08.11.2011 - Әдәбият

Драматургиябезнең “паша”сы

Нәҗип Асанбаев юбилее уңаеннан уздырылган фестивальдә бер төркем артистлар   Зинфира Хөсәенова, Илсөяр Газетдинова, Хөрмәт Үтәшев белән.Әдәбият дөньясында да күнегелгән кануннар бар: шагыйрьләр — шагыйрьләр турында, прозаиклар үзләре турында язучан. Драма жанрында да шул ук хәл. Һәркем үз мохитенә якын булганны хуп күрә.

Мин исә бу мәкаләмдә олы драматург, әдәбиятыбызның узаманы Нәҗип Асанбаев турында үземнең кайбер уйларым белән бүлешмәкчемен. Чөнки ул, әдәбиятның иң катлаулы, иң авыр цехында эшләвенә карамастан, бөтен төр жанрларда да иҗат итүче каләмдәшләре белән иң гади мөгамәләсе, әңгәмәчел, иң җиңел аралашучан, һәркемгә кирәкле тел ачкычы табучан шәхес.

Минем Нәҗип Асанбаев дигән драматург белән беренче очрашуым студент елларына туры килде. Ул чорда (1963-1968) Башкорт дәүләт академия драма театры хәзерге опера һәм балет театры бинасында иде. Һәм без студентлар — кичәге авыл кызлары һәм малайлары, театр карарга группабыз, хәтта бөтен курсыбыз белән йөри идек. Хәтердә: театрда шаулап, зур уңыш-алкышлар белән “Рәйсә” (1957), аннан “Фәйзи” (1962) спектакльләре барды. Бер-бер артлы куелган бу драмаларны тәү тапкыр караганга хәзер инде байтак гомер үтеп киткән, ә тамашачыларның артистларны аягүрә басып алкышлаулары һаман күз алдында.

Әле генә күңел тетрәтерлек, кызу, кискен тормыш күренешләреннән суынып та өлгермәгән сәхнәгә баһадир гәүдәле, ачык йөзле, ак чәчле драматургның киң елмаеп чыгып басуы, безне ничектер, хисләр коеныннан айнытып җибәрә иде. Күңелләрдә капма-каршылыклы уй-тойгылар көрәшә башлый:

“Шулай да буламыни?”

“Әле генә әрнеткән, ярсыткан, көлдергән дә, елаткан да, уйландырган да, моңландырган да хәл-вакыйгаларны  менә бу язучы абый уйлап чыгарган икән дә!” “Соң анда күрсәтелгәннәрнең бөтенесе дә чын тормыштагыча лабаса!..” “Барыбер без уйламаганча, көтелмәгәнчә килеп чыккан, әй...”

Тирән хис-тойгылар, катлаулы уй-кичерешләр аша язмышларны образлы сынландыра алган язучы абыйга соклануыбызның чиге юк иде!..

Еллар үтә торды. Нәҗип абыйның иҗат фантазиясе белән туган “Су юлы” комедиясе (1972), “Кеше бәхете” драмасы (1964), “Канат җәйгәндә”, “Ак сиреньнәр”, “Зәйтүнгөл” драмасы (1974) һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләр республикабыз театрлары сәхнәләренә, шулай ук күрше өлкә тамашачылары каршысына атлый торды.

1977 елдан инде Нәҗип Асанбаев белән мин еш һәм якыннан аралаша башладым, чөнки ул елда мине “Агыйдел” журналы редакциясеннән Язучылар берлегенә эшкә күчерделәр. Ә драматург абыебыз, тынгысыз җәмәгатьче буларак, иҗат секциясен дә җитәкли, берлекнең тәүге оешмасында да, Бөек Ватан сугышы ветераннары җыенында да иң актив оештыручы иде. Һәм ул вазыйфаларның берсен дә авырсынмады, киресенчә, әлеге эшләрнең кешеләргә кирәклеген тоеп, зур теләк һәм ихласлык белән башкарды.

Нәҗип абыйның ул елларда чираттагы яңа әсәре — “Кызыл паша” драмасы өстендә эшләгән дәвере күз алдында.

