24.09.2011 - Әдәбият

Ул җыр булып яши күңелдә

Рәхимә Габдуллинаның (Хөсәенова) “Кәпәй авылым — асылташым” дигән яңа китабы Наҗар Нәҗминең Туган илгә багышланган шигъри юллары белән ачыла.

“Бәләкәйме, зурмы — Ватан бер,

Ул җыр булып яши күңелдә.

Ватан — җир ул, Ватан — кешеләр,

Ул тирәндә, йөрәк төбендә”, — дип яза шагыйрь.

Туган җир, туган авыл. Йөрәккә иң якын, иң кадерле сүзләр. Һәркемнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Ул туган якның табигатенә сыенып, күңелләр төпкелендә йөзек кашыдай саклана. Кая гына барсак та, нинди генә матур төбәкләрне күреп соклансак та, туган якның гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

Һәр авылның үз тарихы, үз мохите булса  да, һәр авыл язмышында ил язмышы чагылыш таба, диләр.

Әлеге китапны язган педагогия ветераны Рәхимә Төхбәтулла кызы Габдуллина да авыл төшенчәсенә бик зур мәгънә салган, андагы һәр юл туган якка мәхәббәт һәм авылдашларына карата олы хөрмәт хисләре белән сугарылган.

Әлбәттә, хәзер авыллар тарихы турында китаплар күп языла. Бу хуплауга лаек, чөнки авылларның тарихына игътибарның арта баруы үткәнебезне яхшырак белергә, киләчәгебезне ачыграк төсмерләргә ярдәм итә. Рәхимә Габдуллинаның китабы бу уңайдан әлегә кадәр билгеле булмаган бик күп тарихи фактларны ачыклый, шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең нәсел-нәсәбен барлый. 

Автор башта Кәпәй-Кобау авылының тарихы белән таныштыра. Анда 12-15нче йөзләрдә борынгы татар һәм башкорт җирләрен ялмап алган сәяси вакыйгаларга кагылып, Казаннан чыгып китәргә мәҗбүр булган биш бертуган Бикчәнтәевларның, Кобау ыруы башкортлары белән килешеп, җир сатып алуы турында язып үтә. Укымышлы һәм уңган һөнәрчеләр: тегүчеләр, тимерчеләр, ювелирлар һәм бик күп башка һөнәр ияләре буларак, алар урындагы халык арасында кыска гына вакыт эчендә абруй казанып өлгерә, дип яза автор. Бикчәнтәевларның бер өлеше бүгенге Татарстан җирендә, Бәрәкә авылында калган була. Бу нәселне без режиссерлар Рафаэль һәм Фәрит Бикчәнтәевлар, язучы Әнвәр Бикчәнтәев аша беләбез. Гомумән, бу фамилия “Бөек Чәнтәй” дигән кушаматлы кешегә барып тоташа. Ул кыска буйлы, үткер акыллы, ирек сөюче кеше булган, Казан өчен көрәшкәндә дә батырлыклар күрсәткән.

Автор авыл атамасының этимологиясенә тукталганда, аның беренче өлеше “Кәпәй” кәпрәю, ягъни үз-үзеңне эре тоту, масаю, һавалану сүзеннән килеп чыккан, дип аңлата. Мактанчык булса да, ыру башлыгы халыкка карата ярдәмчел, юмарт булган. Авыл үзе дә башлангыч мәлдә шушы ыру атамасы белән йөртелгән, дип яза Рәхимә Габдуллина. Шулай итеп, Кобау ыруына кушамат өстәлеп, авылның яңа атамасы барлыкка килгән.

Автор үзенең хезмәтендә шушы авылдан чыккан күренекле шәхесләрнең нәсел җепләрен ачыклауга күп көч салган, дигән идек. Рәхимә Габдуллина үзе дә бу хезмәтне “шәҗәрәләр китабы” дип очраклы гына атамый. Чыннан  да, китапта авылның топонимикасына, тарихына, икътисадына, экологиясенә, сугыш ветераннарына һәм хезмәт алдынгыларына аерым бүлекләр багышлануына карамастан, автор күпчелек шәҗәрәләргә туктала, алар аша 13 нәселнең туганлык җепләрен күрсәтә. Шулай, авылга беренчеләрдән булып килеп төпләнгән Бикчәнтәй нәселеннән тыш, Сәхәветдиновлар, Батыровлар, Батыргәрәевлар, Аслаевлар, Чапаевлар, Тукаевлар, Мөфтәховлар, Латыйповлар, Шәйхетдиновлар, Хөсәен һәм Сафа-Хаҗи нәселләре һәм аерым кешеләр турында күп мәгълүмат бирелә. Алар арасында илебез үсешенә төрле өлкәләрдә үз өлешен керткән һәм халык арасында танылу яулаган күренекле шәхесләр күп.

Элегрәк авыл җир биләүчеләре, һөнәрчеләре, руханилары һәм мәгърифәтчеләре белән дан тоткан булса, бүген табиблары, укытучылары, юристлары, журналистлары, хәрби командирлары, авыл хуҗалыгы белгечләре, рәссамнары белән билгеле. Атап әйткәндә, танылган табиблар Заһир Юлдашев, Фәһим Хәмидуллин, Дәнә Локманова, рәссамнар Вәкил һәм Вәгыйзь Шәйхетдиновлар, Рузил Имамов, Финат Нәбиуллин, авыл хуҗалыгы белгечләре Артур һәм Рим Ногмановлар, Риян Латыйпов, полковниклар Илшат Галләмов, Илгиз һәм Рим Имашевлар, безнең коллегалар, вакытында “Кызыл таң” гәзитендә дә хезмәт салган журналистлар Фәнис һәм Рәдиф Фаткуллиннар, Елена Фатыйхова шушы авылдан чыккан.

Авылның горурлыгы — Социалистик Хезмәт Герое, I, II, III дәрәҗә Дан орденнары кавалеры  Хәтмулла Асылгәрәй улы Солтановның исемен бүген авыл мәктәбе йөртә. Батырның балалары арасында да фән докторлары, укытучылар, инженерлар бар. Ә колхозны барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылыкка чыгарган һәм хуҗалыкка 32 ел идарә иткән, өч орден белән бүләкләнгән Кәшфулла Хәбибулла улы Шәйхетдинов халык күңеле түрендә иң булдыклы һәм гади җитәкче буларак урын алган. Аның хезмәт батырлыгын һәм җитәкчелек осталыгын академик Терентий Мальцев белән беррәттән куярга була, дип яза автор. Авылдашлары авылны күтәргән элекке җитәкчеләрен онытмый, халыкның тормышын яхшырту хакына гомерен аямаган зирәк акыллы рәиснең исемен шушы рәвешле зурлап мәңгеләштергәннәр. 

Биредә, шулай ук, вакытында Кәпәй-Кобау авылында укыту эшендә булган һәм авыл балаларының белемен үстерүгә лаеклы өлеш керткән күренекле шәхесләр — академик Әхмәт Рәхимов, мәгариф алдынгысы Рәфит Гатауллин, укытучы-шагыйрә Нәҗибә Әминева һәм башкалар турында бай мәгълүмат бирелә.

Әлбәттә, һәр башлангычның уңай яклары булган кебек, җитешсезлекләре дә чагылырга мөмкин. Бу басмада да алар юк түгел. Әмма, камиллекнең чиге юк, дигәндәй, алар китапның бәсен төшерми. Минемчә, үзенең авылы, нәсел җебе һәм шушы авылдан чыккан кешеләр белән кызыксынучылар өчен бу басма бик әһәмиятле. Аны язуга зур хезмәт салынган. Автор бу китапны язганда, шулай ук, архив материалларына, тарихчы Ә. Әсфәндияровның “Башкортстан авыллары тарихы” дигән хезмәтенә, тарих укытучысы М. Фәйзуллинның язмаларына, мәктәп музеена һәм өлкән яшьтәге авылдашларына мөрәҗәгать иткән, әтисе язып калдырганнарга таянган. 

Авылның тарихы белән кызыксынучы киләчәк буын авторлары бу эшне берчак дәвам итәр, аны яңадан-яңа мәгълүматлар белән баетыр дигән теләктә калыйк.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»