23.09.2011 - Әдәбият

Тормышны сыйдырган китап

Матбугатта дөнья күргән мәкаләләрне туплап, аерым китап итеп бастыру журналистикада яңалык түгел. Алар арасында уңышлылары да, композициясе тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган, эчтәлеге сай булган, аннан-моннан җыелган чиле-пешлеләре дә бихисап.  Билгеле, исәпкә бар санга юк андый китаплар журналистика үсешенә дә, укучыга да бернинди дә яңалык алып килми, фәкать авторның үзе өчен генә чираттагы күңел юанычы булып тора.

Республикада билгеле журналист, каләмдәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең Бүздәк, Благовар, Чишмә районнарындагы үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльмановның “Дөнья бу...” китабына килгәндә исә, андагы һәр язма укучыны үзе артыннан ияртеп алып кереп китә. Әйтергә кирәк, бу һич очраклы түгел. Чөнки әлеге китапта гәзитнең иң сәләтле журналистларының берсе булган авторның “Кызыл таң”ның иң популяр “Дөнья бу...”  рубрикасында җиде ел дәвамында дөнья күргән иң кызыклы һәм иң тормышчан язмалары тупланган. Хәер, “Кызыл таң” гәзитендә “Дөнья бу...” рубрикасының барлыкка килүе дә үзе бер тарих.

Гәзит журналистларын теге яки бу бүлек кысалары белән генә чикләмичә, иҗади фикерләүне үстерү, басманы укымлы язмалар белән баету максатында 2004 елда “Кызыл таң”да ирекле темалар буенча эшчәнлекне киңәйтү өстенлекле юнәлешләрнең берсе итеп билгеләнде. Үз чиратында әлеге башлангыч тематик юнәлештә, чын мәгънәсендә, буаны ерып җибәргәндәй булды. Байтак “Кызыл таң”чыларның әлегәчә күңел түрендә генә йөрткән һәм күптәннән халыкка җиткерергә теләгән уй-фикерләре саллы язмалар рәвешендә гәзит битенә чыкты. Бу яңалык, әлбәттә, тиз арада укучыларның игътибарын җәлеп итте, редакция башлангычын хуплап, алар үзләре дә актив рәвештә әлеге иҗади эшчәнлеккә кушылды. Кичекмәстән, ирекле темаларга язылган һәм яшәешне төрле яклап чагылдыручы әлеге чын халыкчан язмаларны аерым рубрика астында тупларга кирәк иде. Әйтергә кирәк, рубрика исеме дә гәзит журналистлары арасында игълан ителгән иҗади конкурс нәтиҗәсендә табылды.

2005 елның 1 сентябреннән алып гәзитнең һәр санында даими дөнья күреп килүче “Дөнья бу...” рубрикасы “Кызыл таң”да шулай пәйда булды.

Хәер, гәзиттә яңа рубрика ачу бер эш булса, еллар дәвамында аның тема диапазонын, материалларның саллылыгын саклау, сыйфат дәрәҗәсен төшермәү турыдан-туры журналистларның җегәрлелегенә һәм сәләтенә бәйләнгән. Бу җәһәттән “Дөнья бу...” рубрикасының шушы рәвешле “Кызыл таң” укучылары арасында зур популярлык яулавында һәм озын гомерле булуында талантлы журналист Фәнүр Гыйльмановның да гаять зур иҗади өлеше бар. Аның һәр язмасының җирлекле булуы, тәгаен хәл-вакыйгаларга нигезләнүе, тормышның үзеннән алынуы һәм һөнәри югарылыкта хәрәкәткә китерелеп укучы күңеленә илтеп җиткерелүе, билгеле, яңа рубрикага да популярлык, мәртәбә өстәми калмады.

Уйландыра да, моңландыра да, берчә сагышка салып, берчә канатландыра да, тормышка дәрт тә уята Фәнүр Гыйльмановның язмалары гәзит укучыда. Әнә ул дәһшәтле 1942 елның 25 июнендә Берлинны бомбага тоту операциясендә катнашкан данлыклы якташыбыз Гыйльметдин Сакаев турында бәян итә. Икенче язмада Халыкара кинофестиваль бүләгенә лаек  булган Благовар районы кешесе Әнис Габдрахманов белән таныштыра. “Горбачев басуы” дигән мәкаләдә КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча секретаре булып эшләгән чорда Михаил Горбачевның Благоварга сәфәре турында хатирәләрне яңарта. Чираттагы язмасында авылга һөҗүм иткән 11 ерткычны атып алган Бүздәк сунарчысының батырлыгына соклана. Бүздәк районының вакытсыз вафат булган данлыклы улы, элекке хакимият башлыгы Ренат Әмир улы Шәриповны тирән кичерешләргә бирелеп, күпсанлы якташлары белән бергә юксына... Әйе, болар барысы да дөнья. Югалту-сагышлары да, шатлык-куанычлары да, дан һәм шөһрәт тә, түбән тәгәрәү дә... Иң мөһиме, нинди генә очракта да үзең булып калырга, кешелек асылыңны югалтмаска, намусыңа хыянәт итмәскә кирәк. Фәнүр Гыйльмановның язмалары, тәү чиратта, шуңа өйрәтә, әйди, чакыра, курчалый кебек...

Китаптагы янә бер үзәк тема —  халыклар дуслыгы, милләтләр татулыгы. Юк, бу җәһәттән китаптагы бер генә язма да үгет-нәсыйхәт  белән сугарылмаган. Гомумән, теге яки бу халыкны яратырга кирәк, дип кенә башкаларда аңа карата тирән сөю һәм хөрмәт тәрбияләп була микән? Ә менә Фәнүр Гыйльманов яраттыра белә. Үзе эшләгән Благовар, Чишмә, Бүздәк төбәгендә гомер итүче төрле милләт халыкларының данлыклы кешеләре, рухи кыйммәтләре, бай гореф-гадәт-ләре турында ихлас бәян итеп, башкаларда да аларга карата ихтирам һәм сөю тәрбияли сәләтле журналист үзенең язмаларында. Бу җәһәттән, әйтик, “Башкортларның яраткан морзасы” дигән язмасында ул иҗатының төп өлешен башкорт халкының үткәнен һәм бүгенгесен сурәтләүгә багышлаган һәм Башкортстанның милли рәсем сәнгатенә нигез салучы данлыклы рәссам Касыйм Дәүләткилдиев турында бәян итә. Авторның “Башкортстан татарлары “Мәккәсе” дигән язмасы исә республика татарларының Бүздәк районындагы “Килем” татар тарихи-мәдәни үзәге эшчәнлегенә багышлана. “Гер Вильгельм белән фрау Анетта Таң авылында кала”, “Gyten tag, liebe freunde!” дигән баш астындагы мәкаләләрендә Фәнүр Гыйльманов Башкортстанда гомер итүче немец диаспорасының безнең төбәктәге тарихын, бүгенгесен һәм арытабангы үсеш мәсьәләләрен чагылдыра. Бер сүз  белән Фәнүр Гыйльманов китабына бар тулылыгында Башкортстанның күпмилләтле халкы сыйган дисәк тә, һич арттыру һәм хата булмастыр. Бу җәһәттән, иманым камил, нәкъ шундый хезмәтләр халыклар арасында дуслыкны ныгытуга, милләтләрне бер-берсенә якынайтуга, туплауга, рухи баетуга хезмәт итә дә инде.

Йомгаклап нәрсә әйтергә була? Узган 22 елда Башкортстан Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе белән “Кызыл таң” гәзитенең биш журналисты билгеләнде. Бу җәһәттән әлеге исемлектә талантлы журналист Фәнүр Гыйльманов та, һичшиксез, үзенең лаеклы урынын алыр дигән ышанычтабыз. Һәрхәлдә, “Дөнья бу...” китабы язылышы ягыннан да, эчтәлеге җәһәтеннән дә, идея-эстетик әһәмияте белән дә шундый хөрмәткә лаек. Ышанмасагыз, китапны кулга алып укып карагыз!

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»