21.09.2011 - Әдәбият

Зур шигъриятнең тарту көче

Дүртөйле районы халкы үзенең сокландыргыч кешеләре белән горурланып, аларны һәрчак кадерләп яши. Күптән түгел монда Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Наҗар Нәҗми иҗатына һәм тормышына багышланган хәтер кичәләре булды. Аның төп сәбәпчесе якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның Н. Нәҗми иҗатына багышланган “Милли җаным” дип аталган уникаль китабы иде.

Бу олы вакыйгага багышланган чараларга Казаннан Роберт Миңнуллин, Г. Тукай премиясе лауреаты, якташыбыз Рәдиф Гаташ һәм Уфадан Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары, күренекле шагыйрьләр Кадим Аралбаев, Ирек Киньябулатов чакырылган иде.

Кунакларны килеп төшү белән Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин кабул итте һәм район тормышы, аның бүгенге казанышлары, халкының фидакарь эше белән таныштырды.

Әдәби очрашулар гадәттәгечә мәшһүр Шәехзадә Бабич туган Әсән авылында аның музеен караудан, һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Әсән урта мәктәбендә җылы әдәби кичә булды. Анда кунаклар да, укытучылар да, укучылар да Ш. Бабич, Н. Нәҗмине олылап, шушы шәхесләр иҗатына сокланып сөйләде.

Н. Нәҗми исемен йөртүче Дүртөйле башкорт гимназиясе ачылганнан бирле район үзәгенең бер коты булып, әллә кайдан үзенә тартып тора. Мондагы әдәби очрашу тагын да чагурак булып узуы да бик табигый иде. Гимназия директоры Гөлшат Хөсәеновадан башлап, кичәдә катнашучы укучыларга кадәр һәркем бар шатлыгын, күңел күтәренкелеген йөзләрендә балкытып торды.

Район үзәк китапханәсендәге очрашуга китапханәчеләр, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре килгәч, Р. Миңнуллинның Н. Нәҗми турында “Милли җаным” китабының исем туе әдәбият бәйрәме, шигърият сабантуе сыман булып китте. Кичә башланганчы ук зал халык белән шыгрым тулы, күпләр басып ук тора иде.

Залда Дүртөйле районында туган Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Фәррах Дәүләтшин, Хөсни Кәрим, Зыя Мансур портретлары элеп куелган. Бу үзе үк район халкының бөек улларының исемен бервакытта да онытмавын күрсәтеп тора.

Монда Казан кунаклары да, Уфадан килүчеләр дә тагын да илһамлырак, тагын да дәртлерәк сөйләде. Һәр чыгыш ясаучы Роберт Миңнуллинга шундый бай эчтәлекле, формасы белән дә бик үзенчәлекле китап төзегәне өчен зур рәхмәтләр белдерде. Район китапханәчеләре аягүрә басып, Роберт Миңнуллинны Н. Нәҗми премиясенә тәкъдим итүне көчле кул чабып хуплады.

Бу очрашуда Н. Нәҗми шигырьләре укылды, аның шигырьләренә язылган үлемсез җырлар кат-кат җырланды. Һәр урында шигырь язучы мәктәп укучылары чыгыш ясады. Әле районда яшәп иҗат итүче Мөдәрис Мосыйфуллин, Илдус Тимерханов һәр очрашуда катнашып, иҗат үрнәкләре белән таныштырды. Бу үзе үк Н. Нәҗмидән эстафета алучылар туган ягында да барлыгын ачык сөйләп торды.

Н. Нәҗми иҗатына багышланган бу истәлекле очрашулар бөек шагыйрьнең туган җиренә барып, аның каберенә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Кабере янындагы шагыйрьнең васыяте:

Үлгәч мине җирләсәгез иде,

Үрбашыннан карап бер урын.

Башка җирләр мине онытса да

Онытмас, дим, бу җир үз улын,

дигән юлларны укып, халкың яшәгәндә син онытылмассың, ә халык үлемсез, димәк, син дә үлемсез, дип әйтәсе килә.

Без үзебезнең яктан, кил-гән кунаклар ягыннан шундый шигырь бәйрәмнәрен җиренә җиткереп оештыручы Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Р. Хәйруллинга, аның урынбасары Р. Хәсәновка, мәдәният бүлеге мөдире А. Гыйльмановка һәм башка күпләргә рәхмәтләр белдереп, яңа әдәби очрашуларга дәртләнеп кайттык. Рәхмәт җырлы-моңлы Дүртөйле җиренә, аның олы күңелле халкына.

Ирек Киньябулатов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»