый. Аның өчен Ленин, революция, Сталин заманы кирәк. Җинаять хәзер тормышыбызны басып бара. Эчкечелек, фәхишәлек — болар да җинаять.

Е  Еллар. Елау. Бик шәп грузин җырчысы Вахтанг Кикабидзеның “Мои года — мое богатство” дигән матур, мәгънәле сүзләре бар. Мин бу мәкальгә тартым сүзләрнең олы мәгънәсен үземдә дә тоям. Олыгайган саен кешеләр миңа үзләренең хөрмәтен, ихтирамын ныграк күрсәтә. Театрда булсынмы, гәзит-журнал редакцияләрендәме, урамдамы, туктатып рәхмәт әйтәләр, мактыйлар. Кемдер радио-телевидениедәге чыгышымны тыңлаган, кайсыдыр мәкаләләремне укыган. Бу мине баета, күңелемне күтәрә. Бу бүгенге көндә генә туган мөнәсәбәт түгел бит. Ул еллар аша килгән. Тик аны миңа яшь чакта әйтергә, бәлки, иртәрәк дип уйлаганнардыр. Сынаганнардыр. Һәм мин еллар сынавын үтеп, бүгенге яшемә, рәхмәт, ихтирам, мактау ишетеп килдем. Юкка яшәмәгәнмен. Мин шат. Еллар кешене матурлый да, юкка да чыгара. Кайбер кешеләр үзләренең өлкәнлек яшенә бернәрсәсез килә. Мин күкрәк киереп мактана алам — чыннан да минем гомер елларым байлык булып тора. Салават театрында дүрт пьесам бара: “Көзән башкорты”, “Чияле тау”, “Зәйтүнгөл”, “Җиде кыз”. “Нур” театрында биш-алты ел “Су юлы” сәхнәдән төшми. Туймазы театрында — “Рәйсә+Фәйзи”, академия театрында  “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” куела. Елларым, чыннан да, минем байлыгым.

Елау. Ир кеше кычкырып елый алмыйдыр ул. Минем дә кычкырып елаганым булмады. Ә бик авыр, кайгылы чакта күздән яшь чыкканын тойдым. 1953 елда әнием нык авырый башлады. Мин гаиләм белән Октябрьскийда яшим. Әниемне  үзебезгә алып килдем. Яман чир. Табиблар булдыра  алган кадәр дәвалаганнан соң  алты айлап интегәчәк, дип әйттеләр. Мин әниемә тыныч, иркен булсын дип, хәле тагы да начарайгач, балаларны, хатынымны санаторийга җибәрдем. Үзем гел янында булдым. Булдыралганча тәрбияләдем, сөйләштердем. Тәрбиясе, җылысы өчен рәхмәт әйттем. Миңа нинди үпкәсе барлыгын сораштым. Юк, улым, рәхмәт, диде. Мин әниемнең күзләре мәңгелеккә йомылганчы янында утырдым. Сабыр булды, чирен  зур түзем белән кичерде, соңгы юлга да сабыр, тыныч китте. Менә шунда мин күзләремнең чыланганын сиздем. Бу елаумы, юкмы, белмим. Әмма беләм, ир кеше үз гомерендә берничә тапкыр еларга тиеш: Ватанын югалтса, әнисен соңгы юлга озатканда һәм сөеклесеннән аерылганда. Андый ирне мин аңлыйм һәм гафу итәм.

И  Иҗат. Мин — язучы. Язучы өчен яшәү яме — иҗат. Шуңа күрә мин иҗатка бик җитди карадым. Әгәр юньле әсәр язарга кулыңнан килми икән, китап укучыны мәгънәсез әсәр язып интектермә! Минем девизым шул. Моны мин бик яшьли аңладым. Илле яшькә кадәр пьесаларымны мин эш арасында, ягъни ял,  йокы исәбенә төнлә яздым. Аннары инде, профессиональ язучы булып киткәч, вакыт иркенәйде. Тик вакыт кына язучыны коткармый.  Халык укырлык әсәрләр язу өчен талант та, акыл да, эзләнү дә кирәк. Мин драматург буларак, театр коллективлары белән эшләдем. Алар әйбәт пьесалар көтә. Башкорт академия драма театрында Арслан Мөбәрәков, Зәйтүнә Бикбулатова, Рәгыйдә Янбулатова, Хөсәен Кудашев, Газим Тукаев, Хаҗи Бохарский кебек бөек шәхесләр эшләгән чор. Син аларга чиле-пешле пьесаңны укып кара! Алла сакласын! Минем академия театрына илткән барлык пьесаларым да бәхетле булды. Ә инде республиканы гына түгел, Русия тамашачысын, чит ил сәхнәләрен шаулатканнары “Кызыл паша” белән “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” пьесаларын гына алыйк. Аларны язар алдыннан мин күпме материал тупладым, чит илләрдә булдым. Туганнары белән очраштым.