Мәшһүр башкорт совет илчесе Кәрим Хәкимов турында драма әсәре язу нияте белән рухланып, Нәҗип Асанбаев 1981 елның ноябрендә Төньяк Йәмәнгә юлланды. Бу мавыктыргыч та, әмма катлаулы да сәфәргә аны Мәскәүдән тәрҗемәче һәм журналист Игорь Ермаков белән Таҗикстаннан язучы Мөэмин Каноат озатып барды. Ул заманнарда чит илләр алдында безнең илнең абруе зур, совет кешеләренә ихтирам белән карыйлар иде. Ә инде иран, фарсы телләрен яхшы белгән тажик язучысы Мөэмин Каноатның Нәҗип агага юлдаш булуы — үзе бер шатлык, күңел тынычлыгы, чөнки Мөэмин — безнең якын дус, туган кебек. Ул Башкортстанда булган кеше, безнең әдәбиятыбызны, язучыларны яхшы белә. Мостай Кәрим, Әхияр Хәкимов, Муса Гали белән күп тапкырлар очрашып, ил дәрәҗәсендә уздырылган әдәби чараларда бергә катнашкан әдип. Үзе бик әдәпле, ихлас, югары мәдәниятле кеше.

— Гарәп иленә минем сәфәремдә СССРның Төньяк Йәмәндәге илчелегендә атташе булып эшләүче Ирек Аблаевның ярдәме күп тиде, — дип сөйләгән иде Нәҗип абый гарәп иленнән йөреп кайткач. — Ул безнең якташ булып чыкты — Зианчура районында туып үскән, БДУда укыган, КГБ мәктәбен тәмамлагач, аны Йәмән Республикасына эшкә җибәргәннәр. Гарәп телен яхшы белә, гаиләле. Гөрләтеп яшәп ята, өендә дә булдык.

Минем Кәрим Хәкимов турында драма әсәрем өчен гарәп илендәге мохитне, аларның тормышын белү кирәк иде. Һәм мин шушы тормышны үз күзләрем белән күрдем, үзем татыдым. Бөек дипломатның эзләреннән үттем, эшләгән, яшәгән урыннарына кердек, күрдек. Кәрим Хәкимовны белгән өч картны эзләп табып, минем белән очрашуга алып килделәр. Алар безнең илче турында үзләре белгән кадәр сөйләде. Шунда булачак әсәремнең аерым-аерым вакыйгалары күз алдына басты.

Йәмәннән без туган илдән читтә яшәүнең ни икәнен тоеп кайттык. Анда булган ун көн эчендә шәхсән мин үзем шуны тойдым. Кичерешләремне Кәрим Хәкимовның уй-тойгылары, йөрәк сызланулары, күңел кичерешләре белән чагыштырып, үлчәп карыйм да, сискәнеп китәм: я Ходай, чагыштырырлык та түгел! Чөнки ул яшәгән хәтәр чор, катлаулы сәясәт, арттан күзәтүләр... Ә иң мөһиме — сагыну тойгысы, туган илдән аерылу сагышы. Син үз өстеңә нинди генә җаваплы миссия йөкләгән булсаң да, кеше буларак, туган җиреңнең, үз халкыңның бер өлеше, күзәнәге. Менә шушы чит илдәге ялгызлык хисе, сагыну тойгысы мине “Бик сагындым сине, туган илем” дигән җыр язрга этәрде дә инде. Композитор Морат Әхмәтов аңа бик моңлы көй иҗат итте. Менә шулай тәмамланды Кәрим Хәкимов эзләреннән йөрү, аның тормыш юлдашы Хәдичә ханым, кызлары Флора белән аралашу, истәлекләрен тыңлау. Иҗат газаплары кичерми торып, әсәр язып та булмый. Язсаң да, ул әсәрең тормышчан булмый. Мин шулай уйлыйм...

Гыйльми тикшеренүче белән рәссам хыялын оста берләштереп, тарихи-әдәби материалны сәхнә кануннарына туры китереп гомумиләштерү авторга олы уңыш китерде. Нәҗип Асанбаев әдипләрдән Кәрим Хәкимов образына мөрәҗәгать итүчеләрнең беренчесе булса, “Кызыл паша” спектакле башкорт драматургиясендә А. Таһиров, Д. Юлтый, М. Бурангол, С. Мифтаховлар башлаган тарихи теманы үзенчәлекле дәвам итүче, аны яңа баскычка күтәрүче булды.

Тик шунысы: хәтта чит ил тамашачыларының ихтирамын яулаган шушы спектакль бүген башкорт театр сәхнәсеннән төшеп калды. Һәм аның объектив сәбәпләренең берсе, минемчә, төп геройлардан булган имам Ягафәрне уйнаган РСФСРның халык артисты Хөсәен Кудашевның кинәт кенә вафат булып китүедер. Нишлисең бит, үлем аяусыз. Әмма, барыбер “Кызыл паша” спектаклен кайчан да булса яңадан сәхнәгә чыгару уеннан баш тартмаска кирәк. Ни өчен дигәндә, бу мәшһүр драма — узган XX гасырның классик сәхнә әсәре, һәм аны яңа буын тамашачыга күрсәтү — академия театрының хәленнән килерлек эш.

Бу урында мәрхүм Хөсәен абыйны хәтергә алгач, янә бер нәрсә искә килеп төште. Драматург Нәҗип Асанбаев белән актер Хөсәен Кудашевның дуслыгы шушы спектакльне сәхнәгә куйган чакта аеруча көчәйде, ныгыды булса кирәк. Аларның икәүләп бакчада йөргәннәрен дә, кызу бәхәсләшеп театрдан кайтып килгән чакларын да күргәләдем. Гарәп иленә баргач инде, фестиваль спектакльләрендә Хөсәен абыйның тарихи җирлекне никадәр тирән сиземләп, аеруча бер тойгы белән, мөкиббән бирелеп уйнаганын сөйләгән иде Нәҗип абый. Тик гарәп иленә сәфәрнең Хөсәен Кудашевның соңгы гастроле булыр дип кем генә уйласын!.. Фронтның алгы ут сызыгында ауган яугирдәй, Хөсәен абый Кудашев соңгы сулышын ватандаш дусты Нәҗип Асанбаевның кулларында ала.

Дуслык тойгысы яшькә карамый, диләр. Бу сүзнең дөреслегенә мин Нәҗип Асанбаевның үзеннән күпкә яшь каләмдәшләре белән дусларча мөнәсәбәттә булуын күреп тә ышандым.

Фәрит Богданов, Наил Гаетбаев, Кәбир Акбашевларның драматург буларак буын ныгытуларында һәм бу авыр жанрга тугры хезмәт итеп килүләренә олы дуслары һәм киңәшчеләре Нәҗип Асанбаевның йогынтысы зур дип әйтсәм, мөгаен, ялгышмамдыр.

Оста белән өйрәнчек бер-берсенә никадәр ихлас һәм эчкерсез булса, һөнәр нечкәлекләре һәм серләре дә шулкадәр төгәл,  бөтен тулылыгында ачыла.

1980 елның кышында мин Хәйбулла районының Яңа Җиргән авылында үткән “ялымнан” “Ак тирмә” исемле яңа поэмамны язып алып кайттым. Эшкә чыгуымның беренче көнендә үк Язучылар берлегендә Нәҗип абый Асанбаев очрап, хәл-әхвәл сорашканда мин әйткән поэмам белән кызыксынды, аны тыңлап карарга теләде. Мин шатланып риза булдым, һәм поэмамны Нәҗип абыйга укыдым. Ул, фронтовик буларак, туган авылы юкка чыккан кешенең кичерешләрен тагы да тирәнрәк аңлады. “Менә хәзер инде авылыгыз бетерелгәч, әйтик, әтиеңне эзләп хатлар килмиме?” —  дип сорап куйды. Һәм фикерен дәвам итеп: “Поэмаңда, бәлки, шушы турыда да уйланырсың”, дип өстәде.

Мин Нәҗип абыйдан кайткан кичтә үк утырып, поэмама янә бер бәләкәй генә бүлек өстәдем. Анда шундый юллар туды:

Хатлар килә иске адрес белән.

Хатлар килә эзләп атамны.

Фронтташы яза хәл белешеп,

Эзәрмәннәр юллый солдатны.

Хәзер инде килми Таңатарга

Өч почмаклы солдат хатлары.

Килә дүртлеләре, тик барыбер

Чыңлый алар җанны актарып.

Хатлар килә, эзләп Таңатарны,

Хәтта шуңа хәтер алкышлый.

Тик иясен тапмый китә хатлар,

Төшәр җир тапмаган аккоштай...

Поэмам белән танышып, иң тәүгеләрдән булып фикер әйткән, киңәш биргән Нәҗип абый  белән үткән шушы кич, аның ихлас әңгәмәсе гомергә онытылмас. Олы каләмдәшем буларак, аңа минем рәхмәтем зур.

Һәрвакытта да турысын ярып әйтер, әмма кешелекле, кечелекле һәм ярдәмчел, ихлас Нәҗип абый Асанбаевның яше туксанга җиткәндә дә яшь каләмдәшләре белән аралашуга сусап яшәве — күпләр сокланырлык сыйфаттыр дип уйлыйм. Бәхетлеләр сыйфаты...

Нәҗип Асанбаевның “Кызыл паша” тарихи драмасы бәхетле язмышлы булды. Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары башкаруында ул спектакль Мәскәү Бөтенсоюз Үзәк телевидениесе аша СССР тамашачыларына күрсәтелде; ә 1983 елда әдәбият, сәнгать өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр һәм башкару осталыгы өчен Башкорт АССРның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе пьесаның авторы, драматург Нәҗип Асанбаевка, төп рольне (Кәрим Хәкимовны) башкаручы артист Әхтәм Әбушахмановка, спектакльне сәхнәгә куючы-режиссер Лек Вәлиевка бирелде.

“Паша” сүзе — гарәп һәм төрки дөньясында олылау билгесе, ихтирам яулаган кешегә генә әйтелер дәрәҗә. Драматург Нәҗип Асанбаев — үзенең олы иҗат юлында, сәхнә сәнгатенә тугры һәм җимешле хезмәт итү юлында, дәрәҗәле хөрмәтләүгә лаек узаман, башкорт драматургиясенең “пашасы” дип аталыр әдип.

Тарихи тема драматург Нәҗип Асанбаевны “Кызыл паша” пьесасыннан соң озакка җибәрмәгән икән. Берничә лирик пландагы әсәрләрдән һәм Бөек Ватан сугышында якташларыбызның каһарманлыгына багышланган “Яралы язмыш” (1995) драмасыннан соң Нәҗип Асанбаев тарихи тематикага янә мөрәҗәгать итте. Бу юлы ул 90нчы еллардан башкорт халкына “кайтарылган” шәхеснең — күренекле галим-тюрколог, Башкорт Хөкүмәтенең тәүге җитәкчесе, гомеренең яртысыннан күп өлешен туган иленнән читтә (Төркиядә) үткәрергә мәҗбүр булган Әхмәтзәки Вәлиди Туганның авыр да, тетрәндергеч тә, һәм данлы да гомерен драматик алымнар аша күрсәтүне максат итеп куя. Берничә ел рәттән Мәскәү, Уфа архивларында материаллар туплый, өйрәнә, Ә. З. Вәлидинең “Хатирәләр” китабын кат-кат укып чыга, Төркиягә барып мәшһүр галимнең гаиләсе белән очраша, ул укыткан университетта, китапханәләрдә була, аның шәхси әйберләрен күрә, китапларын кулына ала, профессорның эш өстәле артында утыра... Нәҗип Асанбаев әсәр язар өчен бик күп материал туплый, һәм, ниһаять, өч өлештән торган драматик трилогия язып тәмамлый. Аның пьесасына нигезләнеп, Салават дәүләт драма театры “Көзән башкорты” спектаклен 2005 елда сәхнәгә чыгарды, Ә. З. Вәлидинең тууына 115 ел тулу уңаеннан бу спектакль башкалабыз Уфада, Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә күрсәтелде.

“Көзән башкорты” драмасы — Нәҗип Асанбаевның тарихи темада эшләвенең янә бер уңышлы нәтиҗәсе булды, халкыбызның бөек улы, күренекле дәүләт эшлеклесе һәм бөтен дөньяга танылган тарихчы-галим, профессор Әхмәтзәки Вәлиди Туганның исемен художестволы алымда — сәхнә сәнгате аша мәңгеләштерүдә бәһаләп бетергесез иҗади каһарманлык үрнәге дә ул.

Кадим Аралбаев,

Башкортстанның халык шагыйре.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»