14.10.2011 - Әдәбият

Сагынып сөйләргә калды

Халык шагыйре Әнгам Атнабаев белән бик якын дуслар булып, еш аралашып яшәмәсәк тә, һәрчак бер-беребезгә, гаиләләребезгә карата җылы карашта булдык. Ул үзенең шаянлыгы, үткер сүзлелеге белән үзенә тарта торган шәхес иде.

Шагыйрьләрнең бер төрлесе югары даирәләргә якын урала, Әнгамнең сүзләре белән әйткәндә, “мактауга һәм данга” күмелә. Икенчеләре халык арасында яши, башкаларның әрнү-кайгыларын, шатлык-куанычларын йөрәге аша үткәреп иҗат итә. Ә. Атнабаев нәкъ шундый шагыйрь иде. Шигырьләренең һәр җирдә, хәтта иң ерак авылларда да халык теленә керүе белән данлы булды ул. Әйтик, аның:

Бервакыт мин шулай үлеп киттем —

Шундый рәхәт, шундый күңелле!

Үле гәүдәм тере чәчәкләргә,

Мактауга һәм данга күмелде.

И мактыйлар мине, и данлыйлар,

Портретлар тыңлап көнләшә,

Кеше үзенең бөек икәнлеген

Кайдан белер иде, үлмәсә?

дигән юлларында нинди дөреслек һәм киная ята.

Атнабаев чын-чыннан егет кеше иде. Аның беркайчан да башкаларны яманлап сөйләгәнен ишетмәссең. Үз бәһасен үзе белер, артык баш иеп бармас, горур зат булып хәтердә яши. Кеше күңелен рәнҗетерлек сүз әйтмәс иде. Берчак (кызганыч, ае, елы хәтердә калмаган) безгә телефоннан шалтыратты. Яңа пьеса тәмамлавын, безгә укып ишеттерергә теләвен белдергәч, шатланып өебезгә чакырдык. Ул хисләнеп укый, без дулкынланып тыңлыйбыз. Пьеса, әлбәттә, тормышчан чынбарлыкны ачып салуы белән безне вакыйгалар эченә алып кереп китте... Әнгамне яңа әсәре белән котлап, пьесасына уңышлы сәхнә язмышы теләдек. Ахырда нәкъ шулай булып чыкты да.

Укып бетергәч, дипломатын ачты... Анда “юарга” дип алып килгән күчтәнәче дә бар иде... Ләкин мин үзем бу вакыйганы билгеләргә өстәл әзерләгән идем инде.

Соңыннан ул безгә 1978 елда чыккан пьесалар җыентыгын бүләк итте. Анда түбәндәге сүзләр язылган:

“Фәния ханым!

Гыйлемдар агай!

Сезгә уртак иҗат

Уңышлары теләүче

Мыеклы малай:

Ә. Атнабай.

27.Х.78 ел”.

Ул безгә бәйрәм котлаулары җибәрергә дә онытмый иде. Шуларның шигырь белән язылганын китерәм.

“Фәния ханым, Гыйлемдар агай!

Уфада да, “Аклан”да да

Урам аша күрше без.

Бер баррикада артында

Тора торган кеше без.

Уртак фикер, уртак уйлар,

Уртак — барыр юлыбыз.

Шушы юлда төпле булсын,

Төрле булсын җырыбыз.

Гел исән-сау булыгыз.

Сезне яратучы малай —

Ә. Атнабай.

31.XII. 1979 ел”.

Чыннан да, без “Аклан” дигән дачабызда да, Уфада да урам аша гына күршеләр булдык.

Атнабаев дачасын башкалардан соңрак төзеде. Безнең “финский” йортлар арасында аның бүрәнәдән салынган йорты аерылып тора. Әйтергә кирәк, Әнгам дачада торуны өнәмәде.

— Монда килсәм, тыным кысыла, — ди иде. Гаҗәп, ләкин дөресе шул, ике-өч көннән артык тормас, кайтып китәр иде. Моның сәбәпләре бардыр, сугыш чорында бөтен авырлыкларны җилкәсендә татыган буын вәкиле иде бит ул. Шуңа күрә авыл тормышы аңа тансык булмагандыр дип фараз итәм.

Ә дачага килгән вакытларында бөтен каләмдәшләренең хәлен белеп чыга, аларның җирдә казынуына эче поша иде.

Бервакыт шулай “Аклан” урамы буйлап кайтып килә, мин дә бакчада чүп утыйм.

— Их, — диде ул, әрнүле тавыш белән, — яңа шигырьләр язган идем, шуларны укып, шатлык уртаклашыр кеше дә юк. Динис юк (Исламов), Әсгать юк (Мирзаһитов), Зөлфәр агай юк (Хисмәтуллин). — Ул шулай, ачынып, мәрхүмнәрне санап чыкты. — Исәннәре дә бөтенесе шул бакчасына капланган... Фәния ханым, син дә шулар рәтендә инде, — диде.

Миңа уңайсыз булып китте.

— Әйдә соң, безгә кер, теләсәң, риза булсаң, мин тыңлармын.

— Юк инде, анда да Гыйлемдар агай юк бит, — дип, өенә таба атлады. Мин аның эчке халәтенә төшендем. Мәрхүм каләмдәшләрен сагынып, ямансулап йөрүе иде аның.

1975 елда Казахстанда башкорт әдәбияты көннәре үтте. Без М. Кәрим җитәкчелегендә — Г. Рамазанов, Я. Хамматов, Ә. Атнабаев, Мидхәт Гайнуллин, Александр Филиппов һәм бу юллар авторы — Җамбул шәһәренә юл тоттык. Атнабаевның холкын, үз-үзен тотышын күреп сокландым мин. Чыгышлар... чыгышлар артыннан мул сыйлы табыннар. Һәрчак “җылынып” йөрүенә карамастан, акылсыз яки артык сүз сөйләмәде, чыгышлары белән тыңлаучыларны әсир итте.

Тыныч, ышанычлы юлдаш иде. Каләмдәшләренең иҗатына да игътибарлы булды ул. “Агыйдел” журналында минем шигырьләр чыккач, өйгә шалтыратты.

...Тирләп-пешеп, башак җыйган мәлем,

Ызаннарда аңкый япь-яшь әрем...

— дигән юлларны кабатлады, авыл малаеның туган-үскән җирләрен исенә төшерүе иде шикелле. “Шагыйрь хатыны” дигән шигыремне укыгач, телефоннан:

— Шигырь әйбәт, — диде ул, — менә мин синең хисләреңә җавап яздым, тыңла әле.

“Хатыным Сәвиягә, яратып” дип атала иде ул. Мин бу шигырьне тулысынча китерәм:

Картаябыз, карчык, зәңгәр еллар

Кай арада бик тиз уздылар,

Туйда кигән ефәк күлмәкләр дә

Күренмиләр, ахры, туздылар.

Күлмәкләр дә тузды, ә шулай да

Адәм рәтле яшәп булмады.

Минем язмыш синнән уңгандыр да,

Синең язмыш миннән уңмады.

Көзен яуган кырпак кар шикелле,

Чәчләреңдә аклар күренә.

Гафу үтенсәм дә, кичермәссең,

Мин гаепле һәр бөртегенә.

Без өйләнгәч кенә әллә нишләп

Матур кызлары да арттылар.

Күңел йомшак, түзеп буламыни,

Ияреп киттем шулар артыннан.

Эштән кайткан чакта бик еш кына

Таныш урамнарда адаштым.

Адаштым да... тагын соңлап кайттым.

— Җыелыш булды, — диеп алдаштым.

Син ышанып микән, ышанмыймы,

Сабыр гына көтеп утырдың.

Шатлык урынына шактый сиңа

Бу дөньяның утын йоттырдым.

Картаябыз, карчык, картаябыз,

Яшьлек юләрлеге югала.

Ләкин, берүк, бу азгын да тынды,

Гөнаһ эшләмәс дип уйлама.

Ә. Атнабаев яшьлек җырчысы иде. Еллар чәчләренә кырау төшерүгә карамастан, күңеленә картлыкны якын җибәрмәде... Гомеренең соңынача егет булып калды, мәхәббәт җырлары язды. Ләкин бу һич тә шагыйрь гаиләсенә карата мәрхәмәтсез булды дигән сүз түгел. Әйткәнемчә, ул чын мәгънәсендә ир-егет иде. Ваклыклардан өстен торды, бөтен тапкан-табынганын Сәвиясе кулына кайтарып бирер, үзенә кирәгенчә генә сорап алыр иде...

Хатынына ихтирам зур, аңа гел “җаным” дип кенә дәшә, йөргән җиреннән бүләкләр алып кайта. Мин Казахстанда йөргәндә моңа үзем шаһит булдым. Уллары Азамат белән Салаватка яхшы ата булды. Ләкин... шагыйрь шагыйрь булып кала... Ул яшьлеккә, матурлыкка гашыйк булмаса, шагыйрь дә булмас иде.

1998 елда “Аклан” төзелүнең утыз еллыгын җыелып бәйрәм иттек. Табын безнең ихатада, каеннар арасында корылды. Ул чакта Хәким Гыйләҗев та, Яныбай Хамматов та, Мидхәт Гайнуллин да исәннәр иде. Хәзер инде алар да юк... Әнгам бөтенебезнең дә күңелен нечкәртә торган шигырен укыды һәм сүзенең азагында шундый тәкъдим әйтте:

— 30 ел эчендә без бик күп каләмдәшләребезне югалттык. Язучыларның исемлеген төзеп, “Аклан” капкасына тактаташ куярга кирәк. Анда минем исемемә дә урын калдырырга кирәк. — Ул бу сүзләрне елмаеп әйтсә дә, күзләре моңсу иде. Бу сүзләргә Яныбай Хамматов та кушылды. Бу безнең соңгы тапкыр табында утыруыбыз булган икән.

Их, бу дөньяның фанилыгы... Бер генә кешене дә читләтеп үтми шул. Хәзер “Аклан”ыбызда ирләр затыннан нибары дүрт-биш кеше калды. Аларның да сәламәтлеге кыл өстендә... Мәрхүм замандашлар бик сагындыра. Хәзер инде халык җырын җырлыйсы гына калды:

Уңга карасам да юк,

Сулга карасам да юк...

“Мыеклы малай Атнабай” да арабызда юк.

Хатирәләр, күңелле мизгелләр фәкать сагынып сөйләргә генә калды.

Фәния Чанышева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»