П  Пьеса. “Кызыл паша”ны язар алдыннан елдан артык архивларда утырдым.  Булачак героем Кәрим Хәкимов — гарәп илләрендә беренче совет дипломанты. Башка бер халыктан да түгел, Башкортстаннан, Бишбүләк районының Дүсән авылыннан! Шушы бөек кешенең образын лаеклы тудыру — минем бурыч. Кешене җәлеп итәрлек пьеса язу өчен миннән күп белү сорала иде. Һәм, ниһаять, материал тупланды, Төньяк Йәмәндә булып кайттым. Андагы илчеләр эшен, тормышын өйрәндем. Һәм биш ай баш калкытмый утырып, пьесамны яздым. Өлкә комитетта идеолог булган язучы Таһир Ахунҗановтан башлап, бөтен җәмәгатьчелек, театр коллективы  минем язып бетергәнемне түземсезләнеп көтте. Сәяси темага пьеса язу җиңел түгел, Нәҗип Асанбаев нәрсә китереп чыгарыр икән?! Мондый әсәрләрне халык яратмый, гомерле булырмы бу әсәр? Тамашачыга сөю-мәхәббәтле, аерылу-елашлы  “Галиябану” кебек спектакльләр ныграк ошый. Кыскасы, барысы да — дусы да, дошманы да дигәндәй, түземсезлек белән көтте. Иң беренче укыткан кешем Таһир Ахунҗанов булды. Җомга көн илтеп биргән идем пьесамны. Дүшәмбедә үз фикерен  әйтер дип, үзем бакчага киттем. Ул шул көнне үк укып чыккан, мине эзләткән. Бакчада икәнемне белгәч, Гыйлемдар Рамазанов аша (ул Уфада булган, аның бакчасы минеке белән янәшә) тиз үк кайтуымны сораган. Шулай итеп, пьесамны хупладылар. Ул бик озак барды сәхнәдә. Бу әсәрем өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен бирделәр. Мәскәүдә куелды, чит илгә чыкты. Бу пьесам башкорт драматургиясен, театр сәнгатен беренче тапкыр дөнья аренасына алып чыкты. Язучылык бурычымны шулай итеп мин намус белән үтәдем.

“Әхмәтзәки Вәлиди Туган” әсәренә килгәндә… Аны язу идеясен миңа Фатыйма Мостафина исемендәге гимназиядә очрашу үткәргәндә укытучылар бирде. Бу пьесам да уңышлы килеп чыкты. Медаль белән бүләкләндем. Бу пьесам да республиканы, аның әдәбиятын, сәнгатен чит илгә таныткан әсәр булды. Ә барлыгы кырыклап пьесам бар. Алар барысы да сәхнәдә куелды. Алар миңа бәхет кенә алып килде. Әле дә берничә театрда берничә спектаклем бара. Шулай итеп гомеремне озынайтуда иҗатның да роле зур. Әлбәттә, кайберәүләр  аның тискәре ягын да күрәләр. Имеш, хатыныңны кочып, рәхәтләнеп йоклыйсы урында язышып утырырга мәҗбүрсең… Бу, бер карасаң, чыннан да тузу кебек. Тик ул рәхәт тузу, әгәр әсәреңне халык яратса — бу инде ләззәт бирә. Ә рәхәтлек, ләззәт кеше гомерен кыскартмый. Урыс язучысы Юрий Бондарев әйтмешли, иҗат ул — сладкая каторга.

К Көрәш. Кешелек дөньясы гел көрәштән тора. Конфликт элек-электән җир өчен чыккан. Илләр, патшалар яңа җирләр яулап алу өчен сугышкан, көрәшкән. Монгол яулары булсынмы, Александр Македонский, Наполеон, Гитлер… Менә без инде ничә дистә ел сугышсыз яшибез. Социализмнан капитализмга күчеп барабыз. Тик ул капитализммы, үзебез дә белмибез. Даниядә, Швециядә, Норвегиядә дә капитализм. Тик ул бөтенләй башка. Без хыял иткән коммунизм сымак, диләр. Бар янә капитализм — Америкада, Франциядә, Англиядә, Германиядә,  Япониядә, Испаниядә һ.б. Анда да халык әйбәт яши, диләр. Кайберәүләр кызыгып шунда китәләр. Бәлки дөрестер дә. Мин кызыкмыйм. Үзебезнең илдәге корылыш кына миңа аңлашылмый, шунысы аяныч. Сугышсыз-нисез без үзебезнең җирләребезне югалтып барабыз түгелме? Аларны Иблискә тапшырдык. Үз җирләребездән үзебез баш тарттык. Ничекме?

