26.10.2011 - Әдәбият

Лекциягә билет

Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендәге Габдулла Тукай фондында уникаль бер документ саклана. Ул — “Шәрекъ клубы”нда лекция тыңлау өчен билет. Аны шагыйрьнең замандашы Габделбарый Рәхмәтуллин дигән кеше 1956 елда безнең институтка юллаган. Ул үзенең аңлатма язмасында болай дип яза:

“1965 елның 15 апрелендә Җәүдәт Фәйзи мөхтәрәм шагыйрь Габдулла Тукаевның, бик күп төрле моңлы көйләрдә җырланган җырлары, үз көйләре белән җырланган шигырьләре турында радио аша концерт-әңгәмә тапшырды. Мин ничә еллардан бирле радио тыңласам да, йөрәгемә тәэсир биргән мондый көйләр яки әдәби тапшырулар тыңлаганым юк иде, тәмам хыялга чумдым да, сабыйларча еларга мәҗбүр булдым. Мин Тукай Казанда “Болгар” номерында торган чакта аны һәрвакыт күргәнлегемнән, 1905 елдан 1911 елга кадәр Казанда булганлыгымнан, иң яратып укыган шигырьләр аныкылар иде, аның һәрбер шигырен басылып сатыла башлаганчы нинди юл белән булса да табып укырга ашыга идем, шунлыктан аның шигырьләре минем йөрәгемә бик нык урнашкан. Әле мин хәзер дә карт булсам да, аның шигырьләрен китаптан карап яки күңелдән укымый калган көнем юк. Шул вакытта Кабан күле буендагы “Шәрекъ клубы”нда татар әдәбияты турында сөйләгән лекциясен дә тыңладым. Лекциягә керү өчен алынган һәм сакланып киленгән билетны һәм Галиәсгар Камал тарафыннан салынган квитанцияләрне дә җибәрәм.

Яшьтәшем Г. Тукай турында биргән концерт-әңгәмәгез өчен карт йөрәгемнән чын күңелдән зур рәхмәт белдерәм.

Яздым — 1887 елда туган ТАССР Яңа Чүриле районы Өчиле авылы гр. Рәхмәтуллин Габделбари.

15/ IV-56 ел”.

Г. Рәхмәтуллин яшәгән Өчиле, мәгълүм ки, Казан губернасы, Казан өязе, Яңа Кишет волостена (хәзерге Татарстанның Арча районы Өчиле җирле үзидарәсе) караган авыл. Элек Кече Бирәзә — урысча Малые Верези дип тә аталган. Ул авылда, билгеле булганча, Г. Тукайның әнисе Мәмдүдә (Биби-Мәмдүдә) туган һәм бабасы Зиннәтулла Зәйнел-бәшир улы Әмиров (1829-1909) мулла булып торган. Димәк, бу яклап та аның шагыйрьгә берникадәр мөнәсәбәте барлыгы ачыклана.

Г. Тукай 1910 елның 15 апрелендә “Шәрекъ клубы”нда “Халык әдәбияты” дигән лекция укый. Бу хакта шагыйрь үзе болай аңлата: “Көннәрдән бер көн бер иптәшемә уйнап кына: “Мин халык әдәбияты тугрысында лекция укыйм”, — дип әйткән идем. Ул, шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән дип, мөгътәбәр гәзитләрнең берсенә язып та өлгергән”. Дөрестән дә, “Йолдыз” гәзитенең 1910 елның 8 апрель санында: “Лекция. Ошбу тиз арада “Шәрекъ клубы” залында Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты тугрысында лекция укыячак” дигән белдерү басылып чыга.

Әлеге вакыйганың шаһиты булган, “Шәрекъ клубы”ның халык уен кораллары оркестрында мандолинада уйнаган, Җәлал Мәҗитов бу хакта болай искә ала: “Йомшак кына аваз белән җылы гына җөмләләр белән башланган бу лекция бара-бара эзгә төшә һәм Г. Тукай үзе дә (су коеныр алдыннан чиркәнеч алган кеше кебек) иркенләп сулу ала һәм сөйли торган сүзен киңәйткәннән-киңәйтә бара. Халык лекцияне бик яратып тыңлый һәм ахырында лекциядән бик риза булып тарала.

Лекцияне тыңларга килүчеләр арасында Фатыйх Әмирхан, Г. Камал, Г. Колахмәтов, Каюм Колахмәтов, Миргаяз Иманаев, Гайнетдин Әхмәров һәм башкалар булалар”.

Татар теле һәм фольклор галиме Хуҗа Бәдигый (1887-1940) шулай ук бу лекцияне тыңлаган кешеләрнең берсе. Хосусан, ул үзенең истәлегендә: “Халык шыгрым тулы иде. Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа бик ошады, Тукай үзенең лекциясендә, хәзерге күзлектән караганда да, халык әдәбиятының (фольклорның) эчтәлеген яхшы ук дөрес билгеләп бирде”, — дип яза.

Бу лекция шул ук елда Казанда “Сабах көтепханәсе” тарафыннан И. Н. Харитонов матбагасында аерым китап итеп нәшер ителгән. Аның икенче басмасы 1912 елда дөнья күрә. Аннан соң ул тел-әдәбият галиме Җәмал Вәлиди (1887-1932) тарафыннан төзеп, 1914 елда Казанда “Мәгариф көтепханәсе” басмасында нәшер ителгән “Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре” дигән китапта урнаштырылган, шагыйрь әсәрләрен “Яңалиф” басмасы чыгарган өченче томына (1931), әдәбият галиме Рәшат Гайнанов (1925-1990) әзерләп бастырган дүрттомлык “Әсәрләр”енең дүртенче томына (1977) һәм биштомлык “Әсәрләр”енең дүртенче томына (1985) кертелгән.

