22.10.2011 - Әдәбият

Халык әйтсә, хак әйтә

Кичә сөенечле хәбәр алдык: Башкортстан Президенты указы белән филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия югары белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, Г. Ибраһимов исемендәге премия лауреаты, язучы-галим Суфиян Поварисовка — “Башкортстанның халык язучысы” һәм  Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Кадим Аралбаевка “Башкортстанның халык шагыйре” исемнәре бирелгән. Без аларны югары исем белән чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗат чишмәләренең ургып, кайнап, җырлап торуын телибез.

Суфиян Шәмсетдин улына “халык язучысы” исемен бирү турында “Кызыл таң” гәзите акция башлаган иде. Тәкъдимебезне бик күп гәзит укучылар күтәреп алды. Алар арасында мәктәп укучысыннан алып китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, фән докторлары, язучы-шагыйрьләр, җәмәгать оешмалары, дәүләт эшлеклеләре вәкилләре бар. Байтак шәхесләрнең хатлары гәзит битләрендә дөнья да күрде. Бу вакыйга өчен сөенүебезнең икенчесе — Суфиян Шәмсетдин улы безнең актив авторыбыз гына түгел, редакциядә эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә дип әйтерлек укытучысы, өлкән остазыбыз. Аның тел гыйлеме өлкәсендәге ике дистәдән артык монографиясе, уку-укыту әсбаплары, йөзәрләгән публицистик, фәнни хезмәте студентларга  гына түгел, укытучыларга, әдәбиятчы, яшь галимнәргә  дәреслек ролен үти. Иҗатын шагыйрь булып башлап җибәргән яшь әдип әдәбиятның драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть, аеруча проза тармагындагы  роман-повестьлары, хикәяләре белән китап сөючеләрне әсир итте. Галимҗан Ибраһимов турындагы тирән эзләнүле трилогиясе  белән күпләрне сокландырды. Соңгы ун елда гына аның тугыз романы басылды. 87 яшьлек язучының кулында әле дә каурый каләм, ул әле дә иҗатта.

“Кызыл таң” гәзите тәкъдименә, җәмәгатьчелек фикеренә республика җитәкчеләре дә битараф калмады. Тәүдә Башкортстан Язучылар берлеге безнең башлангычны хуплады. Ә инде кичәге указ республика Президенты Рөстәм Хәмитовның халык фикерен ишетә белүе, халык  мәнфәгатендә эшләвенең дәлиле.

Ә инде өр-яңа халык язучысы белән халык шагыйрен котлап, аларга сәламәтлек, исемнәренә җисемнәре туры килерлек, халык мәнфәгатен кайгыртучы әсәрләр иҗат итүләрен телибез.

Фәния ГАБИДУЛЛИНА,

 әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире,

Башкортстанның атказанган матбугат һәм

киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»