Р Русия. Карагыз әле, Русия җирләрен әрем баскан. Бик аз сөрәләр, бик аз чәчәләр. Игенне аз үстерәләр. Мин статистиканы карап барам. Авыллар таралып бара. Басуларда элек тракторлар, комбайннар гөрли иде. Хәзер бик сирәк күренә алар.  Башкортстанда алай ук түгел әле. Бу нәрсә дигән сүз? Берзаман дөньяның алдынгы усал капиталистлары, явыз көчләр бергә җыелып Русиянең шушы буш яткан җирләренә ультиматум куймасмы? Нинди ультиматуммы? Гитлерның сугыш вакытындагы пропагандасы бар. Ул СССРны “колосс на глиняных ногах” дип атады. Ягъни тыштан мәһабәт, эчтән черек. Бу нәрсәне аңлата? Александр Македонский һәм фарсы патшасы Кирның яулап алынган илләрдән торган  империяләре бик зур булса да,  икътисади яктан  бербөтен булмаулары сәбәпле үзләре үлүгә үк аерым дәүләтләргә таркала.  Геббельс СССР хакында — собака на сене, диде. Без янәсе байлык өстендә утырабыз. Үзебез дә файдаланмыйбыз, кешегә дә бирмибез. Дөнья капиталистлары сездә әллә никадәр  гектар җир әрәм-шәрәм булып ята дип Русиягә ультиматум куюы ихтимал. Германиядә, Англиядә, Америкада, Кытайда  яисә башка илләрдә җан исәбенә күпме җир туры килә? Русиядә дә шул нисбәттән булырга тиеш, дип,  артыгын аларга бирүне таләп итүләре ихтимал. Аллаһ сакласын!

М Мәхәббәт. Кешелек дөньясының тоткасы — мәхәббәт. Ходай тәгалә җиргә Адәм белән Һаваны яраткан. Аларның мәхәббәтеннән башланган дөнья.  Бездә мәхәббәткә караш кочаклашу, үбешү, җенси мөнәсәбәткә генә кайтып кала. Ә бит шул мәхәббәт аркасында, гомумән, кешелек барлыкка килгән, дәүләтләр төзелгән. Мин мәхәббәтне яшәешнең нигезе дип атыйм. Дөньяда барлык эш-гамәлләр мәхәббәт өчен, мәхәббәтне саклау өчен алып барыла.

Н Наилә. Мәхәббәт яшәешнең, тормышның, дөньяның нигезе булуын бик яшьли, Наиләмне очрату, аны ярату, аңа өйләнү белән аңладым. Сугыштан кайткач, мин дөньядагы иң матур кызга өйләнәм, дидем һәм өйләндем. Наиләмне шулай кабул иттем. Аннан башкалар минем өчен матур да түгел, мин аларны күрмим дә һәм минем хатыннан да матуррак кеше барлыкка ышанмыйм да. Мине эгоист, дисеннәр. Һәм шушы мәхәббәт өчен, аны саклау өчен бөтен гомеремне багышладым. Мәхәббәт белән матур гаилә кордык, мәхәббәт белән балалар үстердек. Мин иң башта хатыныма хезмәт иттем, аның колы булдым. Наиләм өчен яшәдем.  Моны  бер дә үземә карата кимсетү дип уйламыйм, киресенчә, хатыныма мәхәббәтем аркасында гына мин иҗат иттем, кешеләргә кирәкле эш эшләдем, илгә файда китердем.

Дөньядагы иң матур әсәрләр —  роман, повесть, пьеса, спектакльләр барысы да мәхәббәт турында. Аларда төп тема – мәхәббәт. Мәхәббәт бар җирдә — бәхет бар. Алар икесе бергә йөри. Мин мәхәббәт белән яшәгәнмен икән, димәк, бәхетле булганмын. Минем теләгем, киңәшем бар, мәктәптә мәхәббәт, сөю, ярату темасын дәрес итеп программага кертсеннәр иде. Физика, химия, математика законнары дәрәҗәсендә өйрәнсеннәр иде яшьләр мәхәббәт кануннарын. Мәхәббәт фәне булса, мин бик шат булыр идем. Иң элек балалар мәхәббәтле булырга, мәхәббәтне аңларга, аны зурларга өйрәнергә тиеш. Мәхәббәт булмаса, дөньяның, яшәүнең кызыгы юк. Мин яшьләрнең аерылышулары хакындагы статистиканы бик хәвефләнеп укыйм.  Бу ни хәл?! Ничек моннан котылырга? Илнең тоткасы гаилә бит. Димәк, гаилә таркалу илнең таркалуына китерә. Илне, халыкны, милләтне саклыйк дисәк, мәхәббәтне сакларга кирәк. Гаиләңә, хатыныңа, балаларыңа хезмәт итү ул – мәхәббәтне саклауның бер мисалы. Хатыныма, балаларыма булган мәхәббәт мине әллә нинди батырлыкларга, әллә нинди эшләргә канатландырды, өйрәтте. Балаларым чирләгәч, укол ясарга өйрәндем хәтта. Чөнки аларны бер укол ясатыр өчен поликлиникага барырга, чиратта утырырга, өшетергә, арытырга кирәк. Ә болай җылы өйдә бернинди мәшәкатьсез, тотам да үзем ясыйм. Хатынымны да, чирле баламны да бик күп мәшәкатьтән коткарам.

