26.10.2011 - Әдәбият

Фоторәсемдә кемнәр?

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) бәйле нәшер ителгән күп кенә чыганакларда, альбомнарда бер фотокарточканы күрергә мөмкин. Аерым алганда, анда бүрәнәләрдән ике катлы итеп төзелгән, беренче һәм икенче каттагы өчәр тәрәзә арасында урыс телендә “Редакция газеты “Эль-Ислах” дип язылган һәм шунда ук гәзитнең гарәп хәрефләрендә татарча атамасы куелган элмә такта фонында өч кеше басып тора. Моның аңлатмасындагы язмаларда бары тик “Әл-ислах” гәзите урнашкан бина. 1908”, яки “1908-1909 елларда Казанда “Әлислах” гәзите редакциясе урнашкан йорт (хәзерге Тукай урамы, 63нче йорт)” дип кенә чикләнелә. Гәрчә бу мәгълүмат дөрес булса да, әлеге фотографиянең тарихы нидән гыйбарәт, анда кемнәр сурәтләнгән соң? Соңгы вакытларда максатчан эзләнүләребезнең кайбер нәтиҗәләре бу сорауга берникадәр ачыклык кертү мөмкинлеге бирде.

Билгеле ки, ХХ гасыр башында татар шәкертләре арасында милли торгынлыкка каршы яшерен җәмгыятьләр төзелә башлый. 1901 елда “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә оешкан “Иттихад” (“Берлек”) шундыйларның берсе була. Аның басма органы — кулъязма “Әл-Мәгариф” гәзите.

Бу оешманың дәвамчысы буларак, 1904 ел ахырларында Казанда алдынгы татар яшьләре тарафыннан “Әлислах” дигән комитет төзелә. Аның төп максаты булып шул чордагы татар шәкертләрен берләштерү, мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын үзгәртү-яңарту була. Бу оешманың әгъзалары — Фатыйх Әмирхан (1886-1926), Вафа Бәхтияров (1881-1960), Ибраһим Биккулов (1884-1938) һәм башкалар. Алар 1905 елның ноябреннән 1907 елның башларына кадәр җилем басмада, ягъни гектография ысулы белән яшерен рәвештә “Әлислах” гәзите чыгара.

Комитет 1906 елның 12-23 гыйнварында Петербургта яшерен үткәрелгән Бөтенрусия мөселманнарының II съездына Казан шәкертләреннән вәкил итеп Ф. Әмирханны сайлап җибәрә, ә шул ук елның 10-15 маенда, 1907 елның 1-6 маенда Казанда прогрессив татар шәкертләренең шулай ук яшерен съездларын үткәрә. Аларда Ырынбур, Касыйм, Троиц, Чистай, Сембер, Самара һәм башка шәһәрләрдән дә вәкилләр катнаша, урыннардагы шәкертләр белән тыгыз бәйләнеш урнаштырыла.

Демократик яшьләр һәм алдынгы шәкертләрнең басма органы буларак, “Әлислах” гәзите рәсми рәвештә 1907 елның 3 октябрендә нәшер ителә башлый. Аның рәсми мөхәррире В. Бәхтияров булса да, төп эшне Ф.Әмирхан алып бара. Анда шулай ук Кәбир Бәкер (1885-1944), Ибраһим Әмирхан (1889-1938), Г. Тукай, Зәкәрия Бәхтиярев (?-?), Таһир Мәхмүдев (1889-?) һәм башкалар эшли.

Гәзитнең беренче саны чыгу вакыйгасын ул вакытта әле “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Т. Мәхмүдев болай искә ала: “Минем “Ислах” комитеты белән бәйләнешем булганга, иртә чыгарылачак беренче номер гәзитәне төрле якка җибәрү өчен ярдәм итәргә мәдрәсәгә миңа өндәү килде. Бер иптәш белән без иртә таңнан, башкалар йоклаганда, шыпырт кына җыенып, “Болгар”ның икенче кат бер номерына урнашкан “Әлислах” идарәсенә бардык. Без кергәндә гадәти гәзитәләрнең сигезгә бөкләүгә басылган беренче номер гәзитә өстәлдә ята иде. Гәзитәне каршылау өчен Фатыйх Әмирхан белән Вафа Бәхтияр ул төнне идарәдә уздырганнар. Безнең гәзитәләрне бөккәләү, адреслар язып ябыштыру эшләренең кызу баруы кырмыска оясындагы эшчәнлекне күз алдына китерә иде”.

Әйтергә кирәк, татар әдәбияты классигы, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” дигән беренче хикәясе бу басманың шул ук елгы 10 октябрь санында дөнья күрә.

Т. Мәхмүдевнең истәлегендә дөрес әйтелгәнчә, гәзитнең редакциясе башта атаклы “Болгар” кунакханәсе номерларында урнашкан була. 1908 елның 2 мартында идарә Екатерининская (хәзерге Тукай) урамындагы уртакул сәүдәгәр Габделшәкүр Мортаза улы Апаков (1860–1923) өенә күчә (кызганыч ки, ул өй 1990 елда сүттерелеп, аның урынына 2004 елда башка корылма төзелә башлады).

Бу хакта Г. Апаков кызы Фатыйманың (1891-1971) (аның әнисе Мәрьямбану (1876-1919) — Ф. Әмирхан әтисе Мөхәммәтзариф (1851-1921) хәзрәтнең бертуган сеңлесе) Г. Тукай турындагы истәлегендә шундый мәгълүмат китерелә: “Шушы елның (1908 — Р. И.) көз якыннарында булса кирәк, безнең йортка, ягъни Тукай урамына (автор урам исемен истәлекне язган вакыттагыча белдерә — Р. И.) “Ислах” идарәсе күчте. Минем атам аларга урамга караган зур залын бирде... Бүлмәне бер тәрәзәдән бүлделәр, кечкенә бүлмәгә бер өстәл һәм кушетка куйдылар (Фатыйх абыйның эш өстәле). Эштән соң идарәгә җыелалар, шулай ук карталар уйныйлар, шаулашалар, эшләрен карыйлар, ә Г.Тукаев инде китмичә кунгалап та кала иде. Чөнки Фатыйх абый өенә киткәч, кушетка буш кала, аңар иптәш йә Бәхтиярев була, йә башкасы була. Көндездә Г. Тукаев Фатыйх абый булмаганда кушетка буш чакларда, сузылып акрын гына борын астыннан шыңшыган сыман итеп, шунда ятып тора иде”.

Ә хәзер инде игътибарны фотокарточкага юнәлтеп, Т. Мәхмүдевнең янә бер истәлегенә мөрәҗәгать итик. Ул, хосусан, болай яза: “Без: Тукай, мин, басмаханәдә хәреф җыючы 14-15 яшьләрендәге Габдулла өчәүләп әңгәмәләшеп утырганда рәсем аппаратын асып Ростовтан реальный мәктәбендә укучы Гани Абыз идарәгә килде. Ул өчәвебезне урамга чыгарып “әл-ислах” вывескасы урнашкан тәрәзәләре турында рәсемгә төшереп алды. Тукай, безне түбән һәм малайлардан санамыйча иркенләп безнең уртабызда басып торды.

Бу 1908 ел җәй уртасы, Тукай урамы, № 63 өй (урам исеме шулай ук истәлек язылган вакыттагыча — Р. И.)”.

Димәк, фотодагы кешеләр уңнан сулга: Т. Мәхмүдев, Г. Тукай, Габдулла. Өченче кеше Габдулла Гыймадетдинов булырга тиеш, чөнки  ул 1908 елның май ахырларында “Әлислах” гәзите хезмәткәрләреннән бер төркем Кабан күле башында урманда ял иткән вакытта алдырылган икенче бер фотокарточкада да сурәтләнгән.

Г. Тукайның кепка киеп йөрүенә килгәндә исә (фотода ул шулай сурәтләнгән, бу хакта күп кенә башка истәлекләрдә дә телгә алына, фотокарточкаларда да күзәтелә.

Бу тарихи ядкарьне сурәткә алдыручы кеше Гани Шаһвәли улы Абызов (1890-1940 елдан соң). Ул 1915 елда татар студентларының Санкт-Петербургта оешкан “Татар учагы” җәмгыяте әгъзасы була, совет хакимияте чорында ТАССР дәүләт планлаштыру оешмасында икътисадчы, “Васильево” шифаханәсендә хисапчы вазыйфаларын башкара. Аның турында әлегә башкача мәгълүмат юк.

Шулай итеп, әлеге зур булмаган тикшеренүебез Г. Тукайның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнүдәге белгәннәребезне тагын да тулыландырырга ярдәм итә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»