Билетның үзенә килгәндә исә, анда гарәп хәрефләрендә типография ысулы белән мондый сүзләр бастырылган: “Билет номер 36 “Шәрекъ клубы”на лекция тыңларга керү өчен 10 тиен”.

Әлеге лекциянең “Шәрекъ клубы”нда үткәрелгән башка мәдәни чаралар кебек үк, түләүле булуы турында “Йолдыз” гәзитенең 1910 елгы 15 апрель санында басылган тагын бер игъланда күрергә мөмкин: “Бүген, пәнҗешәмбе, 15 апрель, кич 9 сәгатьтә “Шәрекъ клубы”нда Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак. Билет бәясе утыз тиеннән унбиш тиенгә кадәр”.

“Шәрекъ клубы”нда шагыйрь элегрәк тә чыгышлар ясаганлыгы билгеле. Мәсәлән, Дәүләт Сафин дигән кешенең истәлегендә шундый мәгълүмат табарга мөмкин: “1908 елда “Шәрекъ клубы”нда бер кичәдә шагыйрьнең “Безне урынсыз яманлыйлар” исемле шигырен укыячагы игълан ителде. “Мөхәммәдия” шәкертләренең байтагы минем белән монда бар иде. Халык шагыйрьнең чыгышын түземсезлек белән көтеп алды. Номерларны әйтеп торучы Г. Тукай номерын әйткәннең соңында да, шагыйрь кыюсызлыгыннан булырга кирәк, кыстатып кына чыкты. Язылган шигырьне кулына тоткан килеш ярым күңелдән, ярым карап шактый көчле тавыш белән укыды”.

“Шәрекъ клубы” 1906 елның азакларында нигезләнеп, атаклы “Болгар” кунакханәсенең 20, 22 номерларында урнаштырыла. Аны оештыручыларның берсе һәм беренче идарә рәисе педагог Ибраһим Терегулов (1852-1921). Шәһәр татар интеллигенциясенең бу мәдәни үзәген шул заман кешесе Җәлал Мәҗитов болай тасвирлый: “Шәрекъ клубы” ачылу белән анда шул заманның бөтен аңлы яшьләре, яшь фикерле сәүдәгәрләре, укучылары, укытучылары, зыялылары, язучылары үзенә хас бер кайнар дәрт, күтәренке күңел белән йөри башладылар. Клубта һәр атна диярлек әдәбият ахшамнары, төрле темага лекцияләр һәм кыллы оркестрның концертлары, гаилә кичәләре уздырыла иде.

Клубка актив йөрүчеләр арасында Гафур Колахмәтов, Фатыйх Әмирхан, Галиәсгар Камал, Нәҗип Камалетдинов, Рәхимҗан Дәминев, Шиһаб Әхмәров, Вәли Әхмәдуллин, итче Миргазиз Хөсәенов, Вафа Сафин, Габдулла Килдишев һәм башкалар бар...”

Анда 1907 елда ук Вәли Апанаев (1889-1922) тарафыннан халык уен кораллары ансамбле һәм драмтүгәрәк оештырыла.

Клуб 1908 елның 1 ноябреннән Казанда Күл буе урамындагы (хәзерге Комсомол урамы) Хәйрулла Сабитов дигән бер байның югары өенә күчерелә. Идарәнең 1910 ел, 24 октябрь карары нигезендә ул үзенең эшчәнлеген 1 ноябрьдән вакытлыча Проломный (хәзерге Бауман) урамындагы Кузнецов йортында дәвам иттерә.

“Шәрекъ клубы” 1911 елның 23 ноябрендә Мәрьямбану Апанаеваның Евангелист (хәзерге Татарстан урамы, 8 санлы йорт) урамындагы өч катлы таш йортына күчерелә. Анда китапханә, уку һәм тамаша заллары була. Ул шулай ук “Сәйяр” труппасының стационар базасы булып хезмәт иткән. Бу уңайдан янә Җәлал Мәҗитов истәлегенә мөрәҗәгать итик: “...сәхнә эшләтелә, “Сәйяр” труппасы сезонга арендага алып эшли башлый. “Сәйяр” труппасы эшли башлау белән безнең кыллы оркестр да көчәйтелеп, “Шәрекъ клубы”нда даими эш башлый. Оркестрның җитәкчесе булып Исмәгыйль Галиәкбәров (бу кеше “кәләпүшче кызылбаш Исмәгыйль” дип йөртелә иде) (венский гармунда), Заһидулла Яруллин (пианино), Солтан Рахманкулов (мандолина), Җәләй Мәҗитов (мандолина), Мөхәммәт Яушев (мандолина), Галиулла (бу кеше талчукчы иде) (эскрипкә), Ибни (гитара), Миңнебай (мандул). Менә оркестр шул кешеләрдән гыйбарәт иде”.

1915 елда клуб бинасы хәрби госпитальгә әверелдерелә һәм аның эшчәнлеге бөтенләйгә туктатыла.

Аңлашылганча, Г. Тукай үзенең мәгълүм лекциясен, күп чыганакларда ялгыш язылганча, “Шәрекъ клубы”ның Евангелист урамындагы бинасында түгел, ә Кабан күле буендагы Хәйрулла Сабитов өендә укыган булып чыга.

Димәк, әлеге билет халык шагыйренең тормыш юлын һәм аның әдәби эшчәнлеген өйрәнүдә өстәмә кыйммәтле документларның берсе булып тора.

Рамил Исламов,

филология фәннәре докторы.

Казан шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»