С СССР. СССРның  барлыкка килүе кешелек дөньясында бик зур вакыйга. Бәхетле дөньяның барлыкка килүе итеп кабул иттем мин аны. Бәлки, аның җитешсезлекләре дә күп булгандыр. Территориясенең зур булуы, күп милләтне бергә кушарга тырышулары... Бу яктан караганда, хаталары булгандыр. Ә шулай да, СССРның барлыкка килүе — кешелек дөньясында алга китеш. Кыргый дөнья булган, феодализм, капитализм, социализм. Коммунизм төзергә омтылдык. Табигатьтә бөтен нәрсә үзгәргән кебек, система да үзгәрергә тиеш. Менә шул яктан караганда акыл ияләре, бәлки, бөтен дөньяның акыл ияләре, капитализмның иң начар якларыннан баш тартып, әйбәт система төзергә уйлаганнар: СССР. Әмма  капиталистик илләр үзләренең карарыннан үзләре курыктылар, СССРны үзләренә хәвеф тудыручы дип кабул иттеләр. Коммунистларны фашистлар белән тиңләргә тырыштылар. Фашизмның бөтен омтылышы бер милләтне генә күтәрү булды бит. Германия фашистларының теләге немец милләтен бөтен дөньяга хуҗа итү иде. Йөзәрләгән милләтне юкка чыгарып, илләрен таратып, телен бетереп, аларның барысын да Германиягә буйсындыру. Бер милләтне өскә чыгару — бу коточкыч нәрсә.

Шуннан... СССР таркалды. Мин моны вакытлыча дип уйлыйм. Кешелек дөньясы болай бара алмый. СССРга охшаган ниндидер бер дәүләт төзеләчәк әле киләчәктә. Югыйсә бит бөтен Җир шарында һаман сугышлар бара, кемгәдер җир җитешми, дуслык юк. Ә бит СССР бөтен дөньяга үрнәк булып торды. Коммунистлардан курку кирәк түгел иде. Кытайны алыйк. Анда коммунистлар партиясе һаман булса өстенлек итә. Иң артта калган илләрнең берсе иде Кытай. Ул хәзер Америкадан кала икенче бөек держава булып бара. Шушы хәл әгәр бездә булса, СССРны да саклап кала алыр идек.

Л Ленин. Акыл ияләре Ленинның 52 томына яңадан әйләнеп кайтачак әле.

З Зирәк. Зирәклек җитмәде безгә. Табигать кешегә бик күп асыл сыйфатлар биргән. Шуларның берсе акыл, ягъни зирәклек. Адәм баласы зирәк булырга тиеш.  Нәрсә ул зирәклек? Вакыйгаларга дөрес бәя бирү, авырлыклардан чыга белү, яхшылыкны яманлыктан аера белү. Акыл зирәклек белән үлчәнә. Тукайны алыйк. Аның тәүге шигырьләрендә үк милләткә, халкына зур ихтирам, мәдхия ярылып ята. Мин — татармын, татарларны яратам, дигән. Үз милләтеңне ярату, күтәрү, саклау бүген дә һәр халыкның төп бурычы, вазыйфасы булырга тиеш.

Зирәк кеше белән сөйләшүе дә, аралашуы да, яшәве дә күңелле. Ул сине тиз аңлый, фикереңә үз мөнәсәбәтен белдерә. Туң кешеләр була.  Акылсыз түгел алар, әмма туң, озак уйлый, мондыйларны зирәкләр рәтенә кертә алмыйм мин. Зирәк кеше аралашуны һәрчак яхшы якка үзгәртә, мөнәсәбәтне дуслыкка кора.

Һ Һәйкәл. Әле яңарак кына Суфиян Поварисов “Башкортстанның халык язучысы” исеме бирелү уңаеннан бер төркем әдипләрне, дусларын чәй табынына чакырды. Мин шунда мондый сүз әйттем. “Без бүген Суфиян Поварисов дигән һәйкәлне ачу тантанасына җыелдык.”  Кемдер көлеп җибәрде. Мин аңа игътибар итмәдем. Һәйкәлне үлгәч кенә куялар,  Нәҗип Асанбаев хаталанды,  дип  уйлап көлгәндер инде. “Бу гадәти һәйкәл түгел, дип дәвам иттем мин. Ул бронзадан да коелмаган, мәрмәр ташта да тормый. Бу — әдәби һәйкәл. Аны Суфиян Поварисов үзе күтәрде. “Я памятник воздвиг себе нерукотворный”, дип А. Пушкин әйткәнчә. Суфиян Поварисов һәйкәленә дә беркемнең дә кулы тимәгән, архитекторның да, скульпторның да. Ул үзенең зур, бай иҗаты белән, талант көче белән тергезде һәйкәлне. Һәм бу һәйкәл бөтен Башкортстан әдәбиятын зурлый. Әле бу һәйкәлгә киләчәктә дә бәһа бирерләр.”

Минем дә үземә күрә иҗатым бай. Мин дә үземә һәйкәл куйдым, дип уйлыйм. “Кызыл паша”ны карагач, Башкортстаныбызның зур язучыларының берсе, күп романнар авторы  Фәрит Исәнгулов белән бергә кайттык. Юл буе диярлек сөйләшми, уйланып кайтты ул. Хушлашканда гына “Син бу пьесаң белән үзеңә һәйкәл куйдың”, диде.  Мин бу сүзгә ул вакытта аптырап калган идем.  Чыннан да, дөрес бит. Әгәр минем “Кызыл паша”м булмаса, исемем, бәлки, бүгенге югарылыкта булмас та иде. Бу мактану түгел, хезмәтемне бәяләүне тану. Килер бер көн, хезмәтләре халык тарафыннан югары бәяләнгән әдипләргә чын һәйкәл дә куелыр. “Кызыл таң” “Халык әйтсә, хак  әйтә” дип бик дөрес язып чыкты. Үзегезгә дә шундый һәйкәл куелуын телисезме, дисең, Фәния. Юк, һәйкәл турында уйламыйм әле мин. Һәйкәл турында уйласаң, үлем турында уйларга кирәк.  Минем әле үләсем килми. Үлем турында уйлыйсым килми. Әлбәттә, аксакал әдип буларак, мин бу хакта уйланырга тиешмен. Ә мин әлеге халәтемнән, халык биргән бәядән бик канәгатьмен. Шушы үзе миңа һәйкәл.

Т Тукай. Әле “Кызыл таң” Габдулла Тукайга Уфада һәйкәл кую башлангычы белән чыкты. Бу бик урынлы һәм бик вакытлы. Безнең татар балаларының теле Тукай исеме белән ачылган. Тукай татар, башкорт әдипләренең — һәрберебезнең йөрәгендә аерым урын алган. Халык аны бернинди указсыз әллә кайчан халык шагыйре дип йөртә. Тукайга Уфада һәйкәл юк иде. Республика җәмәгатьчелеге дә, җитәкчеләре дә гәзитнең башлангычын хуплады, озак көттермәс, Уфабыз Тукайлы булыр.

Ы Ышык, ызан. Татарда бик матур сүз бар — ышык. Беренчел мәгънәсе аның — нәрсәдән булса да, яңгырдан-кардан, җил-давылдан саклану урыны. Кешеләр йөрми торган, тыныч, аулак урынны да ышык, диләр. Ә менә минем өчен ышык тирәнрәк  мәгънәгә ия. Беренчедән, адәм баласы өчен дуслык та, мәхәббәт тә, гаиләсе дә, халкы да, Туган иле дә ышык булып тора.  Бу ышык сине бәхетсезлектән, кырын эштән, уңышсызлыктан коткара. Кемнең дә булса дәрәҗәсенә,  яклавына исәп тоту да сыя бу сүзгә. Менә минем өчен шушы соңгы икесе аеруча кадерле. Минем иҗатымның үсешендә  ышыкланыр кешем булды. Ул – язучы, утыз еллап идеолог булган Таһир Ахунҗанов. Мин моны яшермим.  Бик күпләр ышыкланды аңа. Аеруча әдипләр. Кайгы-хәсрәт килсә дә, ниндидер күзгә күренмәс һөҗүм булганда да, аңа мөрәҗәгать иттек. Кайберәүләр аның чемоданын тотып йөреп тә ышык тапты. Ә миңа килгәндә, мин аңардан акыл өйрәнергә ышыкландым. Аннан берничә яшькә өлкән булуыма карамастан. Әлеге дә баягы “Кызыл паша”га әйләнеп кайтыйк. Шушы пьесамны язу өчен миңа чит илләргә, Кәрим Хәкимов эшләгән илләргә барып кайтырга кирәк иде. РСФСР Язучылар берлеге рәисе Сергей Михалков җибәрә алмады. Моны ничек эшләргә икәнен мин белмим, дигән. СССРныкы Марков та булдыра алмады. Ә Таһир Исмәгыйль улы юлын, җаен тапты — хатлар язып, уңай җавап алды һәм мин Йәмәнгә юлландым. Бу минем өчен зур ышык булды. Мин әле дә аңа шулай карыйм. Хәтта исем-дәрәҗәләрем зуррак булса да. Мин — халык язучысы, Салават Юлаев  исемендәге премия лауреаты. Аксакал әдип дип тә җибәрәләр. Болар Ахунҗановта юк. Мин аның белән әле очрашканда да уңайсызланам, югалып калам. Әйтерсең, ул һаман Өлкә комитет вәкиле, минем җитәкчем. Мин аның акылы алдында үземне шулай тоям. Аның шушы акылына әле дә ышыкланам. Менә Тукай да татар, башкорт, гомумән, төрки телле әдипләр өчен шундый ышык.

Ызан. Тагын бер тирән мәгънәле сүз бу минем өчен.  Элек үзләренең  җир биләмәләрен һәр якның хуҗалары бер-берсеннән чирәмле буй яки тирән буразна белән аерганнар. Шул ызан дип атала. Бер авылда яшәгән ике күрше арасында да ызан булган. Күптән түгел Салават драма театрының Казанда гастрольләре үтте. Алар анда минем ике спектаклемне күрсәтте. Шул уңайдан гастрольләрдә мин дә катнаштым. Очрашуларда шундый фикер әйттем. Татар белән башкорт, бер ананың игезәк баласы кебек, кардәш милләтләр. Шуңа да аларның әдәбиятлары, мәдәниятләре арасында ызан юк. Татар әдипләренең әсәрләрен, спектакльләрне Башкортстанда яратып кабул итәләр, шуңа күрә алар бер каршылыксыз — ызансыз үтеп керә. Безнекеләр иҗатына да Казанда шундый ук  караш. Талантка ызан юк.

Ь йомшаклык, Ъ катылык. Йомшаклыкның яхшы ягы да бар, начар ягы да. Ил башлыклары йомшак булырга тиеш түгел. Каты куллы булырга тиеш. Патшалар, императорлар, президентлар. Менә без Сталин заманын сагынабыз. Тәртип, эшсезлек, наркомания, эчкечелек, урлашу, үтереш, җинаять һәм башка җитешсезлекләр турында сөйләгәндә: ”Эх, Сталин булсамы!” дибез. Сталин  илебез белән идарә итү дәверендә, әлбәттә, җитешсезлекләр күп булды. Аның күбесе Сталин кулы белән дә эшләнмәде, диләр белгечләр. Әмма шунысы хак: сука белән җир сөргән чабаталы Русияне бөек держава итеп дөньяга ул танытты. Йомшак патша шулай эшли аламы? Бу хакта Уинстон Черчилль да сокланып әйтте. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сталин бөтен акыл ияләрен, язучы-укытучыларны, галимнәрне илебезнең тыныч төбәкләренә эвакуацияли. Ә үзе Мәскәүдә кала. Халык Сталинның Мәскәүдә калуын белеп кенә дә  аны батырга санады. Йомшаклыкның мисалы — Михаил Сергеевич Горбачев. Аны хыянәтче дип тә, җинаятьче дип тә атап була.

Гаилә башлыгы, гомумән ир кеше йомшак булырга тиеш түгел. Дөнья йөген үз җилкәсендә күтәрә белергә тиеш ир кеше.  Хатын ышыгында яшәү – ирләр эше түгел. Тормышта очраган авырлыктан сыгылып төшкән ир-атны да мин йомшаклыкта гаеплим. Хатын-кызның берсе дә җебегән ирне яратмый, анысын барыбыз да белә. Ир кеше гаиләдә хуҗа булсын. Бу аның бурычы. Ир кеше гаиләнең алтын баганасы. Хуҗа булмаган җирдә тәртип юк, гаилә дә таркала, ил дә.

Ф Фәрештә. Мин әллә ничә сират күпере үткән кеше. Беренчесе — репрессия еллары. Аннары Бөек Ватан сугышы. Сугыштан соңгы авыр, ач еллар. Наиләмне югалту... Миңа бу авырлыкларны җиңәргә кемдер ярдәм иткән бит. Мине сугышта  үлемнән кемдер саклаган, кайгы-хәсрәттән сынмаска кемдер канатларын җәеп торган. Минем фәрештәм бардыр, дип уйлыйм. Фәрештә барына ышанам.

Ю Юклык. Юклык сүзен мин хәерчелек кебек аңлыйм. Бу мәгънәдә ул илнең торышы белән бәйле. Ил бай булса, халык та мул тормышта яши. Мин хәерче илләрне күп күрдем. Әмма анда да халык яшәргә, эшләп ашарга тырыша. Илгә ышанып, кемнәндер көтеп яшәү – дөрес түгел. Бу сине юкка чыгара. Һәркем дөньяга үз бәхете белән туа, диләр. Тырышкан адәм баласы әмәлен таба. Әгәр акыл белән алдыралмаса, Ходай Тәгалә кешегә ике кул биргән. Физик хезмәт тә бар бит әле. Кул көче һәрвакыт кирәк. Кеше эш белән юклыктан чыгарга тиеш. Юклыкка-хәерчелеккә тәүдә кеше үз гаиләсендә юл куймаска тиеш. Авылда туып, азмы-күпме яшәгән кеше буларак әйтәм, эшләгән, үз җирендә нидер чәчкән-үстергән кеше беркайчан да хәерче булмый.

Ч Чәчкә. Минем заманда йөргән кызыңа чәчкә ташу модада түгел иде. Сөйгәнемә чәчкә бүләк итәргә форсат та булмады. Сугыштан кайткан гына мәл. Яшәргә урын юк. Тамак кайгыртасыңмы, чәчкәме?! Кая ул чәчкә турында уйлау! Балалар, йорт, гаилә... Шул мәшәкать белән узды яшь чак. Наиләмне югалткач, башка үкенечле уйлар еш килә. Мин сөеклем өчен нинди яхшылыклар эшләгәнмен дә, нинди начарлыклар кылганмын — шуларны бизмәнгә салам. Яхшылыкларым күбрәк сыман. Хатынымны ялгыз гына да, балалар белән бергәләп тә утыз ике тапкыр санаторий, ял йортларына алып барганмын. Төрле шәһәрләргә сәяхәт кылдырганмын. Мин Наиләмне, балаларымны үземчә шулай сакладым. Чирләмәсеннәр дип тырыштым. Әйттем бит, хәтта укол ясарга өйрәндем. Чәчкә — игътибар, ярату билгесе. Чәчкә бүләк итә алмаганымны мин башка игътибарым белән кайтардым. Минем хөрмәтем, мөнәсәбәтем  чәчкәгә тиң булды.

Аннары, безнең бакчабыз бар иде. Анда да, нишләптер, чәчкә белән мавыкмадык без. Чәчкә үстереп  мөкиббән булган кайбер күршеләргә Наиләм бераз көнләшебрәк караса, борчылма, син — үзең чәчкә, дип юата идем.

Щ Щепкин. Мин Михаил Семенович Щепкин турында бик аз беләм. Әмма аңа бик рәхмәтлемен. Чөнки аның исемендәге бу уку йортында театр актерлары әзерләнә.  2007 елда  безнең академия театрына да шушы институтны тәмамлап бер төркем егет һәм кызлар кайтты. Барысы да сәләтле, театр сәнгатен Мәскәү дәрәҗәсендә өйрәнгән алар. Алар минем әсәрләремдә дә бик шәп уйный. Мин бик канәгать бу уку йортының эшчәнлеге белән. Шәп артистлар тәрбияләүче уку йортына рәхмәтем, Щепкинга хөрмәтем булып кайтсын.

Ү Үч. Бу халәт адәм баласы яралганнан бирле булгандырмы, белмим. Әмма кешелек тарихының кайсы гына чорын алма, үч алу булган. Үч алуны мин ике мәгънәдә аңлыйм. Бөек Ватан сугышында безнең янга ике тапкыр Илья Эренбург килде. Аның “Известия” гәзитендә атна саен  фашистларны каһәрләүче мәкаләләре басылды. Без көтеп ала идек. Фашистларның ничек коммунистларны, яһүдләрне җәзалауларын, безнең җирләрне басып алгач,  байлыгыбызны үзләштерүен, талавын, балаларны, хатын-кызларны коллыкка озатуларын Илья Эренбург шушы мәкаләләрендә безгә ачып сала иде. Шуның белән ул бездә фашизмга каршы үч тәрбияләде. Шушы үч безгә  ачу, нәфрәт аша көч бирде, батырлыкка чакырды. Мин мондый үчне начар үч димәс идем. Икенче мәгънәсе — аерым кешеләрнең үчле булуы. Көнләшүдәнме, көчсезлектән-булдыксызлыктанмы, башка халәттәнме, кайберәүләр күршесенә, хезмәттәшенә үч тотып, эшендә аяк чала, аны юкка чыгара,  хәтта җинаятькә үк барып җитә. Адәм баласындагы бу сыйфат белән мин канәгать түгел. Үчле булу – бу халәттә йөрүчене эчтән кимерә. Аның бөтен уе – “дошман” дип санаган кешесеннән үч алу. Кеше булырга, эшендә алга китәргә комачаулый. Мондый үч ике як өчен дә фәкать зыянга гына эшли.

Ц Цитата. Цитатаны галимнәр дә, язучылар да, гомумән, акыл белән эш итүче һәркем куллана. Поляк язучысы Бруно Ясенскийның “Заговор равнодушных” дигән әсәре бар. Шул үзенең әсәренә бер философтан цитата алган. “Не бойся друзей, друзья в худшем случае тебя могут предать. Не бойся врагов,  враги в худшем случае тебя могут убить. Бойся равнодушных, при их согласном молчании на земле присутствует  и зло, и убийство”. Мин менә шушы цитатаны укыгач, таң калдым. Уйландым. Бу —  Бруно Ясенскийның “Заговор равнодушных” китабының каймагы. Нәрсә турында сүз барганы тулысынча сыйган. Китапны укымасаң да була. Әмма мин бу сүзләрдән соң китапны Мәскәүгә баргач махсус эзләп алып укыдым. Һәм шушы сүзләрдән соң битарафлыкның нинди начар сыйфат икәне  минем аңыма шулкадәр сеңеп калды. Мин инде беркайчан да бернәрсәгә дә битараф булмадым. Менә цитатаның көче нинди! Мактану түгел,   мин әдәбият-сәнгать дөньясында булган вакыйгаларга үз карашымны белдереп, битараф кала алмый, күп кенә игелек тә эшләдем. Соңгысын гына алыйк. Күренекле язучы Суфиян Поварисовка халык язучысы исемен бирү мәсьәләсен “Кызыл таң” белән берлектә күтәрдек. Безнең фикергә җәмәгатьчелек тә битараф калмады. Республика җитәкчелеге дә колак салды. Һәм күптән түгел әдәбият сөючеләр шатлыклы вакыйга шаһиты булды: Суфиян Поварисовка “Башкортстанның халык язучысы” дигән мәртәбәле исем бирелде. Әгәр мин, башкалар кебек Суфиян Поварисовның хезмәтенә битараф булсам, бу исем бирелмәгән дә булыр иде.

Ң Минем “Кызлы йорт” дигән пьесамда төзүче егет бар. Шигырьләр яза. Тәнәфес вакытында шул шигырьләрен иптәшләренә  укый. Кызлар моны мактый, син шагыйрь булырсың, диләр. Егет, юк, миндә бит моң юк, ди. Моң, бәлки, бардыр да, н хәрефенең койрыгы юк, ди. Минем йортта җыр кассеталары яздыра торган студия бар. Аның ишегенә “Мон” дип язып куйганнар. Бу сүз татар-башкортта гына бар бит. Урысчага аны тәрҗемә итеп тә булмый. Моңсыз җыр була алмый. Моңсыз шигырьнең тәме юк.  Коры  кешегә дә моңсыз, диләр. Хәким Гыйләҗев шундыйларга “И, моңсыз”, ди торган иде. Менә бу хәрефкә, койрыклы “н”га моң сыйган.

Нәҗип Асанбаев белән сөйләшкән темалардан менә шундый   әлифба хасил булды. Бирегә без  аның гомеренә, иҗатына кагылышлы уйлануларын сыйдырырга тырыштык. Әмма аксакалның фәлсәфәсе өчен әлифбадагы хәрефләр генә аз булды шикелле. Соңгы хәрефкә тукталырга кыймый торганда, аксакал үзе сүз башлады.

Я яшәү. Мин соңгы ике елда ике авыр операция кичердем. Тугыз көн реанимациядә яттым. Чыккач, үземә афоризм уйлап чыгардым. Озак яшәүләре авыр түгел, тәмамлавы авыр яшәүне. Яшәү... Кеше үлгәннән соң да яши: эшләрендә, балалары, якыннары, гомумән кешелек аңында. Мин менә нәрсә турында уйлыйм: гомер буе иҗат иткән әсәрләрем яшәрме? Әмирхан Еникиның әйткән сүзләре бар: өч төрле язучылар була, берәүләрнең әсәрләре үзләре исән чакта ук үлә, икенчеләренең — үзләре үлгәч үк үлә, өченчеләренең — мәңге яши. Андыйларга Тукай, Такташ, Пушкин, Толстой, Гоголь һәм башка классиклар керә. Аларның әсәрләре бик күп башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аларны бик күп халыклар үзләренекедәй яратып укый. Безнең — әлеге вакытта иҗат ителгән  татар, башкорт әсәрләрен әйтәм, үзебез өчен, халкыбыз өчен бөек саналса да, аларның гомере күмпе булыр? Урысчага тәрҗемә юк дәрәҗәсендә. Француз, немец, инглиз телләрен әйтеп тә тормыйм. Безнең әсәрләр фәкать башкорт, татар халыклары яшәсә генә яшәячәк. Халкым яшәсә, минем әсәрләрем дә гомерле булыр. Моннан чыгып, минем васыять – бөтенебез бер булып, җиребезне  сакларга, милләтне сакларга, телне сакларга көрәшергә тиешбез.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,

Башкортстанның атказанган матбугат